Генпрокуратура Инстаграм һәм Фейсбукны ябуны сорый, Ватсап калырмы?
Meta компаниясенә кергән Инстаграм, Фейсбук тыелган материаллар таратуда гаепләнә.
Генераль прокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны һәм Россиядә тыюны сорап судка мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТАСС, Meta Platforms Inc компаниясе матбугат секретаренә сылтама белән.
Тикшерү комитеты Meta компаниясе хезмәткәрләрен россиялеләрне үтерүгә, җәберләүгә өндәгән постлар өчен җинаять эше кузгатты. Компания хезмәткәрләре терроризмны пропагандалауда һәм нәфрәт уятуда гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 205, 282 маддәләре).
- Meta Platforms Inc. компаниясенә Facebook, Instagram челтәрләре һәм WhatsApp мессенджеры керә.
Генераль прокуратура мәгълүматлары буенча, Украинадагы хәлләр башлангач, компания социаль челтәрләрдә Россия гражданнарына карата көч куллануга өндәгән постларга рөхсәт биргән. Бу хакта компаниянең матбугат секретаре Энди Стоун үз белдерүендә раслаган.
Генераль прокуратура моны Россия гражданнарына нәфрәт уяту дип бәяли.
Генераль прокуратура Роскомнадзордан Инстаграм һәм Фейсбукны тыюны сорый, диелә хәбәрдә. Инстаграмда Россия гражданнары, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга өндәгән, Россия халкын массакүләм чуалышларга өндәгән постлар чыга.
Моңа кадәр Фейсбукта Россия гражданнарының хокуклары кысылу хакында белдерү чыкты, хәзерге вакытта социаль челтәргә керү ябылган.
Meta компаниясенә карата кулланылган чикләүләр Ватсап мессенджерына кагылмый, чөнки ул массакүләм коммунакация чарасы түгел, диелә ТАСС хәбәрендә.