Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүс Хәбибрахманов клип төшергәндә «ЧП» булган: «Бик кирәкле кешебезне югалта яздык»

news_top_970_100
Гөлүс Хәбибрахманов клип төшергәндә «ЧП» булган: «Бик кирәкле кешебезне югалта яздык»
социаль челтәрләр

Гөлүс Хәбибрахманов «Синең җырларыңда» җырына клип төшергәндә, «ЧП» килеп чыккан. Клипның продюсеры Нияз Сабиров матур кадр бәрабәренә сәламәтлеген куркыныч астына куйган – үзен тотып торган оператор өстеннән чүт кенә егылып төшмәгән. Моны «ЧП» дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, бәлки. Чөнки видеога караганда, әллә ни зур биеклектән «очып төшмәгән» инде Нияз. Гөлүс Хәбибрахманов та бу хакта Телеграм-каналында күбрәк шаян тонда яза.

«Монда бик кирәкле кешене югалта яздык. Реквизит төшеп китеп, пәрдәне тартып төшерде. Соңгы кадрларны төшерергә санаулы минутлар калып бара, төп игътибар нәкъ шушы ракурска бирелгән иде.

Студиядә стремянка булмаганлыктан, Ниязны оператор җилкәсенә бастырып, пәрдәне эләктереп куярга менгереп җибәрдек. Режиссер Эдуард аны тотып торды инде, ләкин ахырдан көзге кадерлерәк булып чыкты, һәм Нияз чүттән генә харап булмый калды!» – дип уртаклаша ул видео белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100