Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл электән аерылып торды»: Олы Тәрбит авылыннан 6 кеше мобилизацияләнгән

Кайбыч районыннан өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атларны озатканда, бер авыл турында сүз чыкты. Башка авыллар белән чагыштырганда, ул авылга повесткалар күбрәк килгән, район кысаларында, әлбәттә. «Интертат» ни өчен бу авылдан егетләр күбрәк китә икәнен ачыклады.

news_top_970_100
«Авыл электән аерылып торды»: Олы Тәрбит авылыннан 6 кеше мобилизацияләнгән
Гөлүзә Ибраһимова

Олы Тәрбит авылы Кайбыч районының Чүти авыл җирлегенә керә, керәшен авылы.

«Бу авыл электән аерылып торды»

Райондагы ир-атларны Казандагы җыю пунктына озатканда, район башлыгы урынбасары Рәмис абый Хәялиев минем янга килеп: «Безнең Олы Тәрбит авылыннан иң күп егеткә повестка булды, – дип сүзен башлаган иде. – Башка авыллар белән чагыштырганда, дип әйтергә кирәк. Әлбәттә, башка авыллардан да егетләр китә. Нигә аннан күп кеше китте, дигән сорау туарга мөмкин. Бу – ир-атларның хәрби белгечлегеннән тора. Аларның барысы да үз вакытында армия сафларында намуслы хезмәт иткән. Бу авыл электән аерылып торды: аннан армия сафларында хезмәткә китүчеләр гел күп иде. Ир-атларыбыз чын хәрби хезмәттә белгечлекләрен алганнар. Алар бу очракта туры килгән.

Ул авылда чын мәгънәсендә ватанпәрвәр егетләр яши. Бу, әлбәттә, авыл мохитеннән, тәрбиядән дә тора. Нәселдән нәселгә шулай бара», – дип аңлатты Рәмис абый.

Аның сүзләренчә, Олы Тәрбит авылы зурлыгы буенча районда уртача авыл дип санала. Авылдан 6 ир-ат җыелу пунктына киткән. Авыл җирлегеннән – 27.

«Егетләрнең тәрбиясе шундый»

Авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әйтүенчә, ерак шәһәрләрдә булган егетләр дә тиз арада кайтып җиткән.

Егетләрнең тәрбиясе шундый. Бүген дә минем янга: «Безгә повестка юкмы әле», – дип киләләр, алар китәргә әзер тора. Егетләрнең барысы да повестка белән китте. Сүз әйтүче булмады. «Кирәк икән, без барабыз», – дип киттеләр. Бер егетебез Санкт-Петербургтан кайтып җитте. Повестка бар, дип шалтыратып әйтүгә кайтты. Беркем дә каршылык белдерми. Әти-әниләре дә аңлап карый. Ир-атларыбызның бөтенесе хезмәт иткән, артык сораулар булмады. 6 гаиләдән 6 ир-ат китте. 2-3 яшьлек балалары булган егетләр бар араларында. «Шулай кирәк», – диделәр, аңладылар, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

«Повестка бар, дип хәбәр килгәч, икенче көнне Мәскәүдән кайтты»

Василий абый Казаковның улы Мәскәүдә эшләп йөри торган булган. Повестка барлыгын белгәч, икенче көнгә кайтып та җиткән.

«Улыма 27 яшь, өйләнмәгән әле, өлгерә алмады, йөргән кызы да бар. Исән-сау кайтсын, барысына да өлгерер. Мәскәүдә «шабашкада» эшләде. Авылга сирәк кенә кайта иде, ешрак бәйрәмнәрдә булды. Озак кайтмый иде шул. Повестка бар, дип хәбәр килгәч, икенче көнне кайтты. Армия сафларында хезмәт иткән иде. Ракета гаскәрләрендә хезмәт итте», – дип сөйләде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Василий абый да, тормыш иптәше дә пенсиядә. Барысы 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Төпчек балага быел 18 яшь тулган. Гаиләдән башка балага повестка килмәгән.

«Бармыйча калу уенда да булмады»

Оксана апа Воробьева ирен җыю пунктына озаткан. Хәзер 8 үгез, 6 бозау һәм 1 тананы карарга 12 яшьлек улы булыша. Оксана апа авылда фельдшер булып эшли.

Ирем Павел ветеринар табиб булып эшләде. Армиядән ул өлкән сержант булып кайткан иде, шуңа күрә алдылар инде аны. Бармыйча калу уенда да булмады, повестка килгән икән, барырга кирәк, дип китте. Ял көнне янына барып кайттык, телефоннан да аралашып торабыз. Мобилизация турында хәбәр чыккач та, әзер идек. «Алачакларын белдем инде», – ди. Вазифасы шундый бит, сәламәтлеккә дә зарланганы юк. Беренче дулкынга ук эләкмәс әле, дип уйлаган идем. Беренчеләрдән үк китте.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Без бер-беребезне кечкенәдән беләбез, икебез дә бер авылдан бит. Гаилә коруыбызга 12 ел булды. Ике бала бар. Олы улым Казанда укый, бәләкәе мәктәптә укый – 12 яшь. Кечкенә улыбыз нык елады инде, авыр кабул итте. Әтисе юатырга тырыша: «Кайтам бит мин», – ди. Без дә ышанабыз.

Туганнар, әти-әниләр нык ярдәм итә. Ирем 26 сентябрь көнне китте, хуҗалыкны алып барырга авыррак булуы сизелә. Кечкенә улым бик ярдәм итә. Үзем ничек тә түзәрмен, әмма балага кыен инде. Ял көннәрендә олы улым кайта, ул ярдәм итә. Малай белән икәү тиресне сәнәк белән чыгарабыз, тирес чыгара торган җайланма аласы иде менә. Бәлки, табып булыр. Икебезгә авыргарак туры килә. Сыерларны алганда дәүләттән ярдәм дә бирелгән иде, шуннан терлек башын киметкән юк, киметергә уйламыйм да. Кайтыр да, ул эшне бергә алып барырбыз, дәвам итәрбез, дип торам. Минем исемдә кредитлар да бар, кредит каникуллары буенча белешәсе бар әле, – дип сөйләде Оксана апа. 

«Төнге сменадан кайтып яткан гына иде, повестка бар, дип хәбәр килде»

Эльвира апа Морозованың улы Яшел Үзәндә яшәгән, Казанга туган районыннан озатканнар. Яшәү урыны дип Яшел Үзән күрсәтелгән булса да, үз районыннан киткән.

Гаиләсе белән Яшел Үзәндә яшиләр. Ике бала үстерәләр. Олысына 5 яшь, кечкенәсенә 4 ай гына әле. Киленем балаларны үзе генә карый хәзер. 5 яшьлеге балалар бакчасына йөри. Аны алып барырга кирәк. Бәләкәй баланы үзе белән алып барсынмы?! Бала әтисе китәр алдыннан көннәрне санап торды. «Еламыйбыз, алайса әтигә начар булачак», – ди үзе. Шалтыратышып торалар, янына да баралар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Улыма 27 яшь, юл төзелешендә мастер булып эшләде. Башкортстанда эшләп йөри иде, әле үзебезнең якларга эшкә кайтарганнар иде. Төнге сменадан кайтып яткан гына иде, повестка бар, дип хәбәр килде. Минем энемә дә повестка килгән иде, аны кайтардылар, чөнки 4 баласы бар. Улым армия сафларында мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итте. Кредитлары, ипотекалары да бар шул. Үзе белән сөйләшеп торабыз, ул зарланмый инде. Исән-сау әйләнеп кайтсын! – дип сөйләде Эльвира апа.

Башка районнарда да андый авыллар бардыр, әмма хәрби комиссариатлар, андый мәгълүматны бирә алмыйбыз, дип җавап бирде. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн-имин соенеп, шатланып кайтырга язсын🙏🙏🙏Яраббем бер Аллахыбыз🙏🙏🙏Хэрбарчаларына. Эмин🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100