Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Һәрбер «әнкәй»не, кайтып китмәсә ярар иде, дип каршы ала идек»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Һәрбер «әнкәй»не, кайтып китмәсә ярар иде, дип каршы ала идек»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Ватсап төркемнәрендә Җәвит Шакировның үз язмышы турында сөйләгән видеосы таралды. Без әлеге видеоны кем төшергәнлеген белмибез. Ләкин популяр юмор остасының әнисез узган балачагы турында сөйләвен тыныч кына карап булмый. «Елатты», – дип язып, видеоны бер төркемнән икенчеләренә җибәрәләр.

«Дуслар, сез әле концерт башланыр алдыннан гына кыскаметражлы фильм карап киттегез. Ул минем язмышыма багышланган. Әлеге фильм минем китабыма да кертелгән поэмага нигезләнеп эшләнгән…

Минем язмышыма килгәндә, беркем дә аны кабатламасын иде, дип кенә әйтәсем килә. Без 3 малай (икенчесе – мин), миңа 5 яшь вакытта, безне якты дөньяга китергән әнидән торып калдык. Безне карарга бик күп апалар килделәр. Аларның берсен дә без, балалар, «апа» дип каршы алмадык. Һәрберсенә «әнкәй» дидек. Алар кайтып китмәсә ярар иде, безне караса ярар иде дип, өметләр баглап каршы ала идек. 1 ай торалар иде дә, түзә алмыйча, кайтып китәләр иде. 1 ай, 3 ай торганнары да булды. 6 ай торып, кайтып китеп, безне кызганып, яңадан килгәннәре дә булды. Күрдек, әмма сынмадык, сыгылмадык. Ә менә 6нчысы, безнең бусаганы «апа» булып атлап кереп, «әнкәй» булып гомер иткән, безне тәрбияләп үстергән, әти белән яши башлагач тагын 2 бала табып, 5 баланы тәрбияләп үстергән әнкәй Чакмагыш районы Әлмәт авылында, төп нигездә яшәп ята. 87 яшь, Аллаһка шөкер. Үз акылында, ишетә, күрә, үз куллары белән тотып эшли.

Әмма күңелне тырнаган бер сорау бар: әгәр дә минем үз әнием исән булса, безнең бүгенге уңышларыбызны, гаиләләребезне, балаларыбызны, мактаулы, дәрәҗәле исемнәребезне күреп, нишләр иде икән? Әлбәттә, сөенер иде. Азга гына теге дөньядан әнкәйне алып кайту мөмкинчелеге булса, без нишләр идек икән? Әлеге шигырем шул турыда.

Нишләр идек икән без әгәр,

Беркөн килеп әгәр әйтсәләр,

Азга гына теге дөньядан

Әниеңне, кайткан, дисәләр?

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Ыргыр идем башта күкләргә.

Кычкырыр идем күкне ярып,

Ишетелсен өчен күпләргә.

Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,

Чабар идем абына-абына,

Бер Аллаһка ялына-ялына,

Кайтып җитәр өчен янына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Рәхмәт укыр идем барысына.

Гафу сорар идем барысы өчен,

Тезләнепләр әни каршына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Башны куеп аның алдына,

Кулын битләремә тидереп,

Иркәләнер идем аз гына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Мин йоклатмас идем әнкәйне.

Йотлыгыплар тыңлар идем аны,

Әни сөйләгәнне, әйткәнне.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Чәйләр эчәр идек утырып.

Үзем ясап бирер идем чәйне,

Мөлдерәмә итеп тутырып.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Белмәс идек бары нишләргә.

Әллә ниләр эшләр идек тә бит,

Терсәк ерак хәзер тешләргә.

Риза инде хәзер әнкәй

Матур булып төшкә керсә дә.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр...

Беләм, бу сүзләрне кемнеңдер

Сынар өчен генә әйткәнен.

Беләм бит мин газиз әнкәемнең

Барып җитә алмаслык,

Кайталмаслык җиргә киткәнен…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100