Авыл хуҗалыгына еллык күзәтү: «Интертат»та кунакта Кыш бабай булды
Яңа ел таңына атлаганда иске елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, ирешелгән уңышлар барлана һәм матур киләчәккә өмет-ышаныч уяна. Яңа ел җирдә нур булып балкысын, эшләребез уң барсын, тормышыбыз мул булсын, дигән теләктә авыл хуҗалыгы тармагының ел йомгакларына күзәтү ясап алыйк.
Күптән түгел генә «Интертат»та кунакта Кыш бабай һәм Карсылу булып китте. Карсылу, канатланып, талпынып, «Татмедиа» бинасыннан ерак урнашмаган «Казан» гаилә үзәге – халык телендәге «Чаша» яны чыршысы һәм аның Яңа елда матурлыгы белән таныша, уйный-көлә башлады, аның бәллүр аяк киемнәре, мамыктай җиңел булып, әле яңа гына чыгышлар барган сәхнәгә дә йөгереп менеп китте. Мин исә, шушы санаулы минутларга гына сузылган мизгелне файдаланып, Кыш бабай белән әңгәмәләшеп алырга, ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә бәһасен тыңларга һәм хөрмәтле укучыларыбызга түкми-чәчми җиткерергә ашыктым.
- Кыш бабай белән әңгәмә – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү секторы җитәкчесе Гөлназ Нигъмәтуллина ярдәмендә әзерләнде.
– Хуш киләсең, хөрмәтле Кыш бабай! Исәнме, сылулардан сылу Карсылу! Имин генә килеп җиттегезме? Ниләр күрдегез, нәрсәләр белдегез – сөйләп үтмәссезме икән? – дип сораулар яудыра башладым.
– Рәхмәт, Казан Яңа ел бәйрәменә дә килеп җитәргә насыйп булды. Болай Татарстанда шактый вакыт инде без, тәүге карлар белән үк килгән идек һәм шуннан бирле сөенеп тә, эшләрегез өчен горурланып та һәр почмакны карап, хезмәтегезгә бәһа биреп йөрибез.
– Нәрсәләр ошады инде, Кыш бабай? Авыл хуҗалыгы тармагыбыз ничек?
– Татарстанга килгән саен сокланып та, горурланып та бетәрлек түгел инде ул! Кая карама – төзисез-яңартасыз, матурлыйсыз-күркәмлисез, дигәндәй. Башлаган һәр эшегезнең зур уңышлар китерми калганы юк. Афәрин, хезмәтсөяр халык! Ил табыны горурлыгы – Татарстан икмәге! Узып баручы ел ил һәм республика тормышында истәлекле вакыйгаларга бай булды.
Һәр елдагыча иген уңышы өчен киеренке хезмәт барды. Татарстанның тынгы белмәс игенчеләре, ялан батырлары 4,5 миллион тонна икмәк җыеп алды. Гектар куәте – 38,7 центнер тәшкил итте. Татарстанлыларны юкка гына, уңган, тырыш һәм эш сөючән, димиләр шул! «Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра» дигән тапкыр сүзләр сезгә туры килә. Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, майлы культураларның тулаем җыемы 1 миллион тоннадан артык, шикәр чөгендере – 2,6 миллион, бәрәңге – 960 мең тонна һәм башка яшелчәләр 250 мең тонна күләмендә икән.
Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны
Гомумән алганда, 2025 ел буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 миллиард сум чамасын тәшкил итәчәк, 2024 елга карата үсеш чагыштырма бәяләрдә 7 проценттан да ким түгел. Без авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләре буенча да яхшы динамикага ия. Ел йомгаклары буенча җитештерүне арттыру һәм сату хисабына акчалата керем 256 миллиард сумга якын сумманы тәшкил итәчәк. Бу – узган елга карата 12 процентка күбрәк.
Шуннан Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Оксана Лутның да Татарстан төбәгенә булган эшлекле сәфәрен әйтеп узмыйча булмый. Чистайда бәрәңге-фри заводын ачты, Апасның данлы предприятиеләре белән танышты.
Кыш бабай, ә бу уңышлар… – дип авызымны ачуга, ул, ак сакалын бияләйләре белән йомшак кына сыйпап алып, дәвам итте:
Белеп торам, үзем әйтеп бирәм! Быел да игенчеләр, терлекчеләрнең фидакарь хезмәте акланды – кырыс табигать шартларында да сез һәр гектардан иң югары уңыш алып шатландырдыгыз. Тулаем уңыш күләме буенча да Россиядә алдынгылар сафында барасыз. Игенчелектә һәм малчылыкта салган тырышлыгыгыз ил Хөкүмәтенең чираттагы дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләнде. Күреп киләм – киләсе ел уңышлары өчен дә ныклы нигез салынган: басуларыгыз яхшы тәрбияләнгән, техника саклауга куелган, ремонт остаханәләрендә язга әзерлек эшләре кайный, фермаларыгызда тук маллар җылы торакларда товарлылыкны көннән-көн арттыра бара. Төрле формадагы хуҗалыкларда зур хезмәт күтәренкелеге күренә, яңадан-яңа сәүдә-хезмәтләндерү нокталары ачылып тора, кешеләргә яңа эш урыннары, уңайлы яшәү шартлары арта.
Карап киләм дә, яшел урманнарыгыз, агач утыртылган полосаларыгыз артканнан арта бара. Авыл урамнарыгыз тагын да яхшыра, яктыра төшкән, һәр авылда шәһәрдәгедән ким булмаган йорт-куралар шактый күбәйгән. Шул юнәлештән тайпылмагыз берүк.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай да, аерым тукталып китик әле: быел бездә нинди яңалыклар күзгә ташланды?
Татарстанда бер ел эчендә сөт җитештерү күләме 3,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы оешмаларында үсеш күзәтелә — 7,8 процентка. Әмма хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тискәре динамика бар. 2024 елда Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча 1 нче урынны алды, республика өлешенә гомуми күләмнең 6,7 проценты туры килә.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчалата керемнең 65 проценты терлекчелеккә туры килә, шуның яртысын сөттән кергән керемнәр тәшкил итә. Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Шул ук вакытта сөт җитештерү күләме куллану нормасыннан 61 процентка артыграк. 2025 елның 11 аенда барлык категория хуҗалыкларны да исәпләсәк – 2 миллион 177 мең тонна сөт савылган. Былтыргыга караганда арткан. Сыерларның продуктлылыгы 8122 кило сөт җитештерүне тәшкил иткән, узган елга караганда 7,2 процентка арткан.
Елдагыча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе үтте. Ул 7 илдән 380 компанияне берләштерде, шул исәптән Ираннан 18 компания һәм Кытайдан 12 компания килгән иде. Өч көн эчендә күргәзмәдә дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 81 төбәгеннән 13 меңнән артык кеше булды. Күргәзмә кысаларында «Агроволга гүзәле» республика конкурсы, «МТЗ — ШОУ» газ-моторлы тракторларда профессиональ йөрү буенча Беларус чемпионаты, шулай ук мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара турнир һәм башкалар узды.
Татарстан аграрийлары галимнәре БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) оештырган Глобаль техник тану тантанасы лауреатлары арасында булдылар. Бу вакыйга 2025 елның октябрендә Римда оешманың 80 еллыгы уңаеннан узды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Тагын ниләр истә калды, Кыш бабай?
Татарстан Фотографлар берлегендә синең «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталган мини-фотокүргәзмәнең презентациясе булган. Очрашуда коллегаларың, якташларың, журналистика ветераннары һәм матбугат сәркатипләре катнашканын ишеттем. Фотографлар берлегендә күргәзмә ачу – ул һәркемгә дә тәтеми торган олы дәрәҗә. Бу – синең тырыш хезмәтеңнең, авылларыбызга һәм табигатебезгә булган чиксез мәхәббәтеңнең нәтиҗәсе. Син – табигатьнең һәм авыл уңганнарының иң тугры дусты.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Беләсеңме, Кыш бабай… – дип авыз ачуыма бабакайның тагын сүзләре табылды:
Нәрсәләр әйтергә теләгәнеңне күреп-белеп торам, Юлай улым. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы әгъзалары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм йөзеннән аларга актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. 2022 елдан бирле дәвам итә торган бу мөһим һәм әһәмиятле акция ватандашларның бердәмлеген һәм илебезне батырларча яклаучыларга ярдәм итәргә омтылуын символлаштыра.
Кыш бабай, бәйрәмгә әзерлегебез нинди тәэссирләр калдырды?
– Үзем дә, оныгым Карсылуым да һәр авылда бәйрәм төсләренә сокланып бетә алмыйбыз. Үзәктә матур бизәлгән мәйданнар, һәр урамда диярлек йорт алларын бизәгән энтузиастларга быел да тик яхшы бәһа гына куяр идем. Һәр оешма-учреждение яхшылап бизәлгән, бәйрәм кәефе тудырып, үзләренә әллә кайдан җәлеп итеп тора. Боз шәһәрчекләрегезнең искиткеч матурлыгын карап туя алмыйбыз.
Төзелешләребезне дә санап үтсәң иде.
Авыл хуҗалыгы тармагында, аеруча терлекчелек буенча Арча һәм Әтнә районнарында зур-зур төзелешләр күзәтелә. 2025 елда «КМК-2030» программасы буенча Казан сөт комбинатында күңелләрне сөендерә алырлык үзгәрешләр күзәтелә.
Кайбыч районының Ульян авылында 2023 елда бер үк вакытта 6800 башка кадәр эре мөгезле терлек, шул исәптән 3400 сыер тоту мөмкинлеге булган сөтчелек комплексы төзү башланган иде. Зур төзелешне «Август-Агро» агрохолдингы башлап җибәргән иде. Аның идарәсендә үзебезнең пестицидлар җитештерүче «Август» компаниясенең авыл хуҗалыгы бизнесы урнашкан. Бу – Россиянең Идел буе һәм Көнчыгыш регионнарында эре мөгезле терлекләрне бәйсез тоту буенча иң зур комплекс булды. Шул ук вакытта аның мәйданы 50 гектардан да кимрәк булачак, чөнки ул «моноблок» технологиясе буенча төзелгән, ул «барысы да бер түбә астында» принцибы буенча баш санын 2 зур бинага (сыерлар һәм яшь терлекләр өчен аерым) тулысынча урнаштырырга мөмкинлек бирә. Мегаферма авыл уңганнары өчен бер бүләк булганына ышанам.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Безнең Татарстан төбәгендә эш сөючән егәрле, куйган бурычларга омтылучы һәм талантлы халык яши. Уңган-булганнар – республикабызның күрке, аның төп байлыгы! Сәфәрегезне дәвам иткәнче, ватандашларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
– Барыннан да элек һәркайсыгызны җитеп килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас котлыйм! 2025 ел игелек-изгелекләр, бары яхшылыклар гына алып килсен. Басу-кырларыгыз һәр елдагы кебек мул уңышлар белән сөендерсен, фермаларыгызда хезмәт шавы кайнасын, ит-сөт мул алынсын, башка тармакларда да бөтен эшләр уң барсын!
Туып килгән бәхет белән! Яңа ел котлы булсын!
Рәхмәт яусын, Кыш бабай, изге теләкләреңә!