«Авыл халкына рәхмәт»: «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 17 тонна гошер таратты
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошер садакасын таратты. Биш тонна гошер Казанның 100 аз керемле һәм күпбалалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде.
Быел «Зәкят» хәйрия фонды, гошер садакасы җыю буенча кампания башланганнан бирле, барлыгы 350 гаиләне Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Минзәлә районнарыннан килгән 17 тоннага якын гошер белән тәэмин иткән. Акция барышында барлыгы 20 тоннага якын яшелчә өләшү көтелә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанда Гошер көне узган шимбә, 19 сентябрьдә уздырылган. Татарстанның һәр районы һәм авыллардан бакчада үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республиканың үзәк мәчетләренә китерелгән. Хәзер азык-төлек оешкан рәвештә мохтаҗ кешеләргә тапшырыла. Районнарда һәм шәһәрләрдә гошер җыю өчен җирле мөхтәсибәтләр җавап бирә.
«Гошер гарәп телендә ун саны белән бәйле. Ул садаканың махсус төре, һәр мөселман кешесе, уңыш җыеп алганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш. Быел «Зәкят» хәйрия фонды исеменнән 400 дән артык мохтаҗ гаилә 20 тоннадан артык яшелчә алачак. 350 гаиләгә ризыкларны инде тапшырдык. Бу эштә барлык районнар да катнаша. Иң активлары – Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Кукмара районнары, алар инде ничә ел беренчелекне бирми.
Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Яшелчәгә килгәндә, күбрәк бәрәңге, шалкан, ташкабак, кишер, суган, чөгендер тапшыралар – болар барысы да үзебезнең авылларда үстерелә. Үзләреннән садака биргән һәр гаиләгә, район һәм авыл имамнарына Аллаһының рәхмәте яусын», – дип сөйләде «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрдәнов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Авыл халкына рәхмәт»
Ярдәм алырга килүчеләр арасында күбрәк ялгыз картлар, күпбалалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләр. Алар барысы да чиратта үз өлешен көтеп тора, соңыннан оештыручыларга рәхмәт җиткереп кайтып китә. Килүчеләр арасында әлеге ярдәмне инде берничә тапкыр алучылар да бар.
«Мондый хәйрия чарасы оештырганнары өчен зур рәхмәт. Картлар, пенсиядә булучылар өчен бу бик зур ярдәм. Гошер садакасын алып килгән һәркемгә Аллаһы Тәгалә көтмәгәндә килә торган бәхет-шатлыклар бирсен», – диде ярдәм алырга килгән Рәхимә Ибрашева.
Казанда ялгызы гына яшәүче Ризван Мифтахов шулай ук авыл халкына рәхмәт белдерде.
«Мин үзем генә яшим, бөтен акчам диярлек даруларга китеп бара, авыруым буенча, бик еш кыйбатлы дарулар сатып алырга кирәк. Әлеге ярдәмне инде берничә тапкыр алдым, авылда үстерелгән яшелчәләр алар бөтенләй башка төрле, бик тәмле, табигый. Безгә шулай ярдәм иткәннәре өчен авыл халкына зур рәхмәт», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов