Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-аналар берләшмәсе вәкиле: «Тормышка яраклашмаган, әзерлексез балалар үстерәбез»

news_top_970_100
Ата-аналар берләшмәсе вәкиле: «Тормышка яраклашмаган, әзерлексез балалар үстерәбез»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Мәгарифне үстерү институтында Илкүләм ата-аналар берләшмәсенең «Без Россияне төзибез» дип аталган чираттагы стратегик сессиясе булып узды. Бу сессияләрнең төп максаты – җәмгыятьтә гаилә һәм мәктәп өчен кыйммәтле тәрбия киңлеге булдыру. 2022 елдан бирле мондый сессияләрдә төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән галим-экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый, тәҗрибә уртаклаша.

Сессия «Балаганчик» балалар театрының эчтәлекле чыгышы белән башланды. Катнашучыларны Мәгарифне үстерү институты проректоры Анна Варначева сәламләде, ата-аналар берләшмәсе белән эшләүнең никадәр мөһим булуын ассызыклады. «Сәламәтлек саклауда туклану технологияләре» («Здоровьесберегающие технологии питания») төбәкара коммерцияле булмаган оешманың бүлек җитәкчесе Иниза Ибраһимова үзара хезмәттәшлек тәкъдим итте.

«Һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртканда гына, аны саклый ала. Без үз организмыбызны үзебез аңларга, тыңларга өйрәнергә тиеш», – диде. Илкүләм ата-аналар берләшмәсенең Удмуртиядәге «Родительская забота» бүлеге җитәкчесе Нәфисә Хәйдәр кызы Веретенникованың чыгышы аеруча эчтәлекле булды, яшь буынны тәрбияләүгә кагылышлы күп мәсьәләләрне колачлады. Әлеге чыгышны сезнең игътибарга да тәкъдим итәсем килә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Без дөрес юлдамы?

«Илебез – демографик упкында. Без көннән-көн тормышка яраклашмаган, әзерлексез балалар үстерәбез. Соңгы 30 ел эчендә күзәтелгән җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең нәтиҗәсе бу. Безнең ассоциация әлеге кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшли. Бүген көннәр буена телефоннан аерылмаган, аз хәрәкәтләнүче, дөрес тукланмаучы балаларны сәламәт яшәү рәвешенә кайтару юлларын эзләү, сәламәтлекләрен саклау, тәрбияви мохит, социаль партнерлык булдыру – безнең оешманың төп бурычы. Әлеге юнәлештә индивидуаль һәм төркемнәр белән, балалар, ата-аналар, югары уку йортлары һәм муниципаль учреждениеләр белән эшлибез.

Нәфисә Хәйдәр кызы Веретенникова

Фото: © nrarussia.ru

Безнең үз педагогик эш алымнарыбыз, җиткерер фикерләребез бар. Педагоглар белән даими очрашулар оештырабыз һәм, алар безнең фикерләрне ата-аналарга, хезмәттәшләренә, киңрәк аудиториягә җиткерсен, дигән максат белән эш итәбез. Мисал өчен, күңел ачу һәм шатлык кичерү бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Күңел ачу, русча әйткәндә, «веселье» сүзе үзе үк «вес-ел» дип әйтеп тора, куллануга юнәлдерелгән. Ә шатлану – ул матур хис кичерү. Кызганычка, без балаларны күбрәк мәгънәсез күңел ачарга өйрәтәбез. Ә ул, беренче чиратта, ата-аналарның мисалында тәрбияләнә.

Без белгечләр, фән кандидатлары белән эшлибез. Шундый кешеләрнең берсе – атаклы хирург, офтальмолог һәм медицина фәннәре докторы Владимир Базарный. Аның методикасы Роспотребнадзор тарафыннан расланган, кайбер мәктәпләрдә кулланылышка кертелде. Мисал өчен, Якшур-Бодья гимназиясендә аның методикасы белән укытыла торган сыйныф бар. В.Ф. Базарныйның сәламәтлекне саклау технологиясенә динамик позалар алмашу режимы керә. Ул гына да түгел, сыйныф күрү тренажерлары, парта-кантовка һәм 70ләп төрле башка элементлар белән җиһазландырылган. «Яшь организмның хәрәкәтләнүен чикләү, сәгатьләр буе парта артында утыру аның сәламәтлегенә зыян сала», – дигән фикердә В.Базарный.

Без шулай ук төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез. Әйтик, Фаил Ибраһимов җитәкләгән «Долг» иҗтимагый хәрәкәте. Бик күп идеяләрне үз эченә алган, 34 ел дәвамында бик нәтиҗәле эшләүче оешма. Медицина белгечләре белән дә тыгыз элемтәдә хезмәт итәбез. Бүгенге көндә педиатрлар алдында чыгыш ясап, иҗтимагый юнәлешне билгеләү, алар ярдәмендә сәламәтлек нигезләрен балаларга җиткерү бурычы тора. Кызганыч, мәктәпләрдә педиатрлар юк, югыйсә, күп кенә балаларга педиатр гына түгел, хәтта психиатр да кирәк.

Фото: © Владимир Васильев

Мәктәпләрдә ата-аналар өчен педагогик кичәләр узсын иде. Әлеге очрашуларга ата-аналар комитетын гына җыярга була, ә алар, үз чиратында, кирәкле фикерләрне башка ата-аналарга җиткерер иде. Ата-аналар тарафыннан элегрәк докладлар әзерләү, тәҗрибә уртаклашу кебек әһәмиятле чаралар уздырыла иде.

Хәзер исә тәрбия темасы игътибар үзәгеннән тәмам төшеп калды. Без кризислы, борчыган мәсьәләләрне әкренләп хәл итәргә тиеш. Безнең оешманың төрле эш юнәлешләре һәм үз лидерлары бар. Әйтик, ата-аналарның аерылышу мәсьәләләре, психоактив матдәләрдән профилактикалау, медицина юнәлеше, иҗади юнәлеш. Ата-аналар безгә борчыган мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә ала. Педагогик десант, интерактив дәресләр, «Комплимент на вырос» дигән методикабыз бар. Әлеге методиканы кулланып, Балезино мәктәбендә бер сыйныф укытылып чыгарылды. «Шундый бердәм, дус, тату, кешелекле сыйныф күргәнем юк иде!» – дип бәяли сыйныф җитәкчеләре.

Физик хезмәт онытылып бара

Эш барышында безгә бик күп тәрбиячеләр, укытучылар, ата-ана белән аралашырга туры килә. Балалар бакчасында 5 ел дәвамында ата-аналар комитеты рәисе булып торган Ирина Власованың эш алымы миңа бик ошады. Мин, педагог буларак, акча турында сүз кузгатылса, һәрвакыт туктап кала торган кеше. Чөнки акчаны тәрбиянең нигезе булып, аның янында бөтерелеп йөри торган әйбер дип санамыйм. Хәзер, ни кызганыч, кайда да акча хакимлек итә. Ә менә акча темасын башка күзлектән ачучы ана игътибарымны җәлеп итте. Аның әйтүенчә, акча аша хезмәткә хөрмәт тәрбияләп була.

Акчага карата дисциплина, аны ничек тоту, саклык аша баланы тәрбияләү турында сүз кузгаткан спикерның сүзләренә колак салмыйча булмый. Аның фикеренчә, саклык сыйфатлары сабыйда балалар бакчасыннан тәрбияләнергә тиеш. Матди байлыкка саклык, киемгә, суга, электр энергиясенә һәм башка ресурсларга саклык тәрбияләмәсәк, бала эгоист булып үсә. Андый бала кешегә кайгы килгәндә дә ярдәмгә ашыкмаячак, үзе турында гына уйлаячак. Без балага туганнан бирле уенчыклар алып күңелен күрәбез, ә 3 яшьтән ул үзе әти-әнисенә үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләп, сөендерә башларга тиеш.

Яшь әни белсен иде: балага бер-бер артлы кыйммәтле уенчыклар сатып алу кирәкми. Ул берсе белән уйнап бетерә алмый, икенчесен, өченчесен алалар. Аннары җыештырып та бетерә алмыйлар. Аларны болай чүп-чар алудан туктатырга кирәк! Бу үзе балада психик авырулар тудырганын алар аңласын иде. Шулай ук балаларны яшьтән башкаларга файдалы иҗтимагый эшкә җәлеп итү турында уйлау зарур. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: бүгенге яшь буын тарафыннан физик хезмәт ул – офиска барып эшләп кайту санала. Ә физик эш башкаруны ул күз алдына да китерә алмый. Бу – бик кызганыч!

Әни тавышы аерылып торырга тиеш

Ата-аналарга килгәндә, мине борчыган тагын да бер мәсьәлә бар: аларның балалары белән нинди тавышта сөйләшүе. Кайчакта җәмәгать транспортында яки башка урында булганда, ата-аналарның баласына кычкыруын ишетеп, дерт итеп куясың. Янына килеп: «Мондый тавыш белән баланы яхшы якка үзгәртә алмаячаксың!» – дип әйтәсе килә.

Нейролингвистлар, тупас сөйләмнең укучының почеркына да начар тәэсир итүе турында әйтәләр. «Әгәр баланың язуы начар икән, димәк, баш миенең кайсыдыр зоналары әле ачылып бетмәгән», – ди алар. Шуңа күрә әти-әнинең тавышы үзгә булырга тиешлеге турында искәртәсе килә. Кирәк икән, пышылдап та сөйләшә белергә, ягымлы тавыш белән елмаерга, күз карашларыннан аңлаша белергә өйрәтергә тиеш без ата-ананы. Телефонга төбәлгән килеш команда биреп утыру – әле ул тәрбия бирү дигән сүз түгел.

Шулай ук балага бер-бер артлы кисәтү генә ясап торырга да ярамый. Ул аларга игътибар итми башлый, күнегә. Баланың кайсы юнәлештә хаталар ясавын игътибар белән күзәтергә, аларны анализлап, бала белән сак кына төзәтү эше алып барырга кирәк. Бу урында балачакта булган бер хәл исемә төште. Минем сеңлем иптәш кызы белән йомшак уенчыклар тегү түгәрәгендә булып кайтканнан соң, иптәш кызы әнисенең кыйммәтле тунының итәген кисеп, уенчык текмәкче булган. Уенчык та килеп чыкмаган, тун да кисек. Әнисе кайтып, бу хәлне күргәч, кычкырган, кызын кыйнаган, дип уйлыйсызмы? Юк! Бу хакта сеңлем гаҗәпләнеп сөйләгән иде.

Туган көннәр

Аниматорлар чакырып туган көннәр үткәрү туйдырмады микән инде ата-аналарны?! Пиратлар җырын тыңлап карагыз әле, аларның образлары нинди булуына игътибар итегез. Ә без аны балалар бакчасына да, мәктәпкә дә, гаилә бәйрәмнәренә дә чакырабыз. Балаларның туган көннәрен 1 яшьтән үткәрә башлыйбыз. Үсә төшкәч, рестораннарга китәбез. Балалар бакчасын тәмамладымы, аны кафе, рестораннарда бәйрәм итәбез.

Ә аннары: «Ни өчен безнең яшь буын эчкечелеккә бирелә?» – дип гаҗәпләнәбез. Гаилә бәйрәмнәре, матур традицияләр юкка чыгып килә. Тәрбияви уеннарыбыз кулланылыштан төшеп бара. Балага шатлык бүләк итә торган уеннар җитәрлек бит. Ата-ана бала белән мөһим темаларга сөйләшергә тиеш. Әгәр алар үзләре бу хакта уйланмый икән, әйдәгез, без педагоглар бу хакта исләренә төшерик. Элеккеге фильмнарны, мультфильмнарны карасыннар өчен исемлек бирик. Бу фильмнарны карагач, ата-ана баласы белән әңгәмә корсын.

Фото: © Владимир Васильев

Кыяфәт

Кайчакта мода безгә матур, килешле образ алып килә. Әмма соңгы арада үзенчәлеклелек югалып бара. Озын ясалма керфекләр, кабартылган иреннәр, кара капчыктай кием, әллә ничә төскә буялган туздырылган чәч һәм 5 сантиметрлы тырнаклар, ертык джинсылар... Менә шушы образ безнең хәзер. Эшкә яраксыз, хәрәкәтләребезне чикли, уңайсызлык тудыра торган образ бу. Әмма балалар бакчасы, мәктәп классик образ тәрбияләргә тиеш.

Моңа ата-ана да кушылып, баласына алардан да уңай мисал булса, бәлки, мәктәп бусагасыннан соң, бала да мондый уңайсыз, сәламәтлеккә зыян образны үз итмәс иде. Ә без, кулга-кул тотынышып, чиксез ясалмалылыкка нигезләнгән образны кулланылыштан кысрыклап чыгарсак икән. Төскә килгәндә, галимнәр аларның психофизиологик тәэсире турында сөйли. Әгәр бала хәлсез икән, аның тирә-ягында яшел төс күп булырга тиеш, диләр. Ә без хәзер, мода дип, диварларны кара, соры обойлар белән каплыйбыз. Аннары баладан нинди психика көтәргә була? Аш бүлмәсеннән чыкмыйча нәрсә дә булса ашыйбыз, чәйнибез. Ашау режимы, яшәү режимы юк. Бу – безнең өчен гадәти хәл санала. Адым саен пекарнялар булуы кешене канәгатьләндерә һәм хезмәткә, үзаң үсешенә, сәламәтлеккә аяк чала.

Тәрбияви мохит җитеп бетми

«Ушинский, Сухомлинский, Макаренколарның хезмәтләре тарихта калыр микәнни? – дип борчыла Нәфисә Веретенникова. – Әгәр алар тудырган кыйммәтләргә кире кайтып, кулга-кул тотынышып эшләсәк, әйләнә-тирәдә миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, тынычлык хөкем сөрер иде бит. Ә моның өчен бердәм һәм кулга-кул тотынып эш башкарырга кирәк», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100