Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылда кош-корт сатып йөрүчеләрнең машина номерын фотога төшерегез»

Яз айларында авыл буйлап машинада тавык, чебеш сатып йөрүчеләр күренә башлый. Ишек шакып керүчеләр тавыкның сәламәт булуы турында җырлап торса да, үкенерлек очраклар да булгалый.

news_top_970_100
«Авылда кош-корт сатып йөрүчеләрнең машина номерын фотога төшерегез»
Салават Камалетдинов

Авыл халкы апрель-май аенда сатып алган тавыкларга һәм чебешләргә зур өметләр баглап яши. Менә озакламый күп итеп йомырка сала башлар тавыкларым: шәһәрдәге туганнарга күчтәнәч була, калганын сатармын, дигән тәмле хыяллар барлыкка килә. Күктән җиргә төшереп куя ул тавыклар. Кайсы чатанлый, кайсы ятып кына тора, кайсы "гырлый", кайсы йомырка салуның ни икәнен белми. Аларга махсус үлән сулары эчертәләр, ни генә ашатып карамыйлар, әбиләрдән өшкертмиләр генә инде...

«Унбиш тавыгым йомырка салмады»

Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче Татьяна Егорова да узган җәйне тавыклары белән интеккән.

Май айларында машина белән сатып йөрүчеләрдән 15 тавык алган идем. Алгач та бер атна әйбәт кенә йомырка салдылар, аннан соң шып туктадылар. «Тавыклар йомырка салмый икән», — дигән сүзләр ишеткәнем бар иде. Ни уйларга да белмәдем. Ашату да гадәттәгечә иде, ел да бертөрле ашатам, азык та җитәрлек. Анда тавыклары да төрле төстә иде: араларында аксылрак, кызылраклары бар иде, төрле йомыркадан булганы күренеп тора. Өйдә инкубаторда чыгарып, очсызрак бәягә саталармы икән, белмим. Тавыклар өчәр ел күкәй сала иде, гадәттә, ә болары яшь була торып та салмады. Бөтен картайган тавыкларны алмаштырып, яңаларын алган идем юкса. Күкәй салмаган тавыклар белән бер сезон интектем дә, октябрь аенда суеп ашадык.

Быел иртәрәк - март башыннан ук алдым, алар яшь әле, берәр айдан йомырка сала башласалар ярый. Боларын да урамда сатучылардан алдым. Сатучылардан беркайчан да документ сораган юк, аны сорауның да файдасы юк инде, безгә бер кәгазь тоттырсалар да ышанабыз, — дип сөйләде Татьяна Егорова.

«Гибридтан гибрид тумый»

Тукай районы Бордыбаш авылындагы кошчылык хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Закиров гибрид тавыклар турында сөйләде.

Тавыкларны үстерү авырая, аларда авырулар да арта бара. Ул тавыклар тирәсендә кешеләр күп булу белән бәйле дип уйлыйм, ягъни авыру таратучылар арта, аларны кеше тарата. Вак хуҗалыклар арта, ә аларның барысы да санитар таләпләрне тиешле дәрәҗәдә үтәми. Вакыт узу белән тавык йомырканы азрак сала башлый, ул табигый процесс, шуңа күрә зур хуҗалыкларда көтүне яңарту каралган.

Кайбер зур оешмалар гибридлар ясый, Россиядә алар юк диярлек. Гибридлар белән эшләүче оешмалар, ясалма рәвештә, кирәкле билгеләргә ия булган токым чыгара. Берничә нәсел алмашканнан соң бөтен кирәкле билгеләр дә тупланган финал гибрид килеп чыга, тик финал гибрид үзенең «балаларына» ул билгеләрне күчермәскә мөмкин. Мәсәлән, елына бик күп йомырка сала торган тавык чыгарганнар икән, аның чебешләре дә күп йомырка салачак дигән сүз түгел. Ул гибридлар табигый юл белән шул билгеләрдән торган нәселне дәвам итә алмый. Шулай ук, мәсәлән, декоратив тавыклар чыгаралар. Алар билгеле бер төстә, сызыклы яки таплы була, ди, ә аның чебиләре бөтенләй икенче төстә килеп чыга, — ди ул.

«Кошларда да стресс була»

Арча инкубаторы җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина канәгать булмаган сатып алучылар турында сөйләде.

Кошларны авырулардан саклау өчен барлык чараларны да күрергә тырышабыз. Дезинфекция үткәрәбез, кеше кертмибез. Рөхсәт бирелгән районнардан гына йомырка кайта. Кошларны алып кайткач ничек тәрбияләргә кирәклеген, ашату, карау тәртибен аңлатабыз. Канәгать булмаган кешеләр дә була инде. Һәркем сәбәбен табарга тырыша. Ниндидер сәбәп бер кешедә генә булса, ул алардан тора дигән сүз, әгәр сатып алучыларның барысында да булса, гаеп бездә.

Андый вакытта уртак фикер табарга тырышабыз, ни сәбәпле чирләвен сораша-сораша ачыклыйбыз. Йөз процент бөтен кеше дә канәгать була алмый. Аннан соң, тавык йомырка салмый диючеләр бар. Бәлки, карау җитмидер яки азык туры килми. Тавыкларны өч ай вакытта сата башлыйлар, ә хуҗалыкта үскән тавык биш-алты айдан йомырка сала башлый. Кешегә алган тавыгы шунда ук йомырка сала башлау кирәк. Хайванда да стресс була, ул күнегергә тиеш, - ди ул.

«Кош сатып йөрүчеләрнең машина номерын фотога төшерегез»

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин өйдән өйгә йөреп кош сатучылардан тавык алган очракта нишләргә кирәклеген аңлатты.

Башка төбәкләр тәҗрибәсе буенча, без һәр районда кош сата торган мәйданнар булдырырга тырыштык. Өйдән өйгә йөреп машинада кош сатып йөрүчеләр бар, әлбәттә. Ул яхшы әйбер түгел. Авыл кешесе ветеринария документлары мәсьәләсендә барысын да аңлап бетерми.

«Сатуга рөхсәт бар», — дип әйтсәләр, шуңа ышанып алып кала. Ә ул рөхсәтсез рәвештә башка төбәктән кергән чирле кош булырга мөмкин. Бездә андый хәл 2018 елларда Апас, Буа районнарында булды. Шулай китереп сатканнар. Зур патогенлы кош гриппының инкубация вакыты бар, сатканда ул кошларда берничек тә күренми, ә вакыт үткәннән соң кош-корт үлә башлый. Авыл кешеләреннән: «Кем сатты сезгә?» — дип сорыйбыз, берни дә әйтә алмыйлар. Машина белән сатып йөргәннәр.

Бу әйбердән бөтенләй арынып булмый. Әгәр дә килеп сатучылардан аласыз икән, документларын сорарга кирәк. Аларда ветеринария белешмәсе һәм кертүгә рөхсәт булырга тиеш. Барлык документларны күрсәтсә дә, һичьюгы машина номерын фотога төшереп калырга кирәк. Һәр кешенең телефонында камера бар бит инде. Чир чыкса, Алла сакласын, без хокук саклау органнары белән элемтәгә керәбез, бу эшне җиңеләйтер иде, — дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин.

Башка төбәкләрдән кошларны кертүгә карата РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 635нче санлы карары бар, аның кушымтасы онлайн рәвештә яңартылып тора һәм анда кош гриппы буенча тыныч булмаган төбәкләр күрсәтелә. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бүгенге көндә карантин режимында булган төбәкләр исемлегенә Кострома, Ростов, Әстерхан өлкәләре, Төньяк Осетия, Алания республикалары, Краснодар һәм Ставрополь крае керә. Кемдер чит төбәктән Татарстанга кош кертергә уйлый икән, ул ветеринария идарәсенә рөхсәт сорап хат язарга тиеш. Идарә шул карарның кушымтасы буенча төбәкне тикшерә, анда чирләр булмаса, кертүгә рөхсәт бирә. Шулай ук аларның ветеринария документлары булырга тиеш.

Республикада кош гриппы буенча вазгыятьне тулаем караганда, Мөслим, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән тыныч булмаган районнар исемлегенә кергән иде. Хәзер инде анда проблемалар калмаган. Мөслим, Буа, Чүпрәле районнарындагы казлар яндырылып беткән, дезинфекция үткәрелгән, инфекция таралу куркынычы калмаган. Яшел Үзәндәге 175 мең күркә дә яндырылып беткән, алар инде 75 мең яңа күркә алып эшли башлаганнар.

Хәзергә республикада вазгыять тыныч булса да, алда иң куркыныч вакыт — күчмә кошлар кайта. Зур патогенлы кош гриппының төп таратучылары — күчмә кошлар һәм кыргый үрдәкләр. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бу хәлгә әзер булырга кирәк. Ул кошларны ябып тотарга кирәклеген дә искәртте. Гадәттә, сатып алган тавыкларны, зуррак чебешләрне чирәм чукысын, аяклары язылсын дип шунда ук урамга чыгарып җибәрәбез. Аларны каргадан, кыргый үрдәкләрдән сакларга кирәк.

«Күмелгән кошларны кире казып алып яндырдык»

Кошлар үлә калса, кемгә шалтыратып хәбәр итәргә?

Һәр районда, шәһәрдә ветеринария берләшмәләре, участок ветеринарлары бар. Кошларның күпләп үлә башлавын сизүгә, тиз арада район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарур. Әлбәттә, авылдагы һәркемнең телефон кенәгәсендә ветеринария хезмәтенең номеры язып куелмаган, ә менә авыл җирлеге башлыгы номеры бар, аларга хәбәр итәргә кирәк. Ялгыш бер тавык үлгән саен шалтыратып борчу турында сүз бармый, әлбәттә.

Апас, Буа районнарында хәбәр итмәгән очраклар булды. Кош үлгән, аны тирес янына күмеп куйганнар да беркая хәбәр итмәделәр. Кошлары тагын үлә торгач, безгә билгеле булды. Ул күмелгән кошларны кире казып алып яндырдык. Дезинфекция үткәрергә туры килде. Шуның өчен кош үлсә, хәбәр итәргә кирәк, без лабораториядә тикшерү уздырып, сәбәбен ачыклый алабыз, — дип сөйләде идарә башлыгы урынбасары.

Вакцинацияләүгә килгәндә, кош гриппыннан вакцина бар, тик аның штаммын алдан белеп булмый. Мәсәлән, бер төрле штаммга каршы ясаттың, ди, ә штаммның икенче төрлесе килә. Вакцинация үткән кошны Татарстанга кертү каралмаган да, үзебездә дә ясамыйлар. Сәнәгать тармагындагы кошка вакцинация үткәрү бөтенләй файдалы эш түгел икән, чөнки кош озак яши торган мал түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100