
Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче, шулай ук Казанда да еш булучы блогер Равил Закиров кабат ялгыз калган. Ул кәләше белән аерылышкан. Бу хакта ул язылучыларының сорауларына җавап биргәндә билгеле булды.
«Якындагы елларга нинди планнарыгыз бар?» – дип сораганнар аннан.
Блогерның планнары арасында «кабат гаилә корырга омтылу, әмма бу – бик авыр булачак, моның өчен еллар кирәк» дигән бүлек тә бар.
«Ничек инде еллар кирәк, сезнең никахыгыз булырга тиеш бит», – дип аптыраган язылучыга «без аерылыштык» дип җавап биргән блогер.
Равил очрашып йөргән кызы белән аерылшканнан соң кабат кушылган иде, аңа тәкъдим дә ясады, алар Казанда блогерның фатирында бергә яши дә башлады. Кәләш Равилнең әнисе янына авылга да кайткан иде, блогер шулай ук аның якыннары янында кунак булды. Әмма яшьләр килешеп бетә алмаган ахрысы...
- Блогер Равил Закиров кәләшен авылга алып кайткан
- Равил Закиров: «Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен»