Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылларда аракы кибетләре ачу хәмердән агулануны киметерме, эчкечелекне арттырырмы?

Татарстанда ялган алкогольгә каршы көрәштә авылларда аракы кибетләрен арттыру тәкъдиме татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Ни өчен республикада аракы сату кимегән? Игътибарыгызга җитәкчелек һәм халык фикерен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Авылларда аракы кибетләре ачу хәмердән агулануны киметерме, эчкечелекне арттырырмы?
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның контрафакт алкогольгә каршы көрәш ниятеннән аракы кибете булмаган авылларда легаль спиртлы эчемлекләр сатуны җайга салырга кирәк дигән тәкъдимен мөселман җәмәгатьчелеге кискен кабул итте. Күпләр Җәүдәт Әхмәтхановны "татарларны исертү буенча эш алып бара" дип гаепләде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең коллегия утырышында Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республикада эчкечелеккә һәм ялган аракы белән сәүдә итүгә каршы көрәшне көчәйтергә өндәде. Үткән ел республикада 700ләп кеше ялган аракы эчеп агуланган, 238 кеше һәлак булган. Законсыз ысул белән ясалган, сыйфаты шикле исерткеч эчемлекләр, гадәттә, кулдан сатылуы турында әйтелде.

Җәүдәт Әхмәтхановның шау-шу уяткан сүзләрен китерәбез:

— Татарстанда 1100 торак пункт бар, шуларның 593ендә алкоголь сата торган махсус кибетләр, ә 214 авылда гомумән стационар сәүдә объектлары юк. Кулдан сатучылар шуннан файдалана да инде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Кулланучылар берлеге һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге белән барлык авылларда да кибетләр ачу бурычын куйдык. Хәзер республикада кеше әз яши торган ерак торак пунктлардагы сәүдә объектларын алкоголь продукциясе белән тәэмин итү буенча адреслы программа булдырылды, ул кибет киштәләренә ялган продукция үтеп керүенә юл куймаячак. Алар РАЙПО системасындагы модульле павильон кебек тә, яңа яки төзекләндерелгән сәүдә объектлары да булырга мөмкин, — дигән коллегия утырышында Җәүдәт Әхмәтханов.

«Авылларда аракы сата торган махсус кибетләрне арттыру тәкъдиме Татарстанда шок буларак кабул ителде»

2021 елда Татарстанда аракы сату алдагы ел белән чагыштырганда дүрт процентка кимегән. Сыра сату арткан, шуның бәрабәренә спиртлы эчемлекләр әйләнеше гомумән алганда бер процентка гына кимегән.

Җәүдәт Әхмәтханов аракы сатуның кимү сәбәбен кибет булмаган авыллардагы халыкның лицензиясез алкоголь эчүенән күрә. Татарстан халкы эчүен, бәлки, киметкәндер дигән вариантны инспекция җитәкчесе уйлап карамаган, ахры.

Интернет киңлегендә төрле экспертлар тарафыннан бу темага карата фикерләр күп булды. «Поистине» Ютуб каналында сәясәт белгече Руслан Айсинның мөрәҗәгате аеруча игътибарны җәлеп итте. Ике көн эчендә әлеге видео 5,5 мең карау һәм 300гә якын кайтаваз җыйды.

— Авылларда аракы сата торган махсус кибетләрне арттыру тәкъдиме Татарстанда шок буларак кабул ителде. Интернетта экспертлар бу турыда күп сөйләде, ләкин бик мөһим әйберләр телгә алынмады.

Татспиртпромның Россиядә иң күп алкоголь җитештерүчеләр өчлегенә керүе бик зур сорау тудыра. Күпмедер вакыт элек Татарстан шәраб җитештерү буенча икенче урында иде. Беренчелекне озак еллар Төньяк Осетия алып торды.

Ярты халкын татарлар, мөселманнар тәшкил иткән Татарстан заманында дуңгыз ите җитештерү буенча да икенче урында булды. Бер-берсенә туры килми торган әйберләрне әйберләрне ничек аңларга? Советлар Союзы Татарстанда дуңгыз фермалары һәм спирт заводларын көчләп диярлек төзетте. Татар авылларын аңлы рәвештә дуңгыз фермалары белән чорнап алдылар.

Республикада дистәләгән спитзавод барлыкка килде. Безнекеләр алкоголь җитештерү буенча икенче урында булулары белән горурланды. 1997 елда бу ликер-аракы заводлары Татарстан Хөкүмәте карамагында булган Татспиртпром түбәсе астына берләште. Хөкүмәт хәзер алкоголь гигантының мәнфәгатьләрен яклый, аның продукциясен Татарстан эчендә сату өчен барысын да эшли. Хәзер авылда әзрәк эчүләренә карамастан, бу кешеләр халыкка алкоголь төртү чараларын күрә, түбән бәядән сату өчен махсус кибетләр ача. Хәмерне алсыннар гына. Ипигә бәяне төшерә алмыйлар, ә хәмергә — рәхим итегез, — дип сөйли Руслан Айсин.

Руслан Айсин Татарстан авылларында аракы сатуны арттыруга каршылык күрсәтмәгәне өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә дә шелтә белдерә.

— Бер яктан, без быел Идел буе Болгарында — Татарстан территориясендә Исламның кабул ителүенә 1100-еллыкны билгеләп үтәбез, ә икенче яктан, дингә карата шундый тәртипсезлек эшлибез.

Мөфтиятнең бу мәсьәлә буенча берни эндәшмәве гаҗәпләндерә. Алкогольне, киресенчә, сатмасыннар дип рәсми гариза белән чыгыш ясыйсы, хакимияткә мөрәҗәгать итәсе урынга! Иң күп һәлакәтләр, үтерүләр, бәхетсезлек очраклары — барысы да алкоголь белән бәйле, — ди сәясәт белгече.

«Нәзарәт эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән»

Җәмәгатьчелекнең тәнкыйте озак көттермәде — 2 февральдә Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановка мөрәҗәгать юллады.

Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, хат агымдагы елның 25 гыйнварында узган ведомство киңәшмәсе нәтиҗәләре уңаеннан язылган. Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы шул рәвешле үзенең канәгатьсезлеген белдерде һәм ведомство җитәкчесенә республиканың татар-мөселман җәмәгатьчелеге дә бу уңайдан актив рәвештә ризасызлык күрсәтүен хәбәр итте.

— Нәзарәт имамнарының эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән. «Моның өчен хәзрәтләр җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр, авыл советлары белән сөйләшүләр алып бара. Имамнарның тырышлыгы белән Татарстандагы 16 муниципаль районга караган 30дан артык авылда кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бөтенләй сатылмый яисә изге Рамазан ае вакытында туктатыла. Без моны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дин әһелләре хезмәте нәтиҗәсе дип саныйбыз», — диелә хатта. Шул рәвешле, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең карары ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренең халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәмер эчүдән баш тартырга чакыру һәм авылларда исерткеч эчемлекләрне сату нокталарын ябу буенча тырышлыкларын юкка чыгарачак.

Аксакаллар шулай ук игътибарны авылларда хәмер сату нокталарын арттыру бурычы татар-мөселман традицияләрен саклау мәсьәләләренә каршы куелуына юнәлтә һәм 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын каршыларга әзерлек баруын, әлеге зур тарихи дата Татарстанны Россиянең мөселман үзәге итеп күрсәтүен искәртә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесен әлеге мөһим мәсьәләдә принципиальлекне сакларга һәм Татарстан Республикасындагы татар авылларын хәмер сатудан сакларга чакырды, — дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

«Авылларда эчкечелек проблемасы күптән бетте»

Татарстанда халыкның ничек эчүе белән кызыксыну максатыннан без төрле районнарда яшәүче кешеләргә мөрәҗәгать иттек. Авылларда эчкечелек проблемасы бармы, аракы сатылуның кимүе эчүчеләр азаю белән бәйлеме, башка сәбәпләр беләнме? Әңгәмәдәшләргә шушы сорауларны бирдек.

Саба районы Шәмәрдән авылы мәчетенең имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Газизов:

— Аракылы мәҗлесләргә йөрмәгәч, якын-тирәдә, дуслар арасында эчүчеләр булмагач, бездә бөтенләй эчмиләр кебек тоела. Мин үзем күргәннәрдән генә фикер йөртәм инде. Шәмәрдән кибетләрендә аракы сатыла, ләкин соңгы арада урамда исереп йөргән кеше күргән юк.

Мин 12 ел Шәмәрдән мәчетенең имам-хатыйбы булып торам. Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләр елдан-ел арта. Элек намазга картлар гына килә иде, хәзер мәчеткә даими йөрүче халыкның җитмеш проценты диярлек — яшьләр. Яшьләрнең дингә тартылуы мине бик сөендерә. Намазда булган кеше хәрәмне кабул итми. Үзебез дә мәчеттә, мәҗлесләрдә хәләл тормыш алып бару күпкә хәерлерәк икәнен аңлатып торабыз. Хәзер бездә хәләл туйлар популярлашып китте. Халык, бигрәк тә яшьләр, хәмерсез дә күңел ачып булуын ныграк аңлый бара.

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбендә тарих укытучысы Азат Раззаков:

— Авылыбыз кечкенә түгел — алты йөзгә якын кеше яши. Халыкның күбесе татар керәшеннәре. Кибеттә аракы сатыла, кирәк кеше шуннан ала. Бездә бераз эчүчеләр дә, бөтенләй эчмәүчеләр дә бар инде. Эшкә бармыйча исереп ятучыларны белмим. Элек андыйлар бар иде, хәзер күргәнем юк. Туксанынчы елларда алынып эчкән кешеләр калмады бугай инде. Авылларда эчкечелек проблемасы күптән бетте дип беләм.

Арча районы Наласа авылында яшәүче, Арчада балаларга журналистика буенча өстәмә белем бирүче педагог Рамил Мөхетдинов:

— Кибеттә аракы сатыла, берән-сәрән алгалыйлардыр инде. Сатуда аракы булса да, авыл урамында алпан-тилпән килеп йөргән исерекнең күзгә чалынганы юк. Безнең хәзрәт авылда хәмерне бөтенләй бетерергә кирәк дип бара әле. «Хәмер бетсә, кайгы-хәсрәтләр дә кимер иде», — ди ул.

Туксанынчы елларда аракы валюта урынына йөри иде бит инде. Бакча сукалаган өчен дә, берәр төзелеш материалы алып кайткан өчен дә аракы бирәсе иде. Әбиләрнең йорт күтәргәндә әллә ничә бетон әче бал куйдык, дип сөйләгәннәре бар. Хәзер аракыга эшләү бетте, һәр хезмәтнең акчалата үз хакы бар. Хәзер мәҗлесләрдә дә эчмәгән кешегә кыстап эчертүләр бетте. Бу бик куанычлы инде.

Татар авылларында эчкечелек, чыннан да, кимегән кебек. Мин монда диннең тәэсирен тоям. Халыкның әкренгә дингә тартылган саен хәмердән читләшә баруы сизелә. Аллага шөкер, үзем мәчеткә йөрим, аракы эчмим.

Минзәлә хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Тәнзилә ханым:

— Урамда исерекләр күргән юк, ләкин эчеп агуланган яки акылдан язган кешеләрне хастаханәгә элек никадәр китергән булсалар, хәзер дә шулкадәр китерәләр. Шулай да хәмер аркасында хастаханәгә эләгүчеләрнең күбесе — олы яшьтәгеләр. Исерек яшьләрне монда китергәннәрен бик күргән юк.

Нурлат районы Биккол авылыннан лаеклы ялдагы мәгариф хезмәткәре Гөлүсә Әгълиуллина:

— Безнең авылда өч йөзләп кеше яши торгандыр. Аларның да күбесе пенсионерлар инде. Без гаилә белән күптән түгел Ульян өлкәсенә күчендек, ләкин атна саен әни янына авылга кайтып йөрибез (искәрмә: Биккол авылы Татарстанның Ульян һәм Самара өлкәләре белән кисешкән җирендә урнашкан). Кибеттә аракы саталар шул. Эчүчеләргә караганда эчүен ташлаучылар, бөтенләй эчмәүчеләр күбрәк. Берничә исерек айныды. Шуңа сөенәбез.

Әгерҗедә мәгариф тармагында эшләүче Гөлфира Галиева:

— Әгерҗедә кешенең ничек эчкәнен бер дә әйтә алмыйм шул. Элеккеге кебек урамда исереп аунап ятучылар хәзер юктыр инде. Шулкадәр кыйммәт заманда кешенең егылганчы эчәрлек акчасы да юктыр. Безнең урамда аракы хакына эшләп йөрүче бер-ике кеше бар, ләкин алары да урамда аунап ятмый. Бүтәнчә айный алмыйча азапланып йөрүчеләрне белмим дә.

Мөслимдә Туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин:

— Мөслимдә исерекләр елдан-ел күзгә күренеп кими бара. Электән калган алкоголиклар, әлбәттә, беркая да китмәгән. Иң мөһиме, яшьләр арасында элеккеге вакыттагы кебек исереп йөрүчеләр юк диярлек. Яшьләр хәзер, бер-берсеннән күреп, дөнья куарга — машина алырга, йорт салырга тырыша. Эчү дигән мода күптән бетте инде. Күпләрнең машиналы булуы да, бәлки, эчкечелекнең кимүенә йогынты ясагандыр.

Шәхсән үзем хәмер эчүгә тискәре мөнәсәбәттә. Һәркем барасы юлын үзе сайлый. Эчкән кеше үзенә һәм гаиләсенә генә зыян салып калмый, тирә-янында яшәүчеләргә дә комачаулый. Хәмер аркасында күпме бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр булганын күреп торабыз бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100