Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл эшмәкәрләре Кукмарада: «Монда бөтен җирдә эшкә яшел ут, бездә ямь-яшел үк түгел шул»

Иртәнге 6да Казаннан Кукмарага таба эшмәкәрләр белән шыплап тулган 4 автобус кузгалды. XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар көне буе Кукмара районы авыллары тормышы белән танышты. «Интертат» журналисты да алар белән булды.

news_top_970_100
Авыл эшмәкәрләре Кукмарада: «Монда бөтен җирдә эшкә яшел ут, бездә ямь-яшел үк түгел шул»
Гөлүзә Ибраһимова

Җыен икенче тапкыр узганда, ягъни 2013 елда да, татар авыллары эшмәкәрләре Кукмарага барган булган. Ялгышмасам, анда Вахит авылы игътибар үзәгендә булган. Бу юлы эшмәкәрләр өчен барысы 5 маршрут төзелгән булса да, икесе буенча гына йөрдек. Белүемчә, автобуслар саны күбрәк булырга тиеш иде. Быел Вахит авылына баручылар булмады, дип беләм.

Кукмара районы чигендә һәр автобуска районның башкарма комитеты вәкилләре утырды. Алар район тормышы, авыллар тарихы белән таныштырып барды. Районда татар, удмурт, рус, мордва һәм башка халыклар яшәвен белгәч, кунаклар: «Катнаш никахлар бармы?» – дип кызыксынды. «Әйе», – дигән җавап булды. Район вәкиле үзенең танышлары арасында да булуын әйтте.

Беренче авылга килеп җиткәнче, нинди маршрут булачагы сер булып калды. Шулай итеп, Пчеловод, Чура, Сәрдекбаш һәм башка авыллар белән автобуста гына танышып, Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты алдына килеп туктадык. Бу авылга бер килгәч, мәдәният йортын машинадан гына күреп калганнан соң, кереп карыйсы иде, дигән уйлар калган иде. Килеп җитте ул көн. Авылның тырыш, уңган, булган апа-абыйлары ишек төбендә үк җырлап каршы алдылар. Алай гына да түгел, зур өстәлләр белән каршы алдылар. Тышы агач мәдәният йортының эченә ремонт ясалган. Тыштан карагач, эче бөтенләй башкача күзаллана. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов эшчәнлекләре турында кыскача мәгълүмат бирде.

«Рус телен дә татарча укытасызмы?»

Аннан авылның 3 катлы гимназиясенә киттек. Автобустан төшүгә «ай-һай», «авылда 3 катлы мәктәп күргән юк иде», «3 катында да укыйлармы икән» дигән сүзләр ишетелде.

Мәктәптә балалар бию, чәк-чәк белән каршы алды. 1974 елда төзелгән бинага капиталь ремонт ясалган. Ничәдер миллион дигән сумма әйтелде, тик истә калмаган. Мәктәптә 300дән артык бала укый, 47 укытучы белем һәм тәрбия бирә. «Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: бездә русча укыту кәгазьдә генә, ә чынлап саф татарча гына алып барыла», – дип сөйләде директорның тәрбия эше буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова. Бу мәгълүматка бәйле рәвештә бик күп сораулар булды. «Химия, физика, математика фәннәре дә татарчамы?» – диләр. Хәтта: «Рус теле дә татарчамы?» – дип тә сорадылар. «Рус теле һәм чит тел генә татарча түгел», – дигән җавап ишетелде.

Гөлсинә ханым бу мәктәптән 5 елга югары белем алырга гына китеп торган, аннан укытучы булып кайткан. Озак еллар балалар белән эшләгәнгә: «Балалар ничек үзгәрде?» – дигән сорау булды залдан.

Балалар һәрвакыт кызыклы. Хәзерге балалар күпкә иреклерәк, олылар, укытучылар белән ирекле аралаша. Яшьләрне хурлыйсым килми. Безгә яшьләр артыннан калмаска, аларны аңларга кирәк. Минем алар өчен һәрвакыт кызыклы буласым килә, – дип җавап кайтарды укытучы.

Аннан мәктәп укытучылары чыгышлар ясады. Киемнәр алырга кергәндә, Әстерханнар миннән: «Сез дә мәктәптә татарча гына укыдыгызмы?» – дип сорадылар. Мин дә татар мәктәбен тәмамладым. «Химия, физика фәннәрен татарча укытуны күз алдына китереп булмый», – диләр.

«Суган үстерү идеясе бик ошады»

Аннан Кукмараның билгеле икмәк пешерү цехына – Аш-Буҗи авылына киттек. Авыллар буйлап барганда, бик күп сыер фермалары очрады. Район вәкиле «уң якта сыер фермасы» дигәннән соң бераз гына узабыз да, «сул якта сыер фермасы кала» дип куя. Шулай еш очрый торгач: «Тагын шул ук сыер инде», – дип елмая башлады.

«Адай икмәге»ндә ипи генә түгел, пироглар, тортлар һәм башка камыр ризыкларын дә пешерәләр. Анда да җырлар белән каршы алдылар. Икмәкләрне урамга ук тезеп куйганнар. Икмәк исе иснәргә эчкә дә кердек. Чисталыкны саклап, әлбәттә. Башка, өскә, аякка махсус «кием» бирделәр. Цехтагы апалар: «Безгә бу кадәр кеше килгәне юк иде», – диделәр. Кем торт җыя, кем табага камырны җәя, кем эчлеген салып тора. Кунаклар килгән дип, эштән туктап тору юк. Бу өлкәне якын күргән эшмәкәрләр, апалар янына килеп-килеп, тагын да төпченеп сораулар бирде. Мичләр, болгату аппаратлары, технологияләр турында да сораштылар.

Аннан сөт эшкәртү комбинатына киттек. Икмәк йортында җитәкче кеше белән аерым сөйләшеп тору булмады, без аның белән комбинат янында очраштык, чөнки ике җитештерүне дә бер кеше җитәкли. Әле аның «Әмирхан» кооперативы та бар икән. Фәнис Хаматдиновның күпкырлы эшчәнлеге кунакларда кызыксыну уятты. Сораулар да күп булды. Соңыннан җитәкчене сырып алып, телефон номерын да алдылар.

Эшмәкәр шундый кеше инде ул: тырыш та булырга тиеш, йөрергә, күрергә дә. Килгәнегез өчен рәхмәт. Без үзебез дә күп йөрдек. Мин белемем буенча агроном. 12 ел агроном булып та эшләдем. Мин районның 6 башлыгы белән эшләдем. Берсе дә хәзергесе кебек түгел иде. Ул безгә гел ярдәм итә. Атна саен шалтыратып, хәлләрне белеп тора, – ди җитәкче. Ул ипи заводы, сөт комбинаты, кооперативка кагылышлы саннар белән таныштырды. Сөтне 29 сумнан бары тик фермерлардан җыялар.

Акча булгач инде авылга да ярдәм итәбез, – дип дәвам итте ул сүзен. – Мәчет янында чишмә комплексы эшләп ятабыз. Былтыр төрле чараларга 2 миллион сум тоттык. Сабантуй үткәрәбез, үзебезнең призга хоккей ярышлары оештырабыз. Мәчетнең газы өчен түлибез. Бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа да бирә. Минем ике улым да эшмәкәр. Олы улым чәчү суганы үстерә. Аның белән шөгыльләнү бик табышлы, – дип сөйләде ул.

Аннан тиз генә автобусларга төялдек тә Кукмарага кузгалдык. Автобуста Түбән Новгород өлкәсе Татар Моклокасы авылыннан Ринад Кукаев белән сөйләшеп киттем. «Суган үстерү идеясе бик ошады, чыннан да табышлы эш икән», – ди. Ул үзе фермер. 5-6 ел игенчелек белән шөгыльләнә.

Җирдә эшләүче кешеләр бер-берсен аңлый инде, һәрвакыт авыр. Үзеңнең тырышлыктан гына да тормый, һава торышын Аллаһы Тәгалә бирә. Ашлыкны 5-6 сумнан саттык. Йөрәккә бик авыр инде. Шуңа маллар алырга уйлыйбыз. Ашлыкны үзебезнең малларга ашатыр идек. Пенза татарлары белән сөйләштек, аларның малларын карарга барачакбыз. Аллаһка шөкер, файдалы очрашулар булды. Һәрвакыт йөрергә, өйрәнергә кирәк. Район бик матур, хуҗалыклар көчле, җитештерүләр бик чиста. Кукмарага тагын бер килергә ният бар. Безнең авылда да агрофирма бар. Шулай да яшьләрнең күбесе шәһәргә китә шул, – дип сөйләде ул.

«Безгә үрнәк алырга кирәк»

Кукмара мәдәният йортында пленар утырыш һәм район иҗат коллективлары концерты була. Концерт залында янымда утырган дәү абый Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылыннан килгән булып чыкты. Равил Мәүлетов үзе дә фермер. 400 баш маллары, җирләре бар.

Монда халык бик тырыш булуы күренеп тора, – ди. – Безгә үрнәк алырга кирәк, безнең җитәкчеләр дә килеп күрсен иде. Сездә дәүләт ярдәме бик көчле, монда бөтен җирдә эшкә «яшел ут», бездә ямь-яшел үк түгел шул. Кайвакыт каршылыклар туа.

Мин туган авылымда беткән хуҗалыкны яңадан торгыздым. Сатуга ашлык үстерәбез. Игенне 5 сумнан саттык, аның үзкыйммәте дә 7 сум бит. Көнбагыш та үстерәбез. Майның бәясе бар, әмма көнбагышны бездә 20 сумнан алалар, Казан 23 сумнан кабул итә. Май заводы белән хезмәттәшлек итәбез, үзләре килеп ала.

Авылда 2,5 мең кеше яши, әмма бернинди җитештерү юк, халык Мәскәүгә һәм Пенза өлкәсенә эшкә йөри. Яшьләр дә авылдан китә башлады. Безгә инвесторлар килсен иде. Берәр җитештерү ачылсын иде, – диде ул.

«Авылларның эше белән илһамландым»

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Районыбыз үссен, алга барсын өчен тырышабыз. Төрле программаларда катнашабыз. Районга кадак кайтса да, файда дибез. Бездә күргәнне үзегездә куллансагыз, нәтиҗә булыр. Киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын, – диде район башлыгы.

Шулай ук төрле чыгышлар да булды. «Монокорм» кооперативы җитәкчесе Алексей Леонтьев хуҗалыкта эшләүче белгечләргә йортлар төзүләре турында сөйләде. Йорт башта арендага бирелә, белгеч хуҗалыкта 10 ел эшләгәннән соң, аның үз милке була.

Бу мәгълүмат Төмән өлкәсеннән яшь эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәдшинга зур тәэсир ясаган.

10 ел эшләгәннән соң йорт бирелү зур мотивация дип саныйм. Шул ук вакытта эш хакы да шәһәрдән ким түгел. Кукмара – бик алга киткән район. Мин авылларның эше белән илһамландым. Район җитәкчелеге һәм хакимият арасында эшчәнлек әйбәт. Һәр авылда җитештерү бар, авыл халкы да тырыш. Безнең төбәктә дә шундыйрак эш системасын булдыру хыялы бар. Безгә дә яшьләр эшләсен иде, җитештерүләр булсын иде. Район һәм төбәк җитәкчелеге арасында мондагы кебек эш системасын булдырып булса иде. Эшмәкәрләр белән үзара сөйләшеп эшләрбез дип уйлыйм. Бик күп кешеләрнең телефон номерларын алдык. Мин үзем җиләкләр сатам, Кукмара белән дә хезмәттәшлек юлын уйлап була дип саныйм, – диде ул.

Концертта балалар бик күп төрле биюләр башкарды. Кукмараны таныткан брендлар һәм тармакларны да бию аша күрсәтә алдылар. Алар лимонад, киез итек, таба, сөт бидоннары тотып биеде. Биюләр арасында җырлар да булды. Кызыл аяк киеме, зәңгәр чалбар, ак рубашка кигән балалар «Я русский» җырына да биеде. Азакта барыбер «Туган тел» булды.

Соңыннан Әстерхан эшмәкәре Альберт Идиятуллиннан, Кукмараның берәр авылына яшәргә кайту теләге тумадымы, дип сорадым.

«Юк, яшәргә кайтасы килми, тик үзебезнең авылларны шундый дәрәҗәгә җиткерәсе килә», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100