Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ат көне – 2023: «Дәүләтебезне, татарлыкны күрсәтү өчен, ир-атларны атка утыртырга кирәк»

Арча районы Яңа Кырлай авылында 9нчы тапкыр традицион ат-спорт бәйрәме – «Ат көне» узды. Ат чабышлары, «Аударыш» уены, «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» конкурслары, тизлеккә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышлары турында – «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Ат көне – 2023: «Дәүләтебезне, татарлыкны күрсәтү өчен, ир-атларны атка утыртырга кирәк»
Абдул Фархан

Ат – татар халкының канаты

Ат гомер-гомергә татар халкының тугры дусты була. Татар телендә атның 99 атамасы бар. Ул төркиләрне дөнья цивилизациясе мәйданына, тарихына күтәреп кергән баһадир иде. Евразия тарихында төркиләр ат өстендә бөеклеккә ирештеләр. Татар халкы атны үзенең канаты дип санады.

Хәзерге вакытта да атчылык кәсебенә зур игътибар бирелә. Арчада узучы «Ат көне» 2015 елдан бирле үткәрелеп килә. Ел саен 150гә якын чиста, ярымкатнаш, җирле токымлы һәм татар атлары катнашучы бәйгенең колачлары киңәя бара. 2015 елда ат ярышлары 40 чакрымга гына үткәрелгән булса, хәзер инде атлар 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә дә ярыша.

Фото: © Абдул Фархан

Чараның колачлары гына түгел, географиясе дә киңәя: Мәскәү, Ленинград, Тамбов, Липецк, Пенза өлкәләреннән, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларыннан катнашучылар да бар.

«Аударышта ат белән бердәм булу гына түгел, үзеңнең көчең дә кирәк»

Бәйрәмдә соңгы елларны популярлашып баручы «Аударыш» уены да күрсәтелде. «Аударыш» Татарстанда татар токымы атларда гына уза. Ул – борынгы төрки уен. Аударыш кагыйдәләре буенча 2 җайдак бер-берсен аттан тартып алырга яки көндәшне җиргә төртеп төшерергә тиеш.

Фото: © Абдул Фархан

Быел «Аударыш»та барлыгы 15 егет көч сынашты. Алар 2 авырлык категориясенә бүленгән иде: 80 килограммга кадәр һәм 80 килограммнан артык.

«Аударыш»та җиңүчеләр:

80 килограммга кадәр авырлыкта:

1 урын – Рөстәм Әмиров (Тукай районы)

2 урын – Наил Ибатов (Әлмәт районы)

3 урын – Алик Зиннуров (Әлмәт районы)

80 килограммнан артык авырлыкта:

1 урын – Инсаф Хөсәенов (Тукай районы)

2 урын – Илнур Әхмәтов (Әлмәт районы)

3 урын – Александр Карнеев (Ютазлы районы)

Тукай районы өчен көрәшкән Инсаф Хөсәенов 4 ел рәттән катнашкан, быел гына беренче урынга лаек була. «Мин бала чактан ук атларны яраттым, «Тулпар» ат спорт клубында шөгыльләндем. Соңгы вакытта үткәрелүче ат көрәше минем өчен аеруча якын, чөнки анда ат белән бердәм булу гына түгел, ә үзеңнең көчең дә кирәк», – диде ул. Инсаф чабышларында катнашмый. «Ат белән мине ат көрәше генә бәйли, ә ярышларда катнашу өчен минем гәүдәм икенче төрле», – ди ул.

«Җиңү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?» дигән сорауга, ул: «Иң мөһиме – кагыйдәләрне үтәргә: көрәш вакытында ситуацияне үз кулыңа алып, атта утырып калырга кирәк. Кем атта утырып кала – шул җиңүче. Көрәшкә килгәндә, ял иткән булырга тиешсең. Атны сизә белү дә мөһим, аның белән якын булсаң, җиңелрәк була. Атка беренче тапкыр гына утырмагач, кү...ң белән булса да сизәсең инде аларны»,– дип җавап кайтарды.

«Сабан туенда халык, көрәшне ташлап, «Аударыш»ны карарга чаба»

Татарстанда халкыбызның борынгы, ләкин бүгенге көнгә кадәр сакланып кала алмаган уен төре – «Аударыш»ны Лениногорск районы «Алмакай» хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин торгызып җибәрә.

– Без татар атларын үрчетәбез, безнең хуҗалыкта 600 чамасы ат бар. Без Республика, Россия күләмендә «Аударыш» бәйгесен торгызып җибәрдек. Хәзер бик күп төбәкләрдән әлеге бәйгедә катнашалар: ногайлар да, башкортлар да, алтайлар да, калмыклар да, хакаслар да һәм үзебезнекеләр – татарлар инде.

– «Ат җене яшь чактан эләгә» диләр. Сезнең атларга мәхәббәт кайчан туды?

– Миңа 2-3 яшьләр булгандыр – бабай алды да мине атка атландырды. «Тотын ялына», – ди. Үзем куркам, ләкин хәтердә шул калган. Бабай атында печәнгә дә, ярышларга да йөрдек. Минем шуннан атларга мәхәббәт, аларны үрчетү хыялы калгандыр инде. Хәзер улым, кызлар ат белән бергә, алар чабалар.

– Бүгенге «Аударыш»ны ничек бәялисез?

– Һәрвакыттагыча бик матур үтте. Көне дә кояшлы, җылы. Арча халкы бик яратып каршы ала, монда гел кеше күп була. Егетләр төрле районнардан килделәр, ике авырлык категориясендә көрәштеләр. Ә кагыйдәләр буенча «Аударыш»та 6 авырлык категориясе: 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100+. Монда турнир гына булгач, ике авырлык категориясе ясадык. 15 кеше катнашты, бик матур көрәш күрсәттеләр. Бер сулышта диярлек үтте.

– «Аударыш» уены ничек барлыкка килгән? Тарихы нинди?

– Тарихы бик гади. Безнең егетләрне чын ир-ат итеп үстергәннәр. Атта көрәшү, берничә авыл җыенга җыелып, һәрбер авыл батыры үзенең көчен күрсәткән вакытта формалаша. Шуңа күрә бездә «джигитовка» (ат өстендә акробатик күнегүләрне үтәү – ред.), тәңкә күтәрү ярышлары да бик көчле. Тарих буенча безнең бабаларыбыз атта чаптырып барганда «имперский рубль – пятакны» күтәрә торган булган. Беренче бөтендөнья сугышына да алар үз атларында киткән. Бу уен төре бездә гомер-гомергә булган, совет чорында гына юкка чыга, ләкин хәзер яңадан кайтты, «Аударыш» та, ат чабышлары да, ат та кайтты, хәзер татарлар да көчәяләр.

Фото: © Абдул Фархан

– «Аударыш»ны Сабан туйларына кертергә кирәкме?

– Ул Сабан туйларына күп районнарда гөрләп керә инде. Без хәзер «Аударыш» буенча Республика, Дөнья, Россия чемпионаты үткәрәбез. Шуңа күрә, ул көчәя һәм Сабантуе вакытында һичшиксез булачак. Халык хәтта, көрәшне ташлап, «Аударыш»ны карарга чаба. Ат болай да матур, үзенә тарта, ә аларга атланып, басып, егетләр дә көрәшә. Шуңа күрә, безнең егетләр бар, татарлар көчле!

Кагыйдәләре нинди соң «Аударыш»та, чөнки беренче караганда бик аңлашылмый?

– Әйе, беренче караганда аңлап булмый. Бу бит инде дусларча спорт төре. Шуңа күрә, биткә төртергә, тырнарга, сугарга ярамый. Көрәшкәндә бер-беребезне ир-ат, кеше итеп күрә белү кирәк. Ат дустыбыз булгач, аңа да тибәргә, сугарга ярамый.

Билбавыңны биреп, атны муеныннан тотсаң, яки көндәш атыңа атланып, кызларны тоткан кебек тотса, өстерәп төшерсәләр – син отылдың. Ике җайдак та бергә төшсәләр аттан, кем башлап төшерүче – шуңа балл бирелә. Шулай итеп, катнашучыларга я 5 минут, я 5 балл бирелә.

– Көрәшкә атны ничектер әзерләргә кирәкме?

– О-о-о, бөтен нечкәлеге дә шунда. Һәрбер ат та «Аударыш»ка бармый: кайсыдыр үзеннән-үзе тибә торган, кайсыдыр тешли торган була. Егетләрне дә сакларга, атны да матур күрсәтергә кирәк кешеләргә, шуңа күрә ат тибә, тешли торган булмаска, сабыр булырга тиеш.

Кайберләре хәтта өйрәнеп китеп, җайдакка ярдәм итә, бер-берсен этә башлыйлар яки икенче җайдакны башы белән бәреп төшерәләр. Бу – атның осталыгы. Егетләр «уңышның 70 проценты аттан тора» дип, әйтә иделәр. Чыннан да шулай.

– Димәк, көрәш вакытында атларда да бер-берсенә карата агрессия уяна?

– Юк, агрессия түгел, ул – «спортивный азарт». Агрессия вакытында алар бер-берсен тешли, тибә башлый, ә монда бит алар төртешә, көрәшәләр.

Фото: © Абдул Фархан

– «Аударыш»ка нинди әзерлектәге кеше керә ала?

Атта утыра белмәгән кешене монда бик тиз бәреп төшерәләр. Монда әзерләнгән, атта чапкан, аттан курыкмый торган егетләр катнаша. Атчы булгач, аның прессы да, аягында, кулында көче дә була инде.

– Бу уен төре бик куркыныч, бик зур җәрәхәтләр алу мөмкинлеге бар...

– Сүз дә юк, ул хатын-кыз өчен куркыныч. Ләкин ир-атларны бетерәсе килми бит, татарларда ир-ат горурлыгы булырга тиеш. «Менә минем улым нинди!» – дип әйтергә. Хатын-кызның «улым, тыйнак кына, матур гына качып утыр» диюе дөрес түгел. Без үзебезнең дәүләтне, татарлыкны, көчебезне, ир-атларны күрсәтергә телибез икән, аларны ат өстендә үстерергә кирәк.

– «Аударыш» хатын-кызлар арасында үтәме?

– Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң беренче булып безнең Татарстанда үтте – татар кызлары көрәште. Казахлар да, кыргызлар да, үзбәкләр дә, башкортлар да, алтайлар да, саха да түгел, ә татар кызлары. Менә безнең хатын-кызларыбыз нинди!

«Атлар өчен үләбез инде без»

Бәйрәмдә «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» конкурслары, гадәти булмаган тизлектә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышлары, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылган иде.

Фото: © Абдул Фархан

Фәннүр Сәлахов Балтачтан «Карлыгач» исемле аты белән «Иң матур бизәлгән арба» бәйгесендә катнашу өчен килгән. «Өйдә тагы 2 атым бар, ләкин бәйгегә иң тыйнагы, тәртиплесе белән килдем. Бөтенесе дә бизәгәнне, тавышны яратмый, кеше янында пырдымсызлана башлыйлар», – диде ул. Чыннан да, «Карлыгач» – бик тәртипле, башын селкеп, һәрбер кунакны сәламләп торучы түбәтәйле ат.

Фото: © Камилә Билалова

«Аударыш»та инде 9нчы ел, башланганнан бирле катнашабыз. Бөтенесе дә әтинең, үземнең куллар белән кыш көне эштән кайткач ясалды: үзебез кистек, тектек. Кыш буена ясадык, дисәм дә була. Хезмәте бик күп инде.

Мәсәлән, кыңгырауларын кемнәрдә бар, шулардан сатып алдым. Бер кыңгыравы гына 4-5 мең тора. Матур булсын дип, бар нәрсәсен сатып аласың инде. Ә арбасын машина урындыкларын агачка беркетеп ясадык. Кыскасы, атлар өчен үләбез инде без!» – дип, сөйләде Фәннүр Сәлахов.

Фото: © Абдул Фархан

Бәйрәм бәйгеләрдә җиңүчеләргә кубоклар, акчалата призлар тапшыру һәм лотерея билетларын уйнату белән төгәлләнде, дисәк тә була. Ләкин «иртәнге 5тә 160 чакрымлык дистанциягә чыгып китүче атлар бары тик төнлә генә кайтып җитәчәк» дип хәбәр итте оештыручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100