Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчесе: «Авылда яшьләр бик калыр иде дә, аларга эш бетте»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучылар атналыгын «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесе финалистлары белән очрашудан башлап җибәрде. «Интертат» хәбәрчесе дә укытучыларның фикерләрен тыңлап кайтты.

news_top_970_100
«Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчесе: «Авылда яшьләр бик калыр иде дә, аларга эш бетте»
http://tatarstan.ru

«Укытучы космоста да укытучы булып калачак»

Илсур Һадиуллин үзенең сәламләү сүзендә 4-10 октябрь көннәрен укытучылар атналыгы, дип атады һәм: «Мөгаллимнәребезнең хезмәтен бер атна эчендә генә бәяләп, аларга хөрмәт күрсәтеп бетерә торган түгел», - диде.

Андый атналык бар икән, үзеңнең яраткан укытучыңа хөрмәт күрсәтү бер дә артык булмас. Һәрберебезнең тормышында аларның роле бәяләп бетергесез.

Министрның эш атнасы нәкъ авыл укытучылары белән очрашудан башлануы аның авылларда эшләүче педагогларга карата яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә.

— Авыл укытучысы шәһәрнекеннән нәрсә белән аерыла дип сорасак, бүгенге көндә аерма күренми дә, ләкин ул бар. Авыл укытучысының йөзе, тоткан урыны, тәрбияви аурасы зуррак. Ул халыкның күз алдында тора. Аны бөтен кеше күзәтә, сыный. Авыл укытучысының әһәмиятен күрсәтергә, алар турында күбрәк сөйләргә, язарга кирәк.

Укытучы дигән сүзне күпме генә биеклеккә күтәрсәң дә, аның чиге юк. Ул космоска очып китсә, анда да укытучы булып калачак, — диде Илсур Һадиуллин.

Министр үзен дә авылда үскән, авыл мәктәбен тәмамлаган кеше буларак таныштырды. Шуның белән горурлануын да белдерде. Ул әнисе белән бәйле бер тарихны искә алды.

— Минем әни дә укытучы иде. Әбием бик усал булды. Ул мәктәп балаларының кайтып барганын карап тора иде дә, әни соңгарак калып кайтса, аны шелтәләп ала иде. Укытучының эше дәрес тәмамлану белән генә бетми шул. Дәфтәрләр тикшерү, киләсе дәресләргә әзерләнү, чаралар уздыру — барысы да кичкә кала. Шуңа күрә укытучы халкы — үзе бер иҗади илһам дөньясы, — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Җиңүчегә бүләк — 50 мең сум акча

Очрашуның төп сәбәбе — «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңү яулаган укытучыларны котлау иде. Бәйгене «Мәгариф» журналы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырган.

«Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева бәйгегә йөзгә якын эш килгәнен һәм Нурлат, Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Әгерҗе районнары педагоглары аеруча активлык күрсәткәнен әйтте. Иҗади эшләр шулай ук Башкортстан Республикасыннан, Төмән, Ульян өлкәләреннән булган.

Бәйге шартлары буенча, беренче этапта укытучылар алдан күрсәтелгән актуаль темаларның берсенә инша язып, редакциягә юллаган. Икенче этапка узган утыз конкурсант жюри игътибарына дәрес планын җибәргән. Шулар арасыннан ун финалист сайлап алынган. Финалистлар Казанның 2нче татар гимназиясендә балаларга дәрес биреп күрсәткән. Финалда өч җиңүче һәм җиде номинант билгеле булган.

Өч этап аша сынау узган җиңүчегә - 50, икенче урынга лаек булучыга - 30, өченче урын алучыга 20 мең сум, төрле номинацияләрдә җиңүче җиде укытучыга унар мең сум күләмендә акчалата премия бирелде. Бәйгенең финалына узган педагогларны министр «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтәсе укытучылар бәйрәменә дә чакырды.

— Сигез ел буе гамәлдә булган «Авыл укытучысы» бәйгесен «Мәгариф» журналы башлап җибәргән иде. Аның бүгенге көндә уңышлы баруында да редакциянең роле зур. «Мәгариф» — ул безнең өстәл журналы, — диде министр.

Чарада катнашучылар бертавыштан «Авыл укытучысы» бәйгесен авылларда эшләүче педагоглар өчен атап оештырылган бердәнбер бәйге дип атадылар. Төрле районнардан җыелган мөгаллимнәр министр белән очрашып, бер өстәл артында фикер алышуны истәлекле вакыйга буларак кабул иттеләр.

«Авыл укытучыларының эшен күреп бетерә алмыйбыз»

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова залда утыручы барлык шәхесләрне заманында авыл укытучылары тәрбияләгәнен әйтте. Аларның мәгърифәткә, белемгә омтылышлары авылдан башланган.

— Бүгенге көндә укучыларның өчтән бере авыл мәктәпләрендә белем ала. Авыл мәктәбе үзенә бик зур игътибар сорый, чөнки авыллар кечерәеп, картаеп бара, балалар саны кими. Мәктәпкә игътибарны арттыру күзлегеннән дә бәйгенең әһәмияте зур.

Гадәттә, авыл укытучыларының эше тиешенчә бәяләнми, чөнки без аларны күреп бетерә алмыйбыз. Без «Авыл укытучысы» бәйгесе ярдәмендә үз эшен яратып, тыйнак, ләкин нәтиҗәле эшләгән педагогның хезмәтен якыннан карый алдык. Авыл укытучысының тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге шәһәр укытучысыныкына караганда таррак. «Мәгариф» журналы аркылы ул үзен күрсәтә ала. Басма ярдәмендә без әле милли мәгариф сагында да тора алабыз: фәннәрнең татарча укытылуын, аларның татар телендә дәреслекләре бар икәнен, татарча укытып, югары нәтиҗәләргә ирешеп булганын күрсәтәбез.

Татарлар электән милли мәгарифле халык. Бездә XIX гасыр башында ук физикадан, математикадан, географиядән оригиналь дәреслекләр, дәреслек яза ала торган галимнәр булган. Шундый зур тарихлы милли мәгарифне какшатырга һич ярамый, — дип сөйләде Рәсимә Шәмсетдинова.

Ул шулай ук:

 — Авыл җирендә укытучының гаиләсе дә халыкка үрнәк булып тора. Аларның тормыш рәвеше башка кешеләр өчен тәрбия ролен уйный, — дигән фикерне җиткерде.

Министр бу фикерне күтәреп, тагын бер мәртәбә гаилә тарихын исенә төшерде.

— Күп вакыт гаиләләрендә чыккан проблемаларны хәл итәргә дип, авылдашлар безгә киләләр иде. Әни аларны һәрвакыт тыңлады, тынычландырды, шул ук вакытта зарларын сер итеп саклый белде. Ул авылдагы бөтен хәлләрне белеп торса да, кешегә чыгармады, — диде Илсур Һадиуллин.

Укытучылар фикере

Укытучылар белән очрашу вакытында министр «ачыктан-ачык сөйләшик, проблемаларны бергәләп барлыйк» дисә дә, беркем дә борчыган мәсьәләләрне күтәрергә батырчылык итмәде. Аралашуда күбрәк бер-берләре белән якыннан танышу, бәйгене мактау, оештыручыларга рәхмәт әйтү булды. «Интертат» хәбәрчесе укытучыларны борчыган мәсьәләләр турында аерым сорашты.

Асия Закирова, «Авыл укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы:

— Безнең мәктәп Афзал Шамов исемен йөртә. Мин татар әдәбиятына гашыйк кеше. Үзем биология һәм химия укытсам да, дәресләремне шигырь юллары белән башлап, шулай алып барырга тырышам. Татар мохитен, татар мәктәбен үстерергә тырышуыбыз юкка чыкмас дип өметләнәм. Татар мәктәбе, авыл мәктәбе яшәргә тиеш!

Бездә барлыгы 75 бала укый. Алар алты авылдан җыела. Мин укыткан һәр класста 10-12 бала бар. Дәресләрнең күпчелек өлешен татар телендә алып барам, кирәк урында русча да аңлатып җибәрәм. Башка фәннәр дә күбесенчә татар телендә бара. Моңарчы бездә гел татарлар гына укый иде. Күрше рус авылында мәктәп ябылганнан соң, балаларын безгә китерә башладылар. Шуңа күрә кайвакыт русча аңлатып җибәрмичә булмый. Кем генә укыса да, без мәктәптә татар мохите тудырырга тырышабыз. Рус, чуаш балалары татар телен өйрәнүгә каршы килмиләр.

Авыл Яшел Үзән районының төньяк чигендә урнашкан. Район үзәгенә кадәр юл озынлыгы су аша турыдан 60 километр булса, Чувашия Республикасына нибары биш километр гына. Авылда татарлык тулысынча сакланган. Халык татарча сөйләшә. Клубта да барлык чаралар бары тик татар телендә уза.

Авылда яшьләр калырга бик тели, ләкин аларга эш бетте. Яшьләр читтән эш эзләргә мәҗбүр. Колхоз булганда эшче куллар күп кирәк иде. «Красный восток» аерым комплекс төзеп куйды да, халыкка эш калмады. Эш урыннары булса, авылдан киткән кешеләр дә әйләнеп кайтыр иде. Авылда калучы юк дип тә әйтә алмыйм инде. Алар авыл хуҗалыгы комплексында, газда эшли, ләкин ул урыннар бик аз.

Безнең мәктәп 1989 елда ачылды. Ул вакытта 140-150 укучы бар иде. Хәзер балалар саны ике мәртәбә кимрәк. Быел беренче сыйныфка ун бала килде - анысы сөендерә.

Авылда клубка яхшы ремонт ясадылар. Андый искиткеч матур зал шәһәрдә дә юктыр әле. Мәктәбебез шулкадәр матур. Күптән түгел генә кабинетларга заманча җиһазлар кайтты. Район башлыгы яңа ремонтланган кабинетларга иске җиһаз куймыйбыз дип, мәктәпне яңартырга тотынды.

Татар Танаенда якынча 150 хуҗалык бар. Авыл бик матур, чиста, асфальт кергән. Һәр урамга диярлек таш җәйделәр, газ, интернет бар, су кергән һәм чыккан. Шәһәргә караганда, авылда тормыш яхшырак дип саныйм. Кешенең авылдан хәзер бөтенләй китәсе килми.

Равил Кәримов, «Авыл укытучысы» бәйгесенең II дәрәҗәле дипломанты, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы:

— Бәйгенең финал этабында Казанның 2нче татар гимназиясе укучыларына татар телендә математика дәресе бирдем. Анда чын татар рухы хөкем сөрә. Шәһәр шартларында балаларга туган телдә белем бирүләре өчен гимназия коллективына, ата-аналарга рәхмәт.

Мәктәптә математиканы гомер буе татар телендә укыттым. Дәүләт стандартлары буенча 10-11 сыйныфларда ул рус телендә укытылырга тиеш булуына карамастан, дәресне ике телдә дә алып барам. Кечерәк сыйныфларда укыту гел татарча бара. Мәктәбебездә бүгенге көндә 57 бала бар. Укырга үзебезнең авыл балалары гына килә.

БДИ нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп югары күрсәткечләр бирә. Имтиханнарны 98 баллга бирүчеләр дә булды. Уртача нәтиҗә ел саен сиксәннән югары була. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе вузларга баралар. Фәннәрне татарча уку югары йортына керүгә берничек киртә була алмый. Теләге булган бала үз телендә менә дигән белем ала.

Быел Рәҗәп Галиев исемле бер укучым күптелле мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү программасына эләгеп, университетка укырга керде. Берничә елдан ул өч телдә белем бирә алучы математика һәм информатика укытучысы булып чыгачак.

Авылның яшәеш халәте бик әйбәт, ләкин яшьләр калмый. Соңгы вакытта җирле хуҗалыкның аксавы да моңа тәэсир итте. Яшьләр хәзер шәһәрдә калуны карый, авыл картая.

Бүгенге көндә авылларда ФАПлар төзелә, мәдәният йортлары, мәктәпләр яңартыла, юлларга таш җәелә, спорт мәйданчыклары төзелә, ләкин аларга йөрергә кеше юк хәзер. Бу эшләр 15-20 ел элек башкарылган булса, бәлки, авыл бүгенге кебек бетеп бармас иде. Авылда эшләгән кешенең хезмәт хакы күтәрелсә, минемчә, киткән кешеләр дә кире кайтыр иде. Гаилә корып яшәр өчен бөтен шартлар да кирәк бит инде.

Ләйсән Вәлиева, «Авыл укытучысы» бәйгесенең III дәрәҗәле дипломанты, Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Мәктәпнең ике йөздән артык укучысы бар. Алар алты авылдан килеп укыйлар. Быел балалар бигрәк күп килде — ике беренче сыйныф тупланды. Класс саен 20-24 бала бар.

Чүриле рус авылы булуына карамастан, бөтен халык татарча белә. Мин 24 ел буе шушы авылда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре алып барам. Бүгенге көндә татар сыйныфлары белән эшлим. Татар теле башлангыч һәм урта сыйныфларда атнага өч, ә югары сыйныфларда ике мәртәбә керә. Татар теленнән нәтиҗәләребез әйбәт. Мактанып әйтү булмасын инде. Минем укучыларым ел саен диярлек республика олимпиадасында призлы урыннар яулый.

Айгөл Хәбибуллина, «Авыл укытучысы» бәйгесенең финалисты, Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Мәктәбебез зур — алты йөзгә якын бала укый. Рус мәктәбе булып саналгач, якын-тирә авыллардан төрле милләт балалары укый, ләкин күпчелекне татарлар тәшкил итә.

2017 елда татар телен уку ихтыярый калгач, татар теленнән беренче булып баш тартырга теләүчеләр татар ата-аналары булды. Алар туган тел урамда аралашырлык дәрәҗәдә булса җиткән, дип фикер йөртте. Башка милләтләрдә андый каршылык сизелмәде. Бу мине аптырашта калдырды.

Мәктәптә аңлату эшләрен алып баргач, бүгенге көндә йөз процент ата-ана да туган тел буларак татар телен сайлады. Безнең мәктәптә татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары бик көчле. Әлмәт телевидениесе, Татарстанның Фәннәр академиясе белән берлектә укучылар өчен районда төрле бәйгеләр үткәрелә. Бу бәйгеләрдә иң зур активлыкны татар теле укытучылары күрсәтә. Алар башка милләт балаларын да төрле татар конференцияләренә, бәйгеләренә тарталар. Балаларга бу эшчәнлек бик кызык, шуңа күрә алар кызыксынып телне өйрәнәләр.

Мин дәрестә, грамматикага караганда, әдәбиятка өстенлек бирәм, әдәбият аша грамматикага кызыксыну уятырга тырышам. Әдәбият кешене тормышка, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә, һәрвакыт алга бару юлларын күрсәтә.

1 октябрьдән Әлмәт шәһәренә күчендем һәм шулай итеп шәһәр укытучысына әверелдем. Яңа мәктәбем элеккеге татар-төрек лицее булгач, татар теле монда һәр балага югары дәрәҗәдә укытыла. Монда татар теле аша укучыларны төрекчәгә өйрәтәләр. Ике тел бик охшаш бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100