Башкортстанның Белорет районында җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авариядә әти кеше урында ук һәлак булган. Машинада, шулай ук, күкрәк баласын тоткан хатыны һәм тагын 4 баласы була. 3 укучы бала Белорет хастаханәсенә китерелә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Калган пациентларны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин мәгълүматларына караганда, хастаханәдәге 3 баланың берсе – бик авыр хәлдәгесе – төнлә вафат булган. Ә 2 бала чагыштырмача канәгатьләнерлек хәлдә, аларны Башкортстанның балалар клиник хастаханәсенә күчерү планлаштырыла.

