news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автотукталышта нәни малайга ут капкан

news_top
Автотукталышта нәни малайга ут капкан
Салават Камалетдинов фотосы

Петербургта автотукталышта 8 яшьлек малайга ут капкан. Аның тәненең 60 проценты пешкән. Фаҗига әти кеше күз алдында булган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

6 августта кичке 8ләр тирәсендә 8 яшьлек малай әти-әнисе белән Заповедная урамындагы автотукталышка бара. Бала каяндыр яна торган таяк таба, шуның белән уйнап йөри. Өлкәннәр үз эшләре белән йөри, аннары борылып карасалар, баланың өстендәге киеменә ут капкан. Барысы да утны сүндерергә ташлана, бала үзе бик курка.

«Әтисе баланың яна торган таякны кайдан алуын күрмәгән. Малай ягулык салынган мичкә янында йөргән. Шуңа ут капкан, аннары балага да күчкән», – ди сайт чыганагы.

Гаилә мангал яндырган, дигән белешмә дә бар. Бала таякны шунда яндырган һәм уйнап йөргән. Ягулык салынган мичкә шартлаган.

Баланың бите, муенын, күкрәге, корсагы, арт ягы, уң кулы, сул иңбашы, кул чуклары, ботлары пешкән. Хәзер ул реанимациядә ята.

Прокуратура һәм Тикшерү комитеты тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар