Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы министрлыгында нәсел маллары өчен җаваплы Ришат Зарипов кулга алынган

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгы министрлыгында нәсел маллары өчен җаваплы Ришат Зарипов кулга алынган

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Нәселле терлек идарәсенең элеккеге башлыгы Ришат Зарипов аеруча зур күләмдә мошенниклык өчен кулга алынган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Тикшерү комитеты һәм УБЭП версиясе буенча, Зарипов, идарәнең җитәкчесе булганда, нәселле атлар сатып алу өчен бирелә торган субсидияләрне законнарны бозып биргән. Аннары субсидияләр акчага әйләндерелгән. Эш буенча зыян 17,5 млн сумнан артык исәпләнә. Сүз Казан ипподромына атлар сатып алу турында бара.

Ришат Зарипов 2015 елдан алып 2022 елга кадәр, бүлекчә таркалганчы, Идарә белән җитәкчелек иткән.

Ул гаебен танымаган. Адвокат эшне ябык режимда карауны сораган, ул Зариповның кечкенә улына карата тискәре йогынты башланудан куркуын әйткән, дип яза «Казанферст». Әмма суд эшне ачык режимда караячагын әйткән. Адвокат Зариповны кулга алмауны сораган – аның инде идарәдә эшләмәвен, качарга җыенмавын әйткән. Әмма суд Зариповны 2 айга сак астында калдыру турында карар кабул иткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 май 2024
    Исемсез
    Башисемне укып чыккач, нәсел маллары җаваплы карамаган, шуңа күрә Зариповны кулга алганнар, дигән фикер туа.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100