news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл Сабан туенда көрәш вакытында ызгыш чыкты

news_top
Авыл Сабан туенда көрәш вакытында ызгыш чыкты

Туй гаепсез булмый, ди халык. Бөтенроссия авыл Сабан туенда да ызгыш-талашларсыз гына булмады. Көрәш барганда Әстерхан вәкилләре, хөкемдарларның бәясе белән килешмичә, сугыша башлады. 

Бу ызгыш 85 кг үлчәү авырлыгында Әстерханнан Ренат Гасанов белән Татарстанның Кукмара районыннан Илнур Гобәйдуллин өченче урын өчен көрәшкәндә чыкты. Ренат Гасанов 5:2 белән отып барганда, аңа өченче кисәтү бирделәр. Шуннан Әстерхан вәкилләре хөкемдарларны дөрес хөкем итмәүдә гаепләде. «Дөрес бәяләгез! Әллә ничә тапкыр очты бит инде!» – дип дулады вәкилләр. Хөкемдарларга төрле сүгенү сүзләре дә яудырдылар. 

Нәтиҗәдә, хөкемдарлар видеодан кабатлап карады һәм кисәтү булмавын белдерде һәм Әстерхан көрәшчесе Ренат Гасанов 85 кг үлчәү авырлыгында өченче урын яулады.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 май 2023
    Исемсез
    Судьяларда кеше, аларда ялгышырга момкин
  • 27 май 2023
    Исемсез
    Икенче урында кем?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар