«ӘтнәТуй» фестивале: Биш район, иң уңган киленнәр «көрәше» һәм данлыклы Әтнә паштеты
1 августта Әтнәдә «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале оештырылачак. Бәйрәм быел өченче тапкыр үткәрелә, анда биш район катнашачак. Оештыручылар кунакларны ниләр белән шаккатырырга җыена - «Интертат» язмасында.
Төбәкнең милли йөзен, онытылып баручы гореф-гадәтләрен торгызуны максат иткән «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале быел яңа форматта, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырыла. Быелгы фестивальгә Әтнә белән чиктәш булган – Арча, Биектау, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чакырулы.
Узган елларда күбрәк районнар катнаша иде. Ләкин туй йолалары төрле җирдә төрлечә, аерыла. Шуңа күрә без быел үзебезнең күршедәге районнарны чакырып, алардагы йолаларны өйрәнергә булдык, – дип белдерде Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина.
Фестивальнең тагын бер яңалыгы – йолаларны кунакларга гына түгел, ә яшь парларның чын туйларына барып, интерактив рәвештә күрсәтү. Мәсәлән, 22 августта Әтнә районының «Сөмбел» халык фольклор ансамбле туйда кунакларга киленгә су юлы күрсәтү йоласын тәкъдим итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Әтнәнең иң уңган килене исеме өчен көрәш
Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Иң уңган килен» бәйгесе үткәреләчәк. Бәйгедә Әтнә районында яшәүче яшь киленнәр катнаша ала. Конкурс өч этаптан торачак. Киленнәр үзләре белән таныштырудан тыш, гаиләдә сакланып калган милли ризык пешерү, аны тәкъдим итү һәм үзләренең чигү осталыкларын күрсәткән сынауларны узачак.
«Иң уңган килен» бәйгесендә җиңүчене һәр хуҗабикәгә кирәкле бик зур бүләк көтә. Шулай ук барлык киленнәребезне милли бүләкләр белән билгеләп узачакбыз. Катнашу өчен яшь чикләре юк, ләкин безнең максатыбыз күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Шулай булды да, быел безнең бәйгедә күбрәк яшьрәк киленнәребез, әле генә кияүгә чыгучылар катнаша. Быел беренче тапкыр булгач, бу безнең үзебезне сынап карау этабы, шуңа күрә без яшьрәк киленнәребезне сайладык, – дип аңлатты оештыручылар.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Данлыклы Әтнә паштеты
Фестиваль кысаларында гастрономик мәйданчык та оештырылачак. Биредә кунакларга Әтнә районында үзенчәлекле итеп әзерләнгән паштет һәм әлбә тәкъдим ителәчәк.
- Әлбә – татар халкының (бигрәк тә Казан арты һәм Әтнә якларына хас булган) борынгы традицион ширбәтле милли ризыгы, татлы ашы (десерт). Аны элек-электән бәйрәмнәрдә, туйларда һәм кадерле кунаклар каршылаганда махсус сый итеп әзерләгәннәр.
Фестивальгә әзерләнгәндә Әтнә районында узган туйларда нинди ризыклар булуын ачыкладык. Шунысы кызыклы, данлыклы Әтнә паштетын да һәр авылда төрлечә әзерлиләр, хәтта һәрбер гаиләнең дә үз әзерләү ысулы бар. Олырак апалар безгә – «Паштетны куя күрегез, чөнки ул Әтнәнең төп ризыгы», – диделәр. Шулай ук Әтнәнең үзенә генә хас әлбә ризыгы бар. Аны да барлык кунаклар авыз итә алачак, – дип искәртте Алия Абдуллина.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бәлки бирегә туй уздыручыларны да чакыра башларбыз»
Шулай ук фестивальдә кунаклар «Гөлҗиһан» мәйданчыгында татар милли уеннары һәм дәртле җырлары белән таныша алачак, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә хакы. Гаиләдә кем хаклы» дигән темага мавыктыргыч лекция үткәрәчәк. Кунакларны мунча себеркесе ясау серләренә дә өйрәтәчәкләр һәм «Чабата биюе»н, традицион туй җырларын өйрәнү буенча практик дәресләр оештырылачак.
Оештыручылар архивлардан тапкан 1970–1980 елгы уникаль фотосурәтләрне дә тәкъдим итәчәк. Ул еллардагы фотоларда әби-бабаларыбызның туй киемнәрен һәм традицион йолаларын фотоларда күрергә мөмкин булачак.
Әтнә районында булган төрле мәхәббәт тарихлары, риваятьләр бар, аларны күтәрергә, үзебезнең әби-бабаларыбыз мисалында саф мәхәббәт нинди булган, бер-береңә тугрылык ул нинди – дигән сорауларга җавап эзлибез. Бәлки ул киләчәктә Әтнәдә уза торган туйлар фестиваленә әверелер. Бәлки бирегә туй уздыручыларны да чакыра башларбыз, алып баручылар, бизәүчеләр, җырчылар – барысы да килеп, аралашып, бер-берсен табу урынын да булдырырга мөмкин – дип сөйләде бәйрәмнең киләчәге турында алып баручы, юморист һәм фестивальнең режиссеры Фаил Баязитов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«ӘтнәТуй»га танылган артистлар да киләчәк. Кунаклар алдында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары – Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» этно-төркеме һәм «ABIEM PROJECT» төркеме чыгыш ясаячак.