Авитога күзәтү: 4 миллионга Акула, 1 сумга Zara күлмәге, миллионлык Макдоналдс соусы
Илгә кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә интернетта «перекупщик»лар да, шул исәптән шамакайлар да күбәйде. "Макдоналдс" соусын ничә миллионга саталар? "Икеа" акуласын югалып баручы акула төренә кертеп буламы? Ни өчен телефонны саклап кына тотарга кирәк? «Интертат» бу сорауларга җавапны «Авито»га күзәтү ясап эзләде.
Миллион ярымга «Макдоналдс» соусы!
Россиялеләрнең бик озак саубуллашкан компаниясе дип «Макдоналдс»ны атап була. Чөнки «ябыла» дигән сүз чыккач, һәркем «Макдоналдс"ның бургеры, бәрәңгесе һәм коктейльләре белән саубуллашып чыккандыр. Көн саен саубуллаштылар. Әле һаман ябылып кына бетмәде бугай анысы.
Кадерле вә гыйззәтле «Макдоналдс»тан башка тора алмаучылар өчен «Авито» ярдәмгә килә ала. Чөнки анда бургерларны да, соусларны да, хәтта чәйгә сала торган шикәрләрен дә сата башладылар.
Казанның Кәҗә бистәсе янында бер сыр соусын 2 500гә саталар. Әле Казан халкы бик үк ач түгел икән, Томскида шул соус 500 меңгә куелган. Мәскәүдән Денис — бер миллионга. Акчаң кесәңнән агып төшеп, ашарга бер ризыгың булмаса, миллионга соус алып ашарга була икән. Денис үзе бик укымышлы кешегә охшаган: бер оригинал соусны Мәскәүдә фатирга алмашырга әзер. «Белдерүне тулысынчы укуыгызны үтенәм! Башисемен генә түгел, башыннан алып ахырына кадәр укыгыз. Чын, оригинал „Макдоналдс“ соусларын сатам. Бәясе бер данә өчен күрсәтелгән. Мәскәү үзәгендәге фатирга алмашып була», — дип язган башкаларның бәхетсезлеген файдаланып Мәскәүдә җиңел генә фатирлы булырга теләгән Денис.
Казаннан Георгий Биг Тейсти бургерын 800 сумга сата. 13 мартта сатуга куелган бургерның никадәр файдалы һәм тәмле булуын тасма-тасма матур сүзләр белән генә дә тасвирлап бетереп булмас. Мәскәүлеләр космик саннар белән нәрсәгә омтылалардыр — анысын бер Алла гына белә. Бер чизбургерны 11 миллионга сатучы Иван бургерның иң соңгы булып алынуын язган. Иң соңгы алынган дип түгел, планетадагы иң соңгы бургер дисә, бәлки алырлар да иде 11 миллионга. Нәрсә инде ул, 11 миллион гына бит…
«Макдоналдс»ның ябылуы, гомумән, шок-контент булды Россия халкына. Шикәрләрен дә сата башлаганнар. Бер чәйлек бер кап шикәрне 999 сумга да, өч меңгә дә, бер сумга да, ун меңгә дә саталар. Әле кибетләрдә шикәр киштәләренә тузан куна башласа, бер чәйлек «Макдоналдс» шикәрләрен йөз меңгә сатып ала башламагае халык. Булмас димә, дөнья бу!
«Икеа» акуласы
Санкцияләр капканына эләккән киләсе бик популяр товар — «Икеа"дан йомшак акула уенчыгы. Аның кеше буе кадәрлесе дә, аннан олырагы да, кечерәге дә бар. «Икеа»ны шул акуласы белән һәм ресторанындагы фрикаделькалары белән истә калдырды бит халык.
Казан «Авито» сында акуланың ат кадәрлесен дә, бет кадәрлесен дә саталар — акчаң гына булсын. Алтмыш мең, биш йөз мең, өч йөз меңлекләре дә, кирәк булса, бераз гына арзанраклары — унбиш, утыз, алтмыш меңлекләре дә бар. Җаның ниндиен тели — шуны ал. Югалып баручы акула өчен унбиш мең бик аз дип санасагыз, миллионлыклары да бар. Мәсәлән, бер сатучы уенчыкны дүрт миллионга куйган. «Бетеп баручы акулаларның берсен — „Икеа“ акуласын сатам. Яхшырагын теләсәгез, Швециягә барыгыз», — дип язып та куйган. Дүрт миллионга Швецияне мең урарга булыр иде, әлбәттә.
Казаннан берәү акуласын 777 777 сумга гына сатып җибәрергә риза икән. «Тарихи оригинал! Сез уникаль Акулалы булачаксыз! „Икеа“ ачылса да, андагы акулалар инде башка булачак, ә бу тарихи экземпляр!» — дигән ул тәмле телен һәм юмор хисен яшермичә. Бу кадәр суммага йомшак уенчык алсаң, күчермәсе дә оригинал булып тоелачак инде аның. Хуш, рәхмәт.
Тозсызлык заманасы
Берәр нәрсә булса, нишләптер кибет киштәләреннән шикәр белән тоз юкка чыга. Калган продуктларны ул кадәр үк себереп алмыйлар, ә шикәр белән тоздан җилләр исә. Зур супермаркетларда онны, майны, шикәрне һәр кеше башына килолап кына сата башладылар, чөнки халык ябырылып, бөтен булганны алып чыга башлады. 2012 елда да тоз эшкәртү һәм сату предприятие хуҗалары оныкларына җитәрлек байлык туплап калган дип сөйлиләр иде. Бу елны да хәлләр шул табага тәгәри микән әллә?
«Авито» да шикәр комын төрле бәядән саталар. Бер килосын 45, 85, 100 сумга саталар. Биш кило шикәр алам дисәң, биш йөз сум була.
Ә тозның йөз граммы — 40, 500 граммы 150 сум. Бер кило алыйм дисәң, 250 сумыңны чыгарып чаласы. Тоз сатучылар «Авито» да бик юк та. Берән-сәрән генә шунда. Рәхәтләнеп өйдәге булган запасыңны әллә ничә дистә меңгә сат бит инде, әйеме?! Тозсызлык заманасы якынлаша, ахры. Һәм мин тоз бетү турында гына түгел.
Ак майның бер килосы «Авито» да алты йөз, алты йөз илле сумнан йөри икән. Дүрт йөз сиксәнгә дә, ике йөз иллегә дә алып була булуын. Ә көнбагыш маеның биш литры җиде йөз сум, иптәшләр. Бер литрын йөз дә уңга да, җитмеш бишкә дә сатучылар бар.
Онның да бәһаләре төрле-төрле. Бер килограммын егерме биш, утыз, илле, алтмыш биш тәңкәгә саталар. «Оптом гына җибәрәбез», — дип язган күбесе. Иллешәр килограммлы капчыкларда, яки тонналап кына сатучылар байтак. Бер килосы илледән дип санасак, бер капчык онны ике мең ярымга алып була. Авыл кибетләрендә онны 2000, 1800 алып була.
Айфонсыз яшик, яки «Нокиага ни җитә?!»
Телефон базарыннан «алма» брендының чыгып китүе дә халыкның фантазиясен эшкә җигәргә ярдәм итте. «Әле ярый алып калганмын», — диючеләр дә, «Хәзер арттырып сатарга була», — диючеләрне дә күрергә була. Тик нинди генә очракта да телефоннар ватылмый гына торсын инде, чөнки техника бәяләре дә, кояш карагач, ярыша-ярыша үскән арышлар кебек, бермә-бер артты да куйды. Смартфонсыз, гафу итегез инде, бәдрәфкә кә йөрмәгән заманда кнопкалы Нокиага әйләнеп кайтып калмасак ярый. Телефон ватылмый тормый (тәүбә, тәүбә), ә сөйләшергә кирәк бит.
«Авито» да айфон бәяләрен карап чыктым. Иң соңгы модель булган 13 айфоннарга барып җиткәнче, базага әйләнгән 11 модельне карыйк. Санкцияләргә кадәр 128 гблы 11 модель айфонын илле меңгә алып була иде. Ә хәзер ул — 63 990 сум булып куйган. 256 гб лысы — 75 мең, про макс дигәне — 70 мең. Әле «Авито» дагы товарларны кулланылмаган дип тә булмый. Ягъни тотылган, кулланылган телефонны кибетләрдән дә кыйммәтрәк итеп сатарга уйлаган кешеләр бар.
12 айфон заманында җитмеш мең булса, хәзер анысы да сиксән булган. Ә күбрәк гигобайтлылары йөздән артык. 13 турында язып тору кирәкме ул, гомумән? Чөнки анысының 256 гб лысын 153 900гә сатарга куйган бер сатучы. Монда рәхәтләнеп теләгәнен сайлап алып була инде — нәкъ кием базары кебек. Шул ук бер телефонны илле меңгә арттырып та, илле меңгә киметеп тә саталар. Вьетнам базарына барып та торасы юк, бер белдерүдән икенчесенә генә күчәсе. И җайлы да инде хәзер тормышлар!
Порошок
Көнкүреш җиһазларына һәм предметларына килгәндә, «Авито» да айфон һәм акула уенчыгы кебек ажиотаж тудыручы нәрсә юк та кебек. Дус кызымның супермаркетларның рәсми сайтларыннан порошок таба алмыйча изалануын күреп, «Авито» дан порошок та эзләп карадым. Порошоклар сөбеханалла булып чыкты. 12 кг лы Tide порошогын Казанда өч мең ярымга саталар. Алты килоны сигез йөзгә сатучылар да бар. Color дигәненең унбиш килолысын мең ярымга бирсәләр, Ariel ның алты килосын ун меңгә саталар.
Кыскасы, җаныгызга нинди порошок ошый, шундые бар. Җаныгыз күпме кило порошок таләп итә, шул кадәрлесе бар. Һәрхәлдә, кибетне сезгә кадәр «басып» чыккан булсалар, «Авито»да берәр килолап булса да сата башларлар аны, борчылмагыз. Бездә халык шундый киң күңелле бит ул.
Бер сумга Zara күлмәге
Вьетнам базары дигәннән, базардан бренд булып формалашкан кием-салым кибетләре дә китеп барды. Н& М, Mango, Zara, Uniqlo ны яратучы халык та пошаманга төште. «Бик борчылдым. Zara сыз нишлим инде мин», — бер апаның шушы сүзләреннән соң чыннан да шоппинг яратучыларга авыр булачагын аңлап, боегып куйдым.
«Авито» исә монда да планетадан алда бара, билгеле. Шушы берничә көн эчендә генә дә бу брендлардан булган киемнәрне тутырганнар гына. Әлбәттә, аларның күбесе инде киелгән һәм гомеренең көзенә җитеп килүче киемнәр булганлыктан, бәһаләре атныкы кебек түгел. Mango ның пальтоларын җиде йөзгә үк алып була. Zara күлмәген берсе бер сумга сата. Ике йөзгә джинс чалбар сатучылар да, йөз сумга майка сатучылар да бар. Болары брендлы кием киеп йөрүне трендка санаган һәм биркасында Zara, Mango ише язу булмаган киемне киемгә санамаучылар өчен күңелле бер бонус булачак.
Һәм, сүз уңаеннан, бөтен киемнәр дә көн яки берничә сәгать дәвамында куелып бара. Барахолканың бер төре булса да, «Авито» да бу кадәр брендлы кием сатканнары булмагандыр әле.
Фәлән миллионлык машина белән фәлән миллионлык фатирлар
«Интертат» автомобиль базары турында язган иде. Экспертлар машиналарның бәясе 20-30% артты дип әйткән булган. Бу шулай ук илгә чит ил машиналары кертелмәү белән бәйле рәвештә туган ажиотаж нәтиҗәсе.
«Авито» да машиналарның төрлесе бар. Гомумән, бу мәйданчык күпчелек шул автомобиль сату өчен дип кереп калган иде тарихка. Монда 2021 елгы яңа «Нива» машинасын 1 293 900 гә саталар. 2018 елгы һәм 136 мең чакрым йөргән Skoda Octavia ике миллион, 2014 елгы Hyundai ix35 миллион өч йөз… Чит ил машиналары гына түгел, үзебезнең «Лада"ларның да бәясе ике тапкыр Аллага шөкер дия торган шул инде хәзер. 2018 елгы һәм туксан мең чакрым йөргән «Лада Гранта»ны 770 000 кә генә биреп җибәрәбез дигәннәр, әнә.
Язманың азагына таба миллион сүзен ишетүгә күнегеп тә беткәнсездер. Казандагы фатир бәяләренә дә күз салып алыйк инде. Зур Клыкидагы 39 квадрат метрлы фатирны, мәсәлән, 5,4 миллионга саталар. Алафузов урамындагы 42 квадрат метрлы фатирны 6,3 миллионга гына… Яңа салынган йортларда миллион дигәне бер урынлы сан гына булмый инде. Мәсәлән, Идел буе районындагы «Времена года» торак комплексындагы ике бүлмәле фатир 11 442 681 сум.
…
Шушы урында «Авито» га сәяхәтебезне туктатыйк. Дөресен әйткәндә, илдәге вазгыятькә көлеп караучылар да, бик җитди мөнәсәбәттә булучылар да бар. Безнең халык нинди генә коточкыч хәл булса да юмор хисен югалтмый инде ул. Миллион ярымга сыр соусы сатучы егетнең сүзләрен дә көлеп укыйбыз. Ә ышанып та булмый, абсурд яратучы бай абзагыз Мәскәү уртасындагы фатирын биреп куйса… Бәя арта дип кенә хезмәт хакы артмавын да онытмаска кирәктер. Кеше куян куа дигән сыман, ажиотаж тудырып һәм азартка бирелеп, тоз белән шикәр алудан да туктарга кирәктер. Кеше алган саен бәя арта гына. Шул бер пакет карабодайны алырга акчасы булмаган картларны да уйлыйк. Һәм дә бу шаярулар бары шаяру булып калсын, илләр, күкләр тыныч булсын иде.