Әтнәдә «Намус эше»: «Гани ага турында сүз барганда, «намус» сүзеннән китә алмадык»
Әтнә театры үз җирлегендә туып Советлар Союзы Герое, гвардия генерал-лейтенанты Гани Сафиуллинның тормышы һәм батырлыгына багышланган драма чыгарды – «Намус эше».
Спектакльнең пьеса авторы – Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы Рөстәм Галиуллин. Режиссер – Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Сарангов. Рәссамнар – Михаил Комарицких, Евгений Медведев (ут куючы рәссам). Хореограф – Михаил Захаров. Композитор – Ефросиния Скотникова.
Сер итеп кенә әйттеләр: композитор чакырылса да, музыкаль бизәлешкә театр директоры Ленур Зәйнуллин да катнашмый кала алмаган ди, чөнки административ эшкә килгәнче Ленур әфәнденең эстрада өчен күп җырлар язган композитор булуы билгеле, байтак еллар аранжировка белән «тамагын туйдырган».
Спектакль аннотациясеннән: Спектакльнең үзәгендә – җиңүләр хроникасы гына түгел, ә геройның эчке үсеш юлы: туган авылындагы ач балачактан һәм Казахстан далаларында көтүче булып эшләгән еллардан алып, хәрби карьерасының иң югары дәрәҗәләренә ирешүе күрсәтелә. Спектакль батырлыкның чын бәһасе турында: генерал Сафиуллин солдатларны сугышка алып баручы гына түгел, ул һәр кеше гомере өчен җаваплылык йөген күтәрүче шәхес, һәм нәкъ менә шушы эчке көрәш аны чын лидер итә.

Казанда Җиңү проспектыннан башланып, шактый озын булып сузылган Сафиуллин урамы барлыгын белсәгез, урам исеме Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга бәйле булуын да белегез – моңарчы белмәгән булсагыз.
Гани ага тумышы белән Татарстанның Иске Кишет авылыннан. Гомеренең соңгы елларын Казанда яшәгән һәм Казанның Арча зиратына җирләнгән.
Казан артындагы дәүләт театрының (Әтнә театры) үз якташы турында икенче бер якташына – Казан артында туып үскән авторга (Рөстәм Галиуллин тумышы белән Арча районының Наласа авылыннан) заказ белән пьеса яздырып, премьера чыгаруы мактаулы эш. Спектакль «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган. Шуңа да акча мәсьәләсендә иркенрәк эш итеп, читтән иҗади команда чакыру мөмкинлеге дә булган.
Исемнән башлыйк. Спектакль «Намус эше» дип атала. Тәнкыйтьтән башлавым өчен гафу үтенәм, әмма мондый совет чоры гәзитләренең башисеме булган исем белән тамашачы кызыктырып булырмы икән? Гәрчә бу исем әсәрнең асылын ачса да. Театрның максаты бит «Пушкин картасы» хисабына мәктәп балаларын чакырып китереп, «патриотик тәрбия» графасына галочка кую гына түгелдер. Спектакль киң аудиториягә юнәлтелгән.
«Исеменә карамагыз, җисеме әйбәт аның» дигән сарафан радиосына ышансак кына инде. Мин дә шулай дим: исеме куркытмасын, җисеме бай аның. «Гани ага турында сүз барганда, спектакльгә исем сайлаганда һаман да шул «намус» сүзенә әйләнеп кайттык – шушы сүздән китә алмадык, шуңа шушы исем калды инде», – диде Рөстәм Галиуллин.

Рөстәм Галиуллин герой биографиясен тасвирлаганда фантазиясен мул кулланмыйча, документальлек юлыннан киткән. Бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе бар – ул тиздән ТНВ каналында чыгачак «Илһам» сериалының да (кино Илһам Шакировка багышланган) киносценарий авторы. Рөстәм Галиуллин Гани Сафиуллинның интернетта һәм башка чыганаклардагы биографиясе буенча барган да, ул биографиядәге үзе өчен кызыклы нокталарны калку итеп күрсәткән.
Сугыштан соң Гани Сафиуллинның биографиясендә бер солдатны дезертирлыкта гаепләүгә каршы чыгуы, шунда партиягә каршы сүзләр әйтүдә гаепләп, 1949 елда үзен «Намус суды» аша үткәреп, вазифасын кечерәйтүләре билгеле. Аңа хәтта бер периодта хәрби киемен кияргә дә ярамаган. Рөстәм нәкъ менә аның шушы «дезертирны яклавын», «Намус судын» генерал тормышындагы калку нокта итеп билгеләгән.
Спектакльдә генералның аңсыз хәлендә әсирлеккә эләккән казах солдаты Канатны яклавы күрсәтелә. Әлеге солдатның казах егете булуы авторның фантазиясе, әлбәттә – чөнки ул солдатның кемлеген тәгаенләгән төгәл мәгълүмат билгеле түгел. Әмма шушы герой аша генералның Казахстан истәлекләренә китүе уңайлы, чөнки 13 балалы гаиләдә туган Гани абыйсы Вәли белән ачлык елларында Казахстанга китеп кенә исән кала. Казах халкы аны ачлыктан гына саклап калмый, ә тормыш дәресләре дә бирә.
Генерал турындагы мәгълүматларда җирле бай дип кенә күрсәтелгән кешене автор Абыз ага дип исемләп, аны ятим баланы ачлыктан коткаручы дип кенә түгел, олы тормышка аяк басу өчен этәргеч биргән кеше итеп тә күрсәткән. Ә аның белән бергә көтү көткән Мирас ага малайга алдагы хәрби тормышында ярдәм булырлык киңәшләр биргән аксакал итеп тасвирланган.
Рөстәм Галиуллиннан кардәш казах халкына менә шундый олы бүләк – безнең җирлектә туып үскән һәм соңгы елларын үткәргән, Казанның Арча зиратында мәңгелек йортын тапкан геройны зур тормышка һәм каһарман язмышына алар әзерләгән. Әмма генералның дезертирлыкта гаепләнгән солдатны коткарырга омтылышы үзенә ярдәм иткән кардәш халыкка ярдәме дип кенә кабул ителмәсен иде. Әсәрдә аның әхлакый дилеммалары да, ихтыяр көче дә, кешелеклелеге дә киңрәк күрсәтелә.
Гани Сафиуллинның җиңүләре гомерләр бәрабәренә түгел, казах далаларында һәм татар авылында алган тормыш дәресләренә нигезләнгән тактикасы, татар гаярьлеге хакына икәнлеге ачык күрсәтелгән.
Шушы урында автор Рөстәм Галиуллинның шәхси биографиясеннән бер эпизодны параллель итеп китерәсем килә. Һәрхәлдә Рөстәмнең үзенең генерал биографиясендәге шушы эпизодны калку итеп чыгаруы юкка түгел.
2011-2014 елда Рөстәм Галиуллин «Идел» журналының баш мөхәррире була. 2014 елда ул үз теләге белән эшеннән китә. «Идел» журналының рус редакциясендә эшләгән Галина Зайнуллина һәм Наил Ишмөхәммәтов ниндидер сәбәпләр табып эштән җибәрелергә тиеш булгач (төрле мәгълүматларга караганда, янәсе, «Идел» журналының рус телле басмасында ненорматив лексика һәм эротик ишарәләр табылган), алар белән бергә Рөстәм Галиуллин үз теләге белән китә.
Чыганакларга караганда, Гани Сафиуллинның берничә хатыны һәм өч баласы булган. Авылдашы Зөлхәбирә – аның беренче хатыны. Хәрби хезмәтне язмышы итеп сайлаган яшь егет Гани авылына кайткач, чибәр кыз Зөлхәбирә белән таныша, егет аны кайтып алырга вәгъдә бирә, кайта да... әмма Зөлхәбирәгә күз атып йөргән бер адәмнең әшәке теле үзенекен итә... хәрби егет кырт кына кире борыла да, китеп бара. Соңрак Гани ага улы Искәндәр һәм аның гаиләсе белән аралашып яши.
Рөстәм Галиуллин белән Алексей Сарангов тандемы Гани белән Зөлхәбирәнең (Камилә Гыйниятуллина, Сиринә Хисмәтуллина) мәхәббәт тарихын матур биргән. Аларның арасын бозган кешегә исем бирелмәгән (исемгә лаек та түгел ич), әмма рәхәтләнеп уйнарлык материал бирелгән. Мин бу рольне Дамир Сидеев белән карадым, икенче составта Илназ Шакирҗанов уйнаячак.
Театрда әле чагыштырмача күптән түгел генә эшләүче актер Илназ Шакирҗановның Әтнә театры тамашачысы арасында үз фанатлары бар һәм алар күп икәнен беләм, монда яраткан артистыгызны рәхәтләнеп карый аласыз.
Ике яшь йөрәкнең мәхәббәт мизгелләре һәм аларның арасын бозу өлеше спектакльдә шактый озак итеп күрсәтелде. Режиссер шулай хәл иткәнме, әллә артистның сәхнәдән кереп китәсе килмәдеме дип уйлый башладым хәтта.
Гани Сафиуллин роленә театр артисты Айдар Вәлиев сайланган. Ул театрның ир-ат энергетикасы бөркелеп торган эре гәүдәле актеры. Мөгаен, режиссерның хәрби тематика белән эшли белүе булышкандыр – Айдар «сугыш уены» пафосыннан башка гына уйный алды.
Театрлар патриотик темадан читтә кала алмый. Әлеге темага якынаю өчен Әтнә театры башта җиңелрәк юл сайлап, Борис Васильевның «А зори здесь тихие» әсәре буенча «Сызылып таңнар аткан чакта» спектаклен чыгарган иде. Искиткеч әсәр, әмма театрларда шулкадәр күп куелган. Аннары инде җирле каһарман турында заказ белән әсәр яздырып, театр шушы спектакльгә килеп җитә алды.
Патриотик темага караган әсәрне кызыл пафостан башка куя алганы өчен театрга һәм ул җыйган командага рәхмәт. Монда инде театр директоры Ленур Зәйнуллинның команда сайлый белүен дә мактап куймыйча булмый. Нәтиҗәдә театрның бөтен труппасы диярлек сәхнәдә булып, патриотик ансамбль тудыра алды.
Спектакль азагында тамашачы алкышлары астында Гани Сафиуллинга бәйле фоторәсемнәр кинокадрлар булып үтте, аннары ак пәрдә ачылып китте дә, героебызның һәйкәле барлыкка килде. Спектакль рәссамы Михаил Комарицкихның театр артистлары һәм башка хезмәткәрләре белән бергә үз куллары белән ясаган һәйкәле икән ул.
Спектакль тәмамлангач иҗат командасы янына килдем. Ышанасызмы – директор кабинетына каяндыр зур гына күбәләк очып керде дә, башта рәссамның түшенә, аннары режиссерның алдына кунды, аннан бүлмәне берничә кат очып әйләнде дә юк та булды. Гани аганың рәхмәте дип кабул иттек инде…
