Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Руслан Кираметдинов сагышы, полковник белән хушлашу, инстаграм ябылу

Бу атнада чыккан иң шәп язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Руслан Кираметдинов сагышы, полковник белән хушлашу, инстаграм ябылу

Руслан Кираметдинов концерты: сагыш тулы җырлар, билдән түбән юмор, 45+ тамашачы

«Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина җырчы Руслан Кираметдиновның Чаллыда узган концертын карап кайтты.

Руслан Кираметдинов узган ел ахырында халык арасында иң еш телгә алынган, журналистлар тарафыннан иң бик күп язылган артист булды дисәм, ялгышмам. Шәхси тормышындагы үзгәрешләр көтелмәгән популярлык алып килде аңа. Руслан үзе дә бу форсатны кулдан ычкындырмады — халык тарафыннан беркадәр яклау тапканнан соң, җыр дөньясына кереп чумды, авыллар буйлап концертлар белән чыгып китте.

Җырчының Чаллыда концерт куячагын ишетеп, «Билетон» сайтын ачып карасам… бәяләре сөбханалла икән үзенең. 500 сумлык билетлардан җилләр искән. Буш урыннарның бәяләре 600-1000 сум аралыгында. Бөтен әрсезлегемне эшкә җигеп, чакыру билеты сорап смс юлладым үзенә. Берсүзсез: «Килегез, кертеп җибәрермен», - диде. Шулай итеп, алып баручысы әйтмешли, «әбиләрнең яшьлекләрен искә төшереп елатучы, кызларда сөю хисе уятучы» Руслан Кираметдиновның концертын бушлай карау бәхете тәтеде миңа.

Элек Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың концертларына бер дә барганым булмады, бәя бирә алмыйм. Әмма бүген залда алма төшәр урын да юк иде. 100 процент тулы залларны инде ике ел күргән булмагач, ничектер сәер дә булып китте. 

Русланның төп аудиториясе 45-50+ хатын-кызлар икән. Җырчының иҗаты белән рухланып, инстаграмдагы постлары астында: «Сиңа атказанган исемен бирергә кирәк» дип комментарийлар сырлап ятучы апаларның бөтенесен күргән кебек булдым. Берән-сәрән яшьләр дә күзгә ташланды. Әмма, яшьләр дигәч тә, болар уртага чыгып басып, бар җирләрен дер селкетеп бии торган кызлар түгел инде. Тамаша эзләмичә, моңлы җырлар тыңларга килгән тыйнак яшь әниләр. Кайсылары 6-7 яшьлек балаларын да җитәкләгән.

Менә залдагы зәңгәрле-аллы утлар яктысына Руслан үзе дә күренде. Яраткан җырчысын халык дәррәү алкышлады. «Әйдә, балам, Аллаһка тапшырдык», — дип куйды янәшәмдә утырган бер апа. 

«Озак йөрдем урманнарда, дуслар. Әмма кире сезнең янга тартты бит күңел. Җыр сагындырды, сез сагындырдыгыз, алкышларыгыз сагындырды», — дип башлады тамашачысы белән исәнләшүен Кираметдинов. Пандемия башлангач, җырчы сәхнәне ташлап, урман кисү белән шөгыльләнеп алган иде. Концерт дәвамында әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар шул урман темасына.

Концертның исеме «Ничек җырламый түзим соң?» дип атала иде, ялгышмасам. Афишаларына «Оныта алмыйм», «Үкенерсең әле», «Ялгышыңны аңларсың» кебегрәк берәр яңгырашлы исем ябыштырса, дөресрәк булыр иде. Чөнки концертта җырчының көтмәгәндә-уйламаганда буйдак иргә әверелүе белән бәйле шаяртулар һәм сагыш, мәхәббәт белән тулган җырлары бихисап күп булды.

Мәсәлән, «Үкенмим язмышыма» җырын: «2021 ел минем өчен бик авыр ел булды. Инде сер түгел, барыгыз да дөресен беләсез. Минем бүген сезгә күңелемдәге булган сүзләрне җырларым аша тапшырасым килә», — дип тәкъдим итте ул. Зөфәр Хәйретдинов рөхсәте белән яңартылган «Соңрак син сагынырсың» җыры да Русланның репертуарына үз моментында, бик уңышлы кереп урнашкан. Үзе шулай диде. 

«Әле мин сагынам сине, 

Соңрак син сагынырсың.

Кайтар үткән көннәрне дип,

Ходайга ялынырсың», — дип сузды җырны Руслан элекке хатынына багышлап. «Әллә төшереп, үзенә җибәрәсезме соң?» — дип тә сорап алды залдан.

Вакыт-вакыт бөтенләй концертта икәнлегемне дә онытып утыра башладым, Кираметдиновның көйләре бер дулкын булып бөтереп алды. Алай да, шул дулкынга бер каршылык булуын тотып алдым. «Була җырлый белә торган артистлар, ә була бии белә торган», — дип шаяртканнар иде Русланның алып баручысы сәхнәдә. Минем: «Әле сөйли белә торган артистлар да була», - дип өстәп куясым килеп китте. Русланның моңы белән сөйләм теле гармониядә яшәми, кара-каршы очрашып сугыша башлый икән. Сөйләм телен баетасы да баетасы әле монда...

Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Полковник белән хушлашу: «Бурычын — Ватанга, йөрәген — сөйгәненә бирде»

Яшел Үзән районында диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Софроновны 10 мартта туган ягына алып кайтып җирләделәр. Ул 6 март көнне Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган.

Бело-Безводное авылы зираты янына бик күп кеше җыелган иде. Офицерны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, райондашлары килгән.

Дмитрий Софронов 1977 елда Яшел Үзән районы Раифа авылында туган. 9 февраль көнне офицерга 45 яшь тулган.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Дмитрий Казан югары танк команда училищесына укырга кергән. Аннан соң бер-бер артлы гарнизоннар, кайнар нокталар… Ул гаиләдәге иң олы бала, тагын ике энесе бар. Бер энесе абыйсы эзләреннән киткән, ул да хәрби, Кырымда хезмәт итә. Дмитрий Софроновның улы да хәрби училищеда укый.

Дмитрий Софронов хатыны Марина белән 25 ел элек гаилә корган булган. Алар күршеләр, балачактан таныш булганнар. Марина соңгы вакытта кызы Кира белән Мурманскида яшәгән. Кызлары быел 11 сыйныфны тәмамлый. Хатынының әнисе Люба апа сүзләренчә, ул бик сирәк кайта торган булган.

— Дмитрий бик әйбәт кеше иде. Нәрсә әйтергә дә белмим. Үз кешебез иде. Соңгы тапкыр кайчан күргәнемне дә хәтерләмим, гел командировкаларда булды… Аның кайтуы безнең өчен сөенеч иде. Без аны яраттык, ул да яратты. Бөтен гарнизоннарда бергә булдылар. Балалар да шунда үсте, — дип сөйләде Люба апа.

Яшел Үзәннән килгән Виктор абый Дмитрийны бик якыннан белмәгән, ләкин аларны хәрби туганлык берләштергән. Ул да диңгез флотында хезмәт иткән.

— Бик зур дәрәҗәгә ирешкән егет. Бурычын — Ватанга, йөрәген — сөйгәненә бирде, ә намусын саклап калды — чын командир. Ул чын офицер. Гомер буе хыялланды… Чечняда да булды… — диде ул.

Софроновларның гаилә дусты Надежда апа үзенең улын ике ел элек җирләгән булган. Бүген дә шул хисләрне кичергән кебек булган.

— Бик авыр, уртак кайгы. Дөнья тыныч булсын иде. Гомер буе бер сугыштан икенчесенә йөрде. Өенә дә кайтмады диярлек. Әтисе вафат булганга 10 ел була быел. Күпме табут кайтыр икән әле… Беләсезме, мин күп кешене соңгы юлга озаттым, әмма гомеремдә бер тапкыр да бу кадәр кеше җыелганын күргәнем юк иде, — диде Надежда апа.

Дмитрий Софроновның хезмәттәше Алексей Семенов аның белән соңгы тапкыр 2017 елда Кызыл мәйданда күрешкән булган.

— Тыштан күрсәтмәскә тырышса да, бик җитди булып күренсә дә, чынлыкта ихлас, якты кеше иде. Без аның белән бергә укыдык. Иң яраткан фильмы — 1939 елда чыккан «Чапаев», шуны әйтә иде. Училищеда ук танышкан идек. Ничек танышканны хәтерләмим дә инде. Бәлки, наряд вакытында булгандыр, — дип сөйләде Алексей Семенов.

Дмитрий Софроновны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелган иде. Зират капкасыннан кабергә кадәр хәрби оркестр озата барды. Якыннары, дуслары офицер белән саубуллашты. Табут өстенә салынган Россия флагын хәрби егетләр Дмитрийның әнисенә тапшырды. Аны әтисе кабере янында җирләделәр. Табутны кабергә төшергәндә, тынлыкны ярып, өч тапкыр аткан тавыш ишетелде. Оркестр Россия гимнын уйнады.

Тыныч йокла, полковник.

Күчемсез милек базарын ни көтә?

Төзелеш материалларына бәяләр арту яңа йортларның кыйммәтләнүенә китерә. Икенчел базарда ипотека ставкалары арткач, фатирлар күпчелек халык өчен түли алмаслык дәрәҗәгә җитте. Торак бәяләре төшәрме? Аларны хәзер алып калыргамы, бераз көтәргәме?

Ильяс Әскәров, «Биш йолдыз» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе:

— Күчемсез милек алучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимеде. 2021 ел - ипотека алучылар саны буенча рекордлы ел булды. Кайбер кешеләрнең фатирга җитәрлек акчалары булса да, алар барыбер ипотека белән файдаланды, чөнки процент ставкасы реаль инфляциядән түбән иде. Хәзер 22 процент белән әҗәт алырга теләүчеләр аз. Бездә әлегә андый бер генә сатып алучы бар. Ул шактый хәлле кеше — ел дәвамында өч миллион сумны кайтарып бетерә ала. 200 мең сум арттырып түләү дә, 400 мең сум да аны әллә ни борчымый.

Хәзер икенчел базар белән кулында акчасы булган кешеләр идарә итә. Әгәр элек бер яхшы объектка ике сатып алучы булса, хәзер барысы да киресенчә булачак, шуңа күрә икенчел базарда торак бәяләре төшәр дип уйлыйм. Әлегә бәяләр якынча 5 процентка төште. Базар әлегә исән, чөнки хәзер иске килешүләрне ябабыз һәм бүген кешеләрнең кулында акча бар. Әгәр шушындый вәзгыять тагын ике ай дәвам итсә, минемчә, икенчел базарда бәяләр 15-20 процентка төшәчәк.

Хәзер фатир акча эшләү түгел, ә булганын саклау чарасы булып тора. Әгәр 2-3 фатирыгыз булса, тагын берне алырга киңәш итмим. Аларның берсен сатып калу кулайрак. Хәзер эре инвесторлар сатасы фатирларын сатып, акчаны кулда тотарга тырыша. Бәяләр бераз төшкәч, тагын фатир җыячаклар. 2008 һәм 2014 елларда да нәкъ шулай булды. Хәзерге моментта квадрат метрлар алып, акча эшләп булмый. Моны мин төгәл әйтәм.

Ильяс Гыймадов, «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе:

— Бүгенге көндә күчемсез милек алырга мөмкинлеге булган кешеләр ике төркемгә бүленде: берәүләр бәя төшкәнен көтә, икенчеләр — объект булганда алып калырга яки йортын җиткереп бетерергә тырыша. Мин дәүләт программалары белән бирелә торган ипотека булганда, әйбәт йортлар, фатирлар сатылып беткәнче, алып калу яклы. Бүгенге көндә яңа төзелгән йортны ташламалы ипотека белән алырга була әле. Акчалы кешегә йорт алу да, җир алып төзү дә отышлы булачак. Бер арткан бәянең шактый төшүен үз гомеремдә күргәнем булмады. Кыска вакыт эчендә әз генә төшеп торса да, бераздан ул кире өскә үрмәли.

Без төзи башлаган объектларны төзеп бетерәчәкбез, ләкин әлегә яңа проектларга тотынмыйбыз. 24 февральдән бирле төзелеш материалларына бәяләр көн саен диярлек арта бара. Валюта бәясенең ничек үзгәрүен үзегез күреп торасыздыр. Төзелештә күп материаллар, җиһазлар чит илләрнеке кулланылгач, әзер йортларның да бәясе артачак. Без әлегә бәяләрне арттырмадык. Бүгенге көндә 130-140 квадрат метрлы әзер йортлар җир кишәрлеге белән 9-10 млн сум тирәсе тора.

Киләчәктә йорт җиткерү өчен җир сатып алсаң да отышлы булыр иде, ләкин бүгенге көндә күпләр сатуны туктатып тора. Күп кенә танышларым хәтта төзегән йортларын сатарга курка.

Төзелештәге хәлләрне белешү өчен Казанның билгеле бер төзелеш оешмасында прораб булып эшләүче Сергей исемле яхшы танышым белән хәбәрләштем.

— Бүгенге көндә без егермеләп күп фатирлы йорт җиткерәбез. Материалларга бәяләр артты, шуңа күрә яңа проектлар башламыйбыз. Башлаганнарын төзеп бетерәчәкбез. Төзелеш бер көнгә дә туктамады, чөнки һәр объектны тапшыру вакыты билгеләнгән. Төзелешкә пайчылар акчасы җәлеп ителгәч, йортны кулланышка тапшыру вакытыннан әз генә калышкан очракта зур штрафлар каралган. Бәяләр никадәр генә артса да, башлаган эшне азагына кадәр үз вакытында җиткереп чыгачакбыз, — диде Сергей.

Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев:

— Әгәр дә үзегезгә ошаган вариантны тапкансыз һәм килешү төзү этабына килеп җиткәнсез икән, һичшиксез, күчемсез милекне алырга кирәк. Әгәр дә торак сатып алырга икеләнеп торасыз икән, базардагы тенденция азмы-күпме ачыкланганчы, тагын бер-ике атна көтәргә мөмкин. Әлегә базар истерикада һәм паникада. Квадрат метрларны тизрәк сатып калырга тырышучылар да, тизрәк алып калырга тырышучылар да бар. Шуңа күрә хәзер паникага бирелмәскә, вәзгыять фаразлый алырлык дәрәҗәгә җиткәнче, бер-ике атнага пауза алып торырга кирәк. Әлегә берни дә фаразлап булмый.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох:

— Гади кешеләргә бу вәзгыятьтә финанс базарында импульсив гамәлләр кылмаска, хәзер кирәк булмаган әйберләрне алмыйча торырга кирәк, чөнки алга таба алардан котылырга һәм акчаны кире кайтарырга кыен булачак. Әлбәттә, бурычка керергә киңәш итмим. Өстәвенә, кредитлар буенча ставкалар хәзер бик югары. Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа күрә бурычны кайтару никадәр җиңел булачагын алдан әйтеп булмый.

Мондый вәзгыятьтә һәрвакыт мошенниклар активлаша. Югары керемле вәгъдәләргә, тикшерелмәгән чыганакларга ышанмаска кирәк. Каядыр акча тыкканчы, мәгълүматны берничә кат тикшерегез. Акчагызны югалтмас өчен нык сак булыгыз, — диде Игорь Кох.

Хуш, инстаграм...

Узган атнаның тагын бер яңалыгы – инстаграмның ябылуы.

Генераль прокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны һәм Россиядә тыюны сорап судка мөрәҗәгать итте.

Тикшерү комитеты Meta компаниясе хезмәткәрләрен россиялеләрне үтерүгә, җәберләүгә өндәгән постлар өчен җинаять эше кузгатты. Компания хезмәткәрләре терроризмны пропагандалауда һәм нәфрәт уятуда гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 205, 282 маддәләре).

  • Meta Platforms Inc. компаниясенә Facebook, Instagram челтәрләре һәм WhatsApp мессенджеры керә.

Генераль прокуратура мәгълүматлары буенча, Украинадагы хәлләр башлангач, компания социаль челтәрләрдә Россия гражданнарына карата көч куллануга өндәгән постларга рөхсәт биргән. Бу хакта компаниянең матбугат секретаре Энди Стоун үз белдерүендә раслаган.

Генераль прокуратура моны Россия гражданнарына нәфрәт уяту дип бәяли.

Генераль прокуратура Роскомнадзордан Инстаграм һәм Фейсбукны тыюны сорый, диелә хәбәрдә. Инстаграмда Россия гражданнары, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга өндәгән, Россия халкын массакүләм чуалышларга өндәгән постлар чыга.

Моңа кадәр Фейсбукта Россия гражданнарының хокуклары кысылу хакында белдерү чыкты, хәзерге вакытта социаль челтәргә керү ябылган.

Meta компаниясенә карата кулланылган чикләүләр Ватсап мессенджерына кагылмый, чөнки ул массакүләм коммунакация чарасы түгел, диелә ТАСС хәбәрендә.

Автомобиль базары: бәяләр күккә ашкан заманда кайсын сайларга?

Соңгы вакытта дөньядагы сәяси вәзгыять нәтиҗәсе буларак, Россиягә карата күп илләр тарафыннан санкцияләр салынды. Күп илләр Россиягә үзләрендә җитештерерлгән машиналарны кертүне тыйды һәм заводларын да туктатты.

Россиягә кертелү тукталган автомобиль маркалары: «Фольксваген», «Скания», «Вольво», «Форд», «Ягуар», «Дженерал Моторс», «Хонда» «Мерседес-Бенц», «Сузуки», «Феррари», «Порше», «Ауди», «БМВ», «Инфинити», «Ламборгини», «Ниссан», «Рено», «Рольс-Ройс», «Тойота», «Джип», «Шевроле», «Кадиллак», «Тесла», «Пежо», «Форд».

Кемнәр кала? Башлыча Кытай автомобильләре: «Чери», «Хавал», «Джили», «Лифан», «Фотон» һ.б.

 «Бүгенге көнгә бер генә автомобиль концерны да Россиядән тулысынча китү турында сүз алып бармый. Барлык белдерүләрдә дә „вакытлыча“, „вәзгыять үзгәргәнчегә кадәр“, „туктатып тору“ кебек һәм аңа охшаш башка фразалар да бар. Моннан да бигрәк чит ил маркалы автомобильләрнең үзәк офислары һәм Россиядәге вәкиллекләрендәге белдерүләр аерыла», — дип яза «Российская газета».

Автомобиль бәяләре көн саен артып тора, шул сәбәпле автосалоннар сайтларга яңа автомобильләрнең бәяләрен куймый да башлады. Салонга килгәч кенә, шул сәгатькә бәяне ачыкларга була.

«Лада» машинасының «Кан авто» рәсми дилерына шалтыратып, хәзерге бәяләрне белештем. «Лада Гранта» машинасы бәясе 900 меңнән башлап 1,2 млн сумга кадәр. 

«Лада Веста» һәм «Ларгус”ның хаклары бертөрле: 1,2 млн нан 1,8 млн га кадәр. 

Тотылган автомобильләргә килгәндә, аларга бәяләр сайтта ук куелган, әмма аны алу өчен аукцион уздырыла — кем күбрәк сумма тәкъдим итә, шул ала.

«Авито» сайтындагы 500 мең — 1 миллион сум аралыгындагы автомобиль бәяләренә күз салсак, актуаль тәкъдимнәр:

2021 елгы «Лада Гранта» — 900 мең,

2018 елгы «Рено Сандеро» — 900 мең,

2018 елгы «Лада Гранта» — 500 мең,

2020 елгы «Лада Гранта» — 830 мең,

2008 елгы «Хонда» — 610 мең,

2008 елгы «Фольксваген» — 425 мең.

Илнур Гыйльметдинов кешеләргә машина алырга ярдәм итә, ул бу эш белән инде 10 ел шөгыльләнә. «Санкцияләр кертү машина базарында бәяләрнең артуына китерде, - дип аңлатты ул бүгенге хәлләрне. - Кешеләр тизрәк яңарак машиналарны алып калырга тырыша. Автосалоннар һәм машина сатучылар бәяне күтәрде, чөнки яңа машиналар башка булмаска мөмкин. Иң беренче чиратта автосалоннардагы бәяләр артты, аның артыннан ук тотылган машина хаклары күтәрелде».

Илнур сөйләвенчә, санкцияләр кертелгәннән соң машина бәясе якынча 150 меңнән башлап 500 меңгә кадәр арткан.

«Мерседес, БМВ кебекләргә бәяләр 400-500 меңгә күтәрелде, ә «Лада» һәм Корея машиналарына — 100-150 меңгә. Бу суммалар төгәл түгел, якынча гына, чөнки машина бәясенә бик күп төрле факторлар йогынты ясый. Хәзерге вакытта базар тынычлану стадиясенә чыкты. Кеше машина сатмый, чөнки алырга яңасы юк. Әйбәт машиналарны алып бетерделәр инде. Атна-ун көн элек бик каты ажиотаж булып алды. Хәзер сатучылар да, алучылар да кимеде, бик аз.

Машина запас частьләренә дә бәяләр бик каты күтәрелде: кайбер нәрсәләргә хәтта 2-3 тапкырга артты. Машина майларына бәяләрне ике тапкырга күтәрделәр. Бу сатучыларның намусында, ясалма ажиотаж ясыйлар. Санкцияләр белән бәйле булмаса да, бәяләр арта», — ди Илнур Гыйльметдинов.

Илнурдан хәзерге вакытта нинди машина алу кулайрак булачагы турында да белештек. Ул үзебезнең ил машиналарын карарга киңәш итте.

«Аларга запас частьләр дә булачак. Корея машиналарын да алырга була. Аларның запчастьләре белән дә кыенлыклар килеп туар дип уйламыйм. «Мерседес», «БМВ» машиналарының бәяләре нык югары һәм санкцияләр белән алга таба да шулай дәвам итсә, запас частьләре дә булмаячак, әлеге машиналарны ремонтлау да кыйбатка төшәчәк», — диде машина алырга ярдәм итүче Илнур Гыйльметдинов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100