1996 елда Башкортстаннан Удмуртиягә укырга килгәч, «Яңарыш» газетасында шигырьләрем басыла башлады. Шул вакытны, редакциядән адресымны алып, мине Сарапулда яшәүче Нәҗип Камалов эзләп тапты. Сарапул шәһәрендә оешкан Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге белән таныштырды, анда узган милли чараларга, концертларга чакырды. Менә шул чакта «Яңарыш» газетасында бик еш мәкаләләре дөнья күргән Адиф абый Сәгъдиев белән дә таныштым. Алар мине Сарапул шәһәрендә эшләгән әдәби түгәрәккә чакырдылар.
Дүрт кеше очрашуларга даими йөрдек: Нәҗип Камалов, Адиф Сәгъдиев, Һабил Габдрахманов (шигырьләр яза иде) һәм мин.
Нәҗип абый бик күп газета-журналлар яздырып ала, төрле гасырда иҗат иткән язучыларның китаплары белән өендәге китап киштәләре шыгрым тулы иде. Үз фикерләрен язучылар әсәрләреннән үтемле цитаталар белән куәтләп, шундый матур итеп сөйләп бирә! Мин аның һәр әсәрне шулай хәтерендә саклавына, күп укуына соклана һәм үземә үрнәк итеп карый идем.
Ә Адиф Сәгъдиев холкы белән икенчерәк. Нәҗип абый йомшак күңелле булса, Адиф абый, беркемнән куркып тормыйча, нәрсә уйлаганын ярып сала, сүзе үтемле. Ул шәһәрдәге һәр вакыйгага, яңалыкка, яшәеш тәртипләренә игътибарлы. Нәрсә дә булса ошамый икән, ул шундук аны төзәтү ягын эзли башлый. Җитәкчеләрнең ишеген шакырга да күп сорамый. Ә иң мөһиме – гади халыкны яклап, татар тормышын үстерү юлларын эзләп, кешеләрне уйландырырлык мәкаләләр язды газетага. Менә шулай ул «Яңарыш» газетасының Сарапул төбәген яктыртучы махсус хәбәрчесенә әверелде. «Яңарыш»та гына түгел, Сарапул шәһәренең «Красное прикамье» газетасында рус телендә мәкаләләре дә әледән-әле дөнья күрде.
Көтелмәгән хат
Укуымны Ижау шәһәрендә дәвам итү сәбәпле, миңа 1 елдан соң Сарапулдан китәргә туры килде. Милли мохитле, «Танып», «Таң» ансамбльләре эшләп торган, әйләнә-тирәмдә гади дә, талантлы да шәхесләргә бай булган Сарапул шәһәрен баштарак бик юксындым. Студент булып укып йөргән көннәрнең берсендә тулай торактагы адресыма бер хат килеп төште. Хат Сарапул шәһәреннән, Адиф Сәгъдиевтан иде. Ул тигез, матур почерк белән күләмле генә хат язган. Хатта ул шигырьләремне, язмаларымны җентекләп укып баруын, озак язмый торсам, «каләмен ташламасын» дип борчыла башлавы турында язган, уңышлы санаган шигырьләремә бәя биргән иде. «Шулай дәвам ит, язуыңны ташлама, алга таба да иҗатыңны үстер», – дигән юллар белән тәмамланган иде әлеге хат. Ул хатны укып сөенгәннәрем! Бераз кырысрак, һәрнәрсәгә тәнкыйть күзеннән караучы Адиф абыйдан шундый җылы хат алу минем өчен зур горурлык булды. 17 яшьлек бала-чагага олы башын кече итеп хат язып салырга татар милләтенең язмышына битараф булмаган, әдәбиятыбызны, киләчәгебезне кайгырткан кеше генә сәләтледер.
Хат юлга чакырды
Күптән түгел китап киштәләрен җыештырганда, әлеге хат кулыма килеп керде дә, мине уй-хыяллар, яшьлек дәрте ташып торган 17-18 яшьлек чагыма, 1 ел эчендә гаҗәеп олы күңелле, мәрхәмәтле кешеләр белән танышкан Сарапулга кире алып кайтты. Кыскасы, китаплар арасында сакланып калган әлеге хат мине юлга чакырды. Сарапулга кайтуымның сәбәбе шушы вакытларны сагынуымнан гына түгел, әлбәттә. «Яңарыш» газетасына, татар иҗтимагый тормышына нигез салучылардан булган шушындый шәхесләребез онытыла бара икән бит! Яшьләр аларны инде белми, ә белгәннәр, без, искә алмасак, кем хәтер яңартыр. Менә шундый уйлар алып кайтты мине Сарапулга. Вакыт шундый мәрхәмәтсез бит ул, аның көчле агымы барлык шәхесләрнең, искиткеч матур, әһәмиятле вакыйгаларның тарихын юып алып, юк итә бара. Мин, мәсәлән, яшьлек тәҗрибәсезлеге белән, Адиф Сәгъдиевның кем, каян булуы, тормышы турында да кызыксынмаганмын. 2003 елда вафат булуы турында газетадан укып кына белдем. Ни сәбәпле алай иртә дөньядан күтүе, соңгы еллардагы тормышы турында да хәбәрдар түгел. Бары тик редакциядә «Яңарыш» газетасының тупламаларында Сарапул татарлары тормышын чагылдырган бихисап мәкаләләре генә саклана аның. Адиф абый турында күбрәк беләсем килеп, аның тормыш иптәше Хәлимә апага мөрәҗәгать иттем.
Хәлимә апа мине бик ачык каршы алды. Адиф абыйны искә төшерүләренә чиксез сөенүен җиткерде. Кайчандыр шәхси тормышын бер читкә куеп, «милли тормыш» дип ашкынып йөргән тормыш иптәшен хәзер бер җирдә дә телгә алмауларына үпкәсен дә белдерде.
Хәлимә Сәгъдиева: «Авылдан куылу төзәлмәслек яра булып калды»
Хәлимә Сәгъдиева үзе тумышы белән Минзәлә районы Тулбай авылыннан икән. Гаиләләре белән Сарапул шәһәренә күчеп килгәндә, аңа нибары 6 яшь кенә була. Әтиләре 1942 елны сугыштан яраланып кайткан. 1943 елда, өченче бала булып, Хәлимә апа туган. Аннары бер-бер артлы 2 сеңелесе дөньяга килгән. Хәлимә апа: «1949 елны, колхозга кушылмаган өчен, безнең гаиләне авылдан кудылар. Бик тетрәндергеч, авыр вакыйга булды ул безнең өчен. Сентябрь ае иде, хәтта утырткан бәрәңгеләрне казытмадылар. Авылда бакчалар зур иде бит, 30ар сутый була иде. Бакчабызны казылмаган бәрәңгеле килеш сөреп чыктылар да аннан безнең күз алдында колхоз үгезләрен шунда куып кертеп таптаттылар», – дип ачынып сөйли .
– Ә ни өчен әти-әниегез колхозга керергә теләмәгән?
– Әти сугыштан яраланып кайтты, 5 бала... Ашау үзебезгә дә җитми иде. Ә колхозга даими рәвештә йомырка, май, сөт, йон бирергә кирәк. Мөмкинлегебез булмаганга күрә кермәдек без анда.
– Сарапулга күчеп килүегез ничек булды?
– Ул чакта миңа 6 яшь кенә булуга карамастан, авылдан чыгып китү күңелемдә бик тирән уелып калган. Әткәйнең туганнары безне, сыер җигеп, пристаньга илтте. Пароходка кадәр озатып килделәр. Пароход кузгалып китте. Без аның арткы ягына өелешеп утырдык. Туганнар яр читендә яулыкларын болгап озатып калдылар. Шул вакытта үксеп-үксеп елауларыбыз! Шул вакытлар исемә төшсә, һаман тамагыма төер каплана. Сарапулга килгәч, әти пристаньга эшкә урнашты. Шундый авыр чакта безгә «береговой» бик ярдәм итте. Әтинең паспорты да юк иде. Ул аны берничә елдан соң гына ала алды. Ә шуңарчы документларсыз эшләргә мөмкинлек бирде «береговой». Әни дә пристаньга урнашты. Ул пристань бинасы төзелешендә эшләде. Суны көянтә-чиләк белән ташыйлар иде. Ә раствор ясар өчен бик күп су кирәк. Көянтә-чиләк белән су ташып, әнинең җилкәләре кабарып, чиләнеп чыга иде. Кайткач, аны ниндидер майлар белән дәваларга тырыша. Шундый авырлыклар белән тормышларыбыз әкренләп җайга салынып китте, – дип сөйли Хәлимә апа, яшьле күзләрен сөртә-сөртә.
Хәлимә апа, 7нче сыйныфны тәмамлау белән, төзелеш училищесына укырга керә. Малярлыкка укып чыгып, 7 ел СМУда эшли. Варикоздан аяклары авыртып җәфа чиккәнгә күрә, аннан китеп, Дзержинск заводына урнаша.
Адиф абыйның тормыш юлы
– Адиф абый белән ничек таныштыгыз? – дип кызыксынам Хәлимә ападан.
«Ул – Актаныш районы Чияле районыннан. 7нче сыйныфны тәмамлагач, Казахстан якларына чыгып киткән. Анда штукатурчыга укыган, биредә хезмәт юлын башлаган. Армия сафларында булып кайткач, Нефтеразведкага буровой-эшче булып урнаша – 2-3 айдан бурильчик ярдәмчесе итеп күтәрәләр. Эшләгән урыннарында аның абруе зур була иде. Һәрвакыт иҗтимагый эшләрдә актив катнашты. Без аның белән кыш көне катокта таныштык. Миңа 19 яшь иде ул чакта, иптәш кызым белән тимераякта шуарга бардык. Ә Адиф иптәш кызымның танышы булып чыкты. Аның аша таныштык та инде. 2 ел очрашып йөргәннән соң гаилә кордык», – ди Хәлимә апа.
Сакланып калган саргаеп беткән кульязмаларының берсендә Адиф абый үзе турында: «Безнең Нефтеразведка конторасын Төньякка күчерү сәбәпле, мин иске сәүдәгәрләр шәһәре – Сарапулда яши башладым», – дип язып куйган. Аннан горторгка эшкә күчә Адиф абый. Шушы вакытларда алар Хәлимә апа белән танышалар да инде. Адиф абыйга урман сәүдәсе базасында товаровед, 61нче кибеттә директор урынбасары, соңрак директор, ит комбинатында инженер булып та эшләргә туры килә. Сәгъдиевлар 1 кыз, 1 ул үстерәләр. «Баштарак 20 кв. метрлы бер бүлмәле «времянка»да яшәдек . Хәзер һәр баланың үз бүлмәсе. Ә без шушы бер бүлмәдә кайнана, каенсеңлем, ирем һәм мин яшәдек. Беркем бернәрсә таләп итмәде, мөмкинлеккә карап, барсына риза булып гомер итә торган идек. Шулай да хәзерге яшь буынга караганда канәгатьрәк, көр күңеллерәк идек сыман», – дип бәяли яшь вакытларын әңгәмәдәшем.
– Адиф абыйның эшләгән урыннары әдәбият, сәнгать белән бәйле түгел, иҗатка тартылу каян килә?
– Ул бик күп укый иде. Төннәр буе укып чыга торган иде. Газет-журналларны да күп яздырып алды. Республикабызда үз татар газетабыз чыга башлагач, бигрәк тә сөенде. Үзе татар мохитендә үскәч, Сарапулда татар тормышын үстерергә теләп, бар күңелен биреп янып йөрде. Күрсәтим әле аның сакланып калган язмаларын, – дип, бер төргәк кәгазьләр, фотосурәтләрне алдыма китереп куйды Хәлимә апа.
– Бу – матур почерк таныш, миңа да хат язганы булды, – дим.
– Әйе, аның язуы бик матур иде. Авыргач, начарланды. «Хатын, мин яза алмый башлагач, сиңа әйтеп торырмын, син язарсың, яме», – дип әйтә торган иде. Андыйга ук барып җитмәдек, әлбәттә. Кыек-мыек булса да, үз кулы белән язды. Әмма язуын туктатмады.
Бик күп иде кульязмалары, мин үлгәч, кемгә кирәк булыр инде ул, буталып кына йөрер, дип, берникадәрен утка яктым. Аннары өй җыештырганда тагын да ягарга әзерләп ята идем, улыбыз Илсур килде. «Әни, нишлисең, яга күрмә! Әтидән истәлек бит ул!» – дип, җыеп, үзенә алып китте.
Бик яшьли китте шул Адиф, 67 яше генә тулган иде.
– Авырый идеме ул?
– Авырудан үлмәде ул, өйгә кайтканда, һөҗүм иттеләр, башын җәрәхәтләделәр бит аның...
– Кемнәр икәнен ачыклый алдыгызмы соң?
– Юк, җинаять эшен яптылар, күпме йөреп карасак та, очына чыга алмадык. Адиф реанимациядә ятып, иза чигеп, дөнья куйды.
– Мондый афәт кичерүегезне ишетмәгән идем.
– Әйе. Менә шундый фаҗигале рәвештә китте Адиф якты дөньядан. Аннары кызыбыз Нәзлияне югалттым...
Сарапулның моңлы сандугачы
«Нәзлия әтисенә ошаган, бик үткен кыз иде. Нинди максат куйса, шуңа ирешмичә туктамады, бик тәвәккәл булды», – ди кызы турында Хәлимә апа.
– Әйе шул, Адиф абый «Яңарыш»ның Сарапул шәһәрендәге тоткасы, таянычы булса, Нәзлия апа моңлы тавышлы талант иясе иде. Аның турында да сөйләп үтегез әле. Ул ничек җырчы булып китте?
– Икенче сыйныфта укыганда, безгә әйтмичә генә, музыка мәктәбенә язылган. Мәктәпкә конкурс нигезендә кабул иткәндә, балалар әти-әниләре белән килгәндә, Нәзлия үзе генә. Шуңа иң соңга калдырганнар. Җырлавын тыңлап караганнар да бик ошатканнар. «Кая әти-әниең?» – дип сорагач, «Алар эштә», – дип җавап биргән. Менә шулай җыр-музыка белән кызыксына башлады. Баян буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Ә урта мәктәпне «бишле» билгеләренә генә төгәлләп, педагогия училищесында тәрбияче һөнәренә ия булды. Укуын дәвам итеп, Глазов пединститутына укырга керде. Анда читтән торып укыганда, кияүгә чыгып, декрет ялында өйдә утыра иде. Нәзлиянең сессиясе вакыты җиткәч, баланы алып калу өчен, мин эштән, гариза язып, ял сорап карадым, әмма җибәрмәделәр. Нәзлия, уйлап та тормыйча, Глазов шәһәренә 2 яшьлек кызы белән китте. Безнең сүзгә карамыйча. «Барысы да яхшы булыр, әни!» – дип, зур сумкасын җыйды да, кызын күтәреп китеп тә барды. Уйлап карагыз, чит шәһәргә китә бит, ашавын да, үзенә, баласына киемнәрен дә алып барырга кирәк. Бик тәвәккәл иде ул! Лекциядә утырганда, ректор кечкенә баланы күреп калган да Нәзлияне кабинетына чакырып алган. Нәзлия төркемнәрендә староста да иде. «Нинди хәл бу, ник безнең студентлар шулай яшәргән?» – дип сорау биргән ректор. Баланы калдырыр кеше булмавын белгәч, балалар бакчасына урнаштырырга кирәклеген әйткән. Үзе дә ярдәм иткән. Ректор кушканча, бик тиз генә урнаштырды кызын Нәзлия. Менә шулай 3 көн 2 яшьлек кызы Эльвира белән пединститутта укып та кайткан чагы да булды.
Балалар бакчасында башта тәрбияче, аннары мөдир булып эшләде. Әтисе татар иҗтимагый үзәгенә йөргәч, Нәзлия дә аның белән чараларда катнаша башлады, җырларга ярата иде. Воткинск шәһәрендә җыр бәйгесе узачагын ишетеп, зур теләк белән бәйгегә катнашырга барды. Ике ел рәттән призлы урыннар яулады, – дип, Нәзлия апаның эшчәнлеге белән таныштырды Хәлимә ханым.
Бихисап дипломнары, рәхмәт хатлары арасында 2008 елда Ижауда узган Рәшит Вагапов фестивалендә катнашып, II дәрәҗә лауреат исеме алган дипломы да бар Нәзлия апаның. Ул Сарапулда үзенең аерым концертларын үткәрде, дискларын чыгарды. Эштән буш вакытларында Радиозавод мәдәният йортына «Таң» ансамбленә йөрде. Ансамбльне Әлфия Кадыйрова дигән ханым җитәкли иде. Болары хакында мин дә беләм. «Алар бик дуслар иде Әлфия белән. Соңрак Әлфия ханым Санкт-Петербургка күченеп китте. Нәзлиянең аның янына кунакка барганы да булды, – ди Хәлимә апа. Аннары тирән көрсенеп, – Кызым бик иртә гүр иясе булды шул. Быел аңа 59 яшь тулган булыр иде. 2012 елның декабрендә вафат булды», – дип елап та алды.
«Соңгы көнгә кадәр авыруын әйтмәде»
Шундый матур гына яшәп яткан вакытта, кинәт күзгә күренеп сула башлады. Яман чир барын ул соңгы көнгә кадәр миңа әйтмәде. «Барысы да яхшы булыр. Мин савыгам», – ди иде. Мин барысын да сиздем, әлбәттә. Әмма ул соңгы көнгә кадәр үзенең хәлен яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Бик күп дәваланулар үтте. Мәскәүдәге шәхси клиникаларда ятып та бик күп акчалар түкте. Хастаханәгә янына барсам, үзе яныннан җибәрми иде. Мин табиблар янына керермен дип курыкты. Ә мин аның янында булган чакта, палатага табиб керсә: «Әни, йөреп кер әле», – дип, мине чыгарып җибәрде. Гомеренең соңгы айларында үзенә уколлар куйды. Чәчләре коелып, сирәгәеп бетсә дә, матур итеп кистерә, үзен бик карый торган иде. Кабер ташына куярга дип, үз куллары белән фотоальбомнан шат йөзле матур фотосын сайлап алып куйды. Соңгы көнендә: «Әни үземне тәртипкә китерим әле», – дип, яткан урынына таз белән җылы су алып килүне сорады. Ул вакытта торып йөрми иде инде. Кулларын, битләрен, аннары аякларын юып, чәчләрен тарады, сизелер-сизелмәслек итеп кенә бизәнеп алды. Аннары: «Әйдә, әни, «гулять» итеп керик», – диде. «Тышта чатнама суык, нинди урамга чыгу?» – дидем. Ул кулын гына селтәде. Урыныннан чак кузгалып аягына басты. Култыклап алырга теләсәм дә, «Үзем, әни, үзем!» – диде. Йокы бүлмәсеннән үз аягында әкрен генә чыгып, башта – бер, аннары икенче тәрәзәгә килеп, озак кына урамга карап торды. «Менә «гулять» та иттек, әни, – диде. – Эх, ничек кызганыч, бик күп эшләрне башкарырга өлгермәдем. Бик күп эшләр калды», – дип, 2-3 кат кабатлады.
Урынына барып яткач, «Әни, кара әле, мин әйбәт, матур итеп ятаммы?» – дип сорады. Санаулы сәгатьләрен яшәвен күңелем белән аңлаган идем инде, кызын, оныгын шалтыратып чакырдым. Алар килгәч, озак кына оныгын кочаклап сөйләшеп ятты Нәзлия. Ниләр сөйләшкәннәрдер, азактан кызына да, оныгына да: «Әбиегезне кадерләгез, ташламагыз!» – диде. Ә миңа исә: «Әни, беләм, син – көчле кеше, зинһар, кызымны, оныгымны үзләрен генә калдырма, яме», – диде. Соңгы сулышына кадәр яныннан җибәрмәде. Бик авыр булды аны югалту. Тормыш иптәшсез калуны авыр кичерсәм, үз баламны югалту икеләтә авыр булды», – ди Хәлимә апа.
Исемнәре онытылмасын!
Хәзерге вакытта Хәлимә апаның янында әнисен кадерләп кенә торган улы Илсур бар, оныклары һәрвакыт кайтып, шалтыратып, хәлен белеп торалар. Хәлимә апа үзе дә тормыш иптәше, кызы юлын дәвам итеп, күп еллар татар иҗтимагый үзәгенә, «Яшьлек» ансамбленә йөри, иҗтимагый тормышның уртасында кайный. Илсур абый апасының, әтисенең дипломнарын, аның истәлекләрен җентекләп теркәп, күз карасыдай кадерләп тота.
Алдымда яткан фотосурәтләрдә шат, вакыйгаларга бай тормыш, газеталарда төрле авторлар тарафыннан Адиф абый, Нәзлия апа турында язган мәкаләләр, аларга карата рәхмәт сүзләре, Адиф абыйның үз иҗаты... Аудиодискларда – Нәзлия апаның җырлары. Вакыйгаларга бай, эчтәлекле, матур төсләрдән торган, горур, кыю атлаган, биеклекләргә күтәрелеп, канатларын иркен җәеп очкан гомерләр тарихы...
Әлеге шәхесләр Сарапул татарлары тарихында да матур эз калдырган. Бик күпләр өчен легендага тиң алар.