Уфа – Инзер – Белорет трассасында авариягә очраган гаиләнең күрше авылдан кибеттән кайтышы булган. Гаилә башлыгы бу сәфәргә барысын да алып барган. Дүрт баласы – артка, ә күкрәк баласы һәм хатыны алдагы пассажир урынына утыра. Кире өйләренә кайтканда, 45 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламый һәм каршыга килгән «Исузу» йөк машинасына бәрелә. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьяновка сылтама белән «Башинформ» яза.
Искәртеп үтик, авария 8 декабрьдә булды. Машина йөртүче урында ук һәлак. Төнлә балаларының берсе реанимациядә үлә. Шулай ук тагын 2 кечкенә бала хастаханәдә ята, аларның хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аларны Башкортстанның республика клиник балалар хастаханәсенә күчерү планлаштырыла.