Автоматлаштырылган ферма хуҗасы Райнур Әхмәтов: «Роботлар үзләрен аклады»
Татарстанда беренчеләрдән булып тулысынча автоматлаштырылган ферма төзеп, җиде ел элек матбугатны шаулаткан Саба районы Олыяз авылы егете Райнур Әхмәтов хуҗалыгына барып кайттык. Сыер савучы робот һаман да исәнме, фермерның көне ничек үтә, дүрт балалы ата булу рәхәтме? Сорауларга «Интертат» хәбәрчесе җавап эзли.
«Авыл җирендә бер көн ел туйдыра»
Урак өстенә туры килгәнгә, Райнур Әхмәтов белән озаклап сөйләшеп утырырга мөмкинлек булмады. Очрашкач ук, «Нива» машинасына утырып, көндәлек маршрут буенча хуҗалык биләмәләрен күзәтергә чыктык. Ике сәгатьлек экскурсия фермер хезмәтенең никадәр мәшәкатьле икәнен шәһәр кешесенә ачып салды.
Беренче тукталыш арыш басуында булды. Без комбайнның йөк машинасына ашлык бушаткан вакытына туры килдек. Кыр хезмәткәрләренең хәлләрен сорашкач, уңышның чыгышына күз салгач, шунда ук иртәгәсе көнгә планнар да корылды. Атна буе яуган кыска вакытлы яңгырлар көч түгеп үстергән игенне урып-җыярга комачаулый иде. Бөртекнең дымлылыгы тиешеннән артык булып алынса, аның сыйфаты кими. Комбайнның басуга чыгу сәгате дә уңышны җыеп алуда зур роль уйный. Эшнең һәр нечкәлеген белеп кенә бетер.
— Авыл җирендә бер көн ел туйдыра, дигән әйтем юкка гына чыкмаган. Эшне вакытында башкарып калмасаң, елың әрәм китте дигән сүз, — ди Райнур.
Без юлыбызны дәвам итеп, берничә арпа басуында туктап алдык. Райнур арпаны тешләп карап, аның җитешкәнлеген белә.
Каты, кетертәп торса, җыярга вакыт җиткәнен аңлата, ә сытылса, урырга иртәрәк әле. Көн саен басуларны әйләнеп чыгарга кирәк. Басу өлгергәнме, җир эшкәртә торыргамы, печәнне чабаргамы? Басуга баргач, бүген һәм иртәгә нәрсә эшләп буласы күренә. Мәсәлән, сенаж әзерләү фазасы үтеп китә икән, мал азыгының туклыклыгы югала. Аның күләме була, ә туклыклыгы кими. Малларга ризыкның туклыклы, протеинга бай булуы кирәк, — дип аңлата Райнур.
«Дәүләт ярдәмен күздә тотканда, автоматлаштырылган ферма һәм роботлар үзләрен аклады»
Хуҗалыкның төп юнәлеше — сөт җитештерү икән. Ашлыкны малларга ашату өчен үстерәләр. Үзләреннән артса, сораган кешегә саталар. Хуҗалыкта 350 савым сыеры, 100 үгез, 550 тана һәм бозау бар — барлыгы бер мең баш эре терлек.
Маршрутыбызны дәвам итеп, тулысынча автоматлаштырылган фермага юл тоттык. Ике катлы ферма хуҗалыктагы башка биналардан биеклеге белән аерылып тора. Беренче катта сыерлар яши, икенче катта оператор өчен күзәтү, ял итү, юыну бүлмәләре булдырылган.
Ферма тәүлек әйләнәсе эшли. Монда дүрт оператор хезмәт куя. Сменада нибары бер генә кеше эшли. Малларга ризыкны трактор тарата. Асларын җыештыру да механикалаштырылган. Сыерлар чират торып савымга үзләре керәләр. Тәүлек әйләнәсенә 4-5 мәртәбә кергәннәре дә бар. Робот малларның җилемнәрен юганнан соң, сава башлый. Сөт шланглар буенча туры суыткычка китә.
Һәр сыерның муенына номер сугылган каеш белән махсус чип эленгән. Компьютер малларны чиптан таный һәм һәр сыерның савымга керүен, сөтенең күләмен, майлылыгын, сыйфатын теркәп бара. Алты сәгать эчендә савымга кермәгән маллар булса, аларны оператор куып кертә.
— Бу ферма 230 малга исәпләнгән, без монда 200 сыер тотабыз. Кеше хезмәте кулланылмый дияргә була. Бер оператор смена буе ферманы тулаем контрольдә тота. Җиһазларны дәүләт ярдәме белән алган идек. Сатып алу бәясенең 40 проценты субсидия белән капланды. Ферма төзергә алган кредитларны каплап бетердек дияргә була. Дәүләт ярдәмен күздә тотканда, автоматлаштырылган ферма һәм роботлар үзләрен аклады. Субсидиядән башка гына, җиһазга тыккан акчаны сөт сатып кайтарып бетереп була микән? Сервис өчен дә түләргә кирәк, детальләре дә ватылмыйча тормый. Саба районында, ялгышмасам, алты хуҗалыкта автоматлаштырылган ферма төзелде, — дип сөйли Райнур.
«Райондагы мәктәпләрне, балалар бакчаларын үзебез җитештергән сөт ризыгы белән тәэмин итәбез»
350 сыерның 150се башка торакларда яши, алар традицион технология белән савыла. Бер сыердан көненә уртача 21 литр сөт алына. Яңа бозаулаган маллар әлеге статистикага керми. Хуҗалык көн саен кимендә 6,3 мең литр сөт җитештерә.
— Сөтнең күләме, беренче чиратта, рационнан тора. Аны көйләү бик нечкә әйбер һәм бу эштә безгә Казан белгечләре авылга килеп ярдәм итә. Ашау әз генә үзгәреп китсә, сөт нык кими. Печән өстенә он сибеп кенә малдан 10-15 литр сөт алырга була инде. 20 литрдан да ким булмасын дисәң, малның ризыгына игътибар бирергә кирәк. Безнең продукция балалар кухнясына озатылганга, малларга бары тик экологик яктан чиста, химик кушылмаларсыз ризык кына ашатабыз. Сөтне арттыру өчен өч ел саен сыерларны да алыштырып торабыз, — ди Райнур.
Сөт хуҗалыктан очсыз бәягә китеп, кибет киштәләренә берничә мәртәбә кыйммәтләнеп барып ирешкәнен белгәнгә, Райнур үсмер чактан авылда сөт эшкәртү цехын булдыру турында хыяллана. Фермерларга ярдәм нигезеннән оештырылган «Лизинг-грант» программасы буенча хуҗалык 8 ел элек сөт эшкәртү җиһазы ала. Бүгенге җитештергән сөтнең 2 мең литрын фермер үзе эшкәртә, калганын Теләче сөт комбинатына илтә.
— Райондагы мәктәпләрне, балалар бакчаларын үзебез җитештергән сөт ризыгы белән тәэмин итәбез. Ассортиментта сөт, май, эремчек, каймак, кефир, катык, ряженка бар. Көн саен ике машина продукцияне белем бирү оешмаларына озатабыз. Иртәнге сәгать тугызга ризык таратылып бетәргә тиеш, чөнки балаларга көн дә ашарга әзерләргә кирәк. Сөт ризыкларыбыз химиядән башка җитештерелгәч, саклау вакыты кибеттәге белән чагыштырганда азрак, ә балалар кухнясына берничә көнлек норманы берьюлы китереп булмый, — ди фермер.
«Авылда калабыз дип торган яшьләргә дәүләт тарафыннан бераз ярдәм кирәк»
Ферманы бер кат барлап чыккач, ашлык саклау амбарына киттек. Анда Райнурның әтисе — «Олыяз» күмәк хуҗалыгында 25 ел хезмәт куеп, аннан рәис буларак лаеклы ялга чыккан Гыйльфан Әхмәтов эшне оештырып йөри иде. Райнур әтисенең хезмәтен дәвам итүче икән.
— Гыйльфан абый, Райнур сезгә карап авыл хуҗалыгы эшенә кереп киттеме? — дип сорадым әти кешедән.
— Үзем гомерем буе авыл хуҗалыгында эшләдем, нинди тынгысыз хезмәт икәнен яхшы беләм. Улымның спортка сәләте булгач, тормышын йә физкультура, йә мәктәп белән бәйләвен теләгән идем. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлап, физкультура укытучысы белгечлеген үзләштергән иде. Студент чагында сөтне Казанда ваклап сатуны оештырып җибәрде дә, шуннан бирле авыл хуҗалыгы тармагыннан чыкканы булмады. Үзе сайлаган юл бит инде, — дип җавап бирде Гыйльфан абый.
Сигез яшьтән ындыр табагында эшли башладым бит, — дип Райнур да сүзгә кушылды.
— 1990нчы еллар белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы хәзер нинди хәлдә? — дип соравымны дәвам иттем.
— Хәзер техника әйбәт. Элек ындыр табагында унбишләп әби, утызлап бала-чага була иде. Бүген шул ук эшне 5-6 кеше башкара. 1960нчы елларда гектарына 10 центнер ашлык алу зур уңышка саналган булса, хәзер 30 центнердан ким булса, хурлык санала. Быел уңышны уртача 40-50 центнер булыр дип өметләнәбез, Аллаһы бирсә. Арпаны туклыклыгы һәм витаминнар составы буенча терлекчелек өчен иң кулай бөртек дип саныйм. Без шуны күбрәк чәчәбез. Аның чыгышы быел 45 центнер тирәсе булыр дип уйлыйм. Заманча техника кулланып, яңа технология белән җирне эшкәртү, ашлау, өч ел саен орлык алыштыру әйбәт нәтиҗә бирә.
1980нче еллар азагында, шәһәрчә яшәргә теләп, биш чакрым ераклыктагы Шәмәрдән бистәсенә күченеп китүчеләр күп булды. 1991 елда Олыяз авылында кеше яши торган 78 хуҗалык кына калган иде.
Бүген авылда 120гә якын хуҗалык бар. Яшьләр авылда калу ягын карый. Ташламалы ипотека мәсьәләсе хәл ителсә, өч яшь егетебез өй салып, авылда төпләнергә җыена. Авылда калабыз дип торган яшьләргә дәүләт тарафыннан бераз ярдәм кирәк.
Авылда хәзер трамвай гына йөрми. Шәһәр белән башка бер аерма да юк. Һәр йортка газ кергән, җылы су бар, канализация көйләнгән, юллар әйбәт, йорт саен диярлек машина, балалар бакчасы бар, күрше авылдагы мәктәпкә укучыларны автобус йөртә. Интернет өйләргә кергән, яшьләрнең кулында смартфон. Шәһәр кешесе театрга, концертка авыл халкы кадәр еш йөри микән әле?
Авылда күпме хезмәт хакы алалар соң?
Матур гына эшләп торган хезмәткәр аена уртача 25-30 мең сум акча ала инде. Тырышып эшләгән кешенең балаларын укытырга да, машина алырга да, йорт җирен карарга да мөмкинлеге бар.
Сезне борчыган мәсьәләләр бармы?
Соңгы елларда бала-чаганы эшләтергә ярамый дигән закон килеп керде. 2014 елда балаларны сыер көтүенә җәлеп иткән өчен штраф түләп, чак котылдым. Элек эшләп үсә идек бит. Беребез дә үлмәдек. Кешене хезмәт тәрбияләгәнен онытмаска кирәк.
Аграр көллиятләрдән практикага студентлар кабул итәбез. Үз хуҗалыгында кечкенәдән эшләгән балалар әллә каян аерылып торалар. Аларның куллары бар эшкә дә ята, дисциплина көчле. Тракторын да оста йөртәләр. Эшләмичә үскәннәре авыл хуҗалыгы белән бөтенләй кызыксынмый.
Мин төрле районнарга, чит төбәкләргә еш йөрим һәм бер әйбергә игътибар итәм: авыл хуҗалыгы оешмасы таралган җирдә авыл да бетә. Фермерлар, шунда эшләгән кешеләр бүген авылны саклап киләләр әле. Авыл хуҗалыгын бетерергә ярамый, чөнки ул илне ашата.
«Эшем тынгысыз булса да, шуннан тәм табам»
Райнур белән аралашканда, телефонының еш шалтыравына игътибар иттем. Хуҗалык мәсьәләләре буенча да борчыйлар, башка авыллардан да фермерлар шалтырата. Шуннан аның Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә караган Саба районы фермерлар берләшмәсенең җитәкчесе икәнен белдем.
— Җәмәгать эше инде анысы. Статистиканы барлап, авыл хуҗалыгындагы яңалыкларны күзәтеп, кызыклыларын башка фермерларга таратып торабыз. Республикада төрле дәүләт программалары, грантлар бар. Шулардан хәбәрдар булып торырга кирәк, чөнки грант алу өчен вакытында документлар тапшыру мөһим. Фермерлар дәүләт ярдәменнән күбрәк файдаланган саен районга файдалы — җитештерүчәнлек арта.
Җыелышлар оештырып, бер-беребезнең хәлләрен барлыйбыз. Берәр проблема туса, хәл итәргә тырышабыз. Мәсәлән, кемдер ташламалы кредит ала алмый. Саба — төшеп калган районнардан түгел. Район эчендә хәл итә алмаслык мәсьәләләр бик сирәк була.
Ассоциация әгъзаларына «Россельхозбанк»ның 0,5 процентка түбәнрәк ставка белән кредит бирүенең дә файдасы тия. Кечкенә фермерларның эшчәнлеген түрәләр күреп бетермәскә мөмкин. Гомер буе иртәдән төнгә кадәр эшләп тә, ассоциациядә булмасаң, дәүләт бүләгенә беркем тәкъдим итә алмый. Без ходатайство язсак, Россия Федерациясе дәүләт бүләкләренә кадәр алырга мөмкин, — дип аңлатты Райнур җәмәгать эшчәнлеген.
Райнур тормыштан зарланмый. «Эшем тынгысыз булса да, шуннан тәм табам», — ди ул.
«Башка кешегә тиешле смс-хатны ялгыш булачак хатынымның номерына җибәргәнмен»
Фермерның гаиләсе белән дә кызыксындым.
— Хатыным белән танышуыбызның тарихы бик кызык булды. Башка кешегә тиешле смс-хатны ялгыш Гөлфиянең номерына җибәргәнмен дә, танышып киттек. Ике ел чамасы аралашып йөргәч, өйләнештек. Бергә яши башлаганга да 11 елдан артык вакыт узган инде. Дүрт балабыз дөньяга килде: Мәрьямгә - 10, Камиләгә — 9, Рамазанга — 7, Рәхимгә 2 яшь тулды. Быел зур эшебез бар — Рамазанны беренче сыйныфка укырга бирәбез. Кечкенәсен бакчага йөртмибез, чөнки үзебезнең янда күбрәк тотасы килә. Яшьлек беләнме, тормыш куу беләнме, беренче ике баланың тәмен тоярга өлгермәдек. Аларның тизрәк үсүен теләдек. Баланың рәхәтен өченчесен, дүртенчесен алып кайткач кына беләсең икән. Финанс мәсьәләсе куркытмады, чөнки һәр бала үз ризыгы белән туа. Әнием 11 балалы, әтием 8 балалы гаиләдә үскәннәр. Күпбалалыкны бәрәкәт билгесе дип кабул итәм.
Балалар өйдә мәш киләләр. Карап торсаң, кызык инде алар. Үзара сугышып, үпкәләшеп тә алалар, аннары дуслашып, уеннарын дәвам итәләр. Кечкенәсе барысын да җиңә.
Олыларының кечкенәсеннән көнләшкәннәре булмады. Кечесе янында олысын үсендереп, аны үрнәк итеп күрсәтеп, кимегән игътибарны тулыландырырга тырышабыз. Олыларының уңышларын, ярдәм итүләрен мактагач, аларның күңелләре күтәрелә.
Кичләрен ару-талуны җиңеп, балалар белән уйнарга тырышам. Бала вакытларында уйнатмасаң, кайчан уйнатасың? Качышлы да, куышлы да, өстәл уеннары да уйныйбыз.
Әти-әни белән төп йортта матур гына торабыз. Хатын хәзер күбрәк өйдәге эшләр белән мәшгуль, ашарга пешерә, балаларны карый. Кызлар кул арасына керә башладылар, ашарга пешерергә дә кызыксынып өйрәнәләр. Кичә бергәләп кабартма пешергәннәр иде, — дип кызыктырып сөйли Райнур.
Әхмәтовларның балалары да әти-әниләре кебек тырыш, акыллы, татар милләтенә файда китерә торган кешеләр булып үссеннәр. Эшләре гөрләп барсын!