Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гөлүс Хәбибрахманов Сабан туенда чыгыш алдыннан күңелсез хәлгә тарган

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гөлүс Хәбибрахманов Сабан туенда чыгыш алдыннан күңелсез хәлгә тарган
Фото: Гөлүс Хәбибрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Автор-башкаручы, танылган алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «ЧП булды» дип халыкны куркуга салгалап тора. Әле яңа гына Гөлүс Хәбибрахманов «Синең җырларыңда» җырына клип төшергәндә, «ЧП» килеп чыккан, дип хәбәр иткән идек.

Хәзер инде артистның үзе белән чынлап ЧП булган. Видеода Гөлүс колакларын бинт белән ураткан, башына яулык бәйләп куйган, хәле бик мөшкел кебек күренә. Үзе ул язылучыларына һәм Сабан туенда үзен күрүчеләргә аннан курыкмауларын сорап мөрәҗәгать итә.

«Дуслар, сәлам! Сабантуйлар алдыннан минем белән ЧП булды бит әле. Узган ел да шушы вакытта күз төбенә китереп биргән иде. Бал корты турында әйтәм мин. Хәзер колак төбенә тамызды берне, колагым чебурашканыкы кебек булды. Тозлы «повязка» куйдым. Сабантуйда чыгыш ясыйсы, ничек ерып чыгасы булыр. Аптырамассыз инде «нинди зур колаклы артист бу» дип. Бабайның кортлары шундый зәһәр», – дип, хәле турында сөйләде ул.

Аннары Гөлүснең хәле начарланган, ул медпунктка килергә мәҗбүр булган. «Хәзер Гөлнәзирә апа әфсен-төфсен ясап ата. Уколсыз булмый, диделәр», – дип колактагы шешның муен буйлап төшеп барганын күрсәтә ул.

Җырчы Сабантуйга кузгалган видеосын да күрсәтте. Барысы да узган, уколның файдасы тигән. Хәзер бал корты чагуны авыр кичергән артистка җәй буе бабасының кортларыннан сакланып йөрисе була инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100