news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әтием истәлегенә кишер катламасы пешерәм» – Абыстайлар халыкара төшке ашка җыелды

Казанда милли мәдәниятне саклау һәм бу юнәлештә хатын-кыз вазифасына багышланган абыстайлар җыелышы узды. Чарада Иран Республикасы һәм Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыкларыннан вәкилләр катнашты. «Интертат» хәбәрчесе очрашуда яңгыраган фикерләрне тыңлады һәм төрле милләт вәкилләре әзерләгән сый-нигъмәтләрне авыз итте.

news_top
«Әтием истәлегенә кишер катламасы пешерәм» – Абыстайлар халыкара төшке ашка җыелды
Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

Халыкара төшке ашка Татарстан мөслимәләренең район бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан мәчетләренең баш абыстайлары, шулай ук Ульян өлкәсе, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунаклар чакырылган иде. Иран Ислам Республикасы һәм Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыкларыннан да вәкилләр катнашты, барлыгы 100дән артык хатын-кыз җыелды.

Җыелышта мөслимәләр татар, иран, төрек, кытай татарлары милли ашларын тәкъдим итте. Алар шулай ук гаилә бәхете серләре, гореф-гадәтләр, традицияләре белән уртаклашты.

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Гореф-гадәтләр, милли кием һәм гаилә традицияләре»

Кунакларны Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сәламләде. Ул әлеге очрашуларның татар хатын-кызлары өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Милли» дигәч, без, татар халкы, үзебезнекен бик яратып башкарабыз, киемне дә саклап калырга тырышабыз, милли ризыкларны да пешерәбез. Без исә халыкара төшке аш оештырырга булдык. «Халыкара» дигәч, без Ираннан, Төркиядән кунаклар чакырдык, шулай ук Кытайда туып-үскән кунагыбыз да бар. Төп сорау – аларда ничек? Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, ризыкларын ничек саклый? Алар барысын да пешереп алып килделәр. Сөйли белү – ул бер әйбер, күрсәтә белергә дә кирәк бит. Безгә бит бик кызык: көндәлек тормышта нинди ризыклар пешерәләр, кунакка ниләр әзерлиләр, милли киемгә килгәндә дә, игътибар бармы?

Тагын бер кызыксынган темабыз – гаилә традицияләре. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, аны барыбер гаиләне саклап калу, мәхәббәтне арттыру, гаиләнең тотрыклылыгы мәсьәләләре борчый. Безнең тәҗрибә уртаклашу да булырга тиеш. Гаиләдә бергә 40, 50 ел яшәгән ханымнар бар, аларны да игътибарга алабыз, аларның нинди серләре бар. Бу бит – яшьләр өчен бик мөһим җаваплар. Яшьләр, аларга карап, кызыгып, «гаиләм» дип яшәсен өчен көч куябыз.

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Кытай татарларыннан кишер катламасы»

Кытайның Кульджа шәһәрендә туып-үскән Гөлчәһрә Тукаева кунакларны кишер катламасы белән сыйлады.

Әби-бабаларым Чиләбе якларыннан Кытайга китеп урнашканнар. Әти-әнием дә Кытайда туып-үскән, мин дә анда университет бетереп, Казанга укырга килдем һәм монда кияүгә чыгып калдым. Кытайда яшәүче татарлар ризыгы – кишер катламасы пешереп килдем.

Әниемнең әтисе шәһәрдәге бердәнбер Байтулла мәчетендә имам булып торган. Милли гореф-гадәтләрне, телне саклап калу өчен, өйдә татар телендә сөйләшә идек. Әти: «Капкадан чыккач, нинди телдә сөйләшсәгез дә ярый, капкадан кергәч, безнең монда – кечкенә генә дәүләт, һәм без аны саклап калырга тиеш», – дип тәрбияләде. Урамда балалар белән уйныйбыз, кытай, уйгыр телендә сөйләшәбез, ләкин капкадан кергәч, һәрвакыт татар телендә сөйләшә идек, телне шулай саклап калдык. Әни өйдә һәрвакыт әтием яраткан ризыкларны пешерә иде, әтием бүгенге көндә инде вафат, шуңа күрә мин, аның истәлегенә, ул бик яратып ашый торган кишер катламасы пешерәм.

Әлеге ризыкны пешерү бик җиңел – кишерне кыргыч аша чыгарабыз, шикәр комы, май салабыз. Нәзек итеп камыр җәябез һәм әлеге камырга кишерне рулет сыман җәябез, пешерүен мантый савытында парда пешерәбез. Чәйгә бик тәмле ризык килеп чыга.

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Иранлыларда соңгы сүзне һәрвакыт ир-атлар әйтә...»

Чарага Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани хатыны Зөһрә Мирзахани һәм кызлары Сагыйдә чакырылган иде, ул иранлыларның милли ризыклары турында сөйләде.

Иран ризыклары тәмле генә түгел, алар барысы да безнең ил белән бәйле булган ниндидер тарих, традицияләр турында сөйли. Иран халкында иң популяр ризык – кайме. Бу – иранча рагу, каймене пешерү өчен, суганны яхшылап кыздырабыз, шуннан соң нәзек итеп, шакмаклап киселгән сарык ите салабыз. Аңа томат пастасы, бәрәңге, баклажан һәм борчак салабыз. Монда мөһим рольне тәмләткечләр уйный, алардан шафран һәм корица салабыз. Иран халкында әлеге ризык зур урын алып тора. Гашура көннәрендә аны, ярлыларны сыйлау өчен, күпләп әзерлиләр. Каймене, гадәттә, шафран салынган дөге белән ашыйлар.

Тагын бер тәмле ризык – мирза гассеми, бу – сарымсак, помидор, үсемлек мае яки атланмай, тоз һәм борыч белән әзерләнгән баклажан, теләүчеләр йомырка да сала ала. Аны запеканка кебек әзерләргә дә була. Гадәттә ипи яки дөге белән чыгарыла.

Иранда дөньяда иң танылган тәмләткеч – шафран үсә. Бездә шафрансыз бер ризык та әзерләнми, аны тәм-томнарга да, ашларга да салалар. Иран – шафран үстерү һәм экспортлау буенча лидер. Аның өлешенә бөтендөнья җитештерүенең 90%ы туры килә.

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

Сагыйдә Мирзахани иранлыларда гаилә кагыйдәләре турында да сөйләде.

Иранда гаилә кыйммәтләре җәмгыятьтә зур урын алып тора. Гаиләдә балаларны кечкенә чактан әниләргә зур хөрмәт белән үстерәләр. Шундый сүзләр бар, Иранда ир-атлар хатын-кызларны тыңламыйлар, диләр. Ләкин бу – дөрес түгел, бездә моңа карата бер мәзәк тә бар: «Гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт ир-атлар әйтә. Әлеге соңгы сүз: «Әйе, хатыным», – дигән сүзләр».

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Беренче чиратта ата-анага хөрмәт булырга тиеш»

Татарстанда Төркия диаспорасы җитәкчесе Тарык Доганның хатыны Наталья Доган гаилә серләре белән бүлеште.

Гаилә серләре турында сораганда, мин, беренче чиратта ата-анага хөрмәт булырга тиеш, дип әйтәм. Ана кеше барлык очракларда да ана булып калырга тиеш. Безнең гаиләбез ике милләтле, ләкин ирем һәрвакыт русларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итә, мин – төрекләрнекен. Безнең гаиләләребез тату яши – бу бәхетле булу өчен беренче таләптер, – дип таныштырды ул.

Буа районы мөхтәсибәте чарага татар халык ашларын, бәлеш, өчпочмаклар, пәрәмәчләр әзерләп килгән иде.

Фото: © Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар