Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл ипотекасын алуда ниләр үзгәрде?

2021 елдан авыл ипотекасын алуга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.

news_top_970_100
Авыл ипотекасын алуда ниләр үзгәрде?
https://pixabay.com/ru

2020 елдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл җирлегендә йорт салу яки сатып алырга теләүчеләр өчен авыл ипотекасы программасы эшли башлады. Программаның максаты — авыл җирлекләрен үстерү.

Ипотека халык саны 30 меңнән артык булмаган территорияләр өчен каралган. Кредитны җир участогы алуга һәм торак төзүгә, яңа торак йортта фатир алуга, булган участокта йорт салуга алырга мөмкин.

Әзер торакка килгәндә, ул ташландык хәлдә булмаска һәм анда яшәү өчен шартлар: ут, су, канализация, җылыту системалары кертелгән булырга тиеш.

Министрлык мәгълүматлары буенча, узган елны Татарстанда 3,8 млрд сумга 1693 кредит бирелгән. Авыл ипотекасын алу буенча Лаеш, Биектау, Питрәч районнары алдынгы урынга чыккан, ул өч районга Татарстанда бирелгән ипотеканың яртысы туры килә. Бу хәлне районнарның Казанга якын урнашуы белән аңлатып була.

2021 елның 1 гыйнварыннан авыл ипотекасы программасына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр:

  • авыл ипотекасы программасы буенча биш каттан да биек булмаган күпфатирлы торак йортларда гына фатир алып була;
  • авыл ипотекасы программасы буенча торак алганда, беренче взнос акчасын кертү өчен ана капиталын кулланырга ярый;
  • милек хокукын рәсмиләштергәннән соң алты ай дәвамында заемщик ипотекага алынган яки төзелгән торакта теркәлергә тиеш. 180 көн дәвамында бу хактагы документларны банкка бирмәгән очракта, кредит оешмасы ипотеканың процент ставкасын күтәрә ала;
  • йорт төзү өчен җирнең милектә булуы таләп ителми, җир арендада булырга мөмкин.

Кредитның максималь суммасы — 3 млн сум. Кредит 25 елга бирелә. Беренче түләү 10 проценттан да ким булмаска тиеш. Ипотеканы еллык 0,1-3 процент күләмендә ташламалы ставкасы буенча алырга мөмкин.

Татарстанда авыл ипотекасын «Сбербанк», «Россельхозбанк» банкларыннан алып була. Яңа елга кадәр бу программада «Ак Барс Банк» та катнаша иде, әлегә аларда авыл ипотекасын алып булмый.

Банклардагы шартлар

Сбербанк:

  • беренче түләү -15% (керем һәм эш урыны расланмаса — 50%)
  • процент ставкасы — 2,7% (электрон формада рәсмиләштерелмәсә — 3%)
  • кредит срогы — 1-25 ел
  • яшь — 21-75
  • хезмәт стажы — хәзерге эш урынында — 6 айдан һәм соңгы биш елдагы гомуми стаж — 1 ел
  • милек килешү нигезендә бүленмәгән булса, хатын (ир) һәрвакыт созаемщик була.

Кирәкле документлар:

Керем һәм эш урыны расланмаган очракта:

  • Заемщиктан гариза-анкета
  • Паспорт (теркәлү урыны белән)
  • Шәхесне раслаучы икенче бер документ (машина йөртү таныклыгы, хәрби хезмәткәрнең шәхесен раслаучы таныклык, хакимиятнең федераль органында эшли торган хезмәткәрнең шәхесен раслаучы таныклык, хәрби билет, чит ил паспорты, пенсияне иминиятләштерүнең иминият таныклыгы);

Керем һәм эш урыны расланган очракта:

  • Созаемщик/заемщик гаризасы
  • Созаемщик/заемщик паспорты (теркәлү урыны белән)
  • Вакытлыча теркәлү булган очракта, аны раслый торган документ
  • Заемщик яки созаемщикның финанс хәлен, эш урынын раслаучы документлар
  • Созаемщик/заемщик СНИЛС һәм ИНН

Гариза банк тарафыннан ике көн дәвамында карала.

Авыл ипотекасын алуның мәҗбүри шарты — залог белән иминиятләштерү.

Банк кредит бирүдән баш тарта икән, ул аның сәбәбен аңлатмаска мөмкин. Яшь буенча чикләүләргә килгәндә, кредит алучыга хәзерге вакытта 65 яшь икән, ул кредитны күп дигәндә 10 елга алу мөмкинлеге була, чөнки кредит түләүченең яше 75 яшь белән чикләнә. Созаемщик буларак кредит алучының туганнары, балалары, ата-анасы теркәлергә мөмкин. Созаемщиклар саны алтыдан артмаска тиеш.

Россельхозбанк:

  • беренче түләү -10%
  • процент ставкасы — 2,7% (шәхси иминиятләштерү булмаса — 3%)
  • кредит срогы — 1-25 ел
  • яшь — 21-65
  • хезмәт стажы — соңгы (хәзерге) эш урынында өч ай һәм биш ел эчендә бертуктаусыз 6 ай дәвамында эшләү
  • милек килешү нигезендә бүленмәгән булса, хатын (ир) һәрвакыт созаемщик була.

Кирәкле документлар:

  • Гариза-анкета
  • Шәхесне раслаучы документ (паспорт/хәрби хезмәткәрнең шәхесен ачыклаучы документ)
  • СНИЛС
  • Хәрби билет
  • Гаилә хәле, балалар турындагы документ
  • Хезмәт кенәгәсенең эш бирүче тарафыннан расланган күчермәсе яки хезмәт кенәгәсеннән өземтә
  • 2-НДФЛ формасындагы керем турында гариза.

Кредит алучының яше 75 яшькә кадәр булырга мөмкин (әгәр аның 65 яшенә кредитның яртысы түләнеп бетсә һәм кредит срогы тәмамланганчы 65 яшьтән соң созаемщик булса).

Санап карасак: 25 елга 3 миллион сумлык кредит алган очракта (2,7% ставка, иң ким беренче түләү карала), «Россельхозбанк"та бертигез түләү шарты белән аена 12 386, «Сбербанк»та аена 11 698 сум түләп барырга кирәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100