news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтнә театрында премьера - «Кызлар карый ярыктан»: ә Мәннәнгә орден ни пычагыма кирәк?

news_top
Әтнә театрында премьера - «Кызлар карый ярыктан»: ә Мәннәнгә орден ни пычагыма кирәк?
Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Әтнә театры Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» комедиясе буенча спектакль чыгарды. Әлеге премьера белән Әтнә театры үзенең чираттагы сезонын япты. Залда Әтнә районының элеккеге башлыгы Габделәхәт Хәкимов та, хәзерге башлыгы Рөстәм Хисамиев та, Әтнә театрының якын дусты булган Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та бар иде. Премьерага Санкт-Петербург татарлары оештырган Питер татар театры режиссеры Линар Хаҗиев белән театр артистлары Резида Арсланова һәм Илшат Дәүләтбаев та килгән иде. Чөнки әлеге пьесаны беренче булып нәкъ менә әлеге халык театры сәхнәләштерде. Пьеса авторы – Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла гына килмәгән иде, гәрчә аны бик көтсәләр дә. Залда, әлбәттә, аншлаг иде.

«Кызлар карый ярыктан» комедиясенең бер үзенчәлеге – анда бары тик хатын-кызлар гына катнаша.

Дөресен әйткәндә, дәүләт театрларында яше... бик яшь булмаган актрисалар байтак, ә пьесаларда алар өчен рольләр бигүк күп түгел. Шуңа театрларда андый әсәрләргә ихтыяҗ зур. Чөнки актрисаларда «уйный алмый калам» дигән хис яшь барган ныграк баш калкыта... Шулай итеп Әтнә театры сезонын үзенең актрисаларына бүләк ясап тәмамлады.

«Спектакль нинди темага?» – дип сорады Әтнәгә юлга кузгалгач фотограф Рәмис Нәҗмиев. Чыннан да, нинди тема соң ул... уйланып калдым. Рәмис дәвам итте: «Мәхәббәт турындамы?» «Юк», дидем. «Сугыш турындамы» «Юк», дидем. «Авыллар бетүме?» «Өлешчә, әйе».

Бетеп барган авылда карчык-корчык арасында зур бер авторитет булып яшәп яткан Мәннан агайга инсульт булган һәм бераз рәтләнә башлагач («стабильно» дип бәяләнгәч) аны хастаханәдән өенә кайтарганнар. Спектакльнең буеннан-буена авыл карчыклары Мәннан карт өчен борчылып мәш киләләр – бер зал тамашачы белән көлә-көлә шуны тамаша кылдык.

Спектакльнең режиссеры - театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. Минем Ркаил Зәйдулланың бу пьесасын укыганым бар, Питер татар театры куелышын да карадым. Миңа Әтнәгә килгәндә режиссерның пьеса белән эшләве, нинди мәгънәләр тартып чыгаруы, кайсы якка этүе-тартуы кызык иде. Әмма... кыскасы, залда пьеса тотып тикшеренеп утырмадым, тик артистлар пьесаны сүзен сүзгә уйнап чыкканнар булса кирәк, дигән хис калды. Әлбәттә, алай да була ала, шулай да режиссер карашын күрәсе килгән иде.

Кызык, гадәттә Ркаил Зәйдулла пьесасын режиссерлар үз каланчаларыннан чыгып астын-өскә китерергә, бутарга, өстәргә яраталар («Явыз», Әлмәт театры; «Ашина» Тинчурин театры) – автор сүз әйтми, булса кирәк. Ә монда рәхим итегез – сүзен-сүзгә уйнадылар да чыктылар. Безнең галимнәр арасында «ркаилевед»лар барлыкка килмәдеме икән әле – андый галим булса, ни уйлый икән, Ркаил Зәйдулла пьесаларын сүзен-сүзгә кую дөресме, әллә этерелеп китеп үзеңчә куеп чыгумы…

Ә инде сюжетка килгәндә, иң өстә яткан сюжетны алсак, түшәктә яткан Мәннан карт орден сорый дип уйлап, орден таккач хәле яхшырыр дип карчык-корчык орден эзли. Әлбәттә, бу, бер карасаң спектакль конфликты булырлык сәбәп түгел инде, гәрчә спектакльнең иң күп вакытын сарыф итсә дә.

Бу пьеса, бер карасаң, драматургия кануннары буенча язылган, конфликты, чишелеше ярылып яткан, персонажлар үстерелгән әсәр түгел дә кебек. Биредә чәчрәп торган уңай һәм тискәре геройлар да юк. Режиссер да эчтә яткан мәгънәләрне өстерәп чыгарып төртеп күрсәтми. Биредә һәркем үзе теләгән геройны үзе өчен уңай яки тискәре дип игълан итеп, үзе теләгән мәгънәләрне чыгара ала. Миңа калса, бу әсәр бүгенге көннең иллюстрациясе. Персонажлар штрих белән генә билгеләнмичә, майлы буяулар белән җентекләп ясалган. Алар һәрберсе таныш кебек, аларның прототиплары һәрбер авылда яшәгән апайлар-түтәйләр.

Әлеге карчыклар аша драматург китеп барган чорны тасвирлый һәм нәрсә югалтуыбызны күрсәтә булса кирәк. Һәрбер татар карчыгы белән бергә кисәк-кисәк булып чор китә. Әлбәттә, бөтен бер әсәр чор китүгә ностальгия генә була алмый бит инде. Конфликт эзләгән кеше өчен Мәннәнгә орден эзләүче әбиләргә каршы ордер алып кайткан һәм әтисенең хәлен дә сорашмастан ул фатирны үзенеке итәргә тырышкан онык образы да бар. Әле бит атасы өен видеокамералар белән тутырып, Төркиядән генә Мәннан хакына элеккеге рәиснең өенә кереп вакытлыча гына орден урларга җыенган әбиләрдән көлеп маташкан микромажорик Ахияр дә бар (әле драматург та, үзен Әлмәт театрында куя язганнар). Дөресрәге, тавышы гына яңгырый. Кыскасы, һәркем үзе теләгән персонаждан үз героен ясап, әбиләрдән үзе теләгән прототиплар табып, спектакльнең бүгенге көндә актуаль мизгелләрен күреп… Мәсәлән, ирексездән/аптыраганнан килеп чыккан матриархат һәм хатын-кызның тартыша-тырмаша андый матриархатны теләмеве...

Спектакльдә абсурд дәрәҗәсенә җиткерелгән актуаль бер тема бар - кытай инвесторлары. Бу тема әсәрдә кытай кызы Җия образы аша үстерелә. Әнә бит, яхшылыкны онытмый алар – иң кирәк чакта бер букча орден җыеп килеп тә җиткән.

«Җия: Малай. Исемен Мәнән дип куштык.

Алсу: Мәнән?

Җия: Әйе, бездә шундый йола. Мәнән бабай истәлегенә. Шулай кушсаң, бабай җаны моңа күчә диләр. Инкарнация».

Премьера театрга яңа гына кайткан ике яшь актриса уйнавы белән дә кадерле. Пушкинның «Евгений Онегин»ыннан алып әйтсәк, «С корабля на бал» – Азалия Әхмәтова белән Алия Абдрашитова беренче рольләрен башкардылар. Яшьләргә уңышлар!

Әбиләр ролендә – Рәзинә Заһидуллина (Кәримә), Илфира Сафиуллина (Зәлифә), Лилия Мөхәммәтҗанова (Нәсимә), Алсу Зыятдинова (Зифа), Сылу Бәйрәмова (Наҗия) һәм алда әйтелгән Азалия Әхмәтова (Хәлимә). Азалия бу рольне Рәзилә Шәрифуллина белән чиратлашып уйнаячак. Аида (онык) ролендә – Алинә Сидеева.

Әле кайчан гына «Кеше китә – җыры кала» сериалында һәм театрның «Ай тотылган төндә» спектаклендә яшь кызны уйнап йөргән Сиринә Хисмәтуллинага спектакльдәге иң серле персонаж сәер Халидә әби роле бирелгән. Сиринәнең персонажы – татарның стандарт Ак әбие түгел, бер караганда башы китә башлаган кебек, икенче караганда – капка төбендә утырган гади әби дә кебек, бер караганда – пыяладан, бәллүрдән ясалгандыр кебек, икенче караганда- мамык кебек... Сиринәнең әбиен күрү өчен генә дә кат-кат карарсың бу спектакльне.

Спектакльнең режиссеры Рамил Фазлыев иҗади командасына үзенең гел бергә эшли торган ышанычлы кешеләрне сайлаган – рәссам Сергей Скоморохов, композитор Марат Әхмәтшин, хореограф Айрат Баһаветдинов. Һәрберсе профессионал, шуңа әбиләр матур итеп бииләр дә, матур итеп җырлыйлар да, Тукайча «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» дигәндә, көй дә вакытында уйнап, таган да вакытында тирбәлә...

Артистларның яратып уйнавына, тамашачының рәхәтләреп тамаша кылуына караганда, Әтнә театры бу спектакльне үз залында да, районнарда йөреп тә, гөрләтеп уйнап, театр директоры Ленур Зәйнуллин шөкер итеп акча санап утырырлык булыр әле бу.

Театрга яңа аяк баскан яшьләр – Казан театр училищесының Низамиевлар остаханәсен тәмамлаучылар

Фото: © Әтнә татар дәүләт театры/Рәмис Нәҗмиев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар