Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда калган өчен – 500 мең сум: «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем, дип уйлыйм»

«Фәйрүзә үзебезнең кыз бит инде ул» диләр Рус Әҗилендә. Шулайдыр шул, мин аны Фәйрүзәнең Мөслимә апа һәм Нәҗип абый белән җылы сөйләшүләренең беренче минутыннан ук аңлап алдым. Бернинди «врач апа» дигән кыланмышлар юк, үз кызлары кебек эшкә кереште. Хәлсезләнгән Нәҗип абыйга ничек тә хәл кертәсе бар...

news_top_970_100
Авылда калган өчен – 500 мең сум: «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем, дип уйлыйм»
Абдул Фархан

Яшел Үзән районы Рус Әҗиле авылы фельдшерларыннан бик уңган. Фәйрүзә Сәләхиеваның күзәтүендә булган Рус Наратлысы, Татар Наратлысы авылларында яшәүчеләргә дә беренче ярдәм күрсәтүче ул. 2020 елда «Авыл фельдшеры» федераль программасы буенча 500 мең сум ярдәм алып, шушы Рус Әҗилендәге медпунктка эшкә килгән. Үзе әти-әнисе белән 14 чакрым ераклыктагы Норлат авылында тора. Шуннан йөреп эшләр өчен ярдәм акчасына машина сатып алган.

– 2016 елда Яшел Үзән медицина училищесына укырга кердем. Дүрт ел укып, 2020 елда тәмамладым. 2020 елда контракт буенча авылга эшкә кайттым. Безгә, училищеның чыгарылыш студентларына, бу мөмкинлек турында Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең кадрлар бүлегеннән хәбәр иттеләр. Шундый-шундый авылларга фельдшерлар кирәк, диделәр.

Казанда ашыгыч ярдәм станциясенә кериммме икән әллә, дигән уйлар да бар иде, ләкин ул очракта да Яшел Үзәннән йөреп эшләсәм генә... «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем» дип уйлаганым бар. Казанда яшисем килмәс иде, барып йөреп кайтырга гына ошый ул миңа, – дип сөйли башлады Фәйрүзә.

 

Фото: © Абдул Фархан

Акчасына кызыктыңмы әллә, дип сорыйм. Юк, алай дими. «Уйлый торгач, ашыгыч ярдәмдә эшли алмам төсле тоелды үземә. Фельдшер эше кызыграк та, хатын-кыз өчен тынычрак та. Халыкка аралашырга, ярдәм итәргә бик яратам», - дип җавап бирде яшь табиб.

Чыннан да, Фәйрүзәгә үз эше бик килешеп тора. Ягымлы, гади итеп, авыл кешесе белән ничек кирәк, шулай итеп сөйләшә белә.

Тагын шунысы әйбәт: күчкән акчаның кая тотылганына хисап тотасы юк. Телисең, машина аласың, телисең, торак төзисең – синең ихтыярда. Төп шарт – килгән урыныңда биш ел эшләү.

–2020 елда бөтен документларны җыеп бетергәч, акча күчте. Мин әле ул вакытта «права»га гына укырга кердем, өлешчә шуңа да китте ул акча. 2021 елның февралендә укып бетереп, права алып, машина алып йөри дә башладым.

Өч авылны карыйм хәзер – Рус Әҗиле, Татар Наратлысы һәм Рус Наратлысы – барлыгы 130 га якын кеше, шул исәптән минем күзәтүдә 15 бала бар.

Рус Наратлысына – 7, Татар Наратлысына 4 км. Әгәр чакыртсалар, теләсә кайчан барам, ә болай атнасына ике тапкыр чыгам авылларга.

2021 елның мартына кадәр я әти илтеп куя, я такси, я попуткалар белән дә йөрдем. Көн саен йөри торган кешеләр була бит, шуларга утырып кайтып китә идем. Башта аңламадым да бугай читенлеген, кирәк-кирәк дип барган инде. Ә хәзер инде иркен, җайлы, ничек иренмичә, курыкмыйча чыгып киткәнмен дип искә алам инде. Барлыгы җиде ай шулай йөрергә туры килде. Әле күбрәк көз-кышка туры килде бит, - диде Фәйрүзә.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Кемнедер юатыбрак, кем беләндер усалрак итеп сөйләшергә кирәк»

Эшкә урнашкан чоры коронавирус пандемиясенә туры килсә дә, бәхетенә 2020 елда авырулар күп булмаган. Ә 2021 ел азагы-2022 ел башында кеше байтак авырды, ди ул. Ковидтан үлүчеләр булмады, нигездә, яман шештән, инфаркттан үләләр, ди табиб.

– Эшем бик тә ошый. 8 дән алып 3 кә кадәр эшлибез, миңа калса, ул күп түгел. Кичләрен шалтыратсалар, я телефоннан консультация үткәрәм, хәлләре кыенлашып китсә, ашыгыч ярдәм чакыртабыз. Бик сирәк кенә төнлә дә шалтыратканнары бар, трубканы, һичшиксез, алам. Беркайчан «беззвучка»га куйганым юк, үзләренә дә әйтәм – «курыкмагыз, кыенлашып китсә хәлегез, шалтыратыгыз» диям. Кайберләре оялалар, мин «шалтыратыгыз» дип орышам аларны.

Кеше белән гади, сабыр булып сөйләшергә, кешене тыңлый белергә кирәк. Кеше сиңа сөйләп тә җиңеләеп китә, кайбер кеше шуннан терелеп тә китәргә мөмкин. Кешене тынычландыра белү кирәк. Кеше сиңа өметләнеп килә бит, авылда хастаханә юк, иң якыны 14 км ераклыкта гына. Әбиләр күбесе такси белән бара, ә алар өчен бу акча да, вакыт та, шуңа күрә алар минем яныма киләләр, шалтыраталар.

Хафаланып килгән кешеләрне тынычландырырга тырышасың. Кайсына уколын ясап, яткызып, утыртып торып, сөйләштереп, авыру темасыннан китеп, 15-20 минут башка темага сөйләшеп утырсаң, шунда күтәрелгән кан басымы төшеп тә киткән була. Кайвакыт кешегә бер дару туры килә, икенчесе – юк. Берне салып карыйсың – файдасы юк, шуның аналогын салып карыйсың – яхшы гына килешкән кебек.

Беренче чакта кыен иде. Хәзер кем белән ничек сөйләшәсен беләм инде. Кемнедер юатыбрак, кем беләндер усалрак итеп сөйләшергә кирәк. Кемдер «шуны эч» дип ачулангач кына тыңлый башлый, - дип уртаклашты эш серләрен Фәйрүзә Сәләхиева.

Табиб осталыгы нәселеннән киләме әллә, дисәм, юк икән. Нәселендә табиблар юк.

– Укытучылар нәселеннән мин. Әнием – татар теле, дәү әнием завуч, рус теле укытучысы булган. 11 класстан соң кем булып укырга керәсемне һич аңыша алмадым. Башта укытучы булыйммы дип тә йөрдем. Таможня да калмады...Ничектер күңелгә берсе дә якын түгел, гәрчә бюджетка да кереп булыр иде. Укытучы булу мактаулы, ләкин әнинең эшен күреп, бик барасым килмәде, хәзер укытучыга да бик кыен.

Дус кызым Казанда шәфкать туташы булып эшли. Аның белән күрешкәндә, ничек укыганнарын сөйләп кызыктыра иде. Берсендә җәен күрештек тә шулай, шулкадәр кызыктырып сөйләде медицинага кагылышлы әйберләрне. Шунда минем дә теләк уянды кебек. Аннары шунысы да бар: медицинага бер чумсаң, башка әйберне уйлый алмыйсың, - ди табиб.

«Башта дәваламасаң, ахыры начаррак булуын уйларга кирәк»

Фәйрүзәнең хезмәт хакы 25 мең сумга якын. Кайчак премияләр булгалый, ди.

– Әлбәттә, акча артса, тагын да яхшы булыр иде. Яшьләр авылларга кайтсын өчен, акча кирәк инде. Кеше бит эшкә үз районына кайтмаска да мөмкин. Шулай булгач, анда аңа вакытлыча булса да торак кирәк бит, - ди ул.

Авыл кечкенә булса да, бик сирәк булса да, яшь гаиләләр дә төпләнеп кала. Шулай булгач, Фәйрүзәнең күзәтүендә яңа туган балалар да бар. 2020 елда бер бала туган, 2021 елда да дөньяга килгән. Якын арада тагын бер сабыйны көтәләр икән.

Фәйрүзә Сәләхиева хәзер төзелә торган заманча ФАП та түгел, иске медпунктта эшли. Суы кермәгән, бәдрәфе дә урамда, кышын салкын, әллә ни уңайлыклары да юк. Шулай булса да, Фәйрүзә зарланмый, яңа ФАП төзү өчен бер авылда халык саны 100 дән артык булырга тиеш икән.

Фәйрүзә белән бергә укыган иптәшләре арасында да «Авыл фельдшеры» программасы буенча эшкә китүчеләр булган. Берәү Балтач районына киткән, тагын берәү Кайбыч районына кайткан.

– Әти-әни сөенде инде. Миннән дә катырак сөенгәндер алар. Алар авылда, якындарак торуымны теләгәндер инде. Әти инде башта «эшлә генә, үзем йөртәм» дип күпме йөртте, кышка пичен дә алып килеп куйды. Кайвакыт Норлаттан көненә ике тапкыр да барырга туры килә иде, үз эшен ташлап, мине илтеп куя иде. Иң авыр, башлап җибәргән вакытларда акчалата да бик булыштылар, - дип Фәйрүзә әти-әнисенә бик рәхмәтле булуын әйтте.

Яшь белгечнең халыкка киңәшен дә тыңлап үтик.

– Чирне башыннан ук тотарга кирәк, аннары үкенечкә калырга мөмкин. Өзлегүләр китә, хроник чиргә әйләнә. Авыруны сизәсез икән, аңа күз йомарга түгел, ахырына кадәр тикшереп дәвалау кирәк. Иң мөһиме – курыкмаска, ахыры начаррак булуын уйларга кирәк, - дип искәртә Фәйрүзә.

Без сөйләшкән арада бер пациент та килеп керде. Бик вакытлы, рәхмәт яугыры. Юкса, Фәйрүзәнең яраларны бик ипле генә эшкәртеп бәйләп куюын кайчан күрер идек!

Вячеслав Изосимов кичтән хуҗалыгында профнастил белән эшләгәндә бармагын кискән. Үзе перекись белән генә эшкәртеп, БФ келәе белән генә бәйләп куйган да, икенче көнне җәрәхәтен күрсәтергә Фәйрүзә янына килгән. Табиб перекись, йод белән эшкәртеп, яхшы гына итеп бәйләп тә куйды, икенче көнне дә килергә кушты.

Якында гына даруханә булмаганлыктан, авыл халкы фельдшерга даруга заказ да бирә. Фәйрүзә Норлаттан алып килеп бирә. «Кайчак үзем дә нәрсә кирәген чамалап алып киләм. Тамаклары шешсә, вируска каршы дарулар да тыгам. Хәзер баш авыртудан спазмалгон сораганнар иде, шуны илтәсем бар», - ди ул.

«Маладистан бүтән сүз юк аңа»

Фәйрүзәгә ияреп, без дә шул Таһировлар йортына кузгалдык. Бер үзәк урамлы авылның теге башында ук яшиләр икән. Керсәк, бакчада таганда Нәҗип абый утырып тора. Күренеп тора: йөзе качкан, хәле юк. «Бер-ике көн инде йөрәгем кага, хәлем китә, һава торышлары да тәэсир итәдерме...» – ди ул. Фельдшер Нәҗип абый тирәсендә орчык кебек бөтерелеп, җайлап-ипләп кенә сораулар биреп, тиз генә тонометрын алып, кан басымын үлчәргә тотынды. Корвалол эчкәч, хәле яхшырып киткән Нәҗип абый яшь табиб турында фикерләрен дә җиткерде.

– Фәйрүзә инде ул үзебезнең кызыбыз кебек. Маладистан бүтән сүз юк аңа. Көн дими, төн дими, бер кире какканы юк. Әйтүгә, йөгереп килеп җитә. Яшь булуына карамастан, шулай намуслы итеп эшли, - диде.

«Фәйрүзә – безнең врачыбыз, гинеколог, уролог, кардиолог та ул безнең»

Сүзгә Нәҗип абыйның тормыш иптәше Мөслимә апа да кушылды.

– Безгә Фәйрүзәгә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә инде, чөнки ирем ике тапкыр инфаркт кичергән кеше. Яшь булса да, шулкадәр бирелеп эшли, минем хәтта тәннәрем чемердәп куя. Бик тырыш, үзенең сайлаган һөнәрен яратып башкара. Кайчан гына чакырсаң да, чабып килеп җитә, әле ярый хәзер машинасы бар, ул чакта җәяү йөгереп килә иде. Гел киңәшләшергә кирәк, без аның белән көн саен диярлек элемтәдә. Дарулар алып килә, даруханәләр ерак бит безгә. Уколларны да өйгә килеп ясый. Һәркемгә шулай ягымлы. Өмет бар аңарда.

Район җирләрендә белгечләр җитми, авылларга табиблар кайтарсыннар иде, дип өмет итәбез. Норлат хастаханәсендә УЗИ аппаратлар юк, район үзәгенә барырга кирәк. Анда да чират бит, язылырга кирәк, я врач авырый, я тегеләй, я болай дип кайтарып җибәрәләр. Гинекологлар да җитми. Мин бу авылда 50 елдан артык торам инде. Элекке белән чагыштырам – искә төшереп, хәйран калам: бөтен органнар буенча врачлар бар иде элек Норлатта. Бәби таптыру дисеңме, бөтенесе... Ә хәзер берсе дә юк бит, кадрларга кытлык шундый. Шәһәр үзәгенә барсак та, авылдан килгән кешеләргә башка төрле карыйлар. Көтеп торыгыз. я ике атнадан, я бер айдан килегез... диләр.

Фәйрүзә – безнең врачыбыз, гинеколог, уролог, кардиолог та ул безнең. Иң беренче бөтен ярдәмне безгә ул бирә. Мактамый мөмкин түгел, бик уңдык фельдшердан. Бу үзебезнең авыл кызы кебек, бөтенләе белән. Яратабыз кызыбызны, - ди Мөслимә Таһирова.

Ул, без килгән форсаттан файдаланып, күрше Татар Наратлысы авылы халкының гозерен дә җиткерде.

– Татар Наратлысында бөтенләй медпункт юк, халык бик каты зарлана. Фәйрүзә бит өч авыл халкын карый. Атнага ике тапкыр график буенча барып, өйләр буенча йөри. Һәр өйгә кереп йөрергә кирәк бит. Башка вакытта үзләре дә монда килә инде алар. Әгәр медпунктлары булса, йөри алган кеше шунда гына барыр иде. Ә медпункт төзү өчен халык саны җитми дип әйтәләр. Безнеке, иске булса да, бар инде, шунда төзесеннәр иде, - дигән теләген җиткерде Мөслимә Таһирова.

«Авыл фельдшеры» (сельский фельдшер) федераль программасы буенча, урта һөнәри медицина белеме булган һәм авыл җирлегенә эшкә кайткан белгечләргә (фельдшерларга, ФАП мөдирләренә, ашыгыч ярдәм бригадалары фельдшерларына, ФАП акушеркаларына, шәфкать туташларына) бер тапкыр 500 мең сум акча бирелә. Килешү нигезендә, белгеч биш ел шунда эшләргә тиеш. Программа РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы контролендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100