Автор-башкаручы Гүзәлия виртуаль дуслары белән үзе аңлап бетермәгән мәсьәләләр белән бүлешкән иде. Хәзер ул шуларның дәвамын тәкъдим иткән. Бактың исә җырчының дусларына да шул сораулар тынгы бирми икән.
Менә алар:
– Ник күршеңнең тормышы гына ал да гөл икән ул?
– Нишләп җәй кыска да кыш озын?
– Ник ул ярты ел әзерләнгән бәйрәм 5 минутта үтә дә китә?
– Ник өйдә ир кеше баш, ә барын да хатын-кыз хәл итә?
– Нигә ирләр тәлинкәсендәге ризык тәмлерәк булып тоела икән?