Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл бит хәзер агуга батачак». Зәй районы Әхмәт авылы халкы яңа төзелешкә каршы

Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигән бик мәгънәле бер мәкаль бар татар халкында. Киңәшле эш таркалмас дигән әйтеме дә яхшы. Вәт шул алдан сөйләшеп эшләмәү аркасында, Зәй районы Кадер авыл җирлегенә керүче Әхмәт авылы халкы бүген пошаманга төшкән. Редакциягә шундый хат килде.

news_top_970_100
«Авыл бит хәзер агуга батачак». Зәй районы Әхмәт авылы халкы яңа төзелешкә каршы

Әхмәттә 220 кеше яши. Авыл башындагы элекке ферма урынында кичә тракторлар җир казу эшләрен башлаган булган. Әхмәт халкына биредә агулы матдәләр, гербицидлар, ягъни үсемлекчелектә кулланыла торган химик эремәләр ясау өчен объект булачак, дигән хәбәр килеп ирешкән. «Без бөтен авылыбыз белән каршы, гаризалар яздык», — диде шул авыл кешесе Гөлүзә Хамматова.

Авылдашлар үзара: «Киңәшләшик, җыелыйк, бергәләп туктатырга иде бит бу эшне. Безне агуларга юл куймыйбыз дип, трактор эшләгән җиргә плакатлар белән барып карыйкмы? Нишлибез?» дип киңәшләшеп, авыл җирлеге башлыгына күмәк мөрәҗәгать белән дә чыкканнар.

Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Барсукова әйтүенчә, ул комплекс авылга бик якын гына терәлеп тора.

— Безнең гөрләп торган сөтчелек комплексын яптылар, 1 мең баш сыер бар иде, аэропортка комачаулый, күгәрченнәр оча дип, ул ябылды. Хәзер шуның кырыена гербицидлар, агу химикатлары белән эшли торган корылмалар төзи башладылар. Менә без шулай дип ишеттек тә, шуңа куркып, авыл белән дәррәү куптык. Әле бүген авыл җирлеге башлыгы сөйләшеп бу эшне туктатты. Әлегә киттеләр алар. Җирен бульдозер казып, урын ясый башлаган иде инде.

Халык чыннан да каршы, шуңа имзалар җыйдык, агу булгач, куркыныч бит инде, авыл бит хәзер агуга батачак, — диде Людмила ханым.

«Мин үз җирлегемне алай бетерергә фашист түгел бит»

Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин да бу хәлләргә ачыклык кертте.

— Аэропорт статусын алмаштырды да, нормативлар буенча тиешле 15 км радиуска сыешмаганлыктан, ферманы яптылар, чөнки кошларның аэропортта самолет двигателенә кереп кысылу куркынычы бар. Хәзер ферма кырыенда агу химикатлары эремәләре, гербицидлар ясау объектын төзергә җыеналар.

Подрядчылар белән сөйләштем — алар «без эшне башкаручылар гына» диләр, ә минем белән дә, район башлыгы белән дә беркем алдан килештермәде. Миңа «килештерегез» дип, ордер тотып килделәр. Кичә авыл халкы «нинди хәл бу, нәрсә төзелә» дип хафаланып, миңа шалтыраттылар, шуннан сезгә чыктылар.

Бер дә рәхәт түгел. Мин үз җирлегемне алай бетерергә фашист түгел бит. Җитмәсә, «җилләр розасы» анда, аннан җил авыл ягына таба исә, безнең каршы булуның беренче сәбәбе шул. Алар әйтәләр, янәсе, 535 метр ераклыкта урнашкан, диләр, СанПин буенча туры килсә дә, җилне бит мин бора алмыйм. Алар, имеш, эремәләр түгелми диләр, тик шунда кисмәкләре торса, бер тамчы тамса да, барыбер исе киләчәк. Белә торып, андый әйберне ничек төзетәм инде, — дип сөйләде Рәис Нуруллин.

Аның сүзләренчә, яңа объект төзелешен «Агросила Групп» җәмгыяте башлаган.

Оешма вәкиле Рөстәм Шакиров белән элемтәгә кердек.

— Бу җир биләмәсе урнашкан урыны буенча норматив таләпләргә туры килә, авыл җирлеге объектлары һәм су ресурслары белән ара буенча да нормативлар бозылмый.

Агу химикатлары буенча соравыгызга җавап бирә алмыйм, комментарий бирмим. Безнең суны тукландыру өчен раствор узелы дип атала ул. Республика программасы бара бит, моның белән без генә шөгыльләнмибез, — диде ширкәт вәкиле.

— Димәк, халыкның агу химикатлары дип уйлаулары ялгыш фикер?

— Мин үсемлекчелек кешесе түгел, шуңа күрә комментарийсыз, участок кына норматив таләпләргә җавап биргәнен әйтә алам.

Авыл җирлеге башлыгы үтенече буенча эшләрне туктатып тордык. Без авыл халкы нәрсә белән ризалашмавын ачыклап бетерергә телибез. Алар белән сөйләшү планлаштырыла, — диде әңгәмәдәш.

 


Раствор узеллары үсемлекчелектә кулланыла торган төрле эремәләр өчен суны йомшарту, әчетү һәм җылыту мөмкинлеге бирә. Пестицид һәм ашламаларның нәтиҗәлелеге дә шулай югарырак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100