news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтнә театры Илдар Юзеевның драмасын чыгарды: «Әти рухы бу спектакльдә тәгаен бар»

Әтнә театры Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның 1978 елда язылган «Бәхетемнән узып барышлый» поэтик драмасын чыгарды. Премьерада хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top
Әтнә театры Илдар Юзеевның драмасын чыгарды: «Әти рухы бу спектакльдә тәгаен бар»
Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Әлеге әсәрнең дәүләт театрында икенче куелышы. Беренче мәртәбә пьеса 1979 елда Равил Тумашев тарафыннан Тинчурин театрында «Хәтерлим мин гүзәл мизгелне» исеме белән куелган. Әлеге әсәрне Әтнә театрында аның баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгарды.

Спектакль бер линиясендә тамашачыны бәхет турында уйланырга чакырса, икенче линия булып батырлык турында уйлану ята. Нәрсә ул бәхет? Аны узып китеп, яки сатып алып буламы? Әллә ул – бәһасез кыйммәтме? Ике гашыйк, мәхәббәткә генә нигезләнеп, матди якны карамыйча яши аламы? Студент кыз Асия һәм рәссам-скульптор Айтуар мисалында театр тамашачы алдына шушы сорауларны куя. Нәрсә ул батырлык? Аны тасвирлап буламы? Батырларыбыз турында истәлекне буыннан буынга тапшырып буламы? Айтуарның иҗат газаплары, эзләнүләре аша театр шушы сорауларга җавап эзли.

Айтуарның батырлык йөзен эзләнүләре сугыш ветераны Гаффан ага фатирына китерә, һәм ул биредә яшәүче студент кыз Асиягә гашыйк була. Мәхәббәт – яхшы нәрсә, әмма аңа бонус буларак, авылдан килгән Асиянең матур яшисе килә, күренекле рәссам хатыны булып балкыйсы килә. Ә Айтуар – иҗат кешесе, ташлар белән эш итсә дә, җир кешесе түгел, хыял дөньясында яши. Мәхәббәте һәм илһамчысы булган Асия «йә мин, йә ташлар» дип шарт куйгач, ул ташларны, ягъни иҗатны сайлый. Нәтиҗәдә һәркем үзе теләгән һәм күзаллаган дөньяда кала: Айтуар билгеле рәссам булып җитешә, батырларны сүрәтләү буенча да теләгенә ирешә, Асия байлыкта яши – диңгезгә барышлый, Айтуарның күргәзмәсенә сугыла.

Заманында халык шагыйре һәм драматург Илдар Юзеев белән бер редакциядә эшләгән кеше буларак, Илдар абыйның бу әсәрен нәкъ аның үз контекстында кабул иттем. Төп герой рәссам булса да, Айтуар артында Илдар абый үзе торадыр кебек. Спектакльдә Рамил Фазлыев та Илдар абый рухын тойган, шуны барлыкка китерергә тырышкан кебек.

Илдар аганың премьерага килгән улы, кинорежиссер һәм язучы Салават Юзеев та шушы фикердә: «Әтинең рухы бу спектакльдә тәгаен бар. Ул гомере буе романтик булды, гомере буе хыялый булды. Бу әсәрендәге геройлары да шундый: скульптор егет тә, кәләшенең гел җырлап торучы әнисе дә шундыйлардан. Мөгаен, әти бу персонажларны үзеннән күчереп язгандыр. Бу әсәр сәхнәдә ничек күренәчәге миңа бик кызыклы иде – миңа калса, Рамил Фазлыев әти күзаллауларын сәхнәдән бирә алды. Ул шушы рухны тудыра алды, һәм аны тамашачы да тойды. Тамашачы һәр күренешне бик нечкә тоемлап кабул итте, алкышлап бәяләде. Тамашачының шушы җылы мөнәсәбәтен тойдым».

Илдар ага үзе исән булса ничек сөенер иде, дигән уй спектакль дәвамында күңелне җылытып торды. Чөнки соңгы елларда Илдар Юзеевның үз әсәрләрен ничек сәхнәдә күрергә теләвен белеп тора идем, бу хакта еш сөйләшә идек.

ххх

Спектакль дәвамында һәр персонаж артында Илдар Юзеев почеркын тоеп кинәнеп утырдым. Драматург үз әсәрләренә, чиктән тыш романтик персонажлар белән бергә, гиперболик көлке образлар да кертергә яратты. Биредә дә алар бар, әлбәттә. Әйтик, «акчалы бәхет» һәм «бакчалы бәхет» дөньяларын контрастта күрсәтү өчен, әсәргә акчалы бәхеткә омтылган кәләшнең әнисе хыялый Нәгыймә һәм шигырь язуын ташлап ресторан директоры булып киткән Нурми образларын кертә. Нурми һәм аның хатыны Камиләне сурәтләгәндә, ул, шагыйрьләрчә нечкәләп тормыйча, сатирик буяуларын кызганмый. Театр артистлары Зиннур Һадиев белән Рәзинә Заһидуллина да шактый көлкеле образлар тудырганнар. Ә менә алардан капма-каршы полюста торган Нәгыймәдә (Рәзилә Шәрифуллина) төсле буяулар җитмәде – пьесада тойдым мин ул төсмерләрне. Калфак киеп кую гына бу ханымның хыялыйлыгын ачмады. Ни өчендер режиссер, акчага омтылучылар – начар, күктәге йолдызларга карап акчасыз да яшәргә риза булуылар – яхшы, дигән позициядән чыгып эш иткән, шулай итеп яхшы, әмма төссез Нәгыймә барлыкка килгән. Әйе, Рәзилә Шәрифуллинаны актриса буларак бик яратсам да, аның бу образы кызыктырмады.

Пьесада (һәм спектакльдә) ачылып бетмәгән Гаффан образы бар. Бөек Ватан сугышы ветеранын театрның иң шәп актерларының берсе Фаяз Хөсәенов уйный.

Сүз уңаеннан, Фаязга спектакльдән соң «Татарстанның атказанган артисты» таныклыгы тапшырылды – котлыйбыз!

Ә менә роле күңелсез иде. Әлбәттә, Гаффан ага көлдереп йөри торган персонаж түгел, әмма ул Айтуарның җитди рәссам булып формалашуында зур роль уйнаган кеше ләбаса, тик моны күрсәтерлек күренешләр юк (әле язылып, әллә куелып җитмәгән).

Инде төп геройларга килик. Айтуар – Айдар Вәлиев, Асия – Зөһрә Мөхәммәтгалиева. Бу ике артистның да иҗат багажында гаҗәеп рольләр бар. Зөһрәнең «Ай тотылган төндә» спектаклендәге Шәфәкъ образын тетрәнми карау мөмкин түгел. Монда, миңа калса, проблема рольләр бүлүдән дә башлана. Гафу итегез, Зөһрә дә утызда бит инде – ниткән «яшел» студентка булсын ул?! Театрда яшь актрисалар проблемасы бар икән, сезнең бит мәңге яшь (тьфү, тьфү, күз тимәсен) уникаль Сиринә Хисмәтуллинагыз бар – теләсә нинди яшь кызны уйный да бирә.

Айдар Вәлиев – минем яраткан актерларымның берсе. Кайчагында «так себе» рольләре булса да, хатын-кыз андый рольләренә дә ташлама белән карый торган ир-ат актерлардан ул. Мөгаен, аны, җитәкләп, рәссамнарның остаханәләрендә йөртеп кайтарырга кирәк булгандыр. Мөгаен түгел, тәгаен кирәк иде. Мин аның уенында рәссамны күрмәдем.

Пьесада вакыйганың 1954 елда баруы күрсәтелгән. Акчалы матур тормышка кызыгып мәхәббәтне югалту линиясе алгы планда ятса да, сугыш хатирәләре һәм рәссамның иҗат газаплары аша герой образын тудыруы – Гаффаннан башлап Нәгыймәгә кадәр төп линия булып сузыла һәм финалга да чыга. Айтуар геройның асылын эзли һәм, ниһаять, аны кәгазьдә, шулай ук, ташта тудыруга ирешә.

Вакыйгаларның бер өлеше – Гаффан фатирында, икенче өлеше Айтуарның остаханә-фатирында бара. Айтуар – рәссам – ташлар белән эш итүче скульптор. Әмма бу ташлар аның күңелен авырайтмаган, шушы җиңеллекне рәссам Сергей Скоморохов өрфиядәй пәрдәләр аша биргән. Пәрдә алдында Айтуарның мәхәббәте булса, пәрдә артында – Айтуарның иҗади тормышы, иҗат газаплары.

Илдар аганың рухы шат булсын – спектакльгә озын гомер телим. Спектакльдә күпертелеп күрсәтелгән акча темасына килгәндә, театр әлеге спектакль белән күп акча эшләсен: артистлар хыялый халык булса да, ашыйсылары да киләдер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар