news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтнәдә премьера – «Остазбикә»: этнография һәм өч алма. Шул гына!

Әтнә театры Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәрен сәхнәләштерде. Театр сезоны шушы спектакль белән ябылды. Премьерада хәбәрчебез дә бар иде.

news_top
Әтнәдә премьера – «Остазбикә»: этнография һәм өч алма. Шул гына!
Фото: Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Әтнә театры кичтән «Остазбикә» драмасы премьерасын күрсәтеп театр сезонын япты да икенче көнне Хакасиягә Милли театрлар фестиваленә очты. Караганнар карап өлгерде, өлгермәгәннәр көзгә караячак, әлегә спектакль турында шушы рецензияне укый тора алалар.

«Остазбикә» – күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның 1910 елда язылган әсәре. Повестьнең сюжеты буенча, Вахид мулла белән аның хатыны Сәгыйдә 12 ел бергә яшәсәләр дә, балалары юк. Сәгыйдә остазбикә, үз теләге белән, үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Әсәрдә Сәгыйдәнең балалы булу хакына кылган эш-гамәлләре, хис-кичерешләре тасвирлана.

Татар театрында һәм кинематографиясендә Гаяз Исхакый әсәрләре белән эшләүгә килгәндә, Рамил Төхвәтуллинның «Зөләйха» фильмы, Миләүшә Айтуганова инициативасы белән төшерелгән «Остазбикә» фильмы, Празат Исәнбәтнең 90 нчы елларда куелган спектакльләре, Айдар Җәббаровның «Тормышмы бу?» һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре, Ренат Әюповның «Кәҗүл читек», «Сөннәтче бабай» спектакльләре искә төшә. Аларның һәрберсенең үз алымнары, үз юллары.

Татарстанда, Гаяз Исхакый әсәре мотивларына нигезләнеп, «Остазбикә» кыска метражлы фильмы да төшерелгән иде. Режиссеры – Ренат Кәримов. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Төп рольләрне Әлмәт театры артистлары Мәдинә Гайнуллина, Энҗе Сәйфетдинова һәм Динар Хөснетдинов башкарды. Фильм Буа районында төшерелде. Премьерасы 2018 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Гаяз Исхакый әсәрендә Вахид мулланың 2 хатын белән яшәве аңлашылса, фильмда бераз башкачарак. Режиссер вакыйгаларны бүгенге көнгә күчергән. Төп героиня иренә үзенең ахирәтен димли, һәм финалда аның аерым яшәгәнлеге күренә – Вахид яшь хатыны һәм балалары белән аңа кунакка килә.

Әтнә театрында «Остазбикә» спектаклен театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштерергә тиеш иде. Әмма режиссер Тинчурин театрында «Бәхет хакы» мелодрамасын чыгарып, үз театрында федераль проект буларак планга кергән спектакльне әзерләргә өлгермәде. Шуңа театр әлеге проектны театр артисты һәм яшь режиссер Дамир Сидеевка тапшырган.

Дамир Сидеев Олы Әтнә авылында туган, Алабуга шәһәрендә үскән, Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. 2013 елдан театрда эшли. Туфан Имаметдиновның режиссерлар әзерләү курсларын үтеп ГИТИСка керә һәм хәзер Владислав Ветров курсында укый. Туфан Имаметдинов һәм аның командасының «Аркадаш» яшь режиссура лабораториясе кысаларында драматург Булат Минкин белән Бөгелмә шәһәре тарихына багышланган «Бөгелмә | Изгибы | Извилины жизни» спектаклен чыгарды. Хатыны Алинә Сидеева да – Әтнә театр актрисасы.

ххх

Спектакль Вахид белән Сәгыйдәнең туеннан башлана. Сәкедә балаитәкле, изүле күлмәкләр кигән, калфак-түбәтәйле – музейларда күреп өйрәнгән кием-салымлы артистлар утыра. Спектакльнең декорацияләре дә катлаулы түгел – агач коймалар, сәке дә, сандык та ролен үтәгән агач әрҗәләр. Өстә – өмет уятучы яфраклы агач ботагы. Барысы да җиңел генә бара кебек, карарга рәхәт... башта... Әмма карыйсың-карыйсың... тагын карыйсың-карыйсың... Ә спектакль үзе кайчан башлана соң, дип аптырап каласың... Ул арада спектакль тәмамланып та куя. Хәер, тәмамланмый да... Тәмамланмыйча гына бетә. Вахид белән аның яшь хатыны Галимә ботакка 3 алма эләләр дә... Алманы уңдырышлылык символы дип тә, «тыелган җимеш», ягъни гөнаһ, коткы символы дип тә, дөньяда танылган бер компания символикасы булуын искә алып, белем һәм югары технологияләр белән дә бәйләп карый алабыз. Әле «яблоко раздора» дигән сүз дә искә төшә, «в яблочко» дигәне дә бар... Үз фантазиягездән чыгып, теләсә кайсысын сайлагыз.

«Остазбикә» – уйлана башласаң, бүгенге заман өчен катлаулы әсәр. Сәгыйдә – уңай героймы? Ул дөрес эшләдеме? Ул хаклымы? Спектакльнең төп идеясе, чишелеше, артистлар алдына куелган максатлары нинди? Сораулар чиксез.

Әмма аларга җаваплар спектакльдә юк. Әйе, Дамир Сидеев зәвыклы, чиста, стильле спектакль чыгарган. Ләкин режиссер бик җиңел юлдан киткән – Исхакый әсәре аша татар дөньясының этнографик ягын күрсәтү белән чикләнгән. Әле анда да бөтен чишелешләрен хореографка тапшырып, этнографик күренешләрне тезеп кенә чыккан. Ягъни, хәрефләрдән текст җыелган кебек, хореографик номерлардан спектакль җыйган. Әлбәттә, Сәгыйдәнең балалы булу хакына кылган эш-гамәлләре, хис-кичерешләре бар, ләкин алар Татарстанның халык артисты Рәзинә Заһидуллинаның текстны сөйләп чыгуына кайтып калган.

«Ул, гөнаһ булса да, дип, имчеләргә күренде. Бер карчыктан чүлмәк салдырды, бер хатыннан сылатты, күрше авылның керәшен хатыннан ырым ясатты. Чуваш хатынннан китергән әллә нинди ырымлы икмәкне бисмилласыз ашады... чиркәү шәме тамызган чиркәү суын да эчте... Алла бирмәде дә бирмәде...» дигән сүзләрне дә Сәгыйдә бәргәләнүләре аша гына күреп үттек. Югыйсә, остазбикәнең мондый ырымнарга ризалашуын кызыклырак театраль алымнар аша да биреп булгандыр.

Кыскасы, миңа калса, Әтнә театрының «Остазбикә» драмасын «спектакль» дип атау катлаулырак, мин аны «этнографик перфоманс» дип атар идем. Дамир Сидеевның интернациональ команда туплавына карап, «татар этнографиясенә читтән караш» дияргә дә мөмкин. Рәссам – Анна Романова (ул – Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы. Моңарчы Ренат Әюпов белән «Ханума» спектаклен чыгарган иде). Ут куючы рәссам – Екатерина Гиждиян. Хореограф – Венера Галимова. Композитор – Булат Абдуллин.

Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Рәзинә Заһидуллина. Вахид ролендә – Айдар Вәлиев. Галимә ролендә – Алинә Сидеева. Башка рольләрдә – театр артистлары. Програмкада бик күп персонажлар исемнәре белән күрсәтелсә дә, барысы да аз-маз кереп чыга, ягъни, алар үз характерлары булган тулы канлы образлар түгел.

Рәзинә дә, Айдар да – театрның шәп артистлары, әмма аларга образларын ничек ачу максаты куелмаган булса кирәк.

ххх

Әлбәттә, әсәрне этнографик тамаша аша күрсәтү – татар театрында яңалык түгел. Камал театрының «Алтын битлек»ле «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә дә Фәрит Бикчәнтәев фольклорга күп урын биргән иде. Нәрсә, хәзер классикага алынып та, төрле сәбәпләр аркасында бөтенесен әйтеп бетерә алмаган саен, проблеманы этнография белән генә хәл итәбезмени? Ярар соң, хәерле булсын!

Шулай да, ничек уйлыйсыз, Сәгыйдә – уңай образмы? Әлбәттә, бу – спектакль җавап табарга тиешле сорау түгел. Әмма әлеге сәхнә әсәре миндә шушы сорауны тудырган һәм Гаяз Исхакый әсәренең оригиналын кулга алырга этәргән икән, димәк, режиссер максатына ирешкән түгелме?

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре болай тәмамлана:

«Алланың биргән бер елында Галимә абыстай йә бер кыз, йә бер угыл багышлап торса да, хәзрәт үз кулы белән метрикә дәфтәренә исемен «атасы Вахид, анасы Галимә» дип язып торса да, ул үзен-үзе һаман бер хатынлы иттереп хис итте; бер хатынлы иттереп уйлады; бер хатынлы иттереп торды.

Галимә һәрвакыт бергә булса да, Галимә хәзрәткә дә, Сәгыйдәгә дә матур балалар багышласа да, әллә ничек, ул хәзрәткә хатын булып, бала анасы булып күренмәде.

Ул шунда җарияме, кәнизәкме?.. Әллә... әллә нәрсә генәме булды да калды».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар