Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров гаиләсендә зур югалту. Аның әнисе вафат. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. Без кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп, өстәл артына утыргач, авылдагы бөтен яңалыкларны сөйли иде дә, залга чыгып утыргач, балаларны, оныкларны сораштырыр иде. Юлга озатканда: «Минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз», – дип, оялып кына, акчасын учка салыр иде.
«Әнкәй, кирәкми», – дисәң: «Юк, балам, бу – миннән күчтәнәч өчен генә, сезнең оныклар аңа мохтаҗ түгелдер, сез аны, нәнәгездән, дип бирегез», – ди торган иде. Хәзер генә шуларны искә төшереп, барлап утырабыз. Берни дә эшләп булмый икән, бар да Ходай кулында.
Соңгы кайтуда гына әле, 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч..
Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла.
Соңгы кайтуымда язган шигырьнең соңгы юлларын иҗат иткәндә, күңел барыбер нидер сизгән иде...
Шул сүзләрне язасым килми озак уйланып утырган идем. Ник яздым икән, дип, хәзер үземне битәрлим», – дип яза Җәвит Шакиров.
Артистның «Уйлар...» шигырендә, чыннан да,
«Тик кузгала алмыйм,әйтерсең дә,
Күтәрмәслек йөк бар иңемдә.
Шомлы урам төсле күңел дә...
– Безнең дә ут сүнсә нигездә???
Шул уйлардан,
Әллә нишләп киттем үзем дә...» –
дигән юллар бар...
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җәвит Шакиров – үги әнисе тәрбиясендә үскән бала. Аның үз әнисе ул әле кечкенә булганда ук бакыйлыкка китеп барган.
«Без 3 малай (икенчесе – мин), миңа 5 яшь вакытта, безне якты дөньяга китергән әнидән торып калдык. Безне карарга бик күп апалар килделәр. Аларның берсен дә без, балалар, «апа» дип каршы алмадык. Һәрберсенә «әнкәй» дидек. Алар кайтып китмәсә ярар иде, безне караса ярар иде дип, өметләр баглап каршы ала идек. 1 ай торалар иде дә, түзә алмыйча, кайтып китәләр иде. 1 ай, 3 ай торганнары да булды. 6 ай торып, кайтып китеп, безне кызганып, яңадан килгәннәре дә булды. Күрдек, әмма сынмадык, сыгылмадык. Ә менә 6 нчысы, безнең бусаганы «апа» булып атлап кереп, «әнкәй» булып гомер иткән, безне тәрбияләп үстергән, әти белән яши башлагач тагын 2 бала табып, 5 баланы тәрбияләп үстергән әнкәй, Чакмагыш районы Әлмәт авылында, төп нигездә яшәп ята. 87 яшь, Аллаһка шөкер. Үз акылында, ишетә, күрә, үз куллары белән тотып эшли», – дип сөйләгән иде әле узган ел гына әнисе турында Җәвит Шакиров.
Артистның һәм барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.