Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аутизм авыруы никадәр нык таралган?

Аутизмнан интегүче балалар белән эшләүче психолог Татьяна Рябцеваның "Бүген җәмгыятьтә аутизация тенденциясе күзәтелә" дигән хафалы сүзләре мине аның белән якыннанрак танышып әңгәмә коруга этәрде. Татьяна Рябцева үзе дә авыру бала үстерә, ул аны тәрбиягә алган.

news_top_970_100
Аутизм авыруы никадәр нык таралган?


Аутизм - баланың психик һәм психологик үсешендәге тайпылыш. Аутизм белән интегүчеләр тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуда кыенлыклар кичерә: алар хис-тойгыларын күрсәтми, кешеләргә жестлар һәм сүзләр белән мөрәҗәгать итми, социаль әһәмияте булмаган хәрәкәтләр кыла. "Аутизм" сүзе тәрҗемәдә "үзенә бикләнгән", "үз эчендәге" дигән мәгънә аңлата. 

– Аутизм килеп чыгуның сәбәбе нидә?

–  Аутизм – дәвалап булмый торган авыру. Ул тумыштан да булырга, соңрак та сизелергә мөмкин. Хатын-кыз йөкле вакытта ук баланың үзәк нерв системасына зыян килгән булуы ихтимал. Аутизм прививкалар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин, дигән сүзләр дә бар. Әмма бу фәнни яктан исбатланмаган. Моны ачыклап йөргәнче, көчне балага юнәлтү яхшырак. 

Аутизм ешрак 2-5 яшьлек балаларда ачык сизелә. Бу кычкырыбрак сөйләү, мимика, куллар белән кисәк сәер ишарәләрдә чагылыш таба.

– Сез тәрбиягә алган бала да аутизм белән авырыймы?

– Мин бу кызны опекага алдым. Ул 3 ел эчендә йөрәгенә 2 операция кичергән, үз вакытында аңа сенсор стимуляция җитәрлек булмаган. Аңарда аутизм диагнозы юк, әмма үз-үзен тотышында аутистик билгеләр бар. Белә торып шундый баланы опекага алсам да, бик нык борчылган вакытларым булды. Мондый бала белән шөгыльләнә белә торган белгечләр бармы икән, дип кайгырдым, ул бит әле өстәвенә тулаем сукыр да. Хәзер инде барысы да арттка калды, белгечләргә йөри башлагач, фаразларны ишеткәч, тынычландым. Мин үзем дә хәзер нәрсә эшлисен күбрәк беләм, кешеләрнең бу чир турында мәгълүматлы булуын, игътибар күрсәтүен, ярдәм тәкъдим итүләрен күрәм. 

Бала коляскада булса, җиңелрәк әле, аның авыру икәне күренеп тора. Ә менә үз аякларында йөри торган яшүсмер булса, кыенрак. Карап торышка сәламәт кебек, ә кинәт кенә ул үзен кешеләр арасында бик сәер, адекват булмаган итеп тота башласа, җәмгыятьтә төрле реакция туарга мөмкин. Хәтта чыгып китүен дә таләп итәргә мөмкиннәр. Төрлечә булырга мөмкин. Бар кеше дә бит баланың ни өчен үзен шулай тота башлаганын аңлап кабул итә алмый.

– Җәмгыятьтә авыру балаларга караш үзгәрә кебекме соң? Мондый балаларны сәламәт балалар мохитенә кертүгә карата толерант булучылар да, үтә кискен караучылар да бар бит...

– Хәзер мин авыру балаларга карата игътибар үзгәргәнен, тискәре карашлар кимегәнен тоям. Авыру балаларның ата-аналары да үзгәрде дияр идем, алар бу чирне берничек тә дәвалап булмавын, моны бары тик коррекцияләү генә мөмкин икәнен аңлады. Даими ниндидер дәресләр, күнекмәләр белән баланың социальләшүенә ирешергә мөмкин. Коммуникацияләрне үзләштерүенә, бераз мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә мөмкин. Ата-аналарның борчылуы аңлашыла, әлбәттә. Әмма бу борчылулары яхшыга илтмәячәк, киресенчә, башкаларга карата үз-үзләрен бик үк адекват тотмауларына китерергә мөмкин. Ата-аналар тынычлангач, хәл үзгәрә. Әйтәм ич, мин үз мисалымда да тойдым моны. Шунысы хак: бездә аутизмлы кешеләрнең 90 проценты социализацияләшми, Америкада, мәсәлән, киресенчә. Дөрес, анда бу проблемага күпкә иртәрәк игътибар итә башлаганнар, технологияләр дә алга киткән. Әгәр без җәмгыятьтә системалы үзгәрешләргә игътибар итмәсәк, бу авыру алга таба артачак.

– Сез моны ниндидер статистикага таянып әйтәсезме, әллә үз күзәтүләрегездән чыгыпмы?

– Интернетта күзәтеп барам бу темага мәгълүматларны. 

Беркөнне бик борчылдым әле: мин тапкан фаразлар буенча, авыру күрсәткечләре хәзергечә үсә барса, бездә тиздән һәр икенче кеше аутизмга дучар булырга мөмкин. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең аутизациясе тенденциясе күзәтелә, дияр идем. Авыруның нык үсеше күзәтелә. Бөтен дөньяда бу шулай. 1995 елда 5 мең кешенең 1 се авырса, хәзер, 2017 ел азагына, 50 кешенең берсе аутизм белән чирли. 

Күз алдыгызга китерәсезме: күпмегә арткан?! Бәлки, бу элек күпләрнең бу авыру турында белмәве, моны кешенең сәерлегенә генә кайтарып калдыру булгандыр. Хәзер исә диагностика да яхшырды, кешеләр дә күбрәк хәбәрдар, бу проблемага игътибар да артты. 

Ә икенче яктан караганда, цифрлы технологияләрне кулланып, без гаджетлар, социаль челтәрләр аша аралашуны кулайрак күргән кешеләрне беләбез. Без бит мәгълүмат гасырында яшибез, баш мие төрле яктан килгән мәгълүматны эшкәртеп өлгерсен өчен, кешедә саклану функциясе кушыла. Кешенең фикерләве үзгәрә, ягъни, ул мәгълүматны өстән-өстән генә җыя, ә тирәннән аңлауга вакыты да юк. Шулай өстән-өстән генә өйрәнү читләшү, кешеләрдән ябылу, контактлардан ерагаюга китерә. Бу мәгълүматларны безгә Мәскәүдән килеп аутизм буенча семинар үткәргән белгеч сөйләгән иде.

Сәламәтлегендә теләсә нинди тайпылышлары булган кешеләрдә аутизмга хас билгеләр күзәтелергә мөмкин. Хәер, аутист балалардагы кебек үк бездә дә ниндидер стереотиплар бар. Мәсәлән, көндәлек башкарыла торган гамәлләр алгоритмы бар. Әгәр нәрсәдер бозылып, көндәгечә бармаса, без үзебезне бик үк яхшы хис итмибез, кәефебез кырыла, нигәдер борчылырга мөмкинбез, эчебез поша, дискомфорт тоябыз. Мисал өчен, тешне уң кул белән чистарткан кешегә кинәт сул кулы белән чистартырга туры килсә, уңайсызлык сизәбез. Ә тайпылышлары булган балалар шул дискомфортны һәркайда тоя. Өендәге тәртипкә күнеккән ул, урамга чыга да, анда бөтенләй башка мохит. Моннан истерика туарга, үз-үзләрен тотышы адекват булмаска мөмкин. Ата-аналарга да моңа бәйле рәвештә кыен, әмма алар инде вакыт белән моңа ияләшә, баланың кайсы вакытта нишләргә мөмкинлеген алдан белә.

– Сез үзегез инклюзив белемгә нинди мөнәсәбәттә? Аутизм белән авыручы балаларны сәламәт балалар белән бергә укытып булыр идеме?

– Әгәр баланың тайпылышлары әз генә булып, ул үзен башка балалар арасында яхшы хис итсә, социализация яхшы барса, бу мөмкиндер. Әмма, минем карашка, барыбер баланы озатучы кеше булырга тиеш. Бу сенсор йөкләнештән баланы вакытында азат итү, мәсәлән, тынычланып алу өчен вакытында класстан чыгару кирәк булырга мөмкин. Киеренке хәлдә мондый балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый. Ә укытучы бит алай йөри алмый. Инклюзив белем кызык идея ул, ләкин аны гамәлгә ашыру, иң мөһиме, сәламәт балаларга да, тайпылышлары булган балаларга да бу файдага булсын өчен, бик күп детальләрне уйларга кирәк. Укытучы да мондый даирәдә нәрсә эшлисен анык белергә тиеш. Бу җиңел түгел, мөгаен, моны башкарып чыгу өчен әле байтак вакыт узар.


Белешмә өчен. Аутизмны башка чирләрдән аерып торучы аермачык симптомы юк. Әмма белгечләр төп өч билгене аерып күрсәтә: башка балалар белән уйнамау, күзгә карамау, кочаклаудан читләшү. Бала бары тик бер генә уенчык белән уйнарга, билгеле бер төстәге ризык кына ашарга мөмкин. 

Бүген Россиядә аутизмның тәгаен статистикасы юк, бу дөрес диагнозлар куя белүче психиатрлар булмавы, халыкның табибларга мөрәҗәгать итәргә теләмәве, нерв системасы какшавына мөнәсәбәт җитди булмау белән бәйле. Шулай да, якынча статистика буенча, 2015 елда Россиядә 18 меңгә якын баланың авыруы билгеле. 2016 елда исә бу сан артып, 22 меңгә җиткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100