Пулеметчы Таисия Сабирҗанова: Адым саен миналар куелган хәтәр кырлардан исән кайта алдым

9 Мая 2018

Укылган: 1475 тапкыр

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен яу кырына китүчеләр арасында гүзәл затларыбыз да бик күп булган. Сугыш афәте аларны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, нәфис кулларына корал алырга мәҗбүр иткән. Радист, шәфкать туташы, элемтәче, снайпер, зенитчы кызлар Җиңү көнен якынайтуга саллы өлешен керткән.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы көннән-көн сирәгәя. Бүген Теләче районында нибары 5 сугыш ветераны гына исәпләнә. Алар арасында Күкчә авылында яшәүче Таисия Сабирҗанова да бар. Көтелмәгәндә башланып дүрт ел буена сузылган сугыш афәте аның язмышында тирән эз калдырган. 94 яшендә булуына да карамастан, пулеметчы кыз сугыш вакытында узган һәр көнен, сәгатен төгәл хәтерли. Бик күп еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бу чорда кичергән авырлыклар аның йөрәгендә саклана.

- Адым саен миналар куелган хәтәр кырлардан исән кайта алдым. Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар да күп булды. Ниләр генә узмады инде баштан. Фронт кырында пулемет сөйрәп, чокыр казып, төне буе сакта тора идек, - дип искә ала дәһшәтле сугыш елларын Бөек Ватан сугышы ветераны. 


“Бер гаиләгә ике кайгы”

18 яшендә фронтка алынган кызның сугышчан юлы зенитчы, пулеметчы буларак башлана. Батыр йөрәкле кыз ирләр белән бер сафта җиңү яулап, Смоленск, Варшава өчен барган сугышларда катнаша. Үзе һәм сугышчан юлы турында артык күп сөйләргә яратмаса да, өлкән яшьтәге ветеранның күкрәк тулы орден-медалләре аның батырлыгы, кадерләп саклаган берничә фотосурәте үткән юлы турында сөйли...
 
Таисия Павлованың бала чагы һәм мәктәп еллары Теләче районы Күкчә авылында үтә. 1924 елның 17 октябрендә гади эшче гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Тормыш аны артык иркәләп тормый, колхоз басуында эшләүне бик иртә татый. Өлкәннәр белән беррәттән ашлыгын да урган, көлтәсен дә бәйләгән, кечкенә эне-сеңелләрен дә карап үстергән.

– Әти-әниебез безне үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерде. Әтиебез Дьячков Павел Федорович авылда тегермәнче иде, әниебез фермада эшләде. Әти бик абруйлы, хөрмәтле кеше булды. Сугыш башлангач, аның фронтка киткәнен яхшы хәтерлим. Авылда иң беренче повестка солдаттан кайткан бер егеткә килде. Аннан озак та узмады, бер-ике көннән соң колхоз кәнсәләренә тагын бер кочак повестка килгән дигән сүзләр таралды. Әти дә кулына шул кәгазьне тотып кайтып керде. Анда җылы кием, өч көнлек ризык һәм таныклык алып хәрби комиссариатка килергә кушканнар иде. Башка бер сүз юк.

Бик дәү булмасам да, бөтен әйберне аңлый, белә идем. 1941 ел иде. Халык Теләчегә китә торган тау башына кадәр сугышка китүче солдатларны озата барды. Сугышка китәсе көнне авыл советы янына әтине озата киттек. Ул беренче төркем белән китте. Атка утырганда безне кочаклап саубуллашты. Әнигә артык хафаланырга ирек бирмәде. “Син артык борчылма. Иң мөһиме – балаларны сакла!” диде. 

Менә шулай әни берсеннән-берсе кечкенә балалар белән бер ялгызы калды. Аңа ярдәм итәм дип, үзем бәләкәй генә булсам да, бертуганнарымны карарга булыштым. Кырга ярдәм итәргә бардым, мал-туарны да карадым - бер генә буш вакыт та булмады. Ир-атлар сугышка киткәч, хатын-кызларга тракторын да, йөк машинасын да йөртергә, төрле авыр эшләрне башкарырга туры килде, - ди Таисия Сабирҗанова.


Әтисенең фронттан бер хаты гына килеп кала. Сугыш кырыннан туган ягына әйләнеп кайта алмый ул: хәбәрсез югала. 

- Әти артыннан озак та узмады, бертуган энем Вячеслав та сугышка китте. Аңа нибары 17 яшь иде. Үлеме бик кызганыч булды, сугыш беткәч, 1946нчы елны үлгән солдатларны җыеп йөргәндә минага эләгеп шартлый ул. Күңелсез яңалыкны безгә аның белән бергә булган иптәше хәбәр итте. Бик авыр кичердек.

“Татар телен качып өйрәндем”

Таисия Павловна сугыш башлангач, укуын ташлап, колхозда эшли башлый. Шуны әйтергә кирәк: ветеран әбинең татар телендә шундый матур, камил сөйләшүе мине сүзсез калдырды. Бәлки, керәшен татары дип тә уйладым. Әмма соңыннан аның  рус милләтеннән булуын белдем.

- Авылыбызда төрле милләт кешеләре яши иде. Минем кечкенәдән татар телендә сөйләшергә өйрәнәсем килде. Дөресен генә әйткәндә, укырга яратмадым. Әнигә укырга барам дип ялганлап чыгып китәм дә, үзем мәктәпкә бармый калам.  Теләче мәктәбендә белем алсам да, татар телен ныклап өйрәнер өчен өйдәгеләргә сиздермичә генә авыл мәктәбенә йөрдем. Татар әдәбияты дәресләренә теләп, яратып йөри идем. Шуңа күрә телне дә бик тиз үзләштердем, - дип елмая ул.


“Сугышка китүемне әнигә әйтмәдем”

Авылдан чыгып киткән чоры сугышның иң авыр, катлаулы  еллары белән бәйле – Таисия Сабирҗанова яхшы хәтерли: 1943 ел була ул. Германия сугышта реванш алырга тели. Яңа танклар - “Пантера” һәм “Тигр” белән коралланган гитлерчылар Орел һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзәргә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга әзерләнә. 

Якын-тирә авыллардан сигез кызны военкоматка җыялар. Дошманга каршы көрәшергә әзер булучылар арасында Күкчә кызы Таисия Павловна да була. Ул чакта әнисенә үзенең сугышка китәсен әйтергә кыюлыгы җитми кызның. Әнисе көтү куган җирдән генә авылдашларыннан Таисиянең иртәгә сугышка китәсен белеп ала. 

- Мин сугышка китәсемне бер кешегә дә, хәтта әнигә дә әйтмәдем. Бер төн булса да тынычлап йокласын дип уйладым. Ләкин иртән көтү куганда ишетеп кергән ул аны. Үзенә әйтмәгән өчен мине ачуланды, бер йорттан өченче кешене сугышка озатам дип елады. Мине Теләчегә хәрби комиссариатка кадәр әни озатып барды. Военкоматка баргач, мине җибәрмәүләрен дә сорап карган иде, булмады...Мине кочаклап елый. "Үзеңне сакла инде, балакаем. Исән-сау кайт",- дип озаткан  әниемнең теләге кабул булды, фронттан исән-имин кайттым.

Күршеләре, авылдашлары сохари, уч төбе кадәр ипи биреп кызны станциягә озаталар. Пулеметчы кызлар арасында иң яше Таисия Павловна була. Чая, җитез, тормышны яратучы, кыяфәте белән үсмергә ошаган кызны пулеметчылыкка укырга Казанга җибәрәләр.

- Бу вакытта нинди хисләр кичердегез? Курыктыгызмы? – дип сорадым ветераннан.

- Кая курыкмаган инде ул! Алда нәрсә көтәсен беребез дә белми. Башта төрле уйлар, утырып киткәндә дә йөрәк дөп-дөп тибә. Ләкин үземне  тиз кулга алдым, әнигә дә курыкканымны сиздерергә теләмәдем.

Авылдан чыгып киткәндә сигез кыз булсалар да,  Бөек Ватан сугышында илне саклап сафка алты кыз гына баса. Икесе, сәламәтлекләре буенча туры килмәү сәбәпле, кире кайтарылганнар. 


“Үлгән солдатлардан калган киемне юып кидек”

Таисия Павловна биш ай Казанда 37 зенит-пулемет полкында пулеметчылар әзерли торган кыска вакытлы курслар уза. Шулай итеп, яшь кызларны катлаулы төзелешле приборлар артына бастыралар, кулларына корал тотарга өйрәтәләр. Аларның төп бурычы ил күгенә дошман самолетларын кертмәү була. 

Хәрби укулар озак бармый, бик тиз тәмамлана. Ватанга тугры булырга ант иткәч, Таисия Сабирҗанова сугыш кырына - Смоленск шәһәренә озатыла. Яшь кыз  расчетның заряжающие итеп билгеләнә. Аларның полкын Днепр елгасы аша күперне сакларга куялар. Шунда хезмәт иткәндә ул  “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Кызлар отделениесе оештырып, аны расчетның өлкән командиры итеп билгелиләр.

Кызлар землянкаларда яшиләр, ашарга да коры-сары, ләкин яшьлек барысын да җиңә, кыенлыкларга бирешми, сынмый-сыгылмый алар.

- Башта ияләнә алмадык, читен булды. Ләкин тора-бара һавада очкан самолетларны немецларныкымы, безнекеме икәнлеген тавышыннан таный башладык.

Кычыткан, алабута, черек бәрәңге ашап туендык. Өскә кияргә кием булмады, аякта - чабата, өстә - ертылып, теткәләнеп беткән бишмәт. Башта кияргә хәрби кием булмаган иде, үлгән солдатлардан калган киемне юып кидек. Соңыннан гына шинелләр бирделәр безгә. Авылга кайткач, аннан пәлтә тектереп кидем.

Төнлә салкын була иде, окоп төбендә яттык. Төн җитүгә постка басабыз, тартмаларга салынган сугыш припасларын ташый идек. Мин башта ефрейтор, аннан кече сержант булдым. Кайтканда сержант булып кайттым, - ди сугыш ветераны.

“Халык бердәм иде, шуңа да җиңде безнекеләр”

1944 елның 17 июнендә совет гаскәрләре Польша чиген узалар. Смоленск өлкәсеннән Таисия апаларның полкын Польшаны азат итәргә җибәрәләр. Сугыш ветераны Варшаваны азат итүдә  дә катнаша. Аның өчен ул “За освобождение Варшавы” медале белән бүләкләнә. Кызлар отряды шулай ук Польшаның башка шәһәрләрен - Лукув, Рембертув, Модлинны  фашистлардан азат итүдә катнаша. 1945 елда кабат Варшавага кайталар. 1945 елның маенда Германиягә китәсе көндә сугыш бетүе турында хәбәр алалар.

- Халык бердәм иде, шуңа да җиңде безнекеләр. Сугыш беткән дигән хәбәрне командирдан ишеттек. Кочакланышып елыйбыз, ул арада көләргә тотынабыз, биеп-җырлап та алдык, - дип искә ала Таисия апа җиңү көнен.

Сугыш беткәннән соң  Таисия Павловна “За участие в Великой Отечественной войне” медале белән бүләкләнә. 


“Сеңелләрем мине күрүгә куркып сәке астына качтылар”

Туган авылы Күкчәгә 1945 елның августында гына әйләнеп кайта ул. Әниләре ул кайтканда өйдә булмый, ындыр табагына эшләргә киткән чагы була. Аягында солдат итеге, өстендә гимнастерка һәм кара итәк, күкрәгендә бик күп орден-медальләр белән кайта ул. Ике сеңелесе хәрби киемнән урам башыннан төшеп барган Таисияне танымыйлар, аны күрүгә, куркып, сәке астына качалар.

- Сеңелләрем әни ындыр табагыннан кайткач кына качкан урыннарыннан чыктылар. Бу бит апаегыз, чыгыгыз, ташбашлар, дип әни чакыргач кына килеп кочакладылар. Барыбыз да бергә кочакланышып бик озак еладык. Әни минем исән-сау кайтуыма ышана алмый торды. Аның белән энем һәм әтине искә алдык. Вячеслав Белоруссиядә, Белостокта ятып калган, аның кайда вафат булганын иптәше әйтте, - диде Таисия Сабирҗанова.

Таисия Павловна гаиләсенә күчтәнәчкә шикәр алып кайта. Шикәрне сеңелләренең беренче тапкыр күрүе була.

- Иң элек шикәрне тотып, әйләндереп карадылар. Аннан соң, мин ашарга кыстый башлагач кына акрынлап яларга, ашарга тотындылар, -  дип елмая сугыш ветераны.

“Әни татар егетенә кияүгә чыгуыма каршы булды”

Сугыштан соң 1952 елда  үзенең сугышчан дустына - Күкчә авылы егете Миңнегалигә  кияүгә чыга ул. Таисия апа белән Миңнегали абыйның бер-бер артлы өч уллары туа: Гомәр, Рәис, Наил.

- Улларыбыз кече яшьтән кул арасына кереп үстеләр. Эш бүлеп тормадылар, нәрсә кушсаң, шуны эшләделәр. Өчесенә дә татарча, матур, мәгънәле исем куштык. Татарларны хөрмәт итәм. Сеңелләрем дә татар егетләренә кияүгә чыкты. Әни башта каршы килде. “Рус милләтеннән булган егетләр беткән мени соң?” дип әйткәли иде. Ләкин соңыннан ризалыгын бирде.

Ирем Миңнегали Япония белән сугышта катнашты. Бик акыллы, тәртипле кеше иде. 1990 елда авыр чир белән авырый башлады, 10 ел урын өстендә ятты. 2000 елда шул авыруларыннан терелә алмыйча үлеп китте, - ди Таисия Сабирҗанова.

Таисия апа озак еллар клуб мөдире булып эшли. Аннан соң хуҗалыктан сөт җыя башлый. 1979 елда лаеклы ялга чыга.

“Озак яшәүнең сере шөкер итеп яшәүдә”

- Озак яшәүнең сере нәрсәдә? – дип сорадым ветераннан.

- Бар хикмәт: булганына сөенү һәм шөкер итеп яшәүдә. Көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп уянырга өйрәнергә кирәк, - диде ул.

Бүгенге көндә Таисия апа  Күкчә авылында  улы Рәис килене Фирдәвес семьясында җылы, матур, якты өйдә, мул тормышта,балаларының ярдәмен һәм күңел җылысын тоеп, матур гомер кичерә. Ул  7 оныкның ,12  оныкчыкның кадерле дәү әнисе.





Фикерләр








Җәмгыять

ТНВга эшкә кемнәрне алалар яки мин нигә телевидение йолдызы була алмадым: "Әйдә ТНВга!" бәйгесендә катнашучының күргәннәре

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа "йолдызлар" кабызу максатыннан "Әйдә ТНВга!" дигән бәйге игълан иткән иде. Җиңүчеләр телеканалның грантын отып, КФУда журналистика белгечлеге буенча уку мөмкинлегенә, соңыннан телеканалда эшләү хокукына ия булды. Бәйгенең финалына үтеп, төп имтиханда төшеп калган катнашучының - Актанышның 1нче мәктәбе укучысы Энҗе Габдуллинаның "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән репортажын тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Нәрсә ашап ябыгырга? Диетолог Гүзәл Закирова киңәшләре

Җәйгә дә кереп барабыз. Фигураның кимчелекләрен кышкы калын кием яшергән булса, хәзер җиңелчә кием белән “идеаль” ук булып булмый. Симерү мәсьәләсендә борчылган укучыларыбызның сорауларына “Туры элемтә” режимында физиолог-диетолог, илкүләм диетологлар җәмгыяте әгъзасы, гәүдә авырлыгын коррекцияләү буенча белгеч, 1 канал телеэксперты Гүзәл Закирова җавап бирде. 

Җәмгыять

Кемнәрне ешрак талыйлар һәм һөҗүмнән исән-сау котылу өчен нишләргә?

Каракка һәм талаучыга юлыксаң, нишләргә? Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җинаятьчеләр эзләү бүлегенең, караклык, талу очракларын ачыклау бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Яковлев бу уңайдан киңәшләрен бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла