Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтине дустымны яклаган өчен атып үтерделәр» – Бесланда исән калган ике Ацамаз тарихы

Шушы көннәрдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. 2004 елның 4 сентябренә каршы төндә Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә тоткыннарны азат итү буенча операция тәмамлана. Бу канлы фаҗигадә исән калганнар үз күзләре белән күргәннәрен сөйли.

news_top_970_100
«Әтине дустымны яклаган өчен атып үтерделәр» – Бесланда исән калган ике Ацамаз тарихы
Бесланда 1 нче мәктәптәге линейкадан 334 кеше өенә кире кайтмый, шуларның 186сы – балалар.

«Без спорт залында үтерелгән кешене күрдек һәм хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңладык»

2004 елның 1 сентябрендә Бесландагы 1нче мәктәптә бәйрәм линейкасы вакытында террорчылар 1000нән артык кешене тоткын итеп алы,п спорт залына куып кертә. Аларның күпчелеге балалар була. Кешеләрне миналы мәктәптә 3 көн тоталар, аларга су да, ризык та бирмиләр. Шул линейкадан 334 кеше өенә кире кайтмый, шуларның 186сы – балалар.

Ацамаз Мисиков һәм Ацамаз Цаллагов бу фаҗигале вакыйгаларны үз күзләре белән күрә. 1нче сентябрь иртәсендә алар гаиләләре белән бергә, чәчәкләр һәм шарлар тотып, тантаналы линейкага килә. 19 ел узганнан соң, алар бу коточкыч 3 көн турында «Татар-информ»га сөйләде, дип яза Дмитрий Шатров.

Ацамаз Мисиков мәктәптәге беренче линейкасына әтисе, әнисе һәм 9нчы сыйныф укучысы булган абыйсы белән баруын искә төшерә. Гаилә ул вакытта мәктәп янында гына яши. Анда Мисиковларның берничә буыны укыган. Ацамазның әтисе, әтисенең апасы һәм абыйсы да шушы мәктәпне тәмамлаган. Аның сүзләренчә, бу мәктәп бик яхшы саналган.

Ацамаз Мисиков: «Беләсезме, кеше балачактагы кайбер хәтирәләрен аңлы яшьтәгегә караганда яхшырак хәтерли. Мин барысын да хәтерлим».

Фото: © Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

– Ул вакытта мин 1нче сыйныфка бардым, бу – минем беренче кыңгырау бәйрәмем булырга тиеш иде. Беләсезме, кеше балачактагы кайбер хәтирәләрен аңлы яшьтәгегә караганда яхшырак хәтерли. Мин барысын да хәтерлим. Без мәктәп янында тордык, чыгышларга әзерләндек. Без балалар белән шигырьләр сөйләргә тиеш идек, тирә-юньдә шарлар бар иде һәм, фаҗига булачак дип, беркем дә уйламады. Ләкин беренче кыңгырау яңгырарга өлгермәде.

Мин атыш тавышын ишеттем һәм корал тоткан сакаллы ир-атларны күрдем. Әнием, минем кулымнан тотып, мәктәп территориясеннән башта бер чыгу юлы янына йөгерде, аннары икенчесенә – һәр җирдә кораллы кешеләр басып тора иде. Алар безне мәктәпкә куа башладылар. Әтием ерак түгел иде, ләкин ул мәктәп территориясенең артында иде – аның китәргә мөмкинлеге бар иде, ләкин ул безнең белән китте.

Башта мин әнием белән генә булдым, әтием бу вакытта олы абыем белән иде. Куркудан без кемнең кайда икәнен аңлый алмадык. Без әнием белән башта актлар залында булдык, аннары анда террорчылар килде. Алар безне спорт залына алып киттеләр, калганнарны да шунда җыйдылар.

Без кеше белән тулган спорт залына кердек, балалар елады, сулыш алу авыр иде, эчтә бер үлгән кешене күрдек. Үлгән ир-атның гәүдәсен күргәч, хәлләрнең җитди икәнен аңладык.

«Сусызлык аркасында кешеләрдә галлюцинацияләр башланды»

– Беренче көнне алар үзләре белән сөйләшүләр алып барырлар дип өметләнделәр. Шуңа күрә, яшеренеп генә килеп, су эчеп була иде. Икенче көнне хатын-кызларның берсе террорчыларга идәндәге канны сөртергә кирәклеген әйткәнен хәтерлим, чөнки түзә алмаслык мәет исе килә иде. Террорчылар каршы килмәделәр, ул чүпрәк алып, аны су белән чылатып, канны сөртә башлады. Аннары ул дымлы чүпрәкне ерткалап, балалар 1-2 тамчы гына булса да су йота алсын өчен, аларны балаларга таратты.

Террорчылар алар белән сөйләшүләр алып барылмаячагын һәм аларның таләпләренә җавап булмаячагын аңлагач, безгә карата мөнәсәбәт тагын да кырысланды. Аларга килгән бердәнбер сәясәтче – Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев булды. Шуннан соң күкрәк балалары белән әниләрне иреккә җибәрделәр.

Мин зарядлар шартламасын өчен педаль тотып торган террорчы янында утырдым һәм барлык сөйләшүләрне ишетеп тордым. Телевизордан алар тоткыннар саны турында мәгълүматны күргәннәр,һәм бу аларны бик нык ачуландырган иде. Мәктәптә 1000нән артык тоткын иде, ә массакүләм мәгълүмат чаралары 300 кеше турында гына мәгълүмат биргән.

Террорчылар моны ишеткәч, аларның берсе безгә: «Сез беркемгә дә кирәкмисез, хәтта үзегезнең хакимиятләрегезгә дә, анда сезне 300 кеше дип кенә әйтәләр икән, без сезне чынлап та 300 кеше генә калдырачакбыз», – диде. Бик куркыныч иде, безне коткарырга ашыкмауларын тойдык.

Бу сүзләрдән соң бер йотым су турында хыялланырга гына калды. Өченче көнне мин сусызлыктан үлә башладым, моны мин үзем бик начар хәтерлим, әти-әнием сөйләгәннән генә беләм. Башка кешеләрдә галлюцинацияләр башланды, шикәр диабеты белән авыручы өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. Кайберәүләр, үлмәс өчен, үз сидекләрен эчте.

Террорчылар беренче кешене ни өчен үтерде?

– Ул кешеләрне осетинча тынычландыра башлады, тынычланырга һәм тавышланмаска кирәклеген әйтте. Террорчыларга, башкалар тынычлансын өчен, беренче кешене демонстратив рәвештә үтерергә кирәк иде. Вәхшилек моның белән тәмамланмады. Аннары берничә әти кешене алып чыгып, аларны атып үтерделәр. Аннары мәетләрне мәктәпнең икенче катыннан ыргыттылар. Моны алар каршылык күрсәтмәсеннәр һәм террорчылар өчен куркыныч тудырмасыннар өчен эшләделәр.

«Минем әтиемне атарга дип 2 тапкыр чыгардылар»

– Әтиемне атарга дип 2 тапкыр чыгардылар. Ләкин аңа атмадылар: икесендә дә атыш башланды, һәм аны кире китерделәр.

Өченче тапкырында әтине, миңа һәм башка балаларга ярдәм итәргә тырышканы өчен, чак кына үтерми калдылар. Бу өченче көн иде, физкультура укытучысы бүлмәсендә террорчыларның су шешәсе бар иде, мин ул вакытта инде аңымны югалта башлаган идем. Әтием шешәне күреп, аны алырга теләгән. Террорчыларның берсе моны күреп калган.

Террорчы әти янына килеп: «Әгәр дә мин кире килгәндә су шешәсе урынында булмаса, сине атып үтерәчәкләр», – дигән. Бу турыда миңа әти-әнием сөйләде. Әтием миңа карап, сусыз үләчәгемне аңлый. Террорчы булмаган вакытта шешәне алып, миңа һәм яндагы балаларга су бирә. Террорчы белән нәрсә булганын белмим, ул кире килмәде.

«Әти безнең өстебездә торган шартлаткычны зарарсызландырды, аның ярдәмендә күп кеше исән калды»

– Әтием армиядә сапер булган, ул шартлаткычларны зарарсызландыра белә иде. Террорчылар спорт залында шартлаткычлар элә башлады, шуларның берсе нәкъ безнең өстә иде. Әтием, штурм була калса, аның шартлаячагын һәм безнең исән калу шансыбыз юк икәнлеген белде.

Әтием, зирәклек күрсәтеп, террорчыларны алдады. Ул, әгәр чыбыкларга кагылсаң, шартлау булмаячагын белә иде һәм террорчыларны кемнеңдер очраклы рәвештә чыбыкка тия алачагына һәм шул чакта террорчылар белән бергә барысы да һавага очачагына ышандырды. Ул чыбыкларны югарырак күтәреп элә алачагын әйтте, террористлар аңа рөхсәт бирде.

Әти безнең өстә эленеп торган шартлаткычны зарарсызландырды һәм шактый кешенең гомерен саклап калды. Тикшерүнең рәсми версиясе буенча, саперлар мәктәпне тикшергәндә, чылбыр бөтен җирдә дә ябык булмаган, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шуңа күрә мөмкин булганнан азрак кеше зыян күргән.

Әти бик тыйнак кеше һәм үзе бу хакта беркайчан да беркемгә дә сөйләмәде.

«Исән калучылар үлеләр арасыннан чыгарга тырышты»

Һөҗүм ничек башланды?

– Мин штурм вакытында гаиләмнән ерак идем. Бер батыр хатын-кыз, Лариса Кудзиева, террорчылар белән кыю аралашып, үз шартларын куйды. Ул иң кечкенәләрне физкультура укытучысы кабинетына кертүне сорады, чөнки анда һава күбрәк иде, һәм террорчылар моңа рөхсәт бирде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул да бик тыйнак кеше һәм бу турыда сөйләми. Мин шул кабинетта идем. Анда эскәмия бар иде, мин шуңа яттым һәм штурм башланды...

Мин күзләремне ачтым, колакларым тонган иде, башым чыңлады, һәм мин түшәм астында ут шарын күреп алдым, әйтерсең лә өстә нәрсәдер эри иде. Нәрсәдер яна, нәрсәдер тама, вакыт туктаган кебек булды. Шартлау дулкыны мине бераз читкә очырды. Исән калучылар үлеләр арасыннан чыгарга тырышты. Абый белән апа бер-берсенә ябышып утыралар иде һәм бер кыйпылчык абыйга эләккән, ул үз гәүдәсе белән апаны саклап калган. Абый һәлак булды, апа исән калды.

Мин хәлсез ятканда, минем артымнан әни килде, аннары мин әтине дә күрдем, ул бик нык яраланган, идәндә ята иде. Без әни белән аны аңына китерергә тырыштык. Шуннан соң террорчы йөгереп кереп: «Ашханәгә барыгыз, яки сез монда үләчәксез», – диде. Әни: «Кайда үлүебезнең әһәмиятеме бармы?» – дип җавап бирде. Алга таба нәрсә булганын начар хәтерлим. Террорчыларның кешеләрне тере калканнар итеп куллана башлаганнарын хәтерлим. Алар үзләре каршына балалар һәм башка әсирләрне бастырдылар.

Аннары террорчылар спорт залыннан ашханәгә качтылар, анда террорчылар белән махсус билгеләнештәге хәрбиләр арасында бәрелешләр булды. Ашханәдә булган бер хәрби, кешеләрне коткару өчен, гранатаны үз гәүдәсе белән каплады. Аның исеме Андрей Туркин иде.

Ул көнне күп кенә батырлыклар күрсәтелде. Безнең физкультура укытучысы Иван Каниди, штурм башланганнан соң, автоматын тартып алыр өчен, бер террорчыга ташланды. Автоматны ул чыннан да тартып алды, ләкин террорист аны икенче корал белән атып үтерде. Хәзер Бесланда аның исемен йөртүче мәктәп-интернат бар.

Фаҗигадән соң сез ничек яшисез?

– Без – үлемгә үз күзләребез белән караган кешеләр. Без тормышка башкача карый башладык. Хәзер кешеләр үз тормышларының никадәр кыйммәтле икәнен аңлап бетермиләр.

Мин суга сакчылрак карый башладым. Минем өчен су – изге нәрсә, мин суы төбендә генә калган булса да, шешәне ташлый алмыйм. Мин аны соңрак эчеп бетерәм яисә агач төбенә сибәм. Бу терактны күргән кешеләрдә суга шундый мөнәсәбәт барлыкка килде.

Теракттан соң туганнарыгыз белән нәрсә булды?

– Әни белән әти инвалид булып калдылар. Әти кулын югалта язды, бәхеткә, аны вертолет белән Мәскәүгә җибәрделәр һәм шунда операция ясадылар. Анарда пуля һәм кыйпылчык яралары бар иде. Әнинең баш мие җәрәхәте бар иде, абый исән калды, бөтен гаиләдә контузия иде.

Ацамаз Цаллагов: «Безнең өстә эленеп торган шартлаткыч өченче көнне кубып төште – ул скотч белән ябыштырылган иде, һәм минем йөзем каршында эленеп калды».

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

«Әтиемне минем иң якын дустымны яклаганы өчен атып үтерделәр»

Ацамаз Цаллаговның әтисен батырлыгы һәм көчсезләрне яклау теләге өчен атып үтерәләр.

Ацамаз 2004 елның 1нче сентябрен, беренче кыңгырау тавышын түземсезлек белән көтә.

– Без шарлар сатып алдык, барысы да яхшы иде. Мин шәһәр үзәгендә, мәктәптән шактый еракта яши идем. Без линейкага барганда, әнием әтиемнән минем ничек итеп шулкадәр еракка берүзем йөри алачагымны сорады. Әти уйланып: «Әйдәгез, өйгә кайткач сөйләшик», – диде.

Безнең белән линейкада минем туганнан туган энем һәм аның әти-әнисе бар иде. Ләкин линейка башлангач, алар фотоаппарларын машинада онытуларын исләренә төшерделәр һәм шуның артыннан киттеләр. Шул вакытта террорчылар пәйда булды. Туганнарыма бәхет елмайды, моның өчен Аллаһка рәхмәт укыйм.

Линейка башланган вакытта ике яктан машиналар килеп керде. Башта мин нәрсә булганын аңламадым һәм һавага атучы террористка кул чаптым. Бу – тамаша дип уйладым. Аннары безне мәктәпкә алып керделәр, һәм мин әтиемнең балалар чыксын өчен тәрәзәләрне ватуын күрдем, террорчылар моны күргәч, тәрәзәләргә атарга тотындылар.

Әти-әнием минем белән икенче катка йөгерде, анда без кабинетларның берсендә яшерендек. Берникадәр вакыттан соң безнең арттан бер боевик килде һәм спорт залына куып кертте. Мин залга мина урнаштыруларын күрдем. Шартлаткыч безнең өстә эленеп тора иде. 3 көн буена без шул спорт залында булдык.

Минем үземнән 3 яшькә олырак якын дустым бар иде. Боевикларның берсе аңа бәйләнде, кыйнады, куркытты. Әтием моңа түзеп тора алмады һәм аны яклап чыкты. Берникадәр вакыттан соң террорчы кабат дустыма бәйләнә башлады, һәм әтием кабат моңа каршы чыкты. Моның өчен террорчы аның йөзенә китереп сукты, аның күзе агып чыкты. Мин моны күрмәдем, соңрак әнием сөйләде.

Террорчы өченче тапкыр дустыма бәйләнә башлагач, әтием тагын түзә алмыйча аңа китереп сукты. Һәм: «Безгә монда геройлар кирәкми», – дип, аны атып үтерделәр. Әни елады да елады, мин ахырга кадәр аның исән калуына өметләндем. Әтием һәркемгә карата гаделсезлеккә түзә алмый иде.

Террорчылар үзләренекенә карата да мәрхәмәтсез иделәр, алар белән ике хатын-кыз бар иде. Күрәсең, алар наркотиклар тәэсире астында булган һәм нәрсә эшләгәннәрен аңламаган. Икенче көнне, наркотикларның тәэсире кими башлагач, икесен дә атып үтерделәр. Алар үзләрен бар кешегә карата вәхшиләрчә тоттылар.

«Безне ниндидер могҗиза коткарып калды»

Безнең өстә эленеп торган шартлаткыч өченче көнне кубып төште – ул скотч белән ябыштырылган иде, һәм минем йөзем каршында эленеп калды. Әнием: «Әйдә, ятыйк», – диде. Мин ризалаштым. Без яткач, штурм башланды, шартлау булды. Шартлау вакытында мине шартлау дулкыны алып атты, тирә-ягыма карадым, барысы да аңсыз ята иде.

Әни белән без беренчеләрдән булып уяндык. Спорт залыннан чыгу юлы парталар һәм урындыклар белән ябып куелган иде, әмма шартлаудан соң, күрәсең, анда юл ачылган. Мин җимерекләр өстеннән бардым, ләкин икенче якка сикерергә курыктым. Шул вакыт әни мине этеп җибәрде, һәм мин сикердем, шул ук мизгелдә аңа снайпер атты. Бәлки, ул миңа төбәлгәндер булгандыр. Мин егылдым һәм өскә карадым, ә ул юк. Әнием аска егылып төште һәм минем аякларым янында иде.

Әни миңа: «Йөгер, йөгер», – дип кычкырды. Аның бер дусты мине тотып, чыгу ягына алып китте, аннары мине бер спецназчы тотты, аннары икенчесе, өченчесе һәм, шулай итеп, мине «ашыгыч ярдәм» машинасына алып киттеләр. Әнинең ярдәм сорап кычкыруын бер спецназчы ишетеп ала, аны БТР артына яшереп алып чыгалар.

Әни берничә яра алган була, операцияләрнең берсен наркозсыз ясыйлар. Табиблар, организм хәлсезләнгән һәм аңа наркоз кертеп булмый, ул үләргә мөмкин, диде.

Аңа: «Кычкырыгыз, сүгенегез, әмма без бу операцияне ясарга тиешбез», – диделәр. Анарда хәзер инде алырга ярамаган кыйпылчык калды. Әгәр бу кыйпылчык миллиметрга гына күчсә дә, ул параличланырга мөмкин. Минем дә аягымнан 4 кыйпылчык чыгардылар.

Әлеге вакыйгадан соң 2 еллап мин коточкыч һәм куркыныч төшләр күрдем, аннары минем белән психологлар эшләде. Вакыт дәвалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100