Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда яңа сервис: үләксәне бушлай килеп алалар

Терлегең үлдеме — үләт базына илтү мәшәкатьләре туа. Транспортын табасы, юлын ачасы, вакытын көйлисе, сасы искә түзәсе. Хәзер «үзгәреш җиле» килеп җитте: диспетчерга шалтыратып, хәбәр итәсең дә, машина килеп алып китә, эшең бетте, кодагый.

news_top_970_100
Авылда яңа сервис: үләксәне бушлай килеп алалар
Михаил Захаров

Биологик калдыкларны контейнерга җыеп, эшкәртүгә җибәрү эшен 2014 елда Саба башлап җибәрә. Терлек үләксәләрен утильләштерү буенча Алабуга районының «Сария» заводы белән эшчәнлек алып бара алар. Бу эшне башка районнарда җәелдерү максатыннан, Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан былтыр — 19, быел 17 районга икешәр контейнер һәм махсус автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирелгән.

Быел Балык Бистәсе дә рәхәткә чыккан. Март башында хайван калдыклары белән беренче контейнер Алабугага эшкәртүгә озатылган. Хәзер икенче контейнерны тутырып ятышлары. Әйтик, бүген, журналистлар Дон-Урай авылындагы «Габдриев» КФХсыннан үлгән бозауны алып китү шаһитләре булды. Аны, машинага ияреп, киртә белән читләтеп алынган полигондагы 10 тонна сыйдырышлы контейнерга илтеп салдык.

«Бу машина проблемаларны киметте»

КФХ җитәкчесе Илмир Габдриев 1998 елдан бирле фермерлык белән, 2009 елдан терлекчелек белән шөгыльләнүен әйтте. Бүген ул фермасында 500 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 150 баш сыер асрый. Кичә төнлә 15 көнлек бер бозавы үлеп киткән.

— Авырды ул бозау, уколлар да ясап карадык, терелмәде, тумыштан берәр нәрсә булган, ахрысы. Әллә инфаркт, әллә вирус кергән, кем белгән инде. Бу машинаның булуы бик әйбәт, проблемаларны күпкә киметте. Безнең үләт базы Күлгә авыл җирлегендә — 20 чакрым ераклыкта. Бигрәк тә кышын читен иде, юлларны ачарга кирәк, трактор карда да, пычракта да батып калырга мөмкин. Җәй көне үләт базы янына килеп булмый — сасы, чыдарлык түгел. Җитмәсә, машина бушка алып китә, бик җайлы, шалтыратасың да шундук киләләр.

Күптән түгел бер сыерым үлгән иде, ярты сәгатьтән машина төшеп тә җитте. Үлем-китем әзрәк булсын анысы, малы булгач, үлми дә тормый шул. Кайбер сыерлар игезәкләр китерә, шуның хисабына баш саны саклап калына. Экологик яктан караганда да уңайлы дияр идем моны, — дип уртаклашты җитте.

«60 бозавым янып үлде»

Балык Бистәсендә «Бариев» КФХсында 1 мартта янгын чыга. Салкын ысул белән асралган 60 бозау һәлак була анда. «Татар-информ» хәбәрчесе хуҗалык җитәкчесе Раил Бариев белән элемтәгә керде.

— Янгын электрүткәргечтәге кыска ялганыш аркасында килеп чыкты. Беренче тапкыр көпә-көндез булды бу хәл, караңгы төшмәгән иде әле. Төтен чыга башлагач, хезмәткәрләр күреп алды. Бозауларны коткарып булмады. 1676 баш мөгезле эре терлегем бар иде, кызганыч, хәзер кимеде инде. Туганнан алып, дүрт айга кадәр бозаулар иде алар.

Машинага килгәндә, безнең өчен бик уңайлы ул. Шалтыраттык, машина шундук килеп тә җитте, — диде Раил Бариев.

Аның югалтулары бүтән булмасын дигән теләктә калдык.

2 мартта шушы сигез тонна авырлыкта 60 үле бозауны алып китәргә заявка бирелгән. 3 мартта Алабугадан машина килеп, бер контейнерны алып та киткән. «Сария» заводында исә, үләксәдән терлек азыгына кушылмалар ясыйлар.

Балык Бистәсе районында 20 мең 960 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шәхси секторда — 7 мең, крестьян-фермер хуҗалыкларында 13 меңнән артык баш терлек асрыйлар. Бүген районда 15 үләт базы бар, дүртесе — себер түләмәсе булган терлек белән тулган.

«Үләт базлары ябылачак»

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов әйтүенчә, проект уңышлы эшләп китсә, сигез үләт базын ябарга җыеналар. Аның сүзләренчә, ел саен үләт базларын карап тотуга районда 924 мең сум акча китә. Үләт базлары уртача 10-15 елда тула.

— Һәр үләт базы кырыенда — 1 чакрым санитар саклану зоналары. Ул зоналар төзелешкә дә комачаулый. Алар янына якын килеп булмый. Машина утильләштерергә алып киткәч, күпкә җайлы инде, — ди Динар Сөләйманов.

Кеше терлеге үлсә, үзе диспетчерга шалтыратырга тиеш була. Телефон номеры авыл советларына, хуҗалыкларга бирелә.

Машина төрле һава шартларына яраклы, бөтен тәгәрмәчләре дә тарта торган, дизель двигателе куелган. Арбасы да тулысынча ябыла, дезинфекция ясарга җайлы итеп эшләнгән. Төяргә краны, алдында терлекне тарттырып китереп өчен лебедкасы бар.

«Шәхси хуҗалыклар өчен бу хезмәт бушлай»

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә дә, биологик калдыкларны утильләштерү нәтиҗәсендә, республикада үләт базлары күпкә кимер дип көтелә.

— Саба районында 29 үләт базы бар иде, бүген 6 чокыр гына калды. Сынау проектының уңышлы эшләве 23 биотермик чокырны ябуга китерде. Киләчәктә үләт базлары саны кыскарырга тиеш, — диде.

Аның сүзләренчә, республикада 961 үләт базы 512 мең квадрат метр җирне биләп тора, тагын 1 чакрым санитар-саклау зоналары да кертелгән.

Былтыр — 19, быел 17 районга махсус транспорт һәм контейнер кайтару өчен, елына 98,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

— 2021 елда республикадагы барлык районнарда шушы эш оештырылачак. Биологик калдыклар тулы күләмдә утильләштереләчәк. Үләт базларын карап тотуга республика ел саен 42 млн сум акча бүлеп бирә. Биотермик чокырларны этаплап кыскарту финанс чараларын экономияләүгә китерер, — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Мал асраучылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында диспетчерга шалтыратып, үләксәне алып китүне сорый ала. Бу хезмәт бушлай. Махсус транспорт килә, үләксәләрне алып, контейнерларга сала. «Сария» заводыннан машина килеп, эшкәртүгә алып китә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100