Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Закиров: «Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен»

news_top_970_100
Равил Закиров: «Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен»
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Авыл блогеры Равил Закиров Чирмешән районы Яңа Кади авылына шәһәр кызлары өчен турлар оештырып танылды. Ул аларның үзләренә акча түләттереп абзарда эшләтте.

Хәзер блогер акрынлап Казанга күченергә җыена. Фатир алды, ремонт ясады, кәләшле булды, җәй никах үткәрергә җыена, акча җыелган очракта туй да үткәрү турында уйлана.

Ул социаль челтрәдәге сәхифәсендә кәләше белән фатирында бергә яши башлаулары белән дә бүлешә. «Бер тапкыр югалта яздым инде, хәзер иң яхшысы – янымда булуы. Мин күбесенчә авылда, ул шәһәрдә фатирымда яши», – дип, бергәләп иртәнге аш ашауларын күрсәтә блогер.

Равилнең дин юлында булуына ишарә ясап: «Бездә никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, сездә ничек?» - дигән сорау да юллаганнар.

«Әйе, бергә яшибез. Шул ук вакытта без хисләребезне контрольдә тотабыз, без якынлык кылмыйбыз. Гомер буе көткәнне – берничә ай гына түзә алам инде. Әйе, дин буенча бергә яшәү дә гөнаһ. Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен. Мин кайчандыр югалткан кешемне кабат җибәрергә теләмәдем. Янәшәмдә булсын», – дип җавап язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100