Әтнәдә театр фестивале: Берәүләр «гениально» дип баш исә, берәүләргә бәхәсле тоелды
Хәбәрчебез Әтнә театрының Гомәр Мәрданов исемендәге II театраль фестивален йомгаклау тантанасын карап кайтты.
Әтнә театрының Гомәр Мәрданов исемендәге II театраль фестивальдә 80нче еллар азагында – 90нчы еллар башында сискәндергән «Дорогая Елена Сергеевна» фильмына (Разумовская әсәренә нигезләнеп төшерелгән) нигез булган пьеса буенча куелган спектакль җиңү яулады. Дөресрәге, әлеге спектакльгә алынган Олы Әтнә мәктәбе драма коллективы. Ни кызганыч, йомгаклау кичәсендә әлеге спектакльнең үзен күрергә генә насыйп булмады. Оештыручылар быел бөтен җиңүчеләрнең спектакльләреннән өзекләр күрсәтергә хәл иткән.
Фестивальнең максаты – күренекле театр әһеле, Әтнә дәүләт театрының нигезендә торган легендар режиссер Гомәр Мәрданов исемен мәңгеләштерү, Әтнә төбәгендәге талантлы балаларны барлау, аларга сәхнәгә юл ачу.
Әтнә районы мәктәпләре уку елы башыннан ук фестивальгә әзерләнә башлый – әсәр сайлый, костюмнар һәм декорацияләр ясый, репетицияләре китә. Ниһаять, спектакль әзер була. Әтнә театры оештырган комиссия, мәктәпләргә йөреп, ул спектакльләрне карый, бәяли. Кызу бәхәсләр аша җиңүчеләр билгеләнә. Аннары Әтнә театры сәхнәсе бер көнгә театр яратучы балаларга бирелә.
Былтыр фестивальдә 120 бала катнашса, быел катнашучылар саны 127 булган. Әлеге балалар өчен борчылып, янып йөргән ата-аналарны, укытучыларны да санасак, шактый зур сан килеп чыгарга мөмкин. Шулай итеп, Мәрданов фестивале канатын җәя бара.
ххх
Гомәр Мәрданов исемендәге II театраль фестиваленең йомгаклау тантанасын шагыйрә, шушы театр директоры урынбасары Гөлүсә Батталова алып барды. Ә залда Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм Камал театрының баш режиссеры, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев утырды.
Тамашачы сәхнәдән 4 спектакльдән өзек карады. Беренчесе – Түбән Көек мәктәбенең «Минем исемем – Бүрек» спектакле. Ул Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча куелган. Остазлары – Гөлназ Закирова. Спектакльгә III урын бирелгән.
«Түбән Көек мәктәбе әзерләгән спектакльне карый башлауга, жюри бер кызыклы моментка игътибар итте: үзешчән коллективлар куйган спектакльләргә хас әйбер – күренеш саен декорация алыштырырга дип пәрдә ябу юк иде монда. Сәхнә утлары караңгылана да, декорацияләрне махсус өйрәтелгән кешеләр үзгәртә, парктагы агач – бер мизгелдә фатир көзгесенә, шкафка, урам фонаре кием элгеченә әйләнә. Моны бик үткен күзле тамашачы гына искәрә, чөнки сәхнәдә спектакль дәвам итә – анда көзге яфраклар биешә», – дип, шагыйрәнә итеп сөйли Гөлүсә Батталова. Кыскасы, спектакльнең сценографиясенә кагылган профессиональ куллар мәктәп директоры Сөмбел Кадыймованыкы булып чыккан. Ә ул «пәрдә япмыйча гына үзгәртеп була торган декорацияләрне» Әтнә театрыннан күреп кызыгып кайткан.
Чират II урынга җитте. «Сайлап алу көннәрендә Комыргуҗа мәктәбенең спектакле башлануга, жюри бер-берсенә карашып алды. Мәктәп укучыларымы соң болар? Сәхнәдә бит күз явын алырдай чибәр, буй-сынлы егетләр, кашыкка салып йотардай кызлар ут уйната. Буй-сын – бер хәл, уйнаулары искитәрлек бит! Юк икән! Комыргуҗа мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары икән бу артистлар!» – дип кызыктырып сөйли әлеге дә баягы алып баручы.
Сәхнәгә Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» комедиясе белән чыннан да чибәр егетләр һәм кызлар чыга. Шәп уйный егетләр.
Белмим, Камал театрының легендар спектакле балалар репертуарына ни дәрәҗәдә туры киләдер, гомумән, балалар театр студияләре репертуары мәсьәләсе һәм балалар өчен сәхнә әсәрләре булдыру темасы – зур түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздырып сөйләшерлек тема, киләчәктә бу мәсьәлә Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге мөнбәрләреннән яңгырар әле. Ә әлегә без балаларның авылга килеп эләккән шәһәр егетләрен һәм авыл кызларын шәп уйнавын гына әйтә алабыз! Җырлыйлар да, бииләр дә! Булдыралар!
I урынны алучы балалар бөтенләй шаккатырды. «Татар халкында бик тирән мәгънәле бер мәкаль бар. Теләгән – әмәлен, теләмәгән сәбәбен табар» диләр. Кайчагында «Төп мәктәпләр (9 еллык) урта мәктәп (11 еллык) белән ярыша алмый, төп мәктәптә бала саны аз, сайлап алу мөмкинлеге дә юк» дигән сүзләрен, «Зур мәдәният йорты булса, әллә ниләр эшләр идек тә, авыл клубы сәхнәсендә нәрсә майтарып булсын» дигән аклануларны ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык бар да төсле, әмма Иске Өҗем мәктәбе гел киресен исбатлый бит», – дип кабат кызыктырып сөйли алып баручы.
Әлеге мәктәп укучылары алдагы конкурста «Мактанчык әтәч» спектакле белән аздан гына фестиваль җиңүчеләре булмыйча калса, быел Шамил Фәрхетдиннең «Гали бабай һәм өч карак» әкияте белән жюрины телсез иткәннәр. Остазлары – Гөлфия Каюмова белән Нәзирә Габдрахманова. Югыйсә, мәктәптә нибары 47 бала укый икән. Сәхнәсе дә уч төбе кадәр генә.
«Әмма хикмәт андамыни! Хикмәт – олысының-кечесенең театр сәнгатенә баштанаяк гашыйк булуында. Премьера алдыннан мәктәп директорының декорация эшләшеп, спектакль куешып, көнне төнгә ялгап, яшь артистлар белән әвәрә килеп үзенең дә шунда кайнавында. Моның кадәр көч, театрны ярату, ихласлык, булсын дип янып йөрүләр сеңгән спектакль начар буламыни?!» – дип сөйли дә сөйли алып баручы Гөлүсә Батталова.
Инде гран-при ияләренә дә килеп җиттек. Хәзер инде сүзебез теге бәхәсле спектакль турында.
Олы Әтнә мәктәбе спектакле премьерасыннан соң туган бәхәс моңа кадәр Әтнә районында театр сәнгате тирәсендәге бәхәсләрдән куерак булып чыккан. Кыскасы, инде дистә елдан артык дәүләт театры статусында яшәгән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры спектакльләренең дә болай шау-шу кубарганы булмагандыр. «Март аеның иң күп сөйләшенгән темаларының берсе Президент сайлаулары булса, икенчесе Олы Әтнә мәктәбе спектакле булгандыр. Кемдер бу спектакльгә үлеп гашыйк булды, кемгәдер бөтенләй ошамады. Берәүләр, «гениально» дип, яшь артистлар алдында баш исә, икенче берәүләр дәшми генә көнләшүен эчкә йотты. Кемгәдер пьеса бәхәсле тоелды, кемдер профессиональ куелыш дип алкышлады, спектакльнең интернетка эленгән язмасының сылтамасы ватсап чатлар буйлап йөрде», – дип сөйләде алып баручы.
Кыскасы, Олы Әтнә мәктәбе спектакле Әтнә киңлекләрендә елның мәдәни вакыйгасына әверелгән.
Чыннан да, театр коллективы катлаулы әсәргә алынган. Заманның рәхимсез, кансыз балалары тормышта үз урыннарын алу өчен явыз адымга баралар. Укытучы фатирындагы ачкыч аларның якты киләчәген булдырачак алтын ачкычка тиң. Киләчәкнең алтын ачкычы өчен алар барысын да таптап узарга әзер...
Олы Әтнә мәктәбе театр коллективын бүләкләү өчен, сәхнәгә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыкты.
Фәрит Бикчәнтәев: «Мин бераз гына үпкәләп утырдым. Минәйтәм, нишләптер, мине жюрига чакырмадылар. Минем соравым, үтенечем – киләсе фестивальдә мине, зинһар өчен, жюрига кертегез әле. Минем биредә телгә алынган бөтен спектакльләрне тулысынча карыйсым килде. Өзек-өзек кенә каравы уңайсыз. Спектакльне оештыру һәм анда уйнау – авыр хезмәт. Ул бик катлаулы. Шуңа, беренче чиратта, фестивальдә катнашкан 12 спектакльне куйган коллектив җитәкчеләренә чиксез зур рәхмәт әйтәсем килә. Бигрәк та балалар белән спектакль оештыру – ул зур батырлык. Профессиональ артистлар белән оештыруның нәрсәсе бар: монда чыктың, монда бастың, тегеләй иттең, болай иттең... бетте-китте! Фестивальне оештыручыларга рәхмәт! Бу идеяне беренчеләрдән булып күтәреп чыккан Айрат Каюмовка рәхмәт. Әтнә театры шуны зур итеп оештыра алды. Театр директоры Ленур Зәйнуллинга зур рәхмәт! Залдагы әти-әниләргә дә рәхмәт. Алар театрны хупламаса, балалары да катнашмаслар иде. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйм!»
Ленур Зәйнуллин: «Фестивальгә беренче тапкыр 2022 елда старт бирелгәндә, без оештыручылар белән: «Булырмы икән?» дип борчылган идек. «Халыкка да күрсәтә алырлык җиңүче спектакль булырмы икән?» дип борчылган идек. Җиңүче спектакльне – Фатих Әмирханның «Хәят»е буенча куелган драманы Фәрит Рәфкатович белән бергә карадык. Ул профессиональ дәрәҗәдәге спектакль булды. Бөтен борчуларыбыз бетте. Быел ул профессионализм тагын да арткан. Барлык катнашучыларга һәм остазларга рәхмәтләремне җиткерәм».
Ә аннары зур, бик зур сертификат чыкты. Аңа 50 мең сум дип язылган иде.
Айрат Каюмов: «Гомәр абый гомере буе театрда хезмәт иткән, театр белән хыялланып яшәгән. Аны хыяллары шушы сәхнәдә тормышка аша. Беренчедән, Әтнә театры профессиональ театр статусына ия булды. Быел дәүләт театры булып оешуына 13 ел була. Әтнә авыл бит инде. Авылда дәүләт статусына ия театрның булуы – Гомәр ага Мәрдановның хыялы иде. Аның тагын бер эше һәм хыялы – Әтнә театры белән Камал театрының дустанә яшәвендә иде. Ул исән булганда, Камал театрыннан Марсель Сәлимҗановлар, Фәрит Бикчәнтәевлар кайтып,Әтнәдә зур театраль бәйрәм ясыйлар иде. Бүген залда Фәрит Бикчәнтәевнең булуы – Әтнә белән Камал театрының дустанә мөнәсәбәте дәвам итүе. Гомәр абыйның иң зур хыялы – тетар тирәсендә яшьләрне туплау иде. Бүген аның иң якты хыялы 100 процентка тормышка ашты. Тукай «театр яктылыкка, нурга илтә» дип, бик матур итеп әйткән».
Шулай итеп 2 тапкыр – 2022 елда һәм 2024 елда – Олы Әтнә мәктәбенең театр коллективы Гомәр Мәрданов исемендәге балалар театр фестивале лауреаты булды. Алга таба оештыручылар, башка мәктәпләрнең кәефен төшермәс өчен, гран-прига аерым таләпләр кертерме? Әллә, балалары үзгәреп тора дип, ниндидер чикләүләрсез дәвам итәрме?
Анысын оештыручылар – бу очракта Әтнә театры уйлар. Иң мөһиме – мәктәпләрдә театр студияләре активлашсын һәм балаларның театр сәнгатенә булган омтылышы кимемәсен!