Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнәдә курчак театры режиссеры өендә янгын: «Соңрак шалтыратсалар, үлгән булыр идек инде»

«Интертат» Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында иртәнге якта чыккан коточкыч янгын корбаннары белән аралашты.

news_top_970_100
Әтнәдә курчак театры режиссеры өендә янгын: «Соңрак шалтыратсалар, үлгән булыр идек инде»
Фото: шәхси архив

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында коточкыч янгында Сәлахетдиновларның йорт-җирләре, мал-туарлары, гомер буе җыйган дөньялары янып көлгә әйләнгән. Иртәнге 6да кинәт чыккан янгыннан гаиләне бер шалтырату исән калдыра.

Иртәнге 6. Без әле йоклап ята идек. Уртанчы абыем Рәсимгә Көек дигән күрше авылдан танышы шалтыраткан. «Сезнең күршеләрегез яна ахрысы, сезнең яктан төтен күренә», – дип әйткән. Шуннан Рәсим абый мине уятты, – дип искә алды ул иртәне гаиләдәге төпчек малай Раяз Сәлахетдинов. – Шалтыратмаган, йә 7-8 минуттан соң шалтыраткан булсалар, без ул вакытта бөтенебез дә үлгән булыр идек инде. Без берничә минут белән исән калдык.

Ул тиз генә әти-әнисен уята. Әтиләре Рафис Сәлахетдинов – Олы Мәңгәр авылы халык театры һәм шушы авылдагы «Әкият иле» курчак театры җитәкчесе, режиссеры. Төпчек Раяз 9нчы сыйныфта укый, ул да мәдәният юлында, үзе көрәшче. Хәтерләсәгез, Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» клибында төшкән егет ул Раяз.

Сәлахетдиновлар өсләрендә нәрсә бар, шуның белән тышка чыгып чабалар.

Безнең өй, лапас, мунча бөтенесе бергә кушылган. Ут лапастан киткән. Әле үзебез дә төгәл белмибез. Чыбыклар аркасында чыккан, дип уйлыйбыз. Өйдән мунчага, аннары коридорга чыгып чаптык, ул вакытта коридор төтенләнгән, мунчага ут каба башлаган иде.

Документларны, киемнәрне җыя башладык. Үзебез уйлыйбыз: «Юк, әле бу бик каты янмый, өйгә барып җитми әле. Калган техникаларны алмасак та була».

Мин шунда ук телефонны алдым. Абый әйтә: «Шалтырат МЧСка», – ди. Ә мин МЧС номерын хәтерләмим, 0 белән башланганын гына беләм. Абый да «белмим» ди. Телефонны алдым да, «Siri, позвони в МЧС» дидем. Ул автомат рәвештә 112гә шалтыратты. Алай шалтыратсаң, шалтырату башта регионга китә. Шуңадыр да, МЧС озак килде. Юл 10 минутлык, алар 20-25 минут килделәр. Алар килгәндә йорт яна иде инде, – ди Раяз.

Сәлахетдиновларның лапаслары бик зур була. Көчле янгында эчендә булган маллар – үгезләр, буаз тана, куяннар, тавыклар, бәбкәләр – һәммәсе янып үлә. «Бернәрсә дә калмады», – диде Раяз, олыларча хәсрәт белән.

Гаилә башлыгы Рафис Сәлахетдинов янгында бик каты пешә. Аны «Ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып китәләр.

Без чыгып кала алдык. Әтинең бөтен тәне, битләре бик каты янган. «Ашыгыч ярдәм» алып киткән иде, кире кайтардылар инде.

Фото: © Сәлахетдиновлар гаиләсе

Әле мунча янып, өйгә килә башлагач, күрше егет белән «телевизорларны алып чыгыйк» дип кергән идек, ишекне ачуга, биткә сөрем газы бәрде, аңымны җуя яздым. Чыгып киттек, ул өйгә керүнең мәгънәсе юк иде инде.

Бик тиз янды. Өй каршыбызда 70-80 метрда минимаркет бар. Шуның янына барып бастым, утның кызулыгыннан бит яна иде. Өй агачтан иде, тышы калай. Янып бетте, бер әйбер калмады инде, – дип сөйләде Раяз.

Хәзер Сәлахетдиновлар туганнарында тора. Ихатаны әлегә сүтмәгәннәр, экспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Раяз авыл егетләренә, кешеләренә, интернетта бу коточкыч хәбәрне таратып, ярдәм җыярга булышкан кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Авыл егетләре бик каты булыштылар, рәхмәт. Блогерларга максималь язарга тырышабыз инде. Рафис Кәлимуллин, Илсөя Бәдретдинова, Илмира Нәгыймова, Шәрәпҗаннар куйды үзләренә. Бик күп кеше ярдәм итә. Тагын да күбрәк кирәк шул. Гомер буе җыйган мал иде, – диде Раяз.

Матур гаиләнең матур тормышлары янгын белән көлгә әйләнгән. Рафис, Рәзинә, Рәсим, Раяз Сәлахетдиновлар кыш уртасында йорт-җирсез калды. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Бергәләп, театр сәнгатенә, мәдәнияткә, көрәш үсешенә көч куйган Сәлахетдиновлар гаиләсенә ярдәм итик.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Номер «Сбербанк» һәм «Ак барс» картасына беркетелгән.

89503149875 (Разина Саляхетдинова)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100