Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә театрында премьера: «Лохушка, коза прыщавая һәм Таньканың арт саны...»

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзе өчен көтелмәгән спектакль чыгарды – театрның кече залында Ярослава Пулиновичның «Наташаның хыялы» спектакле куелды.

news_top_970_100
Әтнә театрында премьера: «Лохушка, коза прыщавая һәм Таньканың арт саны...»
Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Әтнә театры Ярослава Пулиновичның «Наташаның хыялы» әсәрен «Пушкин картасы» белән күрсәтеп, яшьләр тарафыннан әйтелгән «крутой театр» дигән исемне горурлык белән күтәреп йөриячәк әле – залда яшьләрнең игътибар белән каравыннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Бәлки, заманча драматургияле театр фестивальләрендә дә балкыр – мондый караңгы әсәрләрне яратучылар бар һәм байтак.

ххх

«Наташаның хыялы» – 2008 елда язылган һәм 15 ел эчендә байтак театрларда, нигездә яшьләр театрларында куелган, ике монологтан торган сәхнә әсәре. Әтнә театрында аның бер өлеше генә – ягъни беренче яртысы куелган.

Әтнә театры репертуарында «Наташаның хыялы» спектакле барлыкка килүнең алтарихы бар. Театр җыелышларының берсендә, чираттагы «мозговой штурм» вакытында, маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова театрда яшь режиссерлар өчен мәйдан бирү тәкъдиме белән чыккан. Әлбәттә, ул Казан дәүләт мәдәният институтын күздә тоткандыр инде. Ә театр директоры Ленур Зәйнуллин «арттырып җибәргән» – театрның бу хыялын танылган театр белгече Олег Лоевский Татарстанга килгәндә аңа әйткән, әйтеп кенә дә калмаган, Олег Соломоновичны Әтнәгә алып кайтып, театрны күрсәткән. Лоевский ГИТИС белән килешеп, Әтнә театрын ГИТИС өчен диплом спектакльләре мәйданчыгы итеп тә куйганнар. Хәзер елга бер мәртәбә режиссер, сценограф һәм хореографтан торган ГИТИС студентлары командасы биредә спектакль куячак.

Быел ГИТИС Әтнәгә Олег Кудряшов остаханәсендә белем алучы Ичэнь Люны, Евгений Каменькович һәм Дмитрий Крымов остаханәсендә белем алучы рәссам-сценограф Мартын Степановны һәм Владимир Кириллов остаханәсендә укучы хореограф Елизавета Матвиевичны юллаган. Яшьләр кыска гына вакыт эчендә спектакль чыгарган.

Спектакльдә театрның яшь артистлары Лиана Каюмова, Гөлия Гыйләҗева, Зөһрә Хөсәенова, Алсу Зыятдинова, Зөһрә Хәмәтгалиева һәм Фаяз Хөсәенов катнаша.

Үзенең яшь артисты Лиана Каюмова өчен дә менә дигән презентация булды бу спектакль. Шәп актриса чыгачак бу кыз баладан!

ххх

«Наташина мечта» («Наташаның хыялы») – балалар йортында үскән кызның үз гамәлләре өчен җавап бирүе, аклануы. Тамашачы алдында – мәхәббәт һәм шаһзадә турындагы хыяллары, өметләре белән тулы кыз бала, һәм шушы хыяллар мизгел эчендә чәлпәрәмә килә. Алга таба ул үзен саклап кала алырмы, әллә кырыс дөнья тегермәне аны иләп, тузан итәрме?

Кыскача эчтәлеге болай. Пьеса интернет киңлекләрендә бар, шуңа күрә эчтәлек язуымны спойлер дип кабул итмәвегезне сорыйм. Наташа исемле кыз балалар йортында яши. Ул, бәхәсләшеп, өченче каттан сикерә. Хастаханәдә дәваланганда, аның янына журналист егет килә. «Синең хыялың нинди?» – дип сораган егет кыз бала өчен шаһзадәгә әверелә. Әмма журналист өчен кыз бала бары тик авыр язмышлы мәкалә герое гына була... Азагы хэппи-энд белән тәмамланмый. Берничек тә тәмамланмый.

Беренче сорау: ни өчен Әтнә театры шушы әсәргә алынган? 30 елдан артык районны җитәкләгән Габделәхәт Хәкимов тузан бөртеге дә кундырмый саклаган биләмәләр – Әтнә районы өчен ят булып тоелды спектакльдә тасвирланган вакыйгалар. Икенче сорау: гомер-гомергә Тукайлы һәм театрлы булган яклардан без азмы-күпме әдәби тел көтәбез. Әлбәттә, Әтнә яшьләре дә, бергә җыелганда, Әмирхан Еники, Марсель Галиев әсәрләрендә тел белән сөйләшмиләрдер – аңлыйбыз. Әмма Әтнә театрының бренды шундый инде – матур тел һәм тәртипле балалар.

Ичэнь Лю: «Театр заманча әсәр сорады. Вакыт та аз иде. Шуңа да шушы кыска әсәрне сайладым. Әсәр миңа кеше тарихы буларак кына таныш – мәхәббәт, өмет һәм кыенлыклар, ә балалар йорты тәртипләрен белмим. Дөрес күз алдына китергәнмендер, дип өметләнәм. Төп рольне башкарган актриса балалар йорты турында күп сөйләде, чөнки әнисе шунда эшли икән».

Наташа ролен башкарган Лиана Каюмова: «Әйе, бездә приют бар. Минем әнием шунда эшләде. Тәрбиячеләргә бит көндез дә, төнлә дә эшләргә туры килә иде. Мин әни белән төнгә дә баргаладым. Шул балалар белән уйнап, дус булып үстем. Ул балалар безнең белән бергә мәктәптә дә укыдылар. Мәктәптә балалар йортындагыларга кимсетеп, түбәнсетеп карау булмады. Алар бездә 16 яшькәчә яшиләр иде дә, аннары училищега керәләр иде. Ул балалар үзләре дөрес юл сайларга теләсәләр, аларга мөмкинлек булды.

Әтнә театрында пьеса бик йомшак вариантта сәхнәләштерелде. Пьесаның үзендә – барысы да күпкә кырысрак».

Тел мәсьәләсенә килгәндә, бу пьесаның проблемалары сәхнәләштерүче команда килгәнче үк башланган. Театрның тәрҗемә эшләрен яратып башкара торган үз актеры – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин да баш тарткан. Театр тәрҗемә һәм инсценировка эшләрен профессиональ башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка да чыгып караган, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинадан да сорап караган – алынучы булмаган. Шулай итеп, бу эш театрның үз шагыйрәсе Гөлүсә Батталова өстенә өелеп калган. Гөлүсә тәрҗемә иткән итүен, татарның халык телендә булган чын татарча сүзләренә кадәр эзләп тапкан, ди. Әмма без сәхнәдән Гөлүсә тәрҗемәсен ишетмәдек, диярлек. Артистлар рус теле нык катышкан бүгенге яшьләр телен сайлаган. Кыскасы, татар әдәби «урам теле» белән «гопниклар теле» бергә болгатылып, җитмәсә, татар сүзләре рус теле грамматикасы буенча ботарланып, «винегрет тел» барлыкка килгән.

«Нәрсә булганын сөйләргәме? Тагын нәрсә? Менә бу җиремне дә төреп бирмимме? Сүгенмим мин. Нормаль сүз бу!»

«Мин черки һәм Таньканың арт саныннан башка бүтән бернәрсә дә күрмәдем».

«Лёханы жәлләдем. Ну чё, аңа кызык дип беләсезме әллә?»

«Ә кайда мин тагам ул заколканы? Мин уйладым, что аны егетләр белән йөрергә чыкканда тагачакмын. Ә пока минем егетем юк, ятсын шунда! Конечно, минем егетем бар иде, без аның белән бөтен бухаловоларда бергә идек».

«Ә слабо сикерергә?

Ты чё, дура? Кайда сикерергә? Третий этаж».

«Чё, лохушка какая-то?»

«Это мин аңа могу үземнең бөтен хыялларым турында сөйләргә... Ә ул башка бер сүз дә әйтмәде. Әйтте, что мин терелдем. Терелгәч, газета артыннан редакциягә килдем».

«Коза прыщавая булса да, ул минем бик яхшы дус кызым иде».

Спектакль 45-50 минут чамасы барды. Әтнә театрының Кече залына чакырылган яшьләр, сәхнәдәге артистларны үзләрен генә калдырып, телефон дөньясына «китеп бармадылар», азаккача Наташа янәшәсендә калдылар – аның белән бергә Наташа яшәгән кырыс дөньяны күзәттеләр.

Тормышның караңгы ягын күрсәткән мондый спектакльләрне карарга теләмәү – страус кебек башны комга тыгу, әлбәттә. Әтнәлеләр тәрҗемәсендәгечә, «арт сан», барыбер, күренеп калачак.

Сәхнәдәге телнең колакны авырттыруы да – тамашачы проблемасыдыр. Безнең милли «урам теле» юк ләбаса, яшьләребез, яхшымы бу, начармы, үз туган телендә сүгенми, кыйнашканда, туган телендә кычкырмый. Димәк, Әтнә театры гына татарча «урам теле» барлыкка китермәс бит инде.

Ә сез ничек уйлыйсыз – безнең саф татарча урам теле булырга тиешме? Әллә рус телен генә файдаланып торыйкмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100