news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтнәдә премьера: «Без бит авыл малае» – ностальгия, тагын бер кат ностальгия. Шул гына...

news_top
Әтнәдә премьера: «Без бит авыл малае» – ностальгия, тагын бер кат ностальгия. Шул гына...
Фото: Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Әтнә театры үз репертуарына Туфан Миңнуллинның тагын бер пьесасын кертте. Театрның нигезендә торган Гомәр Мәрдановның туган көнендә «Без бит авыл малае» комедиясенең премьерасы чыкты. Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев.

  • «Без бит авыл малае» комедиясе – үз вакытында театрда Гомәр Мәрданов чыгарган спектакльләрнең берсе. Спектакльнең премьерасы – 1998 елның 25 ноябрендә Мари Комыргуҗасы авылында, Олы Әтнәдә премьера 1999 елның 22 гыйнварында булган. Әтнә татар дәүләт театрының архивында әлеге спектакльнең аклы-каралы фотолары саклана.

Чирек гасырдан соң өр-яңа куелышны Әтнә халкы көтеп алганлыгы яхшы аңлашыла – бу өлкән буын тамашачы өчен ностальгия: алар үткән гасыр азагындагы Иртуган, Шамилә персонажларын да, башкаларын да хәтерлидер. Әмма театр ул – ностальгия генә түгел. Ул – бүгенге һәм хәзерге сәнгать тә. Әйдәгез, үткән куелышларны белмәгән яңа буын тамашачы күзләре белән бу спектакльгә күз салыйк.

«Без бит авыл малае» комедиясе – исеменнән күренгәнчә, авылга дан җырлаучы, аның чисталык-сафлык-ихласлык үрнәге булуын раслаучы әсәр. Хәер, бу хакта әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов әйбәт әйткән. «Казан утлары» журналында басылган (август, 2020 ел) Туфан Миңнуллинның иҗат портретыннан бер өзек тәкъдим итәм:

«Т.Миңнуллин иҗатында авыл, аның табигате, милли рухта тәрбияләнгән авыл кешесе аерым урын алып тора. Әдип авылны татар милләтенең нигезе, бишеге, рухи таянычы дип саный. Авыл гасырлар дәвамында татар халкының күмәкләшеп яшәгән урыны, монда тел саклана, байый, монда гореф-гадәт яши, кеше кечкенәдән татар рухында, татар моңында тәрбияләнеп үсә. Драматург «Бәхетле кияү» (1967) комедиясендә үк татар авылының матур образын тудыра. Ә инде соңрак язылган «Кырларым-тугайларым» (1980), «Без бит авыл малае« (1983) кебек төп вакыйга авыл тормышы белән бәйләнгән әсәрләрендә генә түгел, бәлки, яшәешнең төрле якларын ачып салган дистәләрчә пьесаларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ир-егетләр», «Әлдермештән Әлмәндәр» һ.б.) татар авылына мәдхия укый, аны үзенең дә «тормыш бишеге» дип белдерә. Авылны сурәтләгәндә, драматургның карашлары, чынбарлык хәлләренә бәйле, билгеле бер үзгәреш тә кичерә. Югарыда аталган пьесаларында татар авылы халыкның чын рухын, иң матур сыйфатларын саклый торган урын буларак сурәтләнә. Автор милли яшәешне, татар кешесенең үзара ачык мөгамәләсен, ярдәмчеллеген, күрше хакын санлап яшәвен гаять үзенчәлекле күренешләрдә, образларда ача».

Вакыйгалар Алпамыш авылында бара. Бу – бетеп бара торган авыл, биредә бердәнбер булып Иштугановлар гаиләсе торып калган. «Торып калган» дию бигүк ышанычлы яңгырамый, гаилә гөрләтеп яшәп ята инде менә – җырлап-биеп, җир җимертеп эшләп һәм авыл советына үз таләпләрен куеп. Финалда аларның авылны торгызу юнәлешендәге уңышларын да күрәбез. Чынлыкта алай була алуына ышанабызмы-юкмы – анысы башка мәсьәлә, кайчакта алданасы да килә бит әле...

Дөресен әйткәндә, соңгы елларда бетеп барган авыл темасына Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакльләре, кинорежиссер Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» документаль фильмыннан соң, Туфан аганың 1983 елда язылган әсәре югары дәрәҗәдә наив булып күренә, әлбәттә. Чөнки телгә алынган бу әсәрләрдә – башка чынбарлык. Бәлки, Туфан аганың бу әсәре үз вакыты өчен чаң кагу булгандыр... әмма бу спектакльнең бүгенге куелышын карагач, Тукайның «Шүрәле»сендәге: «И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!» дигән сүзләр күз алдыннан үтә. Бүгенге көндә, авылны саклау өчен, балаңны өйдә укыту кебек ысулның ни дәрәҗәдә дөреслеге – бәхәсле мәсьәләдер.

Димәк, Туфан аганың кайчандыр актуаль публицистикага тиң әсәре бүген бары тик ностальгия вазифасын гына үти. Әйе, җәмәгать, безнең шундый авылларыбыз һәм шушы авылларда шундый ихлас һәм максатчан кешеләребез бар иде. Мәсәлән, авылларда фермерлар бар – иген игәләр, мал асрыйлар – туган туфракта нык басып дөнья көтәләр. Әмма спектакль алар турында түгел, үткән гасырда яшәп яткан Иртуган агай турында – режиссер аны Вакыт машинасы белән бүгенге көнгә күчермәгән.

Әлбәттә, Әтнә театры үз алдына авылларга бәйле бүгенге вазгыятьне хәл итүне дә, хәтта аны күрсәтү максатын да куймый. Без Иртуган Иштуганов (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Габидуллин) мисалында нигезен саклап калу өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләгән нык кулы татар ирен күрәбез. Аның хатыны Шамилә (Татарстанның атказанган артисты Сылу Бәйрәмова) мисалында ире белән бер сүздә булып яшәгән татар хатынын күрәбез.

Мөгаен, «Без бит авыл малае» спектакленең уңышы – артистлардадыр. Бер ансамбль булып яратып уйный алар. Аларның уенында Гомәр Мәрдановка һәм аның замандашларына хөрмәт тә чагыла. Алар бу спектакльне тамашачы үзенекедәй кабул итеп, бәлки, цитаталарга һәм мэмнарга бүлә-бүлә үзе аша үткәрерлек итеп уйнадылар.

Спектакльне артистлар шулкадәр шәп уйнадылар ки, азактан Әтнә районын озак еллар җитәкләгән Габделәхәт Хәкимов һәм районның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Хисамиев сәхнәгә менеп, артистларга рәхмәт әйттеләр, яхшы әсәр сайлануын ассызыкладылар.

Артистлар уенына килгәндә, гаилә башлыгының кызы Илсөярне уйнаучы Зөһрә Хөсәенова, мәктәп укучысы Ирбатырны уйнаучы Илназ Шакирҗановка аерым игътибар юнәлтәсем килә.

Әтнә театрында Илназ Шакирҗановның барлыкка килүе, миңа калса, коллективның уңышы. Гаҗәеп энергетикасы белән теләсә нинди әсәрне дә балкытырга сәләтле егет ул, чын әгәр.

Спектакльнең маркетинг ягына килгәндә, бу әсәр театрны «ашата алырлык» әсәр булыр кебек – шуңа өметләнергә мөмкин. Чөнки Туфан абыйның легендар исеме «тузан астында калган» кебек күренгән әсәргә дә «сыйфат билгесе» куярга сәләтле. Ә инде «Без бит авыл малае» дигән исем үзе үк горурлык тудыра аладыр, язмышын туган җире белән бәйләгән һәм аягында нык басып торган ир-атка ныклык өсти кебек.

Тик менә рус телендә нигә «Село мое...» булуын аңлап җитмәдем... Бик горур яңгырамый, диимме соң инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар