Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Винера Ганиева мәхәббәте, кибетләргә күзәтү, акчаны нишләтергә?

Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Винера Ганиева мәхәббәте, кибетләргә күзәтү, акчаны нишләтергә?

Винера Ганиева: «Камил һаман минем белән өйдә кебек…»

Винера ханым, тормыш иптәшегез Камил абый вафатына елдан артык вакыт узды. Вакыт яраларны төзәтә, диләр, моның белән килешәсезме?

Минем хәләл җефетем, сөйгәнем, кадерле ирем Камилемне югалтуга елдан артык вакыт узды — 28 февральдә ел да ике ай, 28 декабрьдә вафат булган иде. Бүген дә үземә гаҗәпләнәм — ничек исән калдым икән мин узган елны? Бик авыр булды. Камил абыегыз янына китәсе килгән көннәр дә булды. Мине бер елга якын иптәш кызларым саклады. Гел алмашынып тордылар. Хәлемне күрделәр. Моны аңлатуы да бик авыр. Иң яраткан кешеңне югалту бит ул.

Беләсез бит инде, ул көтелмәгәндә булды, мин әле 4тә аның белән телефоннан сөйләштем, 7 тулганда миңа хәбәр килде. Мин аңа көн саен үземнең яратуымны белдерә идем, гомер буе аңа гашыйк булдым. Тормышымда иң зур мәхәббәтем ул. Мин аны хәзер дә яратам, аның белән сөйләшәм, догаларымны укыйм…

36 ел яшәдек, энҗе туйларыбызны зурлап үткәрдек, ЗАГСларга бардык, Президенттан зур бүләкләр алган идек. Ул вакытта әле үз фикеремне дә әйттем: гаиләләргә 5, 10 елмы, 20 елмы яшәгәннән соң, никахларын, хисләрен яңартып, ниндидер бәйрәм үткәрергә кирәк. Энҗе туйны уздыргач та, мәхәббәт яңарып, тагын да канатлар үсеп киткән кебек булган иде. Рәхәтлек хисләре туды…

Камил абыйның якты рухына берничә җылы истәлек белән бүлешсәгез иде, Винера ханым… Аның кайсы сыйфатлары аеруча өстен? Иҗатта, тормышта ул сезне ничек рухландыра иде?

Камил абыегыз искиткеч кеше иде. Вафатына бер көн алдан шундый күп итеп кар яуган иде… Кар дип нәрсәгә искә төшердегез дип сорасагыз, ул шулкадәр ярдәмчел иде: бөтен күршеләрнең капка алларына кадәр, бөтен урамның юлларын чистарта иде. Аннары гына үзебезнең ишегалдына керә иде. Бик кешелекле, намуслы булды.

Камил вафат булгач, бөтенесе шок хәлендә калды. Бер елга кадәр үзем дә шок халәтендә яшәдем. Хәзер дә ышанмыйм. Ул минем белән һаман өйдә кебек… Иртә-кич аның белән сөйләшеп йөрим. Өйгә кергәч тә: «Мин кердем, 3 км йөрдем…» — дим. Ә миңа, гүя, аның тавышы ишетелә: «Әһә, молодеееец…» — гел шулай әйтә иде ул.

Эстрада җырларымны, опера театрында арияләремне Камил яздырды, ул радиода бик күп еллар эшләде бит. Аңа бөтен җырчылар яздырыр өчен чират торалар иде, тавыш режиссеры буларак аны бөтенесе якын күрде, хөрмәт итәләр иде. Ул бик ипле, җайлы, авыр сүз әйтми, авырып килгән җырчыларның да, ноталарны чиста җырламаган җырчыларның да кәефләрен күтәрә, матур сүзләр табып, илһамландыра иде.

Минем иҗатым Камил аркасында чәчәк атты. Камил минем төп рухландыручым, ул миңа бик нык этәргеч бирде. Безнең мәхәббәт миңа бик ярдәм итте. Аңа карата булган мәхәббәтем мине күкләргә очыра иде. Мәхәббәт — ул бик көчле нәрсә, тауларны да кузгатырга сәләтле. Мин җырларымның сүзләре аша яратуымны белдерә идем, микрофонга җырлау нечкәлекләре буенча да профессионал буларак бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Камил минем белән бергә күп еллар театрда эшләде.

Төшегезгә еш керәме? Васыять булырлык сүзләр әйткәне булдымы?

Беркөнне төштә күрәм — кырына, җыена каядыр. Телефоны шалтырый. Театрдан шалтыраталар, дим. Алмыйм трубканы, барыбер театрга барам, ди…

Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды. Мин өйдә батареядан һаваны ничек чыгарасын белми идем. Өч айлап вакыт узгандыр — һава чыгару өчен ачкыч сумкама салынган. Шок булды миңа, минем аны күргәнем дә юк бит. «Бу нәрсә соң?» — дип сорыйм туганымнан (племянницадан). «Һава чыгара торган ачкыч», — ди. Шуннан бирле ышанып йөрим: Камил минем янда икән. Миңа булышып, ярдәм итеп, саклап йөргәненә инандым.

Ул янәшәдә генә… Бер кош чыршы башына әле бүген дә утырды. Беренче вакытта гел көн саен килеп куна иде. Кеше килгәч тә менеп утыра, кунаклар килсә дә, укучылар килсә дә, куна…

Мин Камил рухына көн дә догаларымны укыйм, аны саклап кала алмаганым өчен гафу да үтенәм. Кадерле ирем Камилемнең урыны җәннәттә булсын, дип телим. Мин аңа беркайчан хыянәт итмәячәкмен, дип дәшәм. Мин — синеке, син — минеке, диям. Кабер ташларын да куйдырдым. Кичә фотоларын карап утырдым… Күз яше бит ул үзеннән үзе ага башлый. Күрәсең, инде җыелган сагыш булып ага ул күздән. Аны сагынмыйча, яратмыйча мөмкин түгел. Бүген дә аның киемнәрен иснәп йөрим, кайбер күлмәкләрен юмыйча да тотам. Исе һаман килә кебек…

Зур йортта үзегезгә генә яшәү авыр түгелме?

Хәзер курыкмый башладым. Камилнең вафатына елы җитәрәк ниндидер көч килде миңа, Камил көч биргән кебек булды. «Җитәр, аптыратма, һәркемнең үз өендә, үз караватында кунасы килә», — дип әйткән кебек… Һәм мин курыкмый башладым. Зур коридорда ут яндырып кына куям да йоклыйм. Ә бер елга кадәр, гомумән, йоклый алмадым.

Үз йортың белән тору рәхәт, ләкин җиңел түгел, бик зур хезмәт. Минут саен карап торырга, бик игътибарлы булырга кирәк. Газ җиһазы, батареялар дисеңме, ут ягыннан да, бакча дисеңме…

Башта помидор, кыярлар утырта идек. Камил түтәлләрне бетерде дә чәчәкләр утыртты. Розалар күп бездә, төрле-төрле чәчәкләр. Иртә белән торгач, иң беренче урамга чыгып, чәчәкләрне карый иде. Нинди чәчәкләр аткан, кайсы төстәгесе… «Бар, чыгып кара әле», — дип иртүк әйтә иде. Чыксам, агы, кызылы, алы чәчәк аткан була. Мине шулай шатландырырга ярата иде. Бакчадагы розалар чәчәк аста, ул миңа чәчәк бәйләме бүләк иткән кебек була, чөнки ул карый бит аларны. Мин дә ярдәм итә идем, ләкин төп эшләрне ул эшләде. Бик булган иде, бик яхшы хуҗа иде.

Кошлар ашатуыгызны гел инстаграмга куясыз. Табигатьне яратасызмы?

Кошларымны ашатам, чөнки Камил ашатырга ярата иде. Ул эшләгән эшләрне мин хәзер өйрәндем инде, ул алып барган кайбер вазифалар хәзер минем өстә.

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга була.

Акчаны кайда сакларга: алтын алыргамы, банкка салыргамы?

Узган атнада Европа берлеге һәм АКШ илләре Россия гражданнарына, компанияләргә каршы санкцияләр кабул итте. Исемлеккә компанияләр, әйдәп баручы банклар эләкте. Хәзерге вазгыятьтә акчаларны кайда саклау ышанычлы? Товарларны артыгы белән алыргамы? «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина бу хакта сәясәт белгечләре һәм халык фикерен белеште.

Сарман районында яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы Рәмзия Галиева бу көннәрдә көнкүрештәге кирәк-яракларны күпләп сатып алып куйган:

— Дөнья хәлләре тормышның астын өскә китерде: вирус белән яшәргә өйрәнеп кенә килә идек, кризис башланды. Доллар, бәяләр көннән-көн арта башлады. Ирем: «Җыйган акчаның кыйммәте төшә бит хәзер, акция алыйкмы, долларга күчерикме?» — дип аптырап калды. 1990нчы еллардагы кебек була калса… Берсе дә ышанычлы түгел. Татар халкы кулда тотып карап булмый торган әйбергә ышанамыни? Иң яхшысы — техника, алтын алып калу. Кирәкмәсә, сатып та була аннары, бәяләр артса, арттырып та сатасың әле.

Җомга буе шуны уйлап йөрдек тә, киңәшләшеп, ялларда Казанга чыгып киттек. Гап-гади авыл өендә торабыз, артык уңайлыклары юк, үзем өйдә генә булгач, барысы да минем өстә.

Шундый хәл чыгуы минем кулга гына булган икән: барып, «Технопарк»тан робот-тузан суырткыч, савыт-саба юа торган машина, яңа электр чәйнек, мультиварка алдык. Балаларга кер юу машинасы кирәк иде, анысын да алырга булдык. Ирем бакчага печән чаба торган машина (газонокосилка) тапкан, шуны алып куйды.

Бер килгән-килгән, «Леруа Мерлен» белән «Икеа»га кереп чыгарга булдык. Җәен ремонт ясамакчы идек, обойлар, обшивка, ламинат, плиткалар кирәк. Җиһазны яңарту да артык булмас, дидек. Искеләрен бакчадагы җәйге йортка чыгарып куярбыз, артыгын очсызга гына сатып жибәрербез. Залга диван белән креслолар алдык, йокы бүлмәсендә комодны алмаштырырга булдык.

Техника белән генә калмадык — азык-төлекне дә, элекке кебек, капчыклап җыйдык. Ярый өлгергәнбез — «Ашан»да хәзер кулга 5-10 килограмм авырлыктагы шикәр, өч пачкадан артык булмаган тоз бирәләр, ди.

Дөньяны белеп булмый, бүген бар, ә иртәгә әйбернең кыйммәте үзгәрә ала. Хөкүмәт гади халык яклы булсын иде, безнең хәлгә керә белсәләр дә сөенерсең…

Икътисад фәннәре кандидаты Таһир Дәүләтшин зур булмаган суммадагы акчага кирәк-яракны алып куюны отышлы дип әйтте.

— Халык исәпләп, уйлап, кирәкле әйберләрне генә сатып алсын иде. Акча гел югалып тора бит инде. Шигем юк: әйберләр алга таба да кыйммәтләнә барачак. Әле бу башы гына. Россия — тотрыклы ил түгел, вакыты-вакыты белән проблемалар килеп чыга.

Әле без санкцияләрнең никадәр көчле буласын белеп бетермибез. Тагын да көчлерәк санкцияләр кертелсә, сүз дә юк, хәзергедән дә авыррак булачак. Хәзер күпчелек кешедә акча юк, кесәсендә 10 яки 20 мең сум акча булса, бер дә борчылырга кирәкми, шул акчаны кирәк-яракка гына тоту әйбәт.

Ситуация билгеле түгел. Санкцияләр көчәймәсә дә, шундый вазгыять торса, минем фараз буенча, Яңа елда доллар 200 сум тирәсе булачак. Бөтенләй көчле санкцияләр кертелә икән, доллар 500 сумга да менәргә мөмкин, — диде белгеч.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох зур суммадагы акчаларны банкка салырга яки алтын алырга киңәш итте.

— Нәрсә дә булса алырга җыенган булсагыз гына товарны алыгыз. Ул әйберне якын арада кулланырга җыенмыйсыз икән, аны сатып алуның мәгънәсе юк. Мондый хәлләрнең баштан кичкәне бар инде: халык берничә телевизор, тузансуырткыч, телефон сатып ала иде дә, соңрак бөтен җир «телевизорлар сатыла» дигән игъланнар белән тулган иде. Ул вакытта инде телевизорның беркемгә дә кирәге калмады. Бер баскан тырмага икенче тапкыр басарга кирәкми.

Кризис вакытында очраклылык белән генә үзеңә нәрсәдер отып калып була. Коткы дулкынында финанс пирамидалары, мошенниклар артып китәргә мөмкин. Алар сезгә акчаларыгызны счетка кертеп, баерга тәкъдим итәчәк. Ялган рекламага ышанып, импульсив рәвештә финанс операцияләр ясау, кагыйдә буенча, билгеле бер югалтуга китерә. Керем һәм капиталны кире кайтару гарантияләре булмаган югары рисклы инструментны сатып алмаска кирәк.

Әгәр дә кулыгызда кесә акчаларыгыз булса, банкка кыска вакытлы депозитка кертә аласыз. Бәхеткә, хәзер банкларга 1-3 айга кыска вакыт аралыгына акча салып була. 20 процентка кадәр ставка тәкъдим итәләр. Бу вариант бик ышанычлы, акчаларыгыз сакланып та кала, бераз кереме дә була. Ләкин ул керем инфляцияне, теге яки бу товарларның бәяләрен артуын тулысынча компенсацияли алмый.

Алтын алып куйсагыз да була. Вакыт үтү белән алтынның бәясе үзгәрәчәген аңларга кирәк: ул артырга да, төшәргә дә мөмкин. Шуңа күрә алтынның кыйммәтен югалтуга әзер булып торырга кирәк.

Доллар белән евро мәсьәләсендә беркем бернәрсә әйтә алмый, ләкин доллар белән евро сатып алырга киңәш итмәс идем.

Күбесенең хезмәт хакы банк карталарына килә. Банкларны чит илдә яба башлагач, халык куркып калды, карталарыннан акчаларын алырга ашыктылар. Бу — юләрлек. Ил эчендә банклар эшчәнлеген беркем дә туктатмаячак. Әгәр Visa һәм MasterCard халыкара түләү системалары Россиядә эшчәнлекләрен тулысынча туктатса (ә бу хәлнең техник яктан да булуы мөмкин түгел), бу карталар буенча эчке исәпләүләрне тормышка ашырырга мөмкин булачак.

Карталар эшләвеннән туктаса, шул ук банкта «Мир» түләү системасы буенча башка карта ачып, акчаларыгызны куллана аласыз.

Кайбер кешеләр зур суммаларны өйләрендә тота, моның да мәгънәсен күрмим. Банкта процент ставкаларын 20 процентка кадәр күтәргәч, Үзәк Банк якынча триллион сумны депозитка тотачагы билгеле булды. Бу — кешеләрнең тиз вакыт аралыгында картадан алган акчалары белән бәйле иде. Карталардан акчаларын алучылар хәзер кире банкка илтеп бирде, — диде Игорь Кох.

Шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән авыруымны туган көнемдә белдем»

Әлмәттә яшәүче шагыйрә, тележурналист, күп җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова рак белән авыруы турында үзенең инстаграм сәхифәсендә язып бара. Без дә аның белән сөйләшеп алырга уйладык. Авыру турында сораштыру да, сөйләү дә җиңел түгел.

Нәфисә апа, бер тәүлек элек кенә сез инстаграмда үзегезнең авыруыгыз турында яздыгыз. Халыкка ачып салу кыен булдымы?

Халыкка ачып салу, әлбәттә, кыен булды. Ул бит инде рак. Чир турында сөйләшү рәхәт тема түгел. Аны әйтүнең сәбәпләре булды. Беренчедән, бу чир минем кыяфәтемне, киенү стилемне, яшәү рәвешемне үзгәртте. Кешедә бик күп сораулар туды: «Нәфисә, нишләп алай, ни булды?» — дигән кебек сорауларга берьюлы җавап биреп, нокта куясы килде. Алдый белмим һәм дөресен сөйләргә булдым.

Икенчедән, ниндидер кызгану, жәлләү ишетү өчен түгел. Мин бары тик ышаныч өмет итеп, яхшы нәтиҗә белән төгәлләнгән вакыйгаларны ишетер өчен яздым. Минем кебек хәлдә калып, авыруны җиңеп чыккан кешеләр турындагы очракларны ишетү миңа таяныч булып тора, илһамландыра. Миңа калса, позитив, уңай үрнәкләр барлык кешеләргә дә шулай тәэсир итә торгандыр.

Өченче сәбәбе — кайберәүләр өчен, бәлки, файдам тияр дигән уй. Минем кебек хәлдә калган, ләкин ныграк борчылып, паникага бирелгән кешеләр өчен минем шушы зәхмәт белән көрәшүем, кешегә ярдәм итүе дә ихтимал. Минем тарихым, юлым аларга этәргеч булып кую да мөмкин.

Фотогыз да шушы пост өчен махсус төшерелдеме?

Әйе, аның үз тарихы бар. Күп кеше чирен яшерә. Бигрәк тә рак дигән сүзне кычкырып әйтергә куркабыз, күпләр ояла. Бу бит теләсә кем белән булырга мөмкин хәл. Рак белән көрәшү булсынмы, башкасымы, гомумән, көрәш — хатын-кыз эше түгел.

Хатын-кыз өчен аерым бер зур, җитди сынау бу. Сәламәтлек һәм үзенең гомере өчен куркудан тыш, аның өстенә кардиналь үзгәрүдән курку өстәлә. Психологик яктан хатын-кызны бәреп ега торган әйбер. Беренчедән, чәчләр коелып бетә, менструация туктала һ.б. Моны кичерү бик авыр.

Шулай итеп фотосессия оештырдык. Матур, зәвыклы фото эшлисе килде. Тырыштык. Бу гамәлләр барысы да әзерләнеп, уйланып эшләнде.

Авыруыгыз турында ничек белдегез, Нәфисә апа?

Мин аны декабрь башында туган көнемдә белдем. Аяз көнне яшен суккан кебек булды ул. Аяк астымнан җир убылды. Миңа ул мизгелдә башка беркайчан да елмаймам кебек тоелган иде. Диагнозны ишеткәч, башка бик күп уйлар килде: нишләп бу хәл минем белән булды? Мин бит гомер буе позитив, энергияле кеше, берәүгә дә үпкәләмим, ачу сакламыйм… Мин яратам, үзем яратылып яшим. Зарланып йөри торган адәм түгел, мондый яман чир нәселебездә дә юк бит инде, дип уйлыйм. Башта «Ни өчен?» дигән сорау кайный иде.

Авыруның «звоноклары» булган инде. Югыйсә, ел саен диспансеризация узам, маммологка күренеп тордым. Бер ел эчендә генә булмаган, ди табиб. Өченче стадия — бу инде шактый зур шеш. Күрмәгәннәрдер дип аңлыйм инде. Белмим, кайсы ялгышадыр.

Без Казанга Камал театры артисткасы Рәйхан Габдуллинаның никах туена бардык. Шуннан чыкканнан соң кинәт кенә хатын-кыз авырулары кузгалып китте, кисеп-кисеп авырта башлады. Даруханәдән кереп алып, дару гына эчтем дә Әлмәткә кайтып киттек. Ялларга туры килгәч, табибка барып булмады. Бишенче көнне әйбәтләнгән кебек булды да, нык итеп күкрәгем авырта башлады. Белмичә эчкән дарулар аркасындадыр дип, үземне сүктем. «Җомга» тапшыруының 30 еллыгы бәйрәменә әзерлек бара иде, эшкә кереп чумдым. Табибка баргач, беренче караудан ук онкология икәнен әйттеләр. Стадиясенең дә зур икәнен аңлатты. Мин Ходай Тәгаләнең яраткан бер бәндәсе инде. Аның рәхмәте белән ул мине табибка җибәрде, югыйсә тагын күпме йөргән булыр идем. Упкынның кырыеннан атлаганмын бит инде. Ходай Тәгалә миңа күпмедер вакыт бирде диимме соң… Менә шуңа рәхмәтлемен.

Табиб стресс нәтиҗәсе дип аңлатты. «Үзеңне үзең генә дәвалый аласың. Башың, аң асты белән эшлә», — диде.

Нинди стресс булган иде?

Күп кайгылар күргән кеше инде мин. Мин бит олы улымны югалттым… 22 яшьлек улымны туй алдыннан югалттык без. 10 ел элек авариягә очрап китеп барды ул. Коточкыч кайгылар да кичердем…

Язманы тулысынча уку өчен сылтама буенча керегез.

Халык синоптиклары фаразы: быел җәй нинди булыр?

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев белән киләсе яз һәм җәй турында сөйләштек.

Әмир абый кыш тотрыклы суыклары белән килер дип фаразлаган иде. Ул фараз туры килмәде дип үзе үк әйтеп куйды.

— Ул салкыннар кыш ахырына туры килергә тиеш иде, ә февраль аеның соңгы көннәре үзен бөтенләй киресенчә тотты. Кар күп була дигәне дөреслеккә туры килде. Аның өчен быелгы кышның бик мөһим күрсәткече — Крещение — Качману бәйрәмендә суыклар булмау. Ә ул суыклар тик торганнан юкка чыга алмый.

Крещение суыгы булмады, хәзер бөтен суык язга калды инде. Салкыннар була әле. Егерме көнләп суык булыр әле, 25 мартка кадәр сузылуы ихтимал. Февраль ае бик җылы килде, мин мондый җылы февральне хәтерләмим дә. Былтыр февраль салкын иде, уртача температура минус 18 градус булган.

Бу җәйгә бик нык тәэсир итәчәк инде. Яз да озакка сузыла дигән сүз. 21 февраль көнне кара каргаларны күрдем инде. Алар күренде, хәзер урманда югалып торалар булса кирәк. Бу инде яз озакка сузыла дигән сүз.

Җәйнең башы матур булыр. Былтыр май ае коры иде, 15 майдан җәй башланды. Дүрт айга сузылган җәй коры булды, быел алай булмас дип фаразлап торам. Быел җәй корылык белән газапламас, яңгырлар булыр. Июль ае да матур гына булыр. Менә җәйнең икенче яртысында, август аенда, уңышны җыйганда салкынча, яңгырлы көннәр күп булыр кебек тоела. Февраль җылысы августта ямьсез көннәр бирергә мөмкин, август февраль аена карап килә.

Гадәттә, Крещение суыклары булмаса, май аенда кырау төшә. Майда шомырт һәм балан суыгы да бар әле. Соңга калган кыраулар быел да булырга мөмкин, июнь башына туры килүе бар. Шунысын әйтә алам: бездә 8 июньнән соң кыраулар күзәтелми инде. Крещение суыклары 2017 елда да юньләп булмады, анда да кырау төште. Безнең помидорларны бәргән иде. Ул түбән урыннарда бигрәк тә күзәтелә. Ә уңыш үзе әйбәт булыр. Бәрәңге алганда, сентябрь аенда һава торышы бик әйбәт торыр, әйбәт кенә әбиләр чуагы да булыр, — дип сөйләде Әмир абый.

Кибетләргә күзәтү: бәяләр артамы, яки «Коткы таратып йөрмәсен иде халык!»

Бу көннәрдә халык шикәр, он, май, карабодай кебек азык-төлекне көннекен-көнгә кырып алып бетерә икән, диләр. Электроника кибетләре һәм машина салоннарында да ажиотаж дигән сүзләр йөрде. Боларның кайсы хак та, кайсы гайбәт икән? «Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина Чаллы кибетләренә күзәтү ясап кайтты.

«Магнит» кибетләр челтәрендә ыгы-зыгы булмаса да, ярмаларны һәм шикәрне күпләп алалар дигәннәре дөреслеккә туры килде. Шикәр киштәләре тап-такыр. Бакалея товарлары арасында нибары бер кап карабодай (анысы да 149 сумлык) утырып тора. Ярманың да ешрак кулланыла торган түгәрәк сортлысын алып бетергәннәр. Ә менә токмач, май ише әйберләргә кытлык күренми. 

Шәһәрлеләрнең бер кибеттә тапмаган әйберсен икенчесенә барып алу мөмкинлеге бар әле. Ә менә авыл халкы ни хәлләрдә икән? Сездә азык запасы туплыйлармы дип, Мамадыш районы Югары Сон авылы кибетчесе Ильмира Нуриевага шалтыраттым. 

Ильмира апа сүзләренчә, Югары Сон халкы алай азык-төлеккә ябырылмаган. Карантин вакытындагы хаталарны кабатламаска тырышалар, ди.

— Артыгын да, кимен дә алмыйлар. Сату элекке дәрәҗәдә бара. Бу көннәрдә керем артуы сизелмәде. Тозга да сорау юк, кибеттә капчыгы белән утыра. Бөтен төрле ярма, рожки-токмач бар. Шикәр комының 3, 5, 10, 25 килограммлылары бар. Аны 70 сумнан сатабыз. Бәясе үзгәрмәде, элек тә шул бәядән сата идек, — диде ул. 

Текә техника кибетләрендәге товар бәяләрен күреп, чәчләр үрә тора. Мәсәлән, Россиядә иң популяр смартфон булып танылган 1 ТБ хәтерле iPhone 13 Pro Max башта 159 мең сум торса, берничә көн эчендә аның бәясе 239 мең сумга кадәр күтәрелде. Шундый ук вазгыять әле безнең ташлап китәргә җыенган гына «Samsung» компаниясе кибетләрендә дә күзәтелә. Рәсми дилерының сату ноктасында берничә көн элек 150 мең сум булган телефон хәзер 202 мең сум. Февраль башында танышым «Samsung» ның 48 меңлек гадирәк моделен сатып алган иде. Аның бәясен дә карап үттем — 96 мең.

 — Сатып алырга теләүчеләр күп булмаса да, бар. Әмма бәяләрне күргәч, телефон алуны яхшы вакытларга кадәр кичектереп торалар яки кулланылганын сатып алу ягын карыйлар. Бәяләр соңгы өч көндә сәгать саен диярлек үзгәреп тора. Безнең складларда әлегә артык күп булмаган товар запасы бар. Телефоннарга кытлык булыр дип уйламыйм, әйтүемчә, мондый бәяләр белән сату күләме дә ике тапкыр кимеде, — диде консультант Марат

Машина бәяләре ничегрәк икән дип, КИА автосалонына да кереп чыктым. 

Салонда машиналар күп, әмма берсенең дә бәясе язылмаган. Бәяне беләсең килсә, консультантны чакырып китерәсең. Әле анысы да компьютерыннан карамыйча гына төгәл бәяне әйтеп бирә алмый. 

«Машиналарга бәяләр ике көн эчендә миллионга кадәр артты. Менә бу «КИА Серато» ны тулы комплектациядә бер ай элек 2 миллионга саткан идек. Бүген ул 2 миллион 800 мең тора. КИА модельләренең иң бюджет варианты «КИА Рио“ны 2 миллион 100 меңгә алырга була», — дип сөйләде Владимир. 

КИА шулай ук Россия белән хезмәттәшлекне туктаткан компанияләрнең берсе. Владимир әйтүенчә, әлегә салон калдыкларны сатуны дәвам итәчәк. Ә бәяләрнең исә тагын бер башка сикерүе көтелә.

«Кыйммәтләнгәнче дип, бер атна элек бюджет категориясендәге машиналарны алгаладылар. Әмма салонда ажиотаж булды димәс идем», — диде Владимир. 

1 марттан Lada рәсми сайтында да Lada модельләрен ваклап сату бәясе үзгәргән. Уртача алганда, Lada модельләренә бәяләр 15 процентка арткан, дип яза «Лента.ру».

Татар инновацион икътисад идарәсе академиясе җәмгыяте генераль директоры, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Илдар Аблаев халык юкка борчыла дип белдерде. 

Бу көннәрдә бернинди дә ажиотаж һәм паника булырга тиеш түгел. Безнең илдә хәрби режим кертелмәячәк. Сәүдә үзәкләре азык-төлек белән тулы булачак. Чөнки безнең авыл хуҗалыгы тармагыбыз бик көчле. Белоруссиядән дә ит, сөт, эремчек, сыр, казылык кебек ризыклар кертелә. Төркия һәм Монголия безнең илгә карата нейтраль позициядә калды. Кыенлыклар килеп чыга калса, азык-төлекне әлеге илләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Халыкка үзен сабыр тотарга киңәш итәр идем. Ажиотаж булганга бәяләр күтәрелә дә инде. Халык тынычланса, бәяләр дә үсүдән туктаячак, — диде ул. 

 Барысы да әйбәт булыр, дөньялар җайланыр дип өметләник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100