Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 кешелек авыл: аның язмышы инде хәл ителгән сыман, әмма күңел ризалашырга теләми

news_top_970_100
13 кешелек авыл: аның язмышы инде хәл ителгән сыман, әмма күңел ризалашырга теләми
Фото: Эльмира Нигъмәтҗан

Журналист булып ике дистә елдан артык эшләү барышында Удмуртиянең милләттәшләрем яшәгән барлык урыннарын йөреп чыктым, дип йөрсәм, әле мин аяк басмаган татар авыллары җитәрлек икән. Күптән түгел менә шундый моңа кадәр миңа таныш булмаган авылларның берсе – Балезино районы Биктеш авылына сәфәр кылдым.

13 кешелек авыл

Бу кечкенә авыл район үзәгеннән 6 гына чакрым ераклыкта урнашкан, ул Юнда муниципаль берәмлегенә карый. Кайчандыр бу авылда да тормыш кайнап торган. Кешеләр иртә таңнан торып эшкә йөгергән. Биктеш һәм Падера авылларын берләштергән «Первомайское» колхозы нык, зур колхозларның берсе саналган. Халык тырышып эшләгән, сугыш елларында колхоз фронтка ярдәм иткән. Совет елларында Биктешнең үз башлангыч мәктәбе, мәчете, китапханәсе, татар клубы булган. Клубта спектакльләр куйганнар, көн саен диярлек кино күрсәткәннәр, яшьләр кичке уенга җыелганнар... Әмма алар бер-бер артлы ябыла, чөнки авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими бара.

Хәзерге вакытта авылда 29 гына йорт калган, аларның да күбесе буш, даими рәвештә авылда нибары 13 кеше генә яши. Ә менә яз җитеп, көннәр җылынгач, Биктештә туып-үсеп, читкә киткән кешеләр, җылы яктан кайткан кошлар сыман, туган якларына кайталар. Әти-әниләре, әби-бабалары нигезенә кайтып, өйләрен юып чыгаралар, кышны ялгыз чыккан йорт-кураны, бакчаны тәртипкә китерәләр. Җәен авылның җанланып китүе туган нигезләрендә берән-сәрән генә калган өлкәннәрнең дә күңелләренә җылылык өсти. Чөнки авылга элеккеге яшәү дәрте, хәрәкәт яңадан кайткан кебек була.

Әнә бит яңа йортлар төзелә. Тик кызганыч, бу йортлар дача буларак кына кулланыла шул. «Авылда бөтенләйгә яшәргә кайтучылар табылыр иде дә, газ юк шул», – дип, өлкәннәр авылның картаюы сәбәпләрен эзләп, үзләрен юаталар.

Халыкның авылга газ уздыру турындагы соравын райондагы җитәкчеләр моңа кадәр даими кире кагып килә икән. 10-13 кеше өчен кем газ кертсен! Кызык килеп чыга түгелме: газ кертерләр иде – кеше аз, кешеләр артыр иде – газ юк! Югыйсә бит авылга кайтырга әзер торучылар аз түгел. Авыл халкы әйтүенчә, берсе дә ата-ана йортын сатарга ашыкмый. Бик уңай урында урнашкан авыл. Елгасы бар, җиләк-җимешкә бай урманы кешеләрнең бакча артыннан ук башлана. Игра – Глазов трассасыннан авылга алып баручы юл төзек. Ул авылда бердәнбер булган урамны икегә бүлеп үтә.

Аралашу урыны – һәйкәл яны

Авыл юлы... Ул юл ниләр генә кичермәгән, никадәр вакыйгаларның шаһиты булган... Шушы юлдан ир-егетләр хәрби хезмәткә киткән. Шушы юл авыл халкын фронтка озатып калган. Кызганычка, ул барлык батырларын да кире каршылый алмаган. Тузан туздырып, моңсу җырлар сузып китеп барган солдатларның күбесе яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә алар истәлегенә куелган һәйкәл авыл халкы өчен кадерле, изге урын санала. Ул – авыл халкының яуда калган газиз туганнары белән аралашу урыны. Әлеге һәйкәл авыл халкының күмәк тырышлыгы белән ясалган.

Шушы авылда туып-үсеп, хәзерге көндә Глазов шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Зөфәр Касимов һәйкәл янына койма тотуда, истәлекле ташны урнаштыруда зур өлеш керткән. Сугыш башланганда 8 яшьтә булып калган Зәйнәп Сәфәй кызы Касимова һәйкәлгә кертергә солдатларның исемлеген төзергә ярдәм иткән. Бәйрәмнәр вакытында һәйкәл алдына чәчәкләр салына. 9 май көнне авыл халкы бердәм булып бирегә җыела... Болар хакында безгә авылның җаваплы өлкән кешесе Фатих Насыйров сөйләде.

Без Биктеш авылына кергәч тә, иң элек нәкъ әлеге һәйкәл янына тукталган идек. Авылга кергән чакта, яшәүчеләре аз булуына карамастан, һәрбер йортның татар өйләренә хас нур чәчеп торуына, һәр хуҗалыкта сиртмәле кое барлыгына игътибар иттек.

Машинадан чыгуга, һәйкәл янындагы йорттан бер абый чыгып, безне татарча сәламләде. Безне нинди җилләр ташлавы, кемне эзләп килүебез белән кызыксынды. Менә шунда таныштык та инде без милләттәшебез Фатих Насыйров белән. Ул шундук безне өенә, чәй табынына чакыра башлады. Күптән күрмәгән туганын каршы алган кебек ачык, ягымлы каршы алды. Тормыш иптәше Гөлфәния апа да бик киң күңелле, аралашучан булып чыкты. Алар, бер-берсен тулыландыра-тулыландыра, авыл тормышы, халкы турында сөйләделәр.

Авылда иң өлкәне – каршы якта яшәүче күршебез Әминә Ибраһим кызы Касимова. Аңа 94 яшь. Кызы белән яши. Авылның иң яшь кешесенә, мөгаен 65ләр чамасы булыр. Мәктәп тә, клуб та, мәчет тә, кибет тә – берни дә юк авылда. Биктеш – чип-чиста татар авылы. Хәзер дә татарлар гына яши. Зиратыбыз бар. Дини мәҗлесләр, Коръән ашлары уздырганда, кеше җирләгәндә, Падера авылы дин әһелләре килә. Ике авылга бер мәхәллә. Тумышы белән Падерадан булган, хәзерге вакытта Балезинода яшәүче Рәхимҗан хәзрәт Тютинны дә чакыралар, – ди Фатыйх абый. Үзләре дә алар Балезинода яшәгәннәр, лаеклы ялга чыккач, Фатыйх абыйның туган авылына, туган нигезенә яшәргә кайтканнар.

Авыл халкы мал тотамы? – дигән сорауга ул:

Юк, барысы да олы яшьтәгеләр бит, эре мал тотучы юк, – дип җавап бирде.

Аңа тормыш иптәше дә кушылды:

Үзебез дә бернинди мал тотмыйбыз, карап үстергән җан иясен чалырга кулыбыз бармый. Ризык килеш кенә сатып алганда, ул турыда уйламыйсың, – дип аңлатты ул.

Ә мин эчемнән генә: «Бар икән әле дөньяда минем кебек кешеләр. «Хайван гомергә дә тотмаячакмын, ничек аны суярга кызганмыйсың!» – дигәч, миннән туганнар көлгәннәр иде», – дип уйлап куйдым.

Мәдәният йорты булмаса да, авыл халкы бәйрәмнәрне бергә җыелып уздыра икән. Бәйрәм-кичәләрне Падера авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырырга ярдәм итә, бер генә чара да аларсыз үтми икән. Яңа танышларым сөйләвенчә, ел саен авылда Сабантуй үткәрелә, анда бөтен республика буйлап сибелеп яшәүче авылдашлар җыела. Кышын Яңа елны да бергә каршылыйлар. Һәйкәл яныннан ерак түгел үсеп утырган бик матур чыршы агачын бергәләп бизиләр, уйныйлар, җырлыйлар һәм бииләр. Сабантуй бәйрәмен уздыру өчен күмәкләшеп акча җыеп, бүләкләр алулары, ботка пешереп табын әзерләүләре, авыл халкының дус-тату, бердәм яшәүләре турында сөйләделәр Насыйровлар.

Биктешнең үз чишмәсе бар. Күптән түгел авыл кешеләре җыелып, аны яңартканнар, чистартканнар. «Зиратта өмә дә ясыйбыз. Өмә үткәрәсе көнне читтән дә кайталар. 50ләп кеше җыела», – ди Фатыйх абый.

Биктешның бизәге булган Уварсемка елгасы, 2 буа бар. Берсе – авыл буасы, ә икенчесен Зөфәр Хикмәтулла улы Касимов үз хисабына төзеткән. Җәен авыл халкы рәхәтләнеп су керә, балык тота икән биредә. Әлеге буа белән авыл халкы бик горурлана һәм Зөфәр әфәндегә авылдашларына шундый буа бүләк иткәне өчен бик рәхмәтле.

Биктешлеләрнең аерым горурлыгы булган XX гасыр башындагы янгын каланчасы 2016 елда Ижау шәһәреннән ерак булмаган Лудорвай музей-тыюлыгына күчерелгән һәм торгызылган иде.

Тәгәрмәчле кибет

2019 елның 29 июнендә Биктеш авылында авылга 200 ел тулуга багышланган зур бәйрәм – «Касимовлар җыены» уздырылган. Аңа әзерләнгән вакытта авыл уңай якка бик нык үзгәргән. Койма-каралтылар яңартылган, буялган, урамнар төзекләндерелгән. Авыл матурланып калган. Бәйрәмгә бик күп халык җыелган.

Фатыйх абыйлар йортында әлеге бәйрәмнән видео һәм фотосурәтләрне карап утырганда, аларның өй каршына машина килеп туктады. Бу – тәгәрмәчле кибет булдып чыкты. Тиз арада авыл халкы аның янына җыелырга да өлгерде. Атнаның һәр чәршәмбе көнендә 12.00 сәгатьләр тирәсендә автолавка килә икән. Авыл кешеләре атнага җитәрлек азык-төлекне, кирәк-яракны әлеге автолавкадан чыгып ала. Бирегә килгән кешеләр белән чыгып аралашу вакытында, аларның үз туган авылларын тирән яратуын, бер-берсен туганнары кебек якын итүләрен аңладым. Туган якларының матур табигате, яхшы кешеләре турында сөйләгәндә, моң-зарлары белән дә уртаклаштылар алар. Әйтик, газ булмавы, йортларны утын ягып җылытулары. Моннан тыш Балезино поселогында эшли башлаган спирт заводы тудырган проблема турында да сөйләделәр. Спирт заводы өчен скважиналар бораулаганнан соң, Биктеш авылы кешеләренең коеларында су кимегән, ә күп коелар бөтенләй корыган.

«Спирт заводы тарафыннан су сатыла, ә безнең коеларда су калмады», – ди алар. Авылга кергәндә, без сокланып карап узган бихисап сиртмәле коелар сусыз калды микәнни?! Минем «Яңарыш» газетасыннан килүемне ишеткәч, «Язып чыгыгыз әле бу мәсьәләләр турында, бәлки, безнең моң-зарга җитәкчеләр игътибар итәрләр», – диючеләр булды. Ә араларында берсе: «И, сез язып кына берәр ни үзгәрерме соң?!» – дип, кулын селтәде.

Автолавка шоферы һәм шул ук вакытта сатучы да булган абый да татар булып чыкты. Илдар Изах улы Камалов үзе Балезинода гомер итеп, райпода эшли икән. Балезино районының кибетләре булмаган кечкенә авылларына йөреп, сату итә. Райпо тарафыннан оештырылган мондый «тәгәрмәчле кибет»не авылдан ерак чыгып йөрү мөмкинлеге булмаган кешеләр дүрт күз белән көтеп ала. «Атна саен билгеләнгән вакытка соңга калмыйча килеп җитәргә тырышам. Аз гына соңласам да, авыл халкы борчыла башлый. Ә юл булгач, әлбәттә, төрле хәлләр була. Ярый хәзер машина яңа, заманча. Ә һава торышы карлы-буранлы да, бозлы да, яңгырлы, томанлы да була. Баткач, әбиләр җыелышып эткән чаклар да булды», – ди Илдар Изах улы, елмаеп.

Илдар абый тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән. Ул үз тормыш юлы турында тәфсилләп сөйләмәде. Әйтерсең лә аның гомере, менә шушы заманча автолавка транспорты белән авыллар аша җил уйнатып узган шикелле, тиз генә үтеп киткән!

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә, аннан соң Магнитогорскида укыдым. Кулыма диплом алгач, юллама белән 1 елга Казахстанга җибәрделәр. Әмма 1 ел гына түгел, 35 елга «застрял» мин анда. Менә 4 ел элек Балезинога кайттык.

Ә Балезинога нинди җилләр ташлады?

Тормыш иптәшем бу яклардан. Без аның белән Магнитогорскида укыганда танышкан идек. Анда, беренчеләрдән булып, исерткеч эчемлекләрсез комсомол туе уздырдык. Шундый дөрес итеп башланган гаилә тормышын гомер буе саклыйбыз. Исерткеч эчемлекләрне, тәмәкене якын да китергән юк. Балезинога кайтып йорт төзедек. Кызыбыз, 2 оныгыбыз бар, алар хәзер Ижауда яши.

Автолавкада ничәнче елыгызны эшлисез?

Ел ярым була. Мондый бар уңайлыклары белән җиһазландырылган тәгәрмәчле лавкалар күптән түгел барлыкка килде бит әле. Удмуртпотребсоюз Советы рәисе Рәүф Мөхәммәт улы Кәримов ярдәмендә менә шундый шәп транспортлар бүленеп бирелде. Халыкка ошый. Түземсезлек белән көтеп алалар.

Без менә Биктеш авылы кешеләре белән «Яңарыш»ка язылу турында да сөйләштек. Әгәр милли басмабызны авыл халкына яздырсак, сез аларны да Балезинодан шушы автолавка белән язылучыларга илтеп тапшырырсызмы икән?

Әлбәттә, берсүзсез. Язылучылар гына табылсын! Милләттәшләремә хезмәт күрсәтергә сөенеп риза! – дип, тәкъдимне шатланып кабул итте Илдар абый. Менә шундый күңелле әңгәмә корганнан соң, ул киләсе авылга юлын дәвам итте.

...Мин янә яугирләргә куелган һәйкәл янында басып калдым. Биктеш авылында 13 кеше яши... Авыл бетү алдында... Ә истәлек ташында исемнәр, исемнәр исемнәр... Авылның киләчәк язмышы инде хәл ителгән сыман. Әмма моның белән күңел ризалашырга теләми. Илебезнең якты киләчәге өчен меңләгән, миллионлаган ир-егетләребез башларын салганнар бит, аларның күпчелеге авыллардан чыккан, димәк, авыллар язмышы да башкача булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100