Автор-башкаручы Гүзәлия аптырашта калган әле. Ул шул хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Дүрт нәрсә турында һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм.
- Ник көндез йокы шундый татлы ул?
- Ник төнлә шулай тәмле итеп ашала ул?
- Кая китә соң бу акча?
- Каян чыга бу тузан?» – дип язган җырчы.
«Уф, мин дә», – дип килешкән аның белән виртуаль дуслары һәм сәхнәдәшләре.