Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнәдән репортаж: «Яңа исем»леләр әдәби иҗатка чумган чак

Күптән түгел генә «Яңа исем» иҗат лабораториясенең яшь иҗатчылары һәм аларның остазлары Әтнә районына сәфәр кылды.

news_top_970_100
Әтнәдән репортаж: «Яңа исем»леләр әдәби иҗатка чумган чак

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла торган «Яңа исем» проектында катнашучылар Әтнә районында булды. Биредә алар бу төбәктәге тарихи объектларда, мәчетләрдә һәм музейлар белән танышты.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла торган «Яңа исем» проектында катнашучылар Әтнә районында булды. Биредә алар бу төбәктәге тарихи объектларда, мәчетләрдә һәм музейлар белән танышты.

«Бу безнең беренче генә сәфәр түгел. Моңарчы Зөя утравына да, Балык Бистәсенә дә сәфәр кылган идек. Әтнә — бик күп әдипләрне биргән төбәк. Быел безнең лабораториядә 60лап яшь иҗатчы катнаша», — дип сөйләде «Яңа исем» иҗат лабораториясе проекты кураторы Гөлүсә Закирова

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, проектта 14-35 яшькәчә яшь иҗатчы катнаша. ««Әдәбияттә башлап язучылар монда остаз әдипләре Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин һәм Ландыш Әбүдәрова белән килде. Әтнәгә кайтуның үзенчәлеге шундадыр, без шагыйрьнең туган бишеген, туган туфрагын карыйбыз, язучыларның туган ягын өйрәнәбез», — диде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, бу сәфәр иҗатчыларга яңа әсәр язганда, илһам өстәп җибәрер. Лаборатория ахырында һәр яшь язучы берәр әсәр тәкъдим итәргә тиеш була. Көз көне нәтиҗә буларак зур сәхнәдә перфоманс үткәрү һәм Татарстан китап нәшриятендә альманах бастыру көтелә. Шулай ук киләсе елга 3 яшь язучының китабын чыгарырга ниятлиләр.

Сәфәр барышында иң башта тукталышыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт татар театрында булды. Анда каләм осталарын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, театр директоры Ленар Зәйнуллин һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, театр директоры урынбасары Гөлүсә Батталова сәламләде һәм җирлекнең сәнгать тарихы, данлы шәхесләре турында сөйләделәр.

«Иҗат белән мәктәптән үк шөгыльләнә башладым. Иң беренче тапкыр иҗатка 2нче курста ныклап тартыла башладым. Үзем математика һәм чит телләр юнәлеше буенча КФУда укыйм. Математика белән иҗат бер караганда да бер-берсенә бәйләнмәгән. Күпчелек, яшьтәшләрем яшәеше, яшүсмерләр проблемалары хакында язам. Күбрәк проза иҗат итәм, хәзер менә повесть язам», — диде Гөлинә Фәрхуллина.

Гомумән яшь иҗатчылар әлеге сәфәр бик кызыклы, мавыктыргыч булуын һәм яңа әдәби әсәрләргә идея алуларын да әйттеләр.

«Безгә бу сәфәр бик ошады. Мин бу районда тәүге тапкыр. Монда бик борынгы мәчетләрне күрдек. Күбрәк прозаик мин. Гомумән, һәр язучы өчен тарихны белү бик мөһим. Бүгенге миссиябез үтәлде кебек», — диде шулай ук проектта катнашучы Ихтыяр Кыямов.

«Әтнә күрше район булгач, берничә тапкыр барганым бар иде, әмма минем өчен ул бөтенләй икенче яктан ачылды. Менә шундый чыннан да гаҗәпләндерерлек, таң калдырырлык җирләр күп икән. Кала-тауны нык ошаттым. Әлбәттә, хисләр бик күп, бәхәссез, яңа әдәби әсәрләр туар», — диде Арчадан проектта катнашучы Азалия Сабитова.

Сәфәр барышында шулай ук изге урыннар булып саналган Кала-тауга менү булды һәм Әүлия кабере яныннан чишмәгә төшү оештырылды.

Сәнгать учреждениесендә безне театр директоры Ленар Зәйнуллин, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт татар театры директоры урынбасары Гөлүсә Батталова каршыладылар һәм театр, биредәге мәдәни сулыш турында бәян иттеләр.

Әтнә театры – Россиядә авыл җирендә эшләүче бердәнбер дәүләт театры. Бәлки, әле дөнья күләмендә дә шулайдыр. Театрыбыз – контрастлар театры, ул иң борыңгы театрларның берсе, чөнки аңа 1918 елда ук «Сәяр» театры артисты Мөхәммәт Парсин тарафыннан нигез салына. Менә 1906 елда беренче татар спектакле Казанда уйнала, әллә ни озак та вакыт үтми Әтнәдә дә театр барылыкка килә. Шул ук вакытта, Татарстандагы дәүләт театрлары арасында – без иң яше! Без 2014 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Дәүләт театры буларак эшебезне дәвам иттек. Әтнә, Арча, Биектау халкы Әтнә халык театры тамырын яхшы хәтерли. 1959 елда замана үзгәрешләре белән бергә, театрга үзешчән коллектив белән җитәкчелек итәргә, театр училищесында белем алган Гомәр Мәрдәнов кайта. Ул театрыбызны бик озак еллар дәвамында җитәкләде. Аның чорында театр яхшы гына уңышларга ирешеп, Бөтенсоюз смотрларында призлы урыннар яулаган, – Хәзер дә «планка»ны төшермичә эшләргә, лаеклы итеп иҗат итәргә тырышабыз. Баш режиссёрыбыз Рамил Фазлыев – ул данлы якташыбыз, театр сәнгатендәге абруйлы шәхес Фәрит Бикчәнтаевның шәкерте. Үзебезнең Әтнә егете, ГИТИСны тәмамлаган, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Шулай ук театр Чингиз Айматовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан әсәре буенча спенктакльне кабаттан сәхнәләштергән. Аның белән Кыргызстанга да барган идек. Һәм Президентыбыз андагы татарлар белән очрашканда «Сезгә нинди бүләк кирәк?» дигәч, анда «Әтнә театрын безгә җибәрегез» дигәннәр. Һәм шуннан соң без янәдән ул якларга бардык.

Күпләр Әтнә дәүләт театрын күпләр күчмә, бик еш гастрольләргә йөри торган беләләр. Чыннан да район җирлегендә театр 2-3 көн премьера күрсәтсә, күпчелек тамашачы аны карап өлгерә дә инде. Театр вәкилләре билгеләвенчә, хәтта әтнәлеләрнең 40 проценты спектакльне тамаша кылып өлгерә. Хәзергесе көнне дә театр гастрольләргә чабуын туктатмаган, әмма берникадәр стационарга да әверелә. Казаннан һәм тирә-яктан икешәр-өчәр автобуслар белән хәтта коллективлар тамашаларга киләләр икән. Күптән түгел генә театр Красноярск өлкәсе тамашачыларының күңелләрен яулап кайткан булса да, без барганда да залда яңа спектакльгә репетиция бара иде. Бурятиянең дәүләт театрыннан килгән режиссёр Хуҗа Насретдинның әсәрен сәхнәләштерә икән. Россия күләмендә танылган режиссёрлар да бездә спектакльләр куя. Сентябрь башында театр Грозныйдагы, октябрьдә Перьм краенда булачаган да әйттеләр, дип таныштырдылар безне театр эшчәнлеге белән.

Безнең максат – элек бит язучылар яшь иҗатчыларны белеп тора иде, без дә яшь язучыларны үстерергә тырышлык куябыз. Безнең иҗат лабораториясе кысаларында төрледән-төрле осталык дәресләре үтә, шуннан соң районнарга шулай яшь иҗатчыларны алып барабыз. Эшчәнлек нәтиҗәсе буларак яңа әсәрләре туарга тиеш. Без инде аларга ярдәм итәбез, – диде Рөстәм Галиуллин

«Китап ‒ юл күрсәтүче йолдызым»

Һичкем инкяр итмәс, китап – иҗат кешесе өчен мәгълүмат чыганагы, зуррак әсәрләр язганда аеруча язучылар еш кына тарихи, классик әдәбияткә тартыла. Менә биредә эшләүче китапханәче кызларга хәтта «җиде төн уртасында» шалтыратсаң, мөрәҗәгать итсәң дә – кирәкле китапны, газета материалын табып бирәләр. Мин менә Тукай сандыгы поэмасын язганда да, миңа бик күп мәгълүматны нәкъ алар эзләштеләр. Алар әле кирәкле басма үзләрендә булмаса, барлык тирә-як китапханәчеләрен дә аякка бастырып, китапны табып кулга тоттырырга тырышалар. Билгели ки, театр һәм әдәбият – аерылгысыз төшенчәләр, – дип Әтнә үзәк китапханәсендәге түгәрәк өстәл эшен Гөлүсә Батталова башлап җибәрде.

Әтнәгә сәяхәтебезнең төп максаты вә бурычы – сезнең күзаллау горизонтын киңәйтү. Әтнәдә карарлык әйберләр бихисап. Әтнәдән күп дигәндә 15 километр ералыкта бөек классигыбыз Габдулла Тукайның туган авылы да урнашкан бит, – дип өстәде Рөстәм Галиуллин.

Әйтергә кирәк, Тукай – Арчаныкы яки Әтнәнекеме, дигән бәхәсләр һаман да зыялы затларыбыз, әдәбият һәм сәнгать белгечләребез даирәсендә бар. Ул дөньяга аваз салган чорда Кушлавыч авылы Мәңгәр волостенә караган була. Әтнәгә Тукайның базарга килүе, анда ак күмәч алып ашауларын да язып калдырган ул. Шулай ук, ул солдатка каралырга да монда кайткан булган.

Гөлүсә ханым сөйләп үткәнчә, Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланган Әтнәдә зур конференция үткән булган, анда кунаклар район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка «Тукайны сез кайсы районныкы дип саныйсыз? Әтнәнеке ягъни Арчаныкы?» дигән провакацион сорау биргәннәр. Шул вакытта бөтен республикадан җыелган мәртәбәле кунаклар алдында зирәк башлык әфәнде «Габдулла Тукай – ул Әтнә белән Арчаныкы да түгел, хәтта ки татар халкыныкы гына да түгел, ул – бөтен төрки дөнья байлыгы» дип бик тапкыр җавабын әйтеп салган.

Шулай ук яшь язучыларның иҗади экспедиция сәфәренә Әтнә районынан Айгөл Баһавиева, Камилә Халитова һәм Азат Әскаров кушылды. Алар шигърияттә, прозада каләм тибрәтәләр икән. Һөнәрләре – укытучы, студент һәм полициядә хезмәт куючы егет Азат.

Алга таба без

Анда аварияле хәлдән бүрәнәләрне алмаштыру. Икенче этапка документлар эшләнелгән.

1997 елда салынган, гөмбәзле мәчет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100