news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр алар?

«Авыл укытучысы ул – авылны саклап, яклап торучы, аны тәрбияләүче, халкына киңәш бирүче бер илаһи зат» – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген журналистлар белән аралашу барышында авыл мөгаллимен әнә шулай сыйфатлады.

news_top
«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр алар?
Питрәчнең Шәле мәктәбе укытучысы Наилә Җәләлиева: "Беркем үгетләмәде, ләкин укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алганнар"
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел 13 нче тапкыр оештырылды. Бәйге укытуның инновацион алымнарын кулланган иң яхшы авыл педагогларын ачыклау һәм аларның хезмәтенә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату, шулай ук авыл укытучыларының үз һөнәри мохитендә абруен күтәрү һәм аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау максатыннан үткәрелә.

«Авыл укытучыларының абруен күтәрү өчен уздырыла торган бәйге бу. Катнашучылар математика, физика, химия һәм башка фәннәрдән бик матур дәресләр бирделәр. Бу – безнең авыл укытучыларына булган хөрмәтебезне күрсәтеп тора торган бер чара. Авыл укытучысына яше дә, карты да киңәш сорап килә. Укытучыларга хөрмәт тагын да югары булырга, без аларны күрсәтергә тиеш», – диде министр Илсур Һадиуллин.

  • Быел бәйгедә катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан 265 гариза кабул ителгән. Беренче этапта катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча иҗади эш әзерләп җибәргән. Аларга «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә», «Минем дәрес»: авыл укытучысы язмалары, «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы кебек темалар тәкъдим ителгән.
  • Икенче этапта катнашучылар жюри игътибарына үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен чагылдырган видеороликларын күрсәткән. Шушы сынау нәтиҗәләре буенча Апас, Питрәч, Сарман, Балтач, Әлки, Азнакай, Актаныш һәм Кукмара районнарыннан 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалга чыккан.
  • Йомгаклау туры традиция буенча узган елгы җиңүче җирлегендә үткәрелә. Шулай итеп, Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбе укытучысы Алмаз Җиһаншин укыткан Кошман төп мәктәбендә өченче турга узган мөгаллимнәр жюри алдында көч сынашты.
  • Конкурста катнашучыларның ачык дәресләрен, мастер-классларын өч төркемгә бүленеп эшләүче жюри бәяләде. Аларны Татарстанның халык укытучылары – жюри рәисе, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Рәсимә Шәмсетдинова һәм Казан шәһәренең Мактаулы гражданы Камәрия Хәмидуллина, ә тәрбиячеләр төркемен шул ук институттан өлкән укытучы Рузилә Абдуллина җитәкләгән.

Әйтергә кирәк, быел бәйгедә питрәчлеләргә тиңнәр табылмаган. «Авыл тәрбиячесе» республикакүләм конкурсының җиңүче дипломы Питрәч районының Көек авылы 3 нче «Улыбка» билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гафуровага тапшырылды.

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсында I урынны Фәйзрахман Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиева яулады.

«Укытучы һөнәрен остазларыма карап сайладым»

Татар теле тәрбиячесе Альбина Гафурова быел беренче тапкыр көчен сынап карарга булган.

Безнең балалар бакчасы инновацион технологияләр нигезендә эшли. Балаларга ул кызык, алар дәресләрдә бик теләп шөгыльләнә. Әкиятләр буенча чылбырлар төзибез – ничек башлана, ничек бетә…

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Альбина Гафурова – «Авыл тәрбиячесе – 2026» исеменә лаек булды

Татар телен алып бару бик ошый. Балалар татар сүзләрен истә калдырырга тырыша, бигрәк тә, рус телле балалар. Алар татар балаларына караганда да күбрәк отып калалар. Спектакльләр куярга тырышабыз. Балалар белән аулак өйләр куябыз. «Татар кызы», «Татар малае» конкурсларында катнашабыз. Әниләр белән «Каурый өмәсе» дигән йола куйдык. Быел да ата-аналар белән шул чараны уздырырга планлаштырабыз.

Наилә Җәләлиева исә балачагыннан «укытучылы» уйнап үскәне турында сөйләде.

Укытучы һөнәрен остазларыма карап сайладым. Беренче укытучым Зөлфия апа, химия укытучысы Фәйзрахман абый, биология укытучысы Наилә апа шул һөнәрне сайларга этәргеч бирделәр. Алар «укытучы бул» дип әйтмәделәр дә, әти-әни дә үгетләмәде, ләкин алар укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алган.

Җәйләрен балалар белән «укытучылы» уйный идек. Менә шулай үзебезнең укытучыларны кабатлыйсы килгән безнең. Исем-фамилияләрне язып, билгеләр куеп, укытучы язган кебек уйный идек, – дип «балачагына кайтып килде» Наилә ханым.

Ул химия фәненә кызыксынуны тәҗрибәләр аша уятырга тырыша, ә биология дәресендә укучылар микроскоплар белән эшләргә ярата икән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тантана Укытучы йортында узды

Иң оста тәрбиячеләр рәтендә, шулай ук, төрле номинацияләрдә Кукмара районы Нырья авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Егорова, Кукмара районы Чишмәбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Дәүләтшина, Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Гатауллина бар.

Укытучыларга килгәндә, төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең математика укытучысы Гүзәл Садриевага, Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәровка, Актаныш районы Поисев урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Шәрифуллина, Түбән Кама муниципаль районы Шәңгәлче төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Лилия Әбунәгыймовага тапшырылды.

Өченче урынга Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Альбина Садыйкова, Азнакай районы Урманай урта гомуми белем бирү мәктәбе Ватан иминлеге һәм аны саклау нигезләре укытучысы Дамир Төхбәтуллин лаек булды. Туган телне саклауга керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты һәм 2 нче дәрәҗә диплом белән Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова бүләкләнде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Һәрберегез җәмгыятьнең зур өметләрен аклар өчен бөтен көчен куеп эшләр, дип ышанам...»

Чарада, шулай ук, яшь мөгаллимнәрне укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Илсур Һадиуллин педагогик эшен башлап җибәрүче яшь укытучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укып үтте.

«Бүген сезнең биографиягездә аеруча истәлекле көн – укытучылык юлында тәүге адымнарыгызны атлыйсыз. Сезнең алда яңа буын татарстанлыларны тәрбияләү юнәлешендә катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч эш тора. Укытучы – мактаулы, шул ук вакытта җаваплы да хезмәт…

Һәрберегез җәмгыятьнең зур өметләрен аклар өчен бөтен көчен куеп эшләр, дип ышанам...Татарстан Республикасы укытучысы исемен горур йөртегез!» – дигән юллар бар республика башлыгы мөрәҗәгатендә.

Илсур Һадиуллин да укытучы һөнәренең бик мөһим булуын, дәрәҗәле саналуын әйтте. Аның сүзләренчә, һәркем – тракторчымы, төзүчеме, инженермы, министр, президентмы – барысы да үз укытучыларын хәтерли.

«Укытучылар безгә тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итә. Аларның хезмәте беркайчан да онытылмый. Укытучы һөнәрен сайлавыгыз өчен рәхмәт. Балаларны яратсагыз һәм республикабыз, илебез өчен эшләргә әзер булсагыз, бу һөнәрдән китмәссез», – диде министр.

Ул шулай ук Татарстанда яшь һәм тәҗрибәле укытучыларга ярдәм итү өчен төрле чаралар булуын искәртте. Һадиуллин сүзләренчә, республикабызда 3 меңнән артык яшь укытучының һәрберсе 3 ел дәвамында өстәмә 10ар мең сум акча ала. «Яңа укытучы, яңа тәрбияче» дигән грантлар бар. Быел 350 укытучыга торак шартларын яхшыртуга 1 млн сум күләмендә сертификатлар тапшыру ниятләнә. «Физика-математика алгарышы», «Физика-химия алгарышы» проектлары кысаларында укытучыларга 20-25шәр мең сум акчалата түләүләр гамәлгә кертелгәнен әйтте министр.

Алга таба мәктәпләрдә эшли башлаган яшь укытучылар яшь укытучы анты бирде. Аннары яшь педагогларга символик факел тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Символик факел

«Сездән яхшы мәгънәдә көнләшәм»

КФУ профессоры Фоат Галимуллин бүген эстафета олы буыннан яшьләргә күчүен билгеләп үтте.

Сездән яхшы мәгънәдә көнләшәм, чөнки сез бүгеннән тормышка зур әзерлек белән килеп атлап китәсез һәм хезмәт юлыгызны башлап җибәрәсез. 60 ел эшләп, профессор булдым, хәзер эстафетаны сез алып китәсез, – диде.

Үзенә дә яшь чагында профессор Йосыф Туишевның «мин синнән көнләшәм» дип әйткәнен искә төшереп, бүген шул педагогның сүзләрен кабатлады ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

КФУ профессоры – Фоат Галимуллин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар