Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендәге ун фикер: хезмәт хакы, маллар кимү, тилчә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елгы эшенә йомгак ясады. Бу юлы министр докладында да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында да хезмәт хакы мәсьәләсенә игътибар күбрәк бирелде кебек. Күзәтүне дә акча темасыннан башлыйк.

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендәге ун фикер: хезмәт хакы, маллар кимү, тилчә
Салават Камалетдинов

1. Хезмәт хакы

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, узган елда тармакта уртача хезмәт хакын 5 процентка арттыру планлаштырылган булган, чынлыкта 24 процентка арткан. «Быел эш хакын республика буенча уртача күрсәткечнең 80 проценты күләменә җиткерү бурычы тора», — диде министр.

Яшел Үзән, Мамадыш (43,8 мең сум, үсеш +156 процент), Тукай, Мөслим, Тәтеш, Буа, Алабуга (33,6 мең сум, үсеш +52 процент), Чистай (32,6 мең сум, үсеш +30 процент) районнарын мактап телгә алырга була, аларда хезмәт хакы дәрәҗәсе уртача муниципаль күрсәткечтән югарырак.

Әгерҗе, Яңа Чишмә, Баулы районнарында хезмәт хакы бик түбән һәм республика буенча уртача күрсәткечтән 40 процентка түбән. Шулай ук, кара исемлектә Балык Бистәсе, Спас, Кайбыч, Апас районнары.

«Бер районда эшләп тә, хезмәткәрләрнең эш хакында аерма 1,5-2 тапкыр булырга мөмкин. Бүген 15-20 мең сумлык хезмәт хакы белән хезмәткәрләрне авылда тотып калып булмый», — диде министр.

Президент сүзе: «Ул кешеләр каядыр акча эшләргә тиеш. Авылда көн саен эшләп, ә анда эш җиңел түгел, аена 20-25 мең сум аласың икән… Хезмәт хакы ул кадрларны беркетү, эш сыйфаты икәнен аңларга кирәк.

 2. Алдынгылар, артта калганнар

Министр авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгыларны атады. Муниципаль районнарның төп индикаторларны үтәвенә карап, ел да рейтинг төзелә. Ел саен лидерлык Тукай, Әтнә, Балтач, Саба, Буа, Кукмара районнарында. Игенчелек тә, терлекчелек тә аларда югары дәрәҗәдә.

2020 ел белән чагыштырганда, Мамадыш, Алабуга, Чистай районнары күрсәткечләрен яхшырткан. «Без җитәкчеләргә хуҗалык эшен нәтиҗәле алып баручылар тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итәбез. Быел Татарстан Президенты икътисад үсешен 103,6 процентка җиткерү бурычын куйды. Тармакта былтыргы корылыктан югалтуларны каплау өчен кимендә 10,7 процентка үсәргә тиешбез», — диде Җәббаров.

Ютазы, Балык Бистәсе, Сарман, Баулы, Яңа Чишмә, Әлмәт, Апас, Зәй, Нурлат, Азнакай, Лениногорск кебек районнарда хәлләр мөшкелрәк. 2020 ел белән чагыштырганда, артка чигенү күзәтелә.

3.Терлек саны кайда арткан, кайда кимегән…

Татарстанда бер ел эчендә мөгезле эре терлек 31,7 мең башка, шул исәптән сыерлар 7,9 мең башка кимегән. Марат Җәббаров бары тик 19 районда баш саны артуын әйтте. 24 районда тискәре динамика күзәтелә. Аның сүзләренчә, кайбер очракларда терлек саны кимүе савым көтүлеген сәламәтләндерү яки баш санын нәтиҗәлерәккә алмаштыру белән бәйле.

Кемнәр ул сыерларны киметүчеләр? Әлки районында — 2,8 мең башка, Яшел Үзән районында — 1,7 мең башка, ?Югары Ослан районында — 1,5 мең башка, Алексеевск районында — 600 башка кимегән. 

«Ел саен республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм максатыннан 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә, бу акча күбрәк сыерларны саклап калуга йөз тота. Ә барыбер 31 районда баш саны кимегән. Район башлыкларын сәбәпләрен ачыклауларын һәм баш санын торгызу буенча кичектергесез чаралар күрүләрен сорыйм. Балтач, Аксубай, Чүпрәле, Арча районнары тәҗрибәләрен өйрәнегез», — дип мөрәҗәгать итте министр.

Президент сүзе: «Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, аеруча сыерлар санын контрольдә тоту кирәк. Эш бит сыерлар саны кимүдә генә түгел. Әгәр эре комплексларда гына сөт җитештерсәк, авыл торак пунктларында халык нәрсә белән шөгыльләнер? Сөт җитештермәсә, алар нәрсә эшләргә тиеш? Шунлыктан бу мәсьәлә социаль юнәлешкә дә ия. Моңа игътибар итү кирәк».  

4. Сөт динамикасы

Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә 6 процентлы үсешкә ирешкән. Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнарында савым сыерларының нәтиҗәлелеге сизелә. «Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба, Кукмара районнары республика сөтенең өчтән берен җитештерә. Аларның һәркайсы көн саен 6 млн сумнан 11 млн сумга кадәр сөт сата», — диде Җәббаров.

15 районда сыерларның савым күрсәткечләре 5 мең кг нан түбән. Бу — Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас, Апас районнары. «Соңгы елларда алар бер терлекчелек комплексы төземәгән, терлек азыгы үзәкләре дә юк. 15 районда 30 терлек азыгы үзәге төзелгән, бу елга тагын ун терлек азыгы үзәге төзелеше планлаштырыла», — диде министр.

2021 елда барлык категория хуҗалыкларда 1 млн 958 мең тонна сөт савылган, бер сыерга 6600 кг туры килә, бу 2020 елга караганда, 265 кг артык.

Президент сүзе: «Республикада сөт савымы күрсәткечләре буенча динамика бар, ләкин ул күпкә зуррак була алыр иде. Марат Готович (Марат Әхмәтов — элекке авыл хуҗалыгы министры — Т.И. искәрмәсе), кайчаннан бирле 2 млн тонна сөт турында сөйлибез, һаман 2 млн тоннага җитә алмыйбыз».

Рөстәм Миңнеханов хәзерге министр Марат Җәббаровтан быел күпме сөт җитештерү ниятләнгәнен сорады. «1 млн 980 мең тонна булыр дип планлаштырабыз, шундый бурыч куябыз», — диде Җәббаров. «Аны күптән планлаштырабыз бит инде», — диде Президент.

5. Шәхси хуҗалыкларның потенциалы зур

Президент сүзе: «Шәхси хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынмаган, бер фермеры да субсидия алмаган районнар бар. Әлмәт, Теләче, Әтнә, Зәй, Баулы районнары… Эре, урта хуҗалыклар да бардыр, аңлыйм, ләкин алар да безнең кешеләр, без кулланырга тиешле мөмкинлекләр. Муниципалитет, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларын моңа игътибарлы булуын сорыйм.

Шәхси хуҗалыкларның потенциалы зур. Авылда эре хуҗалыклар гына түгел, ныклы хуҗалык җитәкчеләре дә күп. Аларның проектларына республикадан, федераль үзәктән ярдәм күрсәтелә».

Рөстәм Миңнеханов Буада сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче, Алабугада — сарык, Тәтештә кошчылык фермалары ачкан фермерларга алкышлауны сорады. Буа районында Алексей Кубайкин 200 сыерга ферма төзегән, бер сыеры 25 литр сөт бирә. Алабуга районында Ольга Фалалеева 2200 башка исәпләнгән сарык фермасы төзегән. Тәтеш районында Михаил Чербаев 80 мең башка кошчылык фермасы ачкан.

«Алар эшчән, тырыш, үз өстенә җаваплылык ала, ләкин лаеклы нәтиҗәгә дә ирешә», — дип белдерде Президент. 

6. Яшелчә саклагычлар җитмәгәч, бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын арттырып булмый

Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү яшелчә саклагычлар җитмәве белән тоткарлана. «Яшелчә саклагычлар төзелешенә чыгымнарның 20 процентын гына кайтару планлаштырылган проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. Әгәр чыгымнарның 50 проценты субсидияләнсә, быелдан ук 9 яшелчә саклагыч төзелешенә керешер идек», — диде министр.

Безгә республика халкын гына түгел, республикадан читтә дә бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү кирәк, ди министр. Ул быелдан бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчә җитештерүчеләргә гектарына 40 мең сумга кадәр субсидияләр каралганын әйтте (мәйданнар элеккечә сакланса, гектарына — 25 мең сум, мәйданнар 10 проценттан артса — 40 мең сум). «Мәйданнар, узган елга караганда, 10 процентка артыр дип көтәбез, бу максатларга дәүләттән 90 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк», — диде министр.

Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут сүзе күңелгә җылы өстәде. Бәрәңге һәм яшелчә саклагычлар төзелешенә капиталь чыгымнарны компенсацияләү өчен субсидияләр ставкасын арттыру планлаштыра. «Быел яшелчә һәм бәрәңге үстерүчеләргә ярдәм буенча федераль проект кабул ителергә тиеш. Анда булган бөтен чараларны берләштереп, яңаларын өстәячәкбез. Быелдан шәхси ярдәмче хуҗалыклар федераль бюджеттан ярдәмгә өмет итә ала. Уңыш җыеп алуда ярдәмгә өстәмә рәвештә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен шәхси хуҗалыклардан яшелчә һәм бәрәңге сатып алуга ташламалы кредит мөмкинлеген килештерәбез», — диде.

Президент сүзе: «Узган ел безнең яшелчәлектә сүлпән эшләвебезне күрсәтте. Яшелчәләргә кытлык та булды, бәяләр дә артты. Бу мәсьәләне хәл итү өчен яшелчә саклагычлар төзү кирәк. Бүген 20 мең тонна саклау куәтенә ия 9 корылма төзү ниятләнә. Оксана Николаевна, төзелеш чыгымнарын каплау өчен субсидияләрне 20 проценттан 50 процентка җиткерү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз».

7. Икмәк уңышы 4 млн тоннадан да ким булмаска тиеш

Татарстанда быел икмәк уңышы 4 млн тоннадан да ким булмасын дигән бурыч куела.

Президент сүзе: «Без барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәсәк, бу планнарны тормышка ашыра алачакбыз. Узган елда 40 тан алып 50 процентка кадәр нәтиҗәлелек күрсәткән хуҗалыклар да булды».

Ул минераль ашламаларның ролен әйтте. «Былтыргы белән чагыштырганда, әлегә ашламалар азрак тупланган. Гектарына 70 кг нан да ким булмавы шарт. Ләкин туфракны известьләү башкарылмаса, ашламаларның гына нәтиҗәсе булмаячак. Бу күрсәткеч 80 мең гектардан да ким булмаска тиеш дип саныйбыз.

Язгы кыр эшләре өчен машиналар әзерләү кыска вакытта төгәлләнергә тиеш. Заманча техника булу язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә югары сыйфатта уздыру мөмкинлеге бирә».

Соңгы ике елда республика программасы буенча 7 меңнән артык яңа техника сатып алынган.

 8. Җирләрне иминиятләштерү кирәк

Президент сүзе: «Агросәнәгать комплексында рисклар һәрвакыт булачак, чәчүлекләрне иминиятләү актуаль мәсьәлә, ә былтыр нибары 8 процент җир иминиятләштерелгән булган».

Президент үсемлекчелек өчен өстәмә кредитлар да кирәклеген искәртте. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез. Өстәмә ташламалы кредитлар кирәк», — диде.

9. Сугару һәркайда кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирләрне сугаруга сүлпән караган районнарны атады.

Президент сүзе: «2010 ел безгә күрсәтте, ул вакытта мелиорация буенча берничә программа кабул иттек. Бу вазгыятьне тотрыкландырды, ләкин безнең потенциал һәм ихтыяҗ күпкә зуррак. Кайбер районнар актив эшли, сулыклар буенча, сугару системалары, ремонт буенча да…Ә сугару буенча сүлпән эшләгән Аксубай, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә, Спас районнарын тәнкыйтьләргә мәҗбүрбез. Сугару һәркайда кирәк. Климатик үзгәрешләр чәчүлек мәйданнарын дымландыруга һәм корылыкка чыдам сортларга игътибарлы булуны сорый.

10. Тилчә керү — афәткә тиң

Былтыр Россиянең күрше төбәкләрендә тилчә (ящур) очраклары ачыкланган.

Президент сүзе: «Безнең республикада терлекчелек үсеш ала, безнең өчен бу чир керү афәткә тиң булачак. Россиянең ветеринария авырулары буенча начар хәлдәге төбәкләреннән терлек һәм кош кертүне катгый контрольгә алырга кирәк. Ветеринария куркынычсызлыгы өлкәсендә хәл хафалы. Тикшерүсез бер терлек һәм кош та кертелергә тиеш түгел. Бу эшкә җиңел карарга ярамый. Алыпсатарлар белән урыннарда аңлату эшләре үткәрү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100