Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә театры драматурглар үстерә: «Эшләгез! Уңыш көтмәгез! Уңыш үзе килә ул!»

news_top_970_100
Әтнә театры драматурглар үстерә: «Эшләгез! Уңыш көтмәгез! Уңыш үзе килә ул!»
Фото: Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат хезмәте

Әтнә театры балалар арасында драматургия конкурсы уздырды. Мәктәп укучылары беренче тапкыр каләм тибрәткән әсәрләр кайчан да булса кайда да булса куелыр дип, беркем дә гарантия бирми, әлбәттә. Болар – өйрәнчек әсәрләр. Әмма әлеге конкурста катнашкан балалар, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова әйтмешли, «мин язганны Ркаил абый үзе укыган, Илгиз абый үзе укыган» дип горурлана икән, «программа минимум» шул түгелмени?

Конкурс Әтнә театрының легендар режиссеры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узды. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты.

Бәйгегә килгән пьесаларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге жюри укыды. Жюрида Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм мин – журналист Рузилә Мөхәммәтова бар иде.

Жюри балаларның төрле яшьтә булуларын истә тотып, яшь буенча төркемнәргә туплады. Шулай итеп, һәр урынга өчәр җиңүче билгеләнде. Шунысы да бар – авторлар псевдоним белән катнашты. Жюрига авторның яше генә билгеле иде.

Менә алар – җиңүчеләр:

I урын

«Назлы һәм алсу дөнья маҗаралары». Орман Йосыф (Төркия)

«Кечкенә кешеләрнең олы борчулары». Сафина Динә (Әтнә)

«Куян белән Бүре баласының дуслыгы». Хизбуллин Салават (Чистай)

II урын

«Туп». Сираев Закир (Чаллы)

«Сәяхәт». Сираев Ильяс (Чаллы)

«Олы юл чатында». Габдрахманова Зилә (Арча)

III урын

«Әни сүзе». Хәмидуллина Камилә (Арча)

«Хуҗа сайлау». Шәңгәрәева Аделина (Әлмәт)

«Көтеп алган күчтәнәч». Кашапова Айзирә (Актаныш)

Әтнә районы Күәм авылы егете Аяз Батталовка Илгиз Зәйниев шәхси премиясен тапшырды. «Конкурска килгән әсәрләр арасыннан мин үз җиңүчемне дә сайладым. Минем аңа үз бүләгемне бирәсем килә. Мин аңа бәйгедә беренче урынны алучылар белән тигез дәрәҗәдә үз акчалата призымны бирәм».

Арча районы Түбән Аты авылы кызы Ания Йосыпова «Шәһри Казан» газетасы һәм «Ялкын» журналының махсус бүләкләренә ия булды. «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррир Радик Сабиров кул куйган Рәхмәт хатын, махсус бүләкләрен һәм китаплар алырга сертификатны, шулай ук, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләрен мин тапшырдым.

Ания Йосыпова газета-журналларга язылу темасын әсәренә фон итеп алган иде. Әти-әни, вакыт һәм акча юклыкка сылтанып, бала өчен «Ялкын» һәм «Сабантуй»га язылмагач, оныгы өчен бабасы газета-журналга языла. Ә соңрак онык үзе бабасы өчен «Шәһри Казан»га языла. Ания дөрес әйтә: газета-журналларга язылыгыз, дуслар! Ания Йосыпованың татар теле укытучысы Зөлфия Хәмидуллинага да рәхмәт!

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Әтнә театрын ярты гасырга якын җитәкләгән легендар режиссер Гомәр Мәрдәновның туган көненә – 15 ноябрьгә билгеләнгән иде. Ул көнне финалга чыккан барлык катнашучыларны Кырлайга алып барып Тукай музеенда йөрттеләр һәм Әтнә театрында «Ай тотылган төндә» спектаклен күрсәттеләр. Ә спектакль алдыннан – котлаулар.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов: «15 ноябрь – Әтнә театры өчен генә түгел, район өчен истәлекле көн – легендар шәхесебез Гомәр ага Мәрдановның туган көне. Район өчен Әтнә театрының роле һәрвакыт зур булды. Районыбыз тормышында күп вакыйгалар булды. Күңелле вакыйгалар белән беррәттән моңсулары да, районнарны берләштергән вакыйгалар да булды. «Район беткән вакытта Әтнәне Әтнә итеп саклап калуда Әтнә театрының роле зур булды», – дигән иде районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Хәкимов. Ул – безнең тирәлегебезне саклап калучы театр.

Хәзер безнең дәүләт театры статусын алган театрыбыз бар. Шундый театрыбыз бар икән, без аның исемен яшь буынга җиткермичә булдыра алмыйбыз, шушы максаттан, театр зур эшкә алынды. Гомәр Мәрданов исемендәге фестивальнең беренчесе Әтнә районы мәктәпләре куйган спектакльләр фестивале форматында узса, монысы инде балалар тарафыннан язылган драматургия әсәрләре конкурсы форматында узды. Быел ул драматургия конкурсы булса, алга таба ул балалар язган пьесалардан куелган спектакльләр булырга да мөмкин. Киләсе елга мәктәпләр аны куя да ала. Әтнә дәүләт театрына шушы идея өчен зур рәхмәт».

Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова: «Театр яшьләрне тарту өчен гаҗәеп кызыклы юл тапкан. Кече ватан патриотларын нәкъ шулай тәрбияләп була. Әлеге конкурста катнашкан балалар: «Мин язганны Ркаил абый үзе укыган, Илгиз абый үзе укыган», – дип горурланачаклар бит. Ркаил Зәйдулла, Илгиз Зәйниевлар кайсы да булса баланың эшен хәтердә калдырып, алга таба аның язмышын күзәтергә, ярдәм итергә мөмкиннәр. Мондый фестивальләр-конкурслар бик әһәмияткә ия».

Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла: «Ярышларга катнашу ул стимул бирә. Киләчәктә алардан, бәлки, язучылар чыгар, аны алдан әйтеп булмый, ул язмыш белән бәйле. Ләкин талант чаткысы һәм хезмәт сөючәнлек, максатка омтылу бар икән, андый кешедән шәхес чыгачак. Язучы булмаса, ул әйбәт укучы була. Әдәбиятны яраткан кеше уйлый белә һәм дөньяга яңача караш ташлый ала. Ярышта җиңгән яшь авторларның әниләрен дә котлыйм», – диде.

Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов: «Оештыручыларга рәхмәт. Әтнә районындагы 12 мәктәптә дә театр түгәрәкләре эшләп килә, һәм аларга 159 бала йөри. Алар түгәрәкләргә бик яратып йөриләр һәм конкурсларда теләп катнашалар».

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев: «Безнең балаларның әйтәсе сүзе булып, алар кулларына каләм алган икән, димәк, безнең киләчәгебез бар. Ркаил һәм Илгиз абыйларыгыз дәрәҗәсенә җитеп, аларны да узып китергә насыйп булсын сезгә, балалар!»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, танылган драматург, режиссер Илгиз Зәйниев: «Драматургия ул театр өчен «городообразующее предприятие»гә тиң. «КамАЗ» заводы тирәсендә шәһәр барлыкка килгән кебек, драматургия тирәсендә театр барлыкка килә. Мин конкурста катнашучыларга тырышып эшләүләрен телим. Өйрәнәм дип эшләгез! Уңыш көтмәгез! Уңыш ул үзе килә. 10 пьеса язганнан соң, минем унынчысы гына куелды. Тагын 5не язгач, 15нчесе куелды».

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Барлык катнашучыларның әти-әниләренә, укытучыларына да рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә бәйгедә катнашучылар да тагын да артыр, дигән теләктә калабыз».

Катнашучылар, барысы да бердәм булып, Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Мостай Кәрим пьесасы буенча танылган режиссер Сойжин Жамбалова сәхнәләштергән «Ай тотылган төндә» спектаклен карады. Милли драматургиянең иң яхшы үрнәкләренең берсе булган әсәр нигезендә куелган спектакль карау – бүләкнең бүләге, миңа калса. Ә балалар спектакль барышында телефонда утырмады. Спектакле дә югары сыйфатлы, тамашачысы да сәнгатьне яраткан «сыйфатлы балалар» иде биредә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2023
    Исемсез
    Ни бетмэгэн арлар инде ул???Нигэ Кулле Кимегэ Сибхэт Хэки музеена
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100